поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.09.2013 Авыл

Догалы эш уңышлы

Кайда гына карама, кая гына барма: “Авыллар бетә!”- дигән зарланулар еш ишетелә. Редакциягә килгән милләттәшләребез дә йөрәк сыкрануларын белдереп, үзләре үскән авылларның үткәнен һәм киләчәген чагыштырып сөйлиләр, хатларда да шул зарлар. Тик хәлләр шулкадәр үк мөшкелме соң? Авылларның киләчәге бармы? Авыл хуҗалыгы кай тарафка йөз тоткан? Җир өчен янып яшәүче милләттәшебез Удмуртия республикасының Завьялово районы Пирогово авылы эшмәкәре Фәрид Әнәс улы Вәлитов белән очрашу вакытында мин әлеге сораулар җавап эзләдем.

Бүгенге көндә аның Подшивалово авылы кырларында 3400 гектар җире бар. “Безнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге гаилә бизнесын 1993 елда әтием башлап җибәргән иде. Быел июль аенда 20 ел булды. Бүгенге көндә үзебезнең карамакта булган җирләрдә печән чәчеп, малларга азык әзерлибез, бөртекле культуралар  үстерәбез. Аннан кала 980 баш эре терлек һәм 503 савым сыер бар. Гомумән, чәчәбез, урабыз, эшкәртәбез, ашатабыз, үстерәбез, сатабыз”, - дип, сүзен башлады ООО “Заря” җитәкчесе Фәрид Әнәс улы. Кыскасы, авыл хуҗалыгы өлкәсенә хас бар эшләр дә әлеге кечкенә генә хуҗалыкта җиренә җиткереп  эшләнә. Тик быелгы һава шартларының кырыслыгы - яңгырсыз эссе җәй үзенекен итте. Корылык булу сәбәпле, яздан чәчүгә түккән акчалар акланмаган. Бу - болай да очын-очка ялгаган авыл хуҗалыгының хәлләре тагын да мөшкелләнде дигән сүз. Фәрид Әнәс улы да: “Кызганычка каршы, чәчелгән орлыкның 50%ы юкка чыкты. Корылык безнең хуҗалыкка 5 миллионга якын зыян салды. Нишлисең инде, бу киртәне дә җиңү юлын эзләргә кирәк. Чәчүгә күпме акча сарыф ителгәнен раслаучы документлар җыеп, авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырдык. Бу акчаны кире кайтарырга вәгъдә бирделәр, әлбәттә. Ул акчаларга малларга азык сатып алырбыз, алла боерса”, - ди.

Сүз арасында Фәрид Әнәс улыннан, гомумән, Удмуртия авыл хуҗалыгына карашын, аның үсеше турында фикерләрен дә белештем: “Татарстан белән чагыштырганда, безнең рес­публикада авыл хуҗалыгы зур үсеш юлында дип әйтмәс идем. Ә киресенчә, бүгенге хәлне тиз арада кулга алмасак, бу тармакның бөтенләй бетүе дә ихтимал. Авыл хуҗалыгында хәзер бары тик ныклар гына, җаны-тәне белән җиргә ябышканнар гына калды”, - дип борчуын белдерде ул. Шулайдыр да шул, үл үзе дә, аның гаиләсе дә бар тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган. “Бүгенге көндә авыл хуҗалыгына эшкә килүче аз, ООО “Заря” оешмасында күпчелек өлкән яшьтәгеләр эшли, яшьләр сирәк килә. Механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр җитми. Эш болайрак барса, гастарбайтерларны эшкә чакырасы булмагае дип торам”, - дип, җитәкче, кыенлыкларны җиңү юлын алдан күзаллавын белдерде.

Фәрид Әнәс улының быелгы их зур казанышы - республикада хәләл продукция җитештерә башлау. Бу фикер аңа узган ел Казанга Бөтендөнья татар конгрессы уздырган эшмәкәрләр киңәшмәсенә баргач туа. Бер ел янып һәм әзерләнеп йөргәннән соң, быел тагын шул киңәшмәдә катнашырга теләк белдереп, Казанга юл тота. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, бу юлы киңәшмә тулысынча хәләл продукция җитештерү сорауларына багышланган була. Фәрид Әнәс улы үзен кызыксындырган барлык сорауларына җавап алып, Казаннан канатланып кайта.  Ә инде киңәшмәнең нәтиҗәсе - Рамазан аенда кулына  Казан мөфтиятеннән хәләл ризык чыгару өчен таныклык һәм продукцияләргә сертификатлар алу була. Бүгенге көндә иттән 50 төргә якын хәләл продукция җитештереп, халыкны шулар белән таныштыру өстендә эшли. Фәрид Әнәс улы хуҗалыгында маллардан мул сөт алалар, бер өлешен саталар, хәләл иттән колбаса ясыйлар, пилмәннәр әзерләп саталар. Иң беренче туган соравым, әлбәттә: “Малны кем чала?” - булды. Ул: “Әлегә мал чалуны мин беркемгә дә ышанып тапшырмыйм. Үзем башкарам, бәлки аннан кемне дә булса әзерләрмен”, - дип җавап бирде. Шунысын билгеләп узу урынлы булыр: Фәрид Әнәс улы 5 вакыт намазын калдырмый, мәчеткә йөри, динебез кануннары буенча яши. Бүгенге көндә Удмуртия Республикасында хәләл продукцияне җитештерүче юк, шуңа күрә Фәрид Әнәс улының сайлаган юнәлешнең дөрес һәм уңышлы булачагына ышанычы зур. Ул үзе бу турыда: “Дога белән башланган һәр эшнең киләчәге уңышлы”, - дип фикер йөртә. Әле хәләл продукция җитештерә башладым да, эшләр алга китте дигән сүз түгел шул. Яңа продуктларны халыкка тәкъдим итә-итә, базарда үз урыныңны табасы бар.

Авыл хуҗалыгының кәнәфидә утырып кына табыш бирә торган тармак түгеллеген истә тотып, әңгәмәбезнең икенче өлешен басу-кырларда, амбарларда дәвам итәргә булдык. Элек авылга кайтканда, юл буендагы күкрәп үскән горур иген кырларына сокланып уза идек. Быелгы кырлар белән шуларны чагыштырдым да, күңелем  тулды. Гектарларга сузылган кырларда башларын аска иеп утырган башаклар да тын гына елаган кебек тоелды. “Менә шундый уңыш быел”, - диде Фәрид Әнәс улы, кулына ике-өч орлыктан торган башакны алып. - Әле монысы уңыш уңды дигән кырыбыз. Хәзер исә хәлләр бөтенләй мөшкел булган кырга барабыз”. Ерак түгел генә тагын 600 гектар җир җәелеп ята. Анда гөрләп үскән чүп үләне арасында ара-тирә генә күренгән бодай, арыш, солы күреп аптырап калдым. “Бу кырга өч төрне бергә утырткан идек, яңгыр җитмәде. Июль ахырында яуган яңгырдан соң, иген бераз баш күтәрә башлады, тик аның бүген яшел булып үсеп утыруы, сөенергә сәбәп түгел шул. Ул барыбер җитешмәячәк”, - дип уфтанды Фәрид Әнәс улы.

Авырлыклар белән көн дә күзгә-күз очрашырга туры килсә дә, ул аларны елмаеп уздырырга үзендә көч таба. Әллә эшмәкәрлек юлында очраган киртәләр аны шулай чыныктырган, әллә инде җирне яратуы шулкадәр көчле? Ни генә дисәң дә, Хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгына игътибар юк дәрәҗәсендә булган заманнарда да, эшен дәвам итеп, аягында басып калган икән, аны “безнең заман герое” дип атасаң да артык булмый.


Гүзәл ШАКИРОВА
Яңарыш
№ --- | 04.09.2013
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»