поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.09.2013 Җәмгыять

Ханов идеясе нигә чынга ашмады?

Казан читендә Иске Аракчино бистәсендә туристларны үзенә җәлеп итә торган бер корылма бар. Илдар Хановның барлык диннәрне берләштерүче әлеге храмын үзе исән чагында ук кемдер кабул итте, ә кемдер теше-тырнагы белән каршы килде.

Ләкин ике як та кызыксынып карарга килә, еш кына фикерләрен үзгәртеп китәләр иде. Бүген бу бина иң кайнар бәхәс объектына әйләнде.

Заманында Илдар Ханов, бу –дини корылма түгел, бәлки мә­дәни үзәк, дип аңлаткан иде. Аның төп куполында обсерватория, залларының берсендә балалар театры эшләде. Хәтердә әле, хатыны Рауза Солтанова белән бергәләп Яңа ел кичәләре, Аракчино балалары өчен рәсем сәнгате буенча төрле дәресләр үткәрделәр. Аларның берсендә без дә катнашкан идек.
Илдар Ханов киләчәктә йога, Көнчыгыш көрәше төрләре буенча курслар, диңгезчеләр клубы, ат спорты мәктәбе ачарга җы­енган иде. Танылган скульптор һәм дәвалаучының күп идеяләре тормышка ашмый калды, ул 9 февральдә арабыздан китте. Ни кызганыч, Казан өчен ачыш, яңалык булган корылма тирә­сендә бүген, әйтерсең лә, тормыш тукталган. Мозаика белән бизәкләнгән тәрәзәләрнең кайсысы ватык, тирә-юньдә ник бер кеше булсын. Гадәттә һәр шимбә саен бирегә туристлар килә. Ләкин хәзер ишекләр бикле, экс­курсияләр үткәрергә кеше юк.

Рауза Солтанова әйтүенчә, Илдар Хановның төп нигезенә сеңлесе Флюра гына дәгъва кылган. Калган туганнары төзелеш башланганчы ук үз өлешеннән Илдар файдасына баш тарткан. Корылма зураеп, башка кишәр­лекләргә чыккач, Ханов җирне арендага алган. Рауза ханым бинаны рәсмиләштерергә ирек бирмәделәр дип аңлата. Шулай итеп, бу корылма һәм Хановның картиналары, скульптуралары кол­лекциясенә беренче никахтан туган кызы Юлия, ә биштән бер өлешенә сеңлесе Флюра дәгъва кыла. Ханов йортын сак­лап калу өчен оешкан инициатив төркем һәр ике як белән дә очрашкан һәм варисларның Ханов эшен дәвам итә алмаячакларын ачыклаган. Алар шулай ук кызы – 10 млн сум, сеңлесе 2 млн сум тирәсе акчага үз өлешлә­рен­нән баш тартачагын да белешкән. Инициатив төркем, хәзер документларны әзерләп, Дәүләт Советына тәкъдим белән чыкмакчы. Алар дәүләтнең варисларга компенсацияне түләвен, ә бинаның Мәдәният министрлыгы карамагына күчүен тели. Рауза Солтанова да шул теләктә. “Бина бандитлар кулына калса, күңелсез булачак”, – ди ул.

Бер караганда бар да ачык: 9 августтан варислар үз өлеш­ләреннән файдалана яки баш тарта ала. Мәдәният министрлы­гының матбугат хезмәте дә шулай җавап бирә. Варислар ачыкланганнан соң гына бинаның ки­ләчәк язмышы турында сөй­ләшә алабыз дип белдерә. Анысы шулай, ләкин бу корылма нинди генә уникаль булмасын, мәдәни мирас объекты була алмый. Бу исемлеккә эләгер өчен аның кимендә 40 ел элек төзелгән булуы кирәк. Ә икенче яктан, бинага бүген бу ике ханым түгел, “Бизнес-онлайн” газетасы хәбәр иткәнчә, Мансур дигән прораб хуҗа. Ул ишекләрне йозакта то­та. Кайбер чыганаклар исә, киресенчә, акчага экскурсияләр оештыра башлаган дип хәбәр итә. Мансур белән безгә дә очрашу насыйп булмады, бина тирә­сендә бернинди кешене дә, тавышларны да ишетмәдек. Варис­ларның берсеннән хокук саклау органнарына гариза булса, аның астыртын гамәлләренә нокта куелыр да иде. Ләкин варислар бүген дәшмәү ягында. Күрәсең, Мансурның да бу бинага ниндидер катнашы бар.
Рауза Солтанова, барлык документларны да әзерләп бирдем, дип белдерә. Әлеге мәсьәлә Дәү­ләт Советында каралырмы, аның язмышы ничек хәл ителер – алга таба вакыйгаларны күзәтеп барырбыз.
 

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»