поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.01.2009 Язмыш

ХӘЛИМИ ҺӘМ ЕФРЕЙТОР АДОЛЬФ ГИТЛЕР

Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбе мөдире Ибраһим Хәлимов Германиянең яңа гына куелган канцлеры Адольф Гитлер белән бергә төшкән фотосын күрсәтеп мактана. Менә мин кем белән таныш, янәсе. Соңрак аны кулга алалар һәм атып үтерәләр. Әлеге гыйбрәтле вакыйга дистә еллар дәвамында халык теленнән төшмәде. Чыннан да, ул дөреслеккә туры киләме?

Бу сорау мине балачактан кызыксындырып килде. Югары Тегермәнлек мәктәбенең 70 еллык юбилеенда да әлеге хәбәр яңгырагач, кызыксыну тагын да артты. Архив материаллары берникадәр ачыклык бирсә дә, Тәүфыйкъ Әйдинең "Йөртә безне язмышлар" (Казан, 1999 ел) һәм Искәндәр Гыйләҗевнең "Легион "Идел-Урал" (Казан, 2005 ел) дип исемләнгән язмалары Ибраһим Хәлимовның гыйбрәтле язмышын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек тудырды. Йомгаклап әйткәндә, татар халкын нинди генә максатларда файдаланмаганнар да асыл затларыбыз кемнәр өчен генә гомерләрен корбан итмәгән?! Ибраһим Хәлимов та шундыйлардан.

 

Түбән Тегермәнлектә Хәлиминең (Ибраһим Хәлимовны шулай дип йөрткәннәр) замандашлары үлеп беткән инде. Тик шулай да аның Питрәч ягыннан булуын белә алдым. Соңрак тумышы белән Күн авылыннан икәнен дә әйттеләр. Шуңа күрә иң әүвәл Күн авылына юл тоттым.

Чаллы–Казан трассасыннан уңга борылгач, нарат урманы аланында Күн авылы урнашкан. Өйдән-өйгә йөреп, кайбер мәгълүмат та җыелды. Халидә апа Мөхәммәдиева Ибраһим Хәлимов кызы Венераның шушы ук авылда яшәвен җиткерде.

 

Мин чиста, пакь өйдә сиксәненче яше белән баручы ирле-хатынлы Галиевләр өендә. Ни өчен килүемне әйткәч, икесенең дә күзләреннән борчак-борчак яшьләр коелды.

 

– Әйе, бу минем әти. Мин Тегермәнлектә 1932 елны дөньяга килгәнмен... Әти бик зыялы, киң күңелле кеше иде, – ди зәңгәр күзле, матур йөзле 76 яшьлек әби.

 

– Бабайны кулга алганда миңа биш яшь иде бугай. Ул һәрчак пөхтә киенгән кеше буларак истә калган. Немец велосипедында йөрүен дә хәтерлим әле, – ди Венера апаның тормыш иптәше Каюм абый.

 

Сүз артыннан сүз чыга, өстәлдә НКВД хезмәткәрләреннән могҗиза белән генә исән калган берничә фоторәсем һәм гаиләнең башка ядкарьләре пәйда була. Ләкин Венера апа әтисенең мин эзләгән фотосын да, минем "тикшерү"гә сәбәп булган вакыйганы да белми. Тик шунысы ачыклана: Хәлимине 1934 елда түгел, ә 1937 елны кулга алып, 1938 елда атып үтерәләр. Ни өчен?

 

Хәзер бу хакта тулырак.

 

Хәлимов Ибраһим 1891 елны Күн авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гайнулла белән әнисе Әсмабикә укымышлы кешеләр була. Шуңа күрә яшьтән зирәк һәм матур Ибраһимның да белемле булуын телиләр. Ул башта мәдрәсәдә укый. Соңыннан русча язарга һәм укырга өйрәнә. Курслар да тәмамларга өлгерә. Хезмәт юлын авылда оештырылган мәктәптә укытучы булып башлый. 1912 елны армиягә алына. Солдат хезмәтендә дә өлгерлек күрсәтә. Кайтыр вакыты җитүгә, Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Гасырлар буе төрле халыкларны кыерсытып, җирләрен киңәйтү белән шөгыльләнгән Россия армиясе көннән-көн хәлсезләнә, бик күп хәрбиләре исә дошман кулына әсирлеккә төшә. Менә шушы чорда булса кирәк, бер төркем немец солдатлары Россия армиясе тоткыннары белән фотога төшәләр. Алар арасында Ибраһим Хәлимов һәм ефрейтор Адольф Гитлер да була.

 

Тигезсез сугышта дистәләгән мең патша гаскәриләре немецларга пленга төшә. Татарларны исә Вюнсдорф лагерена җыялар. Якташыбызның 3 ел Германиядә әсирлектә булуы аны рухи яктан баета. Татарның изелеп, патша Россиясендә авырлык белән яшәвен һәм немецларның тормышын чагыштырып, Ибраһим хәйран кала. Менә кайда икән җәннәт!

 

Кызы Венера сөйләгәннәрдән:

 

"Әти пленнан 1918 елда кайта. Бу вакытта властьны большевиклар алган була. Ул яңадан укытучылык эшенә алына. Лаеш өязенең Саралан авылында балалар укыта. Өйләнә. Ләкин озак та үтми, беренче хатыны үлә. Әти икенче тапкыр әниебез Нәфисә Сафиуллина белән тормыш корып җибәрә. Ул Габдулла Тукайның якын туганы була. Бабабыз Сафиулла Габдулланы Уральск шәһәренә озата бара. Казанда яшәгәндә дә бабайларга килеп йөри торган була.

 

Әти партиягә керми. Тирән белеме аркасында булса кирәк, 1929 елда аны Балык Бистәсе районына (элекке Кызыл Йолдыз районы) башлангыч мәктәп мөдире итеп җибәрәләр. Гаиләсе белән Түбән Тегермәнлеккә килеп урнаша. 5 ел эчендә тирә-якта тиңе булмаган яңа мәктәп салдыра. 1932 елда мин шунда дөньяга килгәнмен. 1934 елны әти ни өчендер туган авылы Күнгә кайта. Тау Илендә мәктәп мөдире булып эшли. 1937 елның 3 сентябрендә кулга алына һәм бер елдан соң атып үтерелә..."

 

Адольф Гитлер белән төшкән фоторәсем кулга алынуының сәбәпчесе булмый, күрәсең. Ул вакытта Германия белән СССР дустанә шартларда яшиләр. И.Сталин белән А.Гитлер бер-бере белән сугышмаячакларына антлар бирешә. 1938 елгы Молотов-Риббентроп килешүе дә ике арадагы "дуслык"ны ныгытып куя.

 

Балалары әтиләренең язмышы хакында озак еллар белә алмыйлар. Үзгәртеп кору эшләре безнең якларга да килеп җиткәч, Венера апа Татарстан АССР Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитетына хат җибәрә. 1990 елның 10 маенда № 2 – 192 бүлек начальнигы Давыдов имзасы белән җавап килә.

 

"Хөрмәтле Венера Ибраһимовна!

 

Сезнең әтиегез – Хәлимов Ибраһим Гайнуллович 1937 елның 1 сентябрендә ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан нигезсез кулга алынды. Анда ул 1915 елда пленга төшеп, Германиядә татар әсирләреннән торган яшерен группага керүдә һәм Совет республикасына каршы агитация алып баруда гаепләнә (ул вакытта Совет республикасы каян килсен). Ялган шикаятьләрдә әйтелгәнчә, соңрак, Советлар Союзында яшәгәндә, фашистик җәмгыятьне мактый. Совет хөкүмәтенә һәм аның җи­тәкчеләренә пычрак ата. Үзенең гаебен танымый. Идел буе Хәрби Трибуналы карары нигезендә, шәхси әйберләрен конфискацияләп, атарга хөкем ителә.

 

Карар 1938 елның 20 июлендә тормышка ашырыла!

 

1990 елны СССР Югары судының пленум карары нигезендә, үлгәннән соң, гаепсезгә хөкем ителгән Хәлимов Ибраһим Гайнуллович реабилитацияләнә".

 

Тикшерү вакытында гаепләнүчедән 80 фоторәсем һәм 300 гә якын китап алына. Кызганыч, әлеге тарихи чыганакларның язмышын ачыклап булмады. Мин эзләгән фоторәсемнең дә алар арасында булуы бик ихтимал.

 

И.Хәлимовның "эше" бик гадиләрдән саналмый, күрәсең, ФСБның Татарстан бүлегендә 2-18 124 саны белән архив-тикшерү эшләре әле дә саклана. Хәрби трибуналның хөкем чыгарган күчмә сессиясендә И.Хәлимов сөйләгәннәрдән:

 

"...Мин пленга 1915 елда эләктем. Германиянең Вюнсдорф лагеренда булдым. Биредә укытучы итеп куйдылар. Хезмәт хакы билгеләнде. Бина бирделәр. 1917 елда төрек телен үзләштердем. Безне аңа Төркия вәкиле, эмигрант Идриси өйрәтте. Ул шулай ук Англия һәм патша Россиясенә каршы көрәшү өчен Төркиягә 2000 татар әсирен җибәрүне оештырды. Февраль революциясеннән соң Идриси "Россия мөселман шәкертләренә ярдәм итү" оешмасын төзеде. Россиядә татарларның кимсетелүен истә тотып, Германиядә укыту өчен сәләтле егет-кызларны табу кирәклеген әйтте.

 

1918 елда Россиягә кайткач, әлеге оешманың төп максаты итеп Бәйсез Татарстан дәүләте төзү икәнен белдем һәм мин бу эш белән бүтән шөгыльләнмәдем.

 

Укытучы булып 27 ел эшләдем. СССРга каршы начар фикер әйтмәдем, ләкин Германиядәге яхшы тормыш турында сөйләдем. Эшләгән чорда 5 Мактау грамотасы, 600 сум премия алдым. Пролетар суды алдына басуым белән чын күңелдән горурланам!!!"

 

Якташыбыз үзенең гомерен менә шулай горурланып Пролетар судына тапшырса да, балалары хакына булса да үләсе килми. Аның Ватан алдында нинди гаебе бар? Мәскәүдә аның гаепсез икәнен ачыкларлар, дигән өмете дә булгандыр. Үлемгә хөкем ителгән Ибраһим Хәлимов Югары судка мөрәҗәгать итә. Ләкин андыйлар миллионлаган... Суд карары үз көчендә кала.

 

И.Хәлимов 1938 елның 20 июлендә 22 сәгать 30 минутта атып үтерелә. Казанның Архангел зиратында күмелә.

 

Хәзер Ибраһим Хәлимов телгә алган вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк.

 

Беренче бөтендөнья сугышында рус армиясе солдатлары, шулай ук "Антанта" ягында сугышкан Англия һәм Франция тарафыннан буйсындырылган колония вәкилләре дә герман әсирлегенә төшә. Император Вильгельм II карары белән Берлиннан 20 км ераклыкта мөселманнар өчен ике лагерь ачыла. Аларны берләштереп, Вюнсдорф дип атыйлар. Немецлар, дини фактор кулланып, дошман сугышчыларын икегә бүләргә телиләр. Англиягә, Россия­гә һәм Франциягә изге сугыш игълан иткән Төркия, барлык мөселманнарны берләштереп, Германия ягында сугышырга тиеш була. Беренче лагерьда татарлар 12-13 мең була. Биредә хәтта мәчет тә салалар. Аны ачуда (1915 ел­ның 13 июле) Германия һәм Төркиянең җаваплы даирәләре дә катнаша. Мәчеттә бай китапханә эшли. "Яңа тормыш", "Татар иле" газеталары басыла. Германия Хәрби министрлыгы кушуы буенча, лагерь белән Галимҗан Идриси җитәкчелек итә. Шул ук вакытта ул мәчетнең имамы да була. Якташыбыз татар әсирләренә төрле яктан ярдәм итәргә тырыша. Ибраһим Хәлимов Галимҗан Идриси тәкъдиме белән әсирләрне укырга өйрәтә. Теләгән җиргә бару хокукына ия була. Тарихыбыз турында әңгәмәләр, дәресләр алып бара.

 

Лагерьларда 15 мең мөселман исәпләнә. Шуның 12-13 меңе татарлар. Аларнын 1100 е үлеп, шушындагы зиратта җирләнә. 2 меңе Төркиягә инглизләргә каршы сугышырга китә. Әйтүләре буенча, аларның бары да һәлак була.

 

1918 елны сугыш бетә. Әсирләр үз илләренә кайтып китә. Шактые гаилә корып Германиядә төпләнеп кала. Бу елларда немец телен камил белгән 200 татар гаиләсе яшәгәнлеге билгеле.

 

Галимҗан Идрисигә килгәндә, ул Троицк шәһәрендә туа (1887-1959). Бохара, Истанбулда белем ала. Швейцария, Бельгия университетларында укый. Киң эрудицияле, мәдәниятле милләттәшебез үз теләге белән Германиядә кала. Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән татарларга ярдәм итә. Сугыш беткәч, Германиянең Тышкы эшләр министрлыгында эшли. 1941 елда Идел-Урал легионын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ләкин татарлар туган үскән илләренә хыянәт итми. Немецлар бу юлы да милләттәшләребезне үз ягына аудара алмый. Татар горур булып кала!

 

Идриси 1959 елда вафат була. Өч баласы Германиядә һәм АКШта бай тормышта яши.

 

Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышында 100 меңгә якын татар әсирлектә була. Аларның исән кайтканнары да төрмәләрдә иза чигә. Ибраһим Хәлимов кебекләре бер гаепсезгә атып үтерелә. Бездән яшерелгән фаҗигале тарихта аларның саны миллионнар белән исәпләнгән. Халыкның иң зыялы, алдынгы фикерле шәхесләре, милләтебезгә намус белән хезмәт иткән күпме батыр уллары юк ителә ул елларда. Бик аяныч һәм кызганыч, әлбәттә...

 

Фотода: Хәлими (утырган) татар солдатлары белән.

 


Рахман ШӘФИГУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 11-12 | 23.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»