поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2013 Криминал

Тыштан – ялтырый, эчтән – калтырый

Казан автосалоннарының берсендә машина сатып алган ханым аңарда йөрү бәхетенә ирешә алмаган. Салон, финанс кыенлыгына сылтау итеп, аңа акчаларын кире кайтарырга да ашыкмый.

Иртән – акча, 10 көннән соң – ПТС

Татьяна Камкалина 14 июнь көнне “РРТ-Моторс Казан” филиалы – “РРТ-Моторс” ҖЧҖ клиенты була. Ул көмеш төстәге Chevrolet Cobalt автомобиле өчен 453 мең сум (машинаның тулы бәясе) чыгарып сала. Ханым әлеге сумманың дүрттән өч өлешен банклардан әҗәткә ала, шул исәптән КАСКО һәм ОСАГО полислары өчен дә (аларны рәсмиләштермәсәң, кредит бирмиләр).

Менеджер сатып алучыга машинаны Питердагы төп офистан транспорт чарасының паспорты килеп җиткәннән соң алып китә алачагын әйтә. Шул ук вакытта 10 көннән соң машиналы булачаксың дип ышандыра. Хәтта көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта да, ханым үзенең автомобилен 28 банк көне, ягъни 23 июльдән дә соңга калмыйча алачак икән...

Әмма башта ун көн вакыт уза, аннары тагын ун көн, тагын...

Иртәгә килегез

– Автокредит алу турындагы килешүдә мин банкка ПТСны кредит бирелгәннән соң 10 көннән дә соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш диелгән, – ди Татьяна. – Югыйсә акча максатсыз сарыф ителгән дип санала, ә бу кредит тарихы бозылу дигән сүз. Мин көн саен диярлек автосалонга шалтыраттым, ә анда миңа иртәгә килегез диюдән ары узмадылар. Башта Питерда ПТСны активлаштыруга бәйле проблема туган, аннары – оешма яңадан аккредитация уза һәм аның банк реквизитлары үзгәрә диделәр. Ахырда, Питердан минем ПТСка кагылышлы бернинди хәбәр дә булмавын әйттеләр. Шул ук вакытта автосалон минем автомобильне күргәзмә үрнәге буларак тотуын дәвам итте. Ягъни бирегә килүчеләр аның ишекләрен, капотын, багажнигын ачып карады, салонына утырды...

Акча да юк, машина да

Татьяна 22 июль көнне автосалон җитәкчелегенә тапшырган язма шикаять җавапсыз калган. Автосалоннан адекват җавап көтүдән гарык булгач, 31 июль көнне ханым Киров районы судына сату-алу килешүен өзү турында гариза юллаган. Ул автомобильнең тулы бәясен һәм автостраховка полисы өчен түләгән 34,88 мең сумны кире кайтаруларын таләп иткән. Моннан тыш, ханым автосалоннан 203,85 мең сум күләмендә неустойка (килешүне үтәүне кичектергән һәр көн өчен тауарга түләнгән сумманың ярты проценты), гомуми сумманың 50 проценты күләмендә кулланучылар хокукларын бозган өчен штраф, әхлакый зыянны компенсацияләү сыйфатында 100 мең сум, аның акчасыннан файдаланган өчен процентлар һәм кредит буенча процентларны түләттерергә ниятләгән.

Автосалон машина өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга риза булган һәм аны “якын арада” бирергә ышандырган. Ә менә “тулысынча түләү ҖЧҖнең икътисади хәлендә тискәре чагылыш табуына” сылтау итеп, неустойка күләмен һәм штрафны киметүне сораган. Автосалонга әхлакый зыян бәясе дә артык, ә автостраховка полисы һәм кредит процентларын түләү бөтенләй нигезсез тоелган: клиентны берәү дә кредит алырга мәҗбүр итмәгән, ул моны үзе сайлаган, янәсе.

Хәзер кемгә җиңел соң...

Казанның Киров районы суды ханымның хәленә кергән. 16 августта ул клиентка машина өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга, әмма штрафны – 50 меңгә, неустойканы – 10 меңгә кадәр, ә әхлакый зыян өчен компенсацияне 1 мең сумга кадәр киметергә дигән карар чыгарган. Гариза бирүченең калган таләпләре кире кагылган. Судья карарында әйтелгәнчә, Фемида хезмәткәрләре мондый карарны “акыллылык һәм гаделлек таләпләрен” һәм “ханының авыр финанс хәлен истә тотып” чыгарган.

Хәер, автосалонның матди кыенлыклар кичерүен аңларга була. Чөнки “РРТ-Моторс Казан” филиалы – “РРТ-Моторс” ҖЧҖенә карата Татарстан судлары алданган сатып алучылар файдасына чыгарган карарлар ким дигәндә унга җиткән. Автосалон белән Казан кешеләре генә түгел, Чаллы, Азнакай, Нурлат районнарында яшәүчеләр дә судлашкан. Барысына да каян акча табып бетерәсең ди?

Чиратта кайсыгыз?

– Мин сатып алган автомобильне салонда хәзер янә сатуга куйдылар, гәрчә ул банкта залог булып торуга, ә суд карары үз көченә кермәүгә дә карамастан, ягъни сату-алу турындагы килешү әлегә гамәлдән чыгарылмаган, – ди Татьяна Камкалина. – Миңа акчаны һаман да кире кайтармадылар. Зур кыенлыклар белән автосалон хуҗаларына шалтыраткач, андый акчалары булмавын әйттеләр, хәзерге вакытта аны җыялар гына.

Хәбәрчебез әлеге автосалонга җитәкчеләрдән аңлатмалар алырга баргач, Татьянага сатылган чит ил машинасын янә сатачакларын үз күзләре белән күреп инанды. Мин машинаны алдагы тәрәзәсендә күрсәтелгән VIN-номеры буенча эзләп таптым һәм яныма шунда ук менеджер килеп җитте. Ул автомобиль сатыла һәм әгәр дә мин аны алырга ниятләсәм, барлык документлар пакетын 10 көннән алачакмын дип белдерде. Әмма егет минем ни өчен машина белән кызыксынуымны белүгә, тиз генә каядыр барып килде һәм аның күргәзмә үрнәге икәнлеген раслады. Җитәкчеләрнең берәрсен чакырыгыз әле дигән үтенечемә, хәзерге вакытта берсенең дә офиста булмавын, кайчан киләчәкләрен белмәвен әйтте. Әмма мин үз номерымны калдырсам, алар һичшиксез шалтыратачак икән. Әмма берәү дә шалтыратмады. Ә миң үзем яңадан шалтыраткач, янә номерымны калдыруымны сорадылар.

Узган атнада Татьяна Камкалина автосалоннан акчасын кире кайтаруларын көтеп арыгач, полициянең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә гариза тапшырган. Ул оешма эшчәнлеген тикшерүләрен сорый.


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ --- | 02.09.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»