поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.08.2013 Милләт

30 август сезнең өчен нинди көн?

Моннан 23 ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүе, мөстәкыйльлек өчен башланган көрәш татарларны уятып җибәрде. Күпләр бу тарихи вакыйгалар эчендә кайнарга тиешлеген аңлап, Казанга кайта башлады. Милләттәшләр мәйданнарга чыкты, үз фикерен әйтте. Кирәк вакытта акчалата ярдәм иткән, кайчак йодрык белән дә милләт мәнфәгатьләрен якларга әзер булган эчкерсез фидакарь кешеләр Татарстан, милләт үсешенә үз өлешен кертте.

Ул тарихи вакыйгаларны искә алганда хисләнеп сөйләүчеләр дә, төшенке кәеф белән, файдасы булдымы, дигән сорау куючылар да юк түгел. “Аерым кешеләр баеды, ә бәйсезлек өчен көрәшкән ихлас йөрәклеләр ярык тагарак янында торып калды” дигән фикерләрне ишетергә була. “И.М.” сораштырган шәхесләр республика 20 ел эчендә күп позицияләрен югалтса да, 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында кабул ителгән Декларацияне мөһим документ дип исәпли. Милләт язмышында үзгәрешләр булдымы? Халык милләт дәрәҗәсенә күтәрелә алдымы? Һәркайсының үз карашы.

Фәндәс САФИУЛЛИН, 1990-1999 елларда Татарстан халык депутаты:

— Декларация кабул ителү — бер, ә менә мөстәкыйльлек игълан ителеп, тулысынча тормышка ашмау — икенче. Җитешсезлекләр күп булды. Әлбәттә, иң зур казанышларның берсе — халыкның уянуы, милли үзаңның үсүе. Бөтен халык сәясәтчегә әверелде. Татарлар милләтнең авыр хәлдә булуына һәм мондый хәлдән котылу юлларын бергә эзләргә кирәклегенә инанды. Конституциябез барлыкка килде, референдум уздырылды, телләр турында канун булдырылды.

Әйе, халык сүрелде, законнар бар, үз җае белән эшләр әле дип, халыкның хөкүмәтне контрольдә тотуы бетте. Үзенең артык ышанучанлыгы, чиста күңеле аркасында халык түрә-ләрнең буш вәгъдәләрен кабул итеп, күп нәрсә югалтты. Ирекне алу җиңел, әмма аны саклап тору бермә-бер авыррак — шуны аңламадык. Хакимият тә үз уенын уйнады, аларга халыкның сүрелүе кирәк иде, чөнки ул вакытта ни телисең, шуны эшләп була. 1994 елның июлендә карар кабул ителеп тә, татар университеты булдырылмады. Бу — йөрәгемдәге зур канлы яра. Хөкүмәттәгеләр теләмәде, аяк чалдылар.

Миңа суверенитет нинди файда китерде дип сорасагыз, шул тарихи вакыйгалар эчендә кайнавым белән бәхетлемен. Әллә нинди авыр вәзгыятьләрдә дә югалып калмыйча, үз сүземне әйтеп, халыкка хезмәт иттем.

Мине 1993 елдан бирле рәсми чараларга чакырмыйлар, ләкин 30 августны бәйрәм итү — күптәнге бер матур гадәт. Йокы туйгач, җәяүләп Ирек мәйданына барам, аннары Болак ягына төшәм, Камалны, Иске татар бистәсен урыйм. Дуслар, танышлар очрый. Аннары өйдә табын корабыз, иң якын кешеләрем килә, бергә ул вакыттагы вакыйгаларны искә төшерәбез, бүгенге хәлләр турында фикер алышабыз.

Рафаил ХӘКИМОВ, Ш.Мәрҗани исемендәгеТарих институты директоры, озак еллар ТР Президенты М.Шәймиевнең сәяси мәсьәләр буенча киңәшчесе булды:

— Татарстанда нинди үзгәрешләр булганын аңлау өчен Казанга гына күз салыгыз, 1980 еллар азагында аның бу кадәр үсеш алачагын кем уйлаган?! Декларация, төрле килешүләр, шартнамәләр төзү белән дәрәҗәбез үсте, сәяси яссылыкта безнең белән исәпләшәләр.

Суверенитет инде юк, башка өлкәләр белән бертигез дәрәҗәдә, безнең тормыш алардан аерылмый, шуңа кирәкме соң ул шартнамәләр, декларацияләр дип фикер йөртәләр.

Килешмим. Башкортостан белән чагыштырыйк. “Татнефть” бездә калды, “Роснефть” карамагына кермәде. Ә “Башнефть” кайда, кем кулында?

Татарстанның бәйсез дип игълан ителүе аркасында мөстәкыйль фикерлибез, икътисадта үз юлыбыз. Татар матбугаты бар, аның үсешенә юллар ябык түгел. Татар авыллары сакланып калды. Бу да зур әйбер. Суверенитеттан матди файда көтмәдем, өйдә компьютер, сөт, ипи, чәй булса, миңа җитә. Кемдер халык өлешенә кереп баеган икән, ул аның намусында. Әлбәттә, безгә позицияләребезне ныгытырга кирәк, шул вакытта хәерчелекне бетерә алыр идек.

Бу көнне билгелим, 15 еллап ишегалдымда Татарстан байрагы тора. Минем өчен 30 август Шәһәр көне түгел, ә Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән мөһим тарихи көн.

Илфак ШИҺАПОВ, журналист, продюсер:

— Исем китми бу бәйрәмгә, гади бер ял көне, ул авылларда да шулай ук кабул ителә, “Казан ял бирде” дип сөйлиләр, хуҗалык эшләрен башкарып калырга тырышалар. Үзем приватизациядә катнашмадым, шуңа күрә баемадым да, фәкыйрьләнмәдем дә.

Суверенитет сүзен көлемсерәп кабул итүчеләр бар, һәрхәлдә татар өчен зыянлы булмады ул. Халык милләт төшенчәсен башкачарак кабул итә башлады, ата-аналар “татар бетми, дәүләте була икән” дип балаларын татар мәктәпләрендә укыта башлады, милли рухта тәрбияләде. Шунда укыган балалар үсеп чыкты, шәһәрләрдә татар катламы барлыкка килде. Интернет, матбугатта “Азатлык”, “Бәйсез Татарстан”, “Русия таралсын” дигән фикер таралды. Үзем, балаларым исән булганда Ходайдан “бу ил таралмасын иде” дип сорыйм. Совет чорын күрдем, зур илнең таркалганына шаһит. Русия таркала икән, кеше бер-берсен танымый башлаячак, тагын 10-20 ел артка тәгәрәячәкбез. Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Мәскәүдән котылып, оҗмахта яшәячәкбез, диде. Карагыз, барысы да бездә урам себерә. 20 ел узды, ник оҗмахларында яшәмичә, сүгелгән Русиягә агылалар? Татарстан бәйсез булса, безнең балалар кая барып эшләр икән дип уйга калам.

Дөньяда Кытайдан кала бәйсез дәүләтләр юк, барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Татарстан чикләренә койма куяргамы? Татарстан акчасын бирмәсә, республика икенче Кү-вәйт булачак, дигән сүзләр ялган. Татарстанның төзек булуын элегрәк, чыннан да, суверенитетка бәйли идем, ләкин читкә күбрәк чыгып йөри башлагач, бу фикердән кире кайттым. Кайсы өлкәгә барма, берәр төзек авыл булса, ул, һичшиксез, татар авылы булып чыга. Бу бары татар халкының тырышлыгына бәйле. Башкортостан, Оренбург, Чувашстан, Пенза, Ульян, Түбән Новгород якларында шулай, анда суверенитет юк.

Кайчан да булса Русия таркалырга мөмкин, ләкин ул вакытка татарның егылмыйча аягында басып калырлык әзерлеге булырга тиеш. Тик менә чиста татар этнократиясе генә идарә ителә торган дәүләт булса, андый республикада яшәргә куркам.

Наил НӘБИУЛЛИН, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе:

— Декларация кабул итүне 1552 елда юкка чыгарылган татар дәүләтен кабат торгызу буларак бәяләргә кирәк. Әлеге тарихи көн булмаса, татарның бүгенге хәле мари яки мордва халыкларыныкы кебек булыр иде. Татарстан мөстәкыйль булганда татар мәктәпләре ачылды, татар теле дәүләт теле статусын алды, татар телевидениесе, радиолар барлыкка килде. Милләтебез суверенитет игълан итү аркасында гына берникадәр дәрәҗәдә үзендәге коллык психологиясен сындыра алды, татар үз милләте белән горурлана башлады. Мәдәниятебез үсешенә зур йогынты булды. 1989 елда туганмын. Шул вакыттан бүгенгә кадәр туган балалар, минемчә, татарча иркен сөйләшә, оялу юк, татармын дигән горурлык хисе бар. Бу да шул суверенитет йогынтысыдыр.

30 августны билгеләмичә калганым юк. Минем өчен ул елның иң зур бәйрәме! Әйе, аны бүген “Шәһәр көне” дип атыйлар. Сатлык җаннар безне дәүләтсез, милләтебезне киләчәксез калдырырга, 20 ел элек кенә булган тарихны оныттырырга телиләр. Әмма чын татарның йөрәгендә 30 август бәйсез дәүләте торгызылган тарихи көн булып кала.

Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА, дин әһеле, милли хәрәкәт активисты:

— Татарстанда үзгәрешләр башлангач, без, студентлар, Бохарадан кайтып киттек. Мәйданда да кардәшләр белән бергә булырга тиешбез дип ышандык. Декларация безгә күк-тән төшмәде, аны көрәшеп алдык, шуңа кадере зур. Татар бервакытта да “икмәк, колбаса” даулап кычкырмады, без “Азатлык” дип чыктык. Гомер-гомергә дәүләт тоткан халык буларак, үз хәлебезне үзебез күрәбез дип омтылып яшәдек. Тик яулап алганның гына кадерен белмибез, даулап алганны да кулдан ычкындырдык. Декларация кабул ителде, Татарстан мөстәкыйль дип игълан ителде, хакимият сайланды, бәйсезлек әманәт итеп бирелде, ләкин алар хыянәт итте. Позицияләрне бирде, сатты. Халыкта да гаеп булды. Артында көчле кешеләр торса, җитәкчеләр дә үз сүзен әйтер иде, бер-беребезгә таянып эш итү булмады.

Татар мәктәпләре, гимназия, лицейлар ачылуына куанам, Татарстан Фәннәр академиясе булдырылды. Төрле җыеннар, Сабан туе, дини бәйрәмнәр уздырыла башлады. Ләкин безне футбол, хоккей дәрәҗәсенә төшерделәр. Дин үсеш алды, карагыз, мәчетләр ачылды, мәдрәсәләр булдырылды, ләкин сыйфат ягы аксый.

Нәҗибә САФИНА, шагыйрә:

— Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүе — дөньякүләм казаныш. Без исән һәм көрәшергә әзер булуыбызны тою, күрү, шунда катнашу зур мәгънәгә ия. Русия кебек зур империя эчендә утырган халык аяк терәп үз сүзен әйтә алды, төрле якта яшәгән татарлар өчен җавап тота алырлык көчебез бар икәнне күрсәтте. Бәйсез яшәргә хаклыбыз һәм моны булдыра алганны референдум да исбатлады. Бу документны берсе дә инкарь итә алмый.

Әгәр 1990 еллар башындагы бу хәлләр булмаса, бүген милләтебез нинди булыр иде икән?! Урамга чыгып карагыз, яшьләр авыз тутырып татарча аралаша! Туган телдән оялып, куркып сөйләшкән заманнарны яхшы хәтерлибез бит. Декларация кабул итеп яшәү — ул бер тапкыр булса да канатланып азатлыкның саф һавасын сулап алу. Һәм моны тойган кешеләр кире чигенмәячәк. Матди яктан баемадык, ләкин рухи яктан үстек.

Әйе, 1990 еллар башындагы хәлләр башка иде, бүген шактый адым артка чигенергә туры килде. Хакимият тә еш кына ачуны китерә, ләкин бу халыкны саклап калу максатыннан эшләнә. Ничек кенә булмасын, Татарстан хөкүмәтендә безнең кешеләр эшли, алар богаулы һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Гел тәнкыйтьлим, әмма бу хәлебезне яхшырту максатыннан башкарыла.

Дөнья хәлен белеп булмый, бүген Мәскәү канунын бозмаска дип яшибез, киләчәктә үз законнарыбыз өстен булачагына иманым камил. Үз хәлебезне үзебез кайгырта торган милләт без!

Никтер соңгы елларда 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алмаска тырышалар, матбугатта да сирәк күренә. Яхшылыкка омтылып яшәгән милләтнең теләкләреннән, тарихында булган вакыйгаларны искә алудан ник куркырга, оялырга?! 30 августта һәрвакыт мәйданга чыгам, шагыйрә буларак, халыкка үз сүземне әйтеп калырга тырышам.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.08.2013
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»