поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.09.2013 Дин

Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Бала төшерү – олы гөнаһ»

Бала төшерү хәзер йогышлы чиргә әйләнеп бара. Кайбер хатын-кызлар аның сәламәтлеккә зыяны турында да, җәмгыятьтә хупланмаган гамәл булуы хакында да уйламый. Ә бит бала төшерүне диннәр дә тыя. Исламда бу олы гөнаһ санала. Чөнки бала төшерү – яшәешкә, тереклек дөньясына каршы җинаять ул. Әлеге гөнаһ хакында Кол Шәриф мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов белән сөйләштек.

– Илфар хәзрәт, адәм баласына җан ничек иңә?

– Бу мәсьәлә турында Аллаһ Тәгалә изге китабы – Коръәни Кәримдә әйтә. Ул анда ананың карынында барлыкка килгән баланың – яңа кешенең халәтләрен күрсәтә. Ир белән хатын кушылгач, сабый башта тамчы гына була. Аллаһы Тәгалә аны «тамчы», ди. Аннары канга, соңрак ит кисәгенә әйләнә. 120 көннән, ягъни дүрт ай чамасы вакыт узгач, шушы ит кисәгенә фәрештәләр ярдәме белән җан керә һәм бала формалаша башлый, аның сизгерлеге арта.

– Ислам нигезләре буенча бала төшерү олы гөнаһ. Моңа нинди дәлилләр бар?

– Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд сәхабәләре белән утырганда, алар янына яңа гына дингә кергән ир килеп баса. «Йа, расүлуллаһ, мин исламга кергәндә үз тормышымда булган бер вакыйганы сиңа җиткерергә телим, – дип сөйләп китә ул. – Кыз балам бар иде. Көннәрдән бер көнне өйгә кайттым да, хатыныма: «Кызыбызны яхшылап ашат, юындыр, киендер. Мин аны синең туганнарыңа илтеп куям, дидем. Хатыным ялганлашуымны аңлады, әмма минем сүзгә каршы килә алмады. Елый-елый кызыбызны юындырды, киендерде. Аннары мин аны җитәкләп йортыбыздан алып чыгып киттем. Хатыным ишек бусагасына егылып, үкси-үкси елап, безгә карап калды. Мәккә шәһәреннән чыккач, күп булып казылган чокырларның берсе янына килдем дә, баламны үз кулым белән шунда этеп төшердем. Ул чапанымның итәгенә ябышып: «Әтием, тукта, чапаныңа тузан кунган, шуны кагыймчы», – дип ялварды. Мин аның сүзен ишетмәмешкә сабышып, тибеп җибәрдем һәм аны тере килеш күмеп куйдым. Берни булмагандай өйгә кайтып киттем». Әлеге хәлне ишеткәч, сәхабәләр утырган урыннарыннан сикереп торып, ирнең авызын ябарга тырышалар: «Җитте, сөйләмә! Пәйгамбәребезнең кәефен боздың, аны елаттың», – диләр. Расүлебез бармагың күтәреп, сәхабәләренә дәшмәскә куша һәм теге кешегә сөйләгәннәрен кабатларга боера. Шул рәвешле ул: «Әй, бәндәләр, күрдегезме, ислам дине сезне нинди вәхшилектән, кабахәтлектән тыя», – дип әйтергә тели. Исламда бала үтерү – зур гөнаһ. Монда бернинди бәхәс юк. Тарихка күз салсак, шуны күрербез: гарәп халкында, исламны кабул иткәнче, яңа туган балаларын тереләй күмү киң таралган була. Алар нарасыйларын ашарга ризык җитмәүдән куркып харап иткән. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Әти-әнисе тарафыннан үтерелгән сабый кыямәт көнендә, алар каршына килеп басып: «Нинди гөнаһларым һәм хаталарым өчен сез мине үтердегез?» – дип сорар», – ди. Аборт ясату, ягъни бала төшерү дә, яңа туган сабыйны күмеп кую да икесе бер җинаять – кеше үтерү. Хәзер бәндәләр хайванга караганда да түбәнгә тәгәрәде. Бер генә җанвар да, баласы тугач, аны ташламый, чүп савытына салып калдырмый, мендәр каплап та үтерми. Кешеләр арасында исә мондый вәхшилек колач җәйгән, ягъни ислам динен кабул иткәнче гарәп илендә балаларны үтерү ничек күп булса, хәзер шул заманга охшаш хәлне күрәбез. Ни өчен андый имансызлыкка җиттек соң дигәндә, бәгыребез ката башлады дияргә кирәк. Тормыш авыр дип яки башка төрле сылтау-сәбәпләр табып, аналар йөрәк астында йөрткән балаларын төшерә яисә тапкач, аларны чүп савытына ташлый, салкында катырып үтерә. Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Баламны ашата алмам дип курыкмагыз. Бу дөньяга һәр сабый үз ризыгы белән туа. Без сезне ризыкландырабыз», – ди.

– Балага җан кергәнче, яралгыны алдыру шулай ук гөнаһмы?

– Берсүзсез, дүрт айга кадәр аборт ясату да гөнаһ. Монда шуны да белергә кирәк: яралгыга җан кергәч, ул үскән саен бала төшерү гөнаһының хәтәрлеге дә арта бара.

– Аборт ясаган кешегә хөкем нинди?

– Аборт ясау кеше үтерү белән бер. Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Әгәр берәү икенче бер кешене харап итсә, бөтен галәмдә яшәүчеләрне үтергән кебек булыр», – ди. Шул рәвешле Ул гөнаһның хәтәрлеген күрсәтә.

– Йөкле хатын-кызның сәламәтлегенә зарар килү яки баланың гарип туу куркынычы булып, табиблар йөклелекне өзәргә кушса нишләргә?

– Мөселман табибы җитди нигез тапса, сез әйткәнчә, йөкле хатынның гомеренә, сәламәтлегенә зыян килерлек сәбәп күрсә, яралгыны алдырырга мөмкин. Мондый хөкемне ислам табибы гына чыгарырга тиеш. Аллага шөкер, Казанда андый белгечләр бар, мөселман табиблары җитәрлек. Ә инде аларга аңлы рәвештә бала төшерү нияте белән бару – гөнаһ.

– Аборт ясатучыларның күбесе – үзләре балалыктан да чыкмаган кызлар. Аларга нәрсә әйтер идегез?

– Тәүбә кылып, акылга килүләрен телим. Җәмгыятьне бу коточкыч хәлдән коткарып була, әмма мулла яки абыстай кулы белән түгел. Безнең үзәккә үткән бер сорау бар – ул тәрбия мәсьәләсе. Әти-әниләрнең күбесе хәзер тәрбия сүзен баланы ашату-эчертү, киендерү, дуслар, танышлар ярдәме белән укырга кертү, эшкә урнаштыруда күрә, сабыйның эчке дөньясы турында оныта. Күңелсезлек булганда, гаепне балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортыннан эзләмик. Аларда дәрес бирәләр, язарга, укырга, санарга, компьютерда эшләргә, чит телләрне һ.б. өйрәтәләр. Аллаһ Тәгаләгә ышанырга, динне хөрмәт итәргә, әти-әни хакын хакларга, туганлык мөнәсәбәтен ныгытырга өндәү, туган телебезгә мәхәббәт уяту – ата-ана вазыйфасы. Шуңа да яшьли балага узган кызларга түгел, аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тәрбия мәсьәләсендә әйткән бик матур сүзләре бар. Бервакыт аның янына бер хатын:

«Йә Расүлуллаһ, балама өч яшь тулды. Аны кайчан тәрбияли башлыйм?» – дигәч, пәйгамбәребез: «Ии, ана, өч ел да тугыз айга соңга калгансың инде», – дип җавап кайтара, ягъни хатын-кызның карынында ит кисәге барлыкка килгәч үк тәрбия башланырга тиеш. Әни кеше «бисмилла»сын укып, Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтеп, Аңа ялварып, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле бала булса иде дип дога кылырга бурычлы. Расүлебез үзенең хәдисендә: «Хәрәм ризык һәм эчемлек белән тәнегезне пычратмагыз», – ди. Ананың ашаган ризыгы балага да бара. Әни кеше хәрәм ризык белән тукланып, ярамаган эчемлек эчсә, алар сабыйның үсешенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә дә әти-әниләр игътибарлы булсын, балаларына кул селтәмәсен иде. Аллаһның барлыгын, берлеген онытмыйча, сабыйларның күңелендә күркәм сыйфатлар тәрбияләп кенә итагатьле буын үстерә алабыз.

– Шәригать кануннары буенча ничә яшьтән җенси тормыш белән яши башларга рөхсәт ителә?

– Балигълык яшенә җиткәч, Пәйгамбәрбез Мөхәммәд никахны ашыктырырга кушкан. Бу чорда егет-кызларның каннары кайный, гормоннары уйный башлый, аларның кәеф-сафа корып йөрисе, күңел ачасы килә. Биш-алты ел очрашып, якынлык кылып яшиләр, азып-тузып бетәләр. Мондый хәл булганчы, аларның никахлашуы хәерле. Кеше хакыйкый бәхеткә ирешергә теләсә (хакыйкый бәхет күңел тынычлыгы һәм сәламәтлектән гыйбарәт), Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, Ул тыйганнардан тыелып яшәргә тиеш. Шул вакытта адәм баласы фани дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле була. Шуны да онытмыйк: барлык эш-гамәлләребез язмышка тәэсир итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Кылган гөнаһларыгыз өчен башыгызга бәла килер. Тәүбәгез белән гөнаһларыгыз китәр, шуның белән бәлаләрдән дә котылырсыз», – дигән.


Энҗе БАСЫЙРОВА
Идел
№ --- | 09.09.2013
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»