поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.09.2013 Мәгариф

Телдән төшмәгән имтихан

Уку елы яңа башланып кына килә, әмма БДИ темасы һаман да көн кадагына суга торган төп тема­ларның берсе булып тора. Уйлап карасаң, әле имтиханга кадәр тугыз айлык марафон бар һәм проблема бары тик аңа әзер­ләнү­че укучыларны һәм әзер­ләүче укытучыларны гына борчырга тиеш кебек. Вә­лә­кин чыгарылыш сыйныф укучыларын ничек итеп тикшерү мәсьәләсе илнең иң югары җитәк­челеге теленнән төшми.

Уку елы башланыр алдыннан һәм аның беренче көн­нәрендә үк Президент та, Премьер-министр да бу темага берничә тапкыр кагылырга мәҗбүр булдылар. Бу аңла­шыла: ел саен БДИ уңышлы үтте дип ышандырырга тырышсалар да, имтихан елдан-ел абсурд театрын ныграк хә­терләтә, һәр адым саен сынау­ның мәгънәсе югала, тоталь караклык һәм ришвәт фонында белемнәрне тик­шерү тикшер­мәүгә тәңгәллә­шеп бара. Уку елы башында проблеманың яңадан акту­аль­­лә­шүе – үткән елгы имти­ханның чынлыкта бернигә дә ярамавы, аның эшкә ашарлык механизмы һа­ман да булдырылмаганлыгы иң югары җи­тәкчелек тарафыннан танылды дигән сүз ул. Шушы фонда мәгариф түрәлә­ре БДИ баллары буенча рейтинглар төзи­ләр, мәктәпләр­нең һәм төбәк­ләрнең эшенә бәя бирәләр. Җитәкчеләрнең берсе үткән елның рекордлы күрсәткеч­ләре турында сөйлә­гән­дә, моны мәгарифтә кулланыла башлаган грантлар сис­тема­сының уңышлы булуына дә­лил итеп китерде. Сер түгел: укытучыга грант бирү механизмы үзе дә шул ук БДИ тапшыру театрыннан бик әллә ни аерылмый һәм ике төрле ял­ганның бергә кушылып реаль уңышка китерүе һич тә мөмкин түгел. Ниндидер мог­җиза булып, киләсе елга им­тиханның гадел механизмын урнаштыра калсалар, мәга­риф түрәсенең грантлар һәм БДИның югары баллары арасындагы бәйлә­неш турындагы сүзләре аны нинди кыен хәлгә куйганын күреп булыр иде. Тик түрәләр яхшы белә: һәр уку елы башында им­ти­ханның кырыс һәм гадел булачагы хакында янаулар ише­телә дә, көннәр язга авышуга, дилбегә бушатыла һәм беренче имтиханда ук тулы хөр­лек хакимлек итә башлый.

Имтихан турында соңгы көн яңалыгы булып Президент Путинның Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы Сер­гей Собянин белән очрашуы вакытында яңгыраган БДИ бирем­нә­ренең банкын ачык итү турындагы идея тора. Идея начар түгел, аның кайбер уңай яклары бар, шул ук вакытта әллә ни яхшы дип тә әйтеп булмый. Биремнәрне ачык итәргә мөмкин, ябык итәргә мөмкин, җиңеләйтергә була, катлауландырырга була, имтихан бланкын алтынланган яки көмеш йөгертел­гән кәгазьләрдә басарга да ярый, гадәти кәгазьдә бассаң да берни дә үзгәрми – эш боларда түгел. Мәсьәлә бит имтиханны кем бирүдә: укучы үзе бирәме, укытучысы булышамы, әллә инде бөтенләй ялланган команда эшлиме аның өчен биремнәрне. Әлегә без күбрәк соңгыларын күзәтә­без. Әгәр дә шулай булмаса, БДИ тема­сын Президент тикшереп утырмас иде, бу аның эше тү­гел, профессионаллар эше.

Про­фессионаллар ки­лә­се уку елына нәрсәләр вәгъдә итә соң? Мәгариф өлкәсендә күзәт­челек итүче баш түрә – ул урынга яңа билгеләнеп куелган Сергей Кравцов БДИ кабул итү пунктларын киметү, аларны аккре­ди­та­цияләү, имтихан бирүче­ләрне металл эзләгеч­ләр аша үткәрү һәм телефон элем­тә­сен томалаучы җайлан­ма­лар кую турындагы мәсьәлә­ләр каралуы хакында хәбәр итте. Җәмәгать күзәтүчеләре имтиханда катнашуларын дәвам итәчәк, федераль күзәтү­челәр институты булдырылачак. Кон­троль-үлчәү материаллары сә­гать пояслары буенча эш­ләнәчәк. Металл эз­лә­гечләр белән элемтәне тома­лаучы җайланмаларны ис­кә алмаганда, барысы да бюрократик процедуралар гына һәм үткән еллардагы тәҗрибә күр­сәткәнчә, алар берни дә бир­ми диярлек. Телефон томалагыч үткән ел Ерак Көн­чыгышта урнаштырылды һәм шул ачык­ланды: техника да карак укучыларга теләктәш­лек белдерә икән, чөнки имтихан вакытында эшләүдән баш тарткан булып чыкты. Моны яңа тех­никаның әле өйрәнелеп бе­терелмәгән булуы белән аң­латтылар.

Өйрә­нү өчен андый җи­һазны башлангыч сыйныф укучысына бирергә кирәк иде, теләсә нинди гаджетны уңыш­лы эш­ләтә торган балалар телефон томалагычларны да эш­ләтер иде. Ришвәт алырга кү­неккән мәгариф бюрократиясе ул иң гади төймәгә дә акча түлән­мичә басарга өйрәнә алмый. Бу шартлы рефлекс дип атала – акча күргәч кенә хә­рәкәт ясала. Эшли торган техника имтиханда бик эффектлы үзе. Үткән ел мин карап тордым: мәктәпнең тышкы ягына урнаштырылган видеокамера гына да имтихан алу пунктын караклар штурмыннан азат итте. Видеокамера куелуга, мәк­тәп тирәсе чистара, аны алуга, арткы ишеккә шуышучы төр­кем­нәр барлыкка килә.

Бик кыз­ганыч күренеш, билгеле, мәгариф бюрокра­тия­се­нең әти-әниләр белән бер­лек­тә әхлакый түбәнлеккә тө­шүе. Видеокамера куелганда, мәгъ­лүмат тапшыручы бер­дән­бер канал булып телефон кала. Шушы ике каналны реаль рәвештә бикләү генә имтиханда объектив нә­тиҗәләр бирә­чәк, һәм менә шуннан соң гына ниндидер рейтинглар турында сөйлә­шер­гә мөмкин булыр иде. Хәзер рейтинглар ярышы ришвәт план­касының югарыга күтәрелүе белән янә­шә бара. Моны һәр­кем аңлый, шуңа күрә баллар­ның югары булуы шунда ук шик уята. Имтиханны гадел биргән укучылар да Мәгариф министрлыгына мәктәптә укыганда ирешкән уңышлары турында хисап биреп мәшәкать­лән­деләр үткән җәйдә. Имтиханны югары нә­тиҗәгә биргәннәре өчен гаеп­ле булып чыктылар.

Хәзер инде баллары түбән булган төбәкләрдә имтихан гадел булган дигән караш ил ­күләмендә тенденциягә әйлә­неп бара. Рособрнадзор җи­тәкчесе урынбасары итеп Чечня Республикасының элек­ке мәгариф министры Анзор Музаев билгеләнгәч, федераль чыганаклар ачык­тан-ачык бел­дер­де: Муза­ев­ның билге­лә­нүенә бу рес­публикада рус теле буенча балларның Төньяк Кавказ ок­ру­гында иң түбән булуы этәрде. Чечняда 64 имтихан алу пунктының һәр аудито­риясендә видеокамералар урнаштырганнар икән һәм баллар түбән тәгәрәгән. Чечен эффекты киләсе елда бөтен Рос­сиядә дә кабатланырмы, әллә түрәләрнең ришвәткә һәм ялганга булган хирыслыгы җи­ңәр­ме – киләчәк күрсә­тер. Әлегә БДИ ил җитәкче­легенең абруен төшерүче, балаларда белем алуга стимулны үтерүче механизм булып тора.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 147 | 10.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»