поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.09.2013 Мәгариф

Ялгышларны төзәтергә вакыт яки төбәкара киңәшмәдән соң уйланулар

Агымдагы елның 13 августында Казан шәһәренең “Халыклар дуслыгы йорты”нда “Россия Федерациясенең Татарстаннан читтә яшәүче төбәкләрендә милли телне саклау һәм үстерү проблемалары, перспективасы” дип аталган төбәкара киңәшмә узды. Бу киңәшмәдә укытуның татар этнокультуралы милли компоненты булган мәктәп директорлары, мәгариф министрлыкларында милли бүлек белгечләре, методберләшмә җитәкчеләре һәм татар теле укытучылары катнашты.

Киңәшмә Татарстан мәгариф министры Энгель Навап улы Фаттаховның тәбрикләү сүзе белән башланып китте һәм беренче чыгышлардан ук эшлекле төс алды. Ул мәгариф министрлыгында булган үзгәрешләр һәм төбәкара бәйләнешләргә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап үтте.

Бүген исә Татарстан чыннан да искиткеч зур үзгәрешләр кичерә, шәһәр танымаслык булып үзгәргән, гөрләп торган милли мәктәпләр яңадан-яңа корылмалар, матур юллар төзелгән, һәркайда мөлаем канәгать йөзләр  һәрнәрсәдән җылылык бөркелә, яшәү дәрте аңкып тора. Әйе, шәһри Казаныбыз безне, чит төбәкләрдә яшәгән татарларны һәрвакыт үзенә тартып, дәртләндереп яши. Шуңа күрәдер дә үзен шундый мохиттә яшәргә әзер дип санаган күп кенә талантлы кешеләребез мәркәзебезгә юл тотып, үзен таба алды.  Әлеге киңәшмәнең дә төп максаты – Татарстандагы шушы җылылыкны чит төбәкләргә өләшеп җибәрү иде, минемчә.

Әйткәнемчә, мәгариф министрлыгының тәбрикләү сүзеннән алып азагына кадәр киңәшмә эшлекле төстә барды. Һәрбер чыгышта басым башкарылган эшләргә йомгак ясауга түгел, ә алда торган бурычларга ясалды.

Бүген яңа федераль стандартларга күчү һәр төбәк, һәр мәктәп, укытучы өчен проблемага әйләнеп бара. Расланган программалар, дәреслекләр булмау эш программалары төзүдә һәм укыту барышында күп кенә кыенлыклар тудыра. Ул гына да түгел мәгариф министрлыгы чит төбәкләргә кирәкле  дәреслекләрне бушлай өләште. Бүген татар телендә уку һәм укытуны кызыклы итеп оештыру өчен шартлар тудырыла. Берсеннән-берсе матур, кызыклы, төсле дәреслекләр дисеңме, эш дәфтәрләре, татар телендә мультфильмнар, онлайн режимында өйрәнү мөмкинлекләре дисеңме – һәммәсе туган телне өйрәнүгә юнәлтелгән. Укытучылар өчен дә “Белем.ру”, “Мәгариф”, “Татарский для всех”, “Татар иле” сайтлары эшләп килә. Бер карасаң, рәхәтләнеп эшлисе дә эшлисе кебек кенә. Ләкин шушы мөмкинлекләрдән файдалана ала алмавыбыз, мәктәпләрдә туган телнең гүзәллеген җиткерерлек балаларыбыз кими бару борчуга сала. Киңәшмәдә чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировның сүзләре игътибарымны җәлеп итте: “Бүген чит төбәкләрдә татар мәдәниятен саклау буенча күп эшләр алып барыла, ләкин концертлар куеп йөреп кенә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милли сыйныфлар эшләмәсә, татарлыкны саклап калып булмый”, -диде ул. Бу сүзләрдә бүген Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышындагы проблемаларның нигезе ята дип әйтер идем мин. Әйе, Удмуртия татарлары да йоклап ятканнардан түгел. Гөрләтеп Сабан туйларын уздыра, милли басмабыз бар, фестивальләр, төрле чаралар уздырабыз. Барысы да күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Ләкин соңгы 10 ел эчендә шушы шаукымнар арасында милли сыйныфларыбыз әкрен-әкрен юкка чыгуга йөз тота. Мәсгут ага Гаратуевның зур хезмәте белән ачылган 100нче, 70, 73, 61нче мәктәпләрдә татар сыйныфлары инде күптән эшләүдән туктады, ә бүген исә 12нче һәм 55нче мәктәпләрдә берничә ел рәттән 1нче сыйныфлар җыелмый. Шәһәребездәге бердәнбер саналган татар гимназиясе үз исемен киләчәктә дә “татар” дип саклый алырмы? Республикада гөрләп узган Сабантуйларына, татар концертларына йөрүче булырмы? Бүген Удмуртиядә яшәүче өлкән буын кешеләре зур хатирәләр белән 20нче татар мәктәбен искә ала, чөнки күпләр шул мәктәпне тәмамлап, үз юлын тапкан. Ләкин Ленин районында гөрләп торган бу мәктәп инде күптән юк. Аның нигезендә эшли башлаган 6нчы гимназияне 38нче мәктәп бинасына күчереп дөрес эшләдекме? Тарих кабатлана, ә иң ачысы: ялгышлар кабатлана. Киләчәк буын безгә бу ялгышларны гафу итәрме? “Папу, маму обвиняю, өйрәтмәгәнгә телне”, - дип гаепләмәсме? Уйланырлык мәсьәләләр күп. Ләкин без һәрвакыт чишү юлларын түгел, гаеплене эзлибез. Кем гаепле? Укытучымы, югарыдагы түрәләрме, татар оешмаларымы? Минем карашка, берсе дә гаепле түгел. Санап үтелгән оешмалар 20 ел дәвамында милли мәгарифне үстерү өстендә эшләделәр, ирешелгән уңышлар да аз  булмады һәм бүген дә алар заман таләбе буенча эшләргә әзер. Ә туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына. Бүген һәрбер ата-ананың үз баласына лаеклы уку йорты, мәктәпне сайларга хокукы бар. Аларның һәрберсе мәктәптән үз баласын бөек математиклар, тарихчылар, юристлар итеп үстерүне көтә һәм шуңа күрә баласының 1нче сыйныфтан ук катлаулы программалар нигезендә укуын, чит телләрне өйрәнүен тели. Ә бала “сосуд” түгел. Белемнең барысын да җыеп бергә тутырып булмый. Баланың сәламәтлеге, психикасы моны күтәрәме, сәләте бармы - кызганычка каршы, бу ата-ананы аз борчый.

Безнең эшләр отчетларда матур яңгыраган кебек. Иң мөһиме: дуслар, танышлар алдында кайсы мәктәптә укуың матур яңгырасын. Ә татар сыйныфында укып та танылган математик, президент була алу турында беркем дә уйламый. Бүген баласын татар сыйныфына бирергә теләмәвен ата-ана бердәм дәүләт имтиханнары белән, я булмаса, телне балалар бакчаларында өйрәнгән – шул җиткән, дип аңлата. Әйе, бәхәсләшмим, балалар бакчаларында эшләүче татар төркемнәре искиткеч файдалы эш алып баралар. Ләкин Ринат Закиров әйткәнчә, тел нигезләре ныклап өйрәнелмәсә, алга китеш тә булмый. Һәр кеше бүген телләрне камил белергә һәм фән нигезләрен яхшы үзләштерергә тиеш. Ә дәүләт имтиханнарына килсәк, мин мисалга киңәшмәдә чыгыш ясаган, Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры Кәмәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаның эш нәтиҗәләрен китерер идем. Бу гимназиядә татар теле һәм әдәбияты гына түгел, ә барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча химия фәнен генә дә 4 бала – 100%, ә 90,2% - “4” һәм “5” билгеләренә генә тапшырган. Бу туган телне өйрәтү берничек тә БДИга комачаулый алмый дигәнне күрсәтә. 11нче сыйныфны тәмамлаган бала һөнәр сайлау, кайда укырга керү адында югалып калган кебек 6-7 яшьлек бала да үзенә мәктәп һәм сыйныф сайлауга әзер түгел. Шуңа күрә ата-аналар 1нче сыйныфка барганда баланың сәләтен күздә тотып эш итсәләр иде. Ә укытучылар һәр балага ярдәм итәргә әзер.

Мин укытучы гына түгел, ике бала анасы да. Ә туган телне без гомергә ана теле дип атыйбыз. Ә кайсы ананың үз баласын начарлыкка, наданлыкка өйрәткәне бар. Ана теле дә шул вазифаны үти. Милли сыйныфларның бүгенгесе, киләчәге һәр ата-ананың үзаңына бәйле. Бүген Россиядә бөтен мәктәпләр дә милли. Рус мәктәбе рус милләтен үстерүне, татар мәктәбе – татар милләтен, удмурт мәктәбе удмурт милләтен үстерүне күз уңында тота. Ә гомумән алганда, барысы да бердәм Россия Хөкүмәтенең нигезен тәшкил итәләр.

Казанда узган әлеге киңәшмә күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Татарлыгыбызны саклап калыйк дисәк, гаеплеләрне эзләү белән шөгыльләнмичә, һәркемгә, бигрәк тә, мәктәпкә барырга тиешле балалары булган ата-аналарга югарыда язылганнар турында уйланырга кирәк.

Рәсимә Садыйкова,
татар теле укытучыларының
методберләшмәсе җитәкчесе.


---
Яңарыш
№ --- | 03.09.2013
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»