|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2013 Җәмгыять
Бердәм тавыш бирү көне якынлаша8 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә Россиянең 80 субъектында 7 меңнән артык сайлау кампанияләре узачак. Шул исәптән Татарстанның 33 районында да өстәмә муниципаль сайлауларга соңгы әзерлек бара. Бүгенге көндә участок комиссияләре сайлаучылар исемлекләрен тәгаенләү һәм тавыш бирү өчен биналарны җиһазлау белән мәшгуль. Сайлаулар республикадагы 7 608 сайлау округының 264сендә узачак. Муниципаль сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә 38 территориаль һәм 172 участок сайлау комиссияләре җәлеп ителгән. Җирле депутат кәнәфиләренә барлыгы 512 кандидат дәгъва кыла.
--- |
Иң күп укылган
|