поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.01.2009 Мәдәният

КИНОМЫ, КИНӘМЕ?

Республикада кино сәнгатен булдыру, үстерү турында күптәннән сүз йөри. Әйтерсең Татарстанда, гомумән, кино юк!.. Эфирда, мәсәлән, җыр бе­лән кинодан да күп нәрсә юк. Кинәле кинодан. Кайсы каналны гына ачма – һәр көн премьера, сериаллар ташкыны. Башны салларга салып киносыз җир­ләр­гә агып китәсе килгән чаклар була. Тәүлек буе кешенең акылын томалау, яхшы-яманга сизгерлеген, ориентирын югалттыру, күңелен катыру процессы бара. Фильмнар чамасыз күп, ә сәнгать юк. Булганында әдәп, әхлак, инсаф, тәү­фыйк юк. Гел алдау, талау, сугыш, үтереш, зи­на, хыянәт. Белә торып шуларны күрсәтәләр, күрсәткәч – карыйлар, карагач – ясыйлар.

Хәзерге заман кино индустриясе кеше игътибарын үзенә бәйле итүнең моңа кадәр ачылмаган серләрен ачып, шуларны "на полную катушку" файдалана.

 

Хәзерге яшьләрнең күбесенә урамда йөргәндә дә кулына мобильник тотып, колагына колакчын тыгып, үз-үзе белән сөйләнә-сөйләнә йөрү гадәте хас. Өенә кайтып керүгә ул, караса-карамаса, телевизор кабыза, хәлле­рәк гаиләдәгесе интернетка утыра… Сөйләшергә, фикер алышырга дигәндә – бу буынның Мауглидан аермасы юк. Барысы да шундый дияргә хакым булмаса да, әмма күпчелеге шушы хәлдә дип әйтергә нигез бар. Чөнки кешене аңгыралатуга юнәлгән агым көчле. Ай-һай, каты эшлиләр! Аңа миллиардлар исраф ителә. Һәр көн диярлек премьера!

 

– Шулай булгач, "Татарстанга үз киносын булдыру нигә кирәк соң?"

 

Әнә шул рухны гарипләүче көчле агымга параллель-альтернатив агым булдыру өчен!

 

Безгә хәзер һәрьяктан үр­нәк, гыйбрәт алу өчен дип килә­ләр. Димәк, моңа кадәр эшлән­гән эшләребез үрнәк алырлык, гыйбрәтле икән, нигә кино сәнгатендә дә үрнәк булмаска?!

 

Ә нәрсә соң ул параллель-альтернатив агым? Бер үк елга ярларында мөмкин хәлме бу? Мөмкин, чөнки бу агым илдәге көчле антисәнгать агымына каршы агым түгел. Аңа каршы торырлык агым булдырырлык безнең матди хәлебез дә, тәҗрибәбез дә юк. Антисәнгать кеше күңелен яуларга төрле хәйләләр уйлап чыгарса, без тәкъдим иткән альтернатив сәнгатьне кеше үзе эзләп табачак.

 

Хәтерлисездер: 10-15 еллар элек кибетләрдә "Кока-кола", "Пепси-кола" кебек эчемлекләр-не кеше чират торып ала иде. Бүген, кибетчеләр әйтүенә караганда, иң үтемле товар саф чишмә суы икән!

 

Кеше – табигыйлеккә, ихласлыкка, сафлыкка таба борылды. Хакыйкать, дөреслек тә саф чишмә суы кебек: һәрчак, һәр җирдә, һәркемгә кирәк, кадерле. Без тәкъдим иткән агымның төп компонентлары миһербанлылык, мәхәббәт, тигез хокуклылык, әдәп-әхлак һәм дөреслек булырга тиеш. "Дөреслек" тө­шен­чәсе киң мәгънәгә ия. Ул тарихи дөреслекне дә, хөкем дөреслеген дә, кануннар дөреслеген дә, хәтта яшәү-ниятләр дөреслеген дә эченә ала.

 

Идеологик яктан, милләтебезгә турыдан-туры хезмәт итмичә, шул абстракт дөреслек төшенчәсе өчен генә безгә кино кирәкме соң, диючегә җавап: хакыйкатьнең милләте юк! Кеше кеше булуын аңлаганнан бирле һаман шуны эзли. Тик хакыйкатьнең үзендә булуын беләсе килмичә эзли.

 

Тәүлек барышында телевидение каналлары аша тәкъдим ителгән фильмнарның барысын да карау ихтималы булса, тамашачы андагы персонажларның, инкубатор чебешләре кебек бер-берләренә охшаш икәннәрен күреп гаҗәпләнер иде.

 

Ә бит һәр шәхес үзе бер дөнья. Шәхесләр язмышы гыйбрәтендә сәнгать җәмгыятьтәге каршылыклар фәлсәфәсен ачып, кешелеклелеккә өндәргә тиеш.

 

Җәмгыять моңа бүген аеруча мохтаҗ. Соңгы 10-15 ел эчен­дә төшерелгән фильмнарда үр­нәк-гыйбрәт алырлык шәхес образы юк. Ә бүләк алганнары күп. Аларның каһарманнары – бандит, киллер, карак, дини фанатик, маньяк, фахишәләр. Шулар белән эфир "мыжлап" тора. Катерина Маслова да фахишә, Раскольников та "киллер", әмма алар шәхес, мәңгелек образ.

 

"Кино төшерү" дигән үтә дә җаваплы иҗади, икътисадый, технологик һәм сәяси эшне нидән башлау нәтиҗәле булыр иде?" дигән сорауга җавап биргәнче, бу мәсьәләне хәл итәргә куелган хөкүмәт органнары әүвәл үзебезнең кино-фильмнар аша тамашачыга нинди идея җиткерү мөмкинлеген һәм шуның максатын тәгаенләргә тиеш. Бу очракта социаль заказдан курку урынсыздыр. Аннары инде – нинди жанрда, нинди форматта, документаль фильммы ул, онытылып баручы фәнни-популяр фильммы, тарихи-этнографик мультфильммы, әллә инде тулы метражлы нәфис фильммы?

 

Уртак фикергә киленгәч ке­нә, сценарийларга конкурс игълан итәргә, компетентлы комиссия яраклы дип тапкан сценарийлар гына киностудиягә тапшырыла. (Әйтик, беренче фильмнар тарихи-милли мәсьәләләргә багышланган булырга тиеш икән, конкурс комиссиясенең тарих институты патронажында эш­ләве мәгъкуль.)

 

"Куючы режиссеры булса, мин аңа мең сценарий язып тоттыра алам!" – дип әйтүче язу остасы да, "Яхшы сценарие булса, фильм төшерүнең бер нәр­сәсе юк!" – дигән режиссер да һөнәрләренә кәсеп итеп караучылар гына. Иң мөһиме – идея! Аннары шул идеяне ничек итеп башкаларга ирештерү проблемасы: рәсем сәнгате беләнме, му­зыкадамы, әллә киномы?! Кино икән – сценарие булгач, аны кем төшерергә тиешлек мәсьәләсе үтә дә җитди һәм җа­ваплы.

 

Режиссерны конкурс аша сайлау мөмкинлеге булмаса, "пробный съемкалар" нәтиҗәсеннән чыгып сайлап булмыймы? Әйтик, мәсәлән, Мамай белән кенәз Дмитрийның 1371 елда ике арада килешү шартнамәсе төзү (шуңа кул кую) эпизоды белән 1382 елда кенәзнең Мәскәүдәге тәхетен ташлап качуы эпизодын режиссер-постановщиклыкка кандидатлар ничек хәл итмәкчеләр?! Һәр очракта режиссер-постановщикны сайлап, аны фильм төшерергә билгеләү эше, бу эшкә җаваплы чиновникларның амбицияләрен канәгатьләндереп, үз имиджларын "бизәү" өчен генә эшләнергә тиешле эш түгел.

 

Максат – милләтебез ихтыяҗларын үтәү. Татар киносы булу-булмауны имзасын куеп хәл итүче түрә шуны хәтерләргә тиеш: һәр тереклек иясе ояны үзенчә үзе кора; үз баласын үзе карап үстерә. (Кайчак каз йомырка салса да, бәбкә чыгарырга утырмый. Нишләргә? Каз йомыркасын тавык астына салып бәбкә чыкмый; чыкса да, бәп­кәсе артыннан тавык күлгә керми. Аталанмаган йомырка булса, өстендә ел буе аккош утырса да – бәбкә көтәсе юк.)

 

Нәзакәтле чагыштыру булмаса да, идеясез сценарий яки фильмны аталанмаган йомыркага тиңләү дөрестер. Әгәр сценарист һәм режиссер сайлауга җитди карамаганда ниятләр гамәлгә ашмыйча, чираттагы "болгар җиле" кебек җил исәчәк тә тыначак. Исраф ителгән миллионнар өчен җавап бирүче, хәтта аны сораучы да булмаячак. Бездә "эшләр" шулай куелган, шулай бара: кылынган "эшләр" өчен җавап бирү юк… Кыегына да, кыңгырына да. Кино төшерү сылтавы белән казнага каза китерү "Болгар җи­ле"ннән соң да дәвам итү фактлары булу шул турыда сөйли.

 

...Ярый, җилләрнең төрлесе иссен, дип карыйк. Шулай да, нинди җил иссә дә, аларның берәр төрле куласаны әйләндерүе хәерлерәк түгелме? "Җил­ләр", яшертен искәнлектән, нәр­сәне әйләндерүен күргән-белгән кеше юк. Әлеге дә баягы хисап сораучы юк. Ә менә акча сораучылар күп, диләр… Сорасыннар, чапсыннар, тик исбатласыннар!.. Конкурста! ...Меңнән берсе җиңеп чыкса да, әйбәт.

 

"Кино төшерәбез" дип акча сорап шаулаучылар арасында, табигый, төрле кешеләр булыр. Хыялый фанатлар да, делец-дилетантлар да, талантлар да. Бездә, бөтенләй көтмәгәндә, татар милләте өчен әһәмияте бәхәсле булган "экзотика"га да, үзебез чакырып, унар миллион акча бирү очраклары гаҗәпләндерми – күнектек. Читләргә сорамый биргәнне, сорап та, үзебезнекеләргә бирмәсәләр – нинди эффект көтәргә кала? Талант – үзе өчен түгел, идеясен тормышка ашыру өчен яши. Ләкин аның әрсезлеге юк. Талантларны таба белү – үзе зур талант. Аларны тану да кыюлык сорый.

 

...Амбиция, эшмәкәрлек һәм талант сыйфатларын үз холкында берләштерә алган гайрәтле яшь шәхес кенә үз кинобызны булдыру миссиясенең лидеры була ала. Аллага шөкер, андыйлар бездә бар.

 

Нихәл итмәк кирәк – синтетика һәм парадокслар заманы. Ә соң бүген Куликов сугышына мәдхия җырлау парадокс түгелме? Әгәр без үзебезне яклау чараларын үзебез күрмәсәк, Казан Кремле каршына Явыз Иван һәйкәле куелу ихтималы да озак көттермәс.

 

...Мин четерекле хәлебездән чыгу чараларының кайберләрен генә тәкъдим итәргә җөрьәт иттем. Кинәсез татар киносы кирәк. Аны руслар да яратып карасын, башка милләт вәкилләре дә. Шунда гына татар киносы турында мөнбәрләрдән сөйләү нигезле булыр.

 


Әхтәм ЗАРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ 11-12 | 23.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»