поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.09.2013 Җәмгыять

Нәрсә булды сиңа, тынычлык кошы?

Казан ишегалларында һәм тротуарларда төркем-төркем күгәрченнәрне очрату гадәти хәл. Бу кошлар чүплек тирәләрен дә үз итте.

Кемнәрдер әле аларны махсус ашатып та йөри. Бала-чагалар да күгәрченнәр янында уйнарга ярата, аларны көнбагыш, ипи валчыклары белән сыйлый, кулларыннан ашата. Без бу кошларга шулкадәр ияләндек ки, хәтта аларның сәламәтлек өчен куркыныч тудыра алулары турында уйлап та карамыйбыз. Соңгы вакытта Мәскәүдә күгәрченнәрнең массакүләм үлүе турында хәбәрләр таралгач исә күпләрдә сорау барлыкка килде. Кешегә дә күгәрченнәрдән авыру йогарга мөмкинме? Бу кошларны ашату, алар янында йөрү куркыныч түгелме икән?

Мәскәүдә кошлар үзләрен бик сәер тота башлаган:  йокымсырап утыралар, хәрәкәтләнмиләр, очкан вакытта хәрәкәт координацияләре бозыла. Халыкның күбесе куркып калган. Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко Мәскәүдә килеп чыккан хәлгә бәйле рәвештә комментарий биргәндә, күгәрченнәр кешеләргә куркыныч тудырмый, дигән. Ветеринария хезмәтләре әйтүе буенча, аларда сальмонеллез эчәк инфекциясе таралган. Белгечләр гигиена таләпләрен үтәргә һәм әлеге кошларга кагылмаска куша. Волгоград өлкәсендә дә күгәрченнәр үлү очраклары теркәлә башлаган. Ветеринарлар кошларда орнитоз яки пситтакоз авыруы дип шикләнә.

Кул белән кагылмаска һәм ераграк йөрергә

Республикада күгәрченнәрнең авыруы турында сүз юк үзе (июнь ахырында Кайбыч районында күгәрченнәрдә кеше өчен куркыныч булган вирус табылган дигән сүзләр чыккан иде, әмма ул дөреслеккә туры килмәде), шулай да саклык чараларын күрү бер кешегә дә комачауламый, чөнки, белгечләрнең әйтүе буенча, күгәрченнәр 90га якын авыру тудыручы вирус йөртергә мөмкин. Шуларның 10ы кешегә дә йога ала.  Ньюкасл (кош чумасы) һәм орнитоз кебек авырулар шулар арасыннан иң җитдиләре санала. Авырулар һава-тамчы юлы аша йогарга мөмкин. Орнитоз белән авыручы кошта яшь агу, каурыйлар коелу кебек билгеләр күзәтелә. Күгәрчен оча алмый башлый, аппетиты югала, сулыш алуы авырлаша һ.б.  Кешегә йокса, вирус үзен гадәти ОРВИ кебек тота. Дәвалануны вакытында башламасаң, пневмония, бронхит барлыкка килүе дә ихтимал.  Ньюкасл белән чирләгән кош та әйләнә-тирәлеккә игътибар итми башлый, күзләре йомык була, көзән җыеру күзәтелә һ.б. Кешегә йокса, авыру салкын тиюгә охшаган була, конъюнктивит та  күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, кошларда кандала, бет, талпан һәм башка бөҗәкләр дә була ала бит. Шуңа күрә, күгәрченнәргә генә түгел, ә башка шәһәр кошларына да кагылмавыгыз хәерле.
Күгәрченнәрдән авыру йогу ихтималы зур түгел үзе, күбрәк эшләре кошчылык белән бәйле кешеләргә саклану кирәк, ди белгечләр. Әмма авыру йоккан очраклар да бар. Вирус һава-тамчы юлы аша күчкәнлектән, кошларга кул белән тимәскә һәм ашатмаска гына түгел, ә алардан гомумән ераграк йөрергә кирәк. Алар яныннан узганда, куркытмаска тырышыгыз. Гигиена таләпләрен катгый рәвештә үтәү сорала. Әгәр дә, мәсәлән, балконыгызга үзен сәер тоткан, авыру кош кунса, аны тизрәк урамга чыгарсагыз яхшырак. Ә балконны исә дезинфекцияли торган чаралар ярдәмендә җыештырып чыгыгыз. Урамнан кергәч, кулларыгызны юарга онытмагыз.


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.09.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»