|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2013 Җәмгыять
“Россия 10” конкурсын оештыручылар тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карап чыга
“Россия 10” бөтенроссия мультимедиа проекты-конкурсы җитәкчелеге тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан санарга карар итте. Ул игълан ителгән тавыш бирү нәтиҗәләре чынлыкка туры килми һәм бирелгән тавышларның реаль санын чагылдырмый дип аңлатып үтте. 7 көн дәвамында Интернет-тавыш бирүләр һәм SMS-тавыш бирү буенча да техник аудит үткәреләчәк. Шул вакытка кадәр 10russia.ru сайтында тавыш бирү туктатыла. “Финал вакытында 1 сентябрьнең 12.00 сәгатькә кадәр җыелган барлык тавыш та сакланачак”, - дип ышандыра проектны оештыручылар. Конкурсның икенче туры нәтиҗәләре буенча Татарстанны тәкъдим итүче Кол Шәриф мәчете 9 урынны били. Казанның архитектура символы өчен 1 595 872 кеше тавыш биргән.
--- |
Иң күп укылган
|