поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.08.2013 Авыл

Үз кулларыбыз белән “буабыз”, яки Ни югалтабыз һәм нәрсә отабыз?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ветеринария һәм күзәтчелек органнары, хуҗалык җитәк­челәре, белгечләр катнашында узган “Татарстанда дуңгыз­чылык тармагы үсеше ту­рын­да” киңәшмәдә республикада эре комплекслар тирәсендәге шәхси хуҗалык­ларда дуңгыз асрауны туктату буенча конкрет чаралар күрү турында махсус карар кабул ителгән иде

Авылда яшәүчеләр, бигрәк тә гомер-гомергә дуңгыз асрап көн күрүче рус, чуаш, мари һәм башка кайбер милләт вәкилләрендә генә түгел, милләттәшләребездә дә әлеге карар буенча каршылыклы фикерләр бар. Редакциягә килеп ирешкән шалтыратулар, хат-хә­бәр­ләргә караганда, бу гамәл өс­тәгеләрнең эре агрохолдинг мән­фәгатьләрен яклап, авыл халкын терлек асраудан биздерер өчен эшләнмәдеме икән дигән шик тудырган. Татарстан Республикасы крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та республика җитәкче­ләренең бу адымын “шәхси хуҗа­лык­ларында дуңгыз асраучыларны үз кулларыбыз белән буу” дип атый. Усал телле бер укучыбыз исә: “Чиратта тавык гриппы дип кош-корт асрауны, сарык муры һәм тагын әллә ниләр уйлап чыгарып, шәхси хуҗалыкларда терлек-туар асрауны тыячаклар. Аннары инде бәрәңгедә – корт, кыярда – бет, помидорда – вирус, кишердә – бактерия, карлыганда – гөмбәчек, кура җиләгендә – бацилла һәм башка куркыныч авырулар да табылуы мөмкин”,–  дип фаразлый.

Кайсы кыйммәтрәк?

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, эреле-ваклы дуңгызчылык комплексларында 560 мең баш дуңгыз исәп­ләнә. Шәхси хуҗалыкларда исә ул бер­ничә тапкыр азрак – нибарысы 113 мең икән. Дөрес, Камияр Бай­тимеровның “арифметика”сы баш­кача. Ул, республикадагы 315 мең шәхси хуҗалык­ның утыз меңендә дуңгыз асрыйлар, дигән фикердә. Ярый, шулай да булсын, ди. Тик Россия буенча әле бер, әле икенче урында баш калкытучы “Африка чумасы” дип аталган зәх­мәтнең Татарстанга да килеп чыгу мөмкинлеге бар бит. Соңгы биш елда “Африка чумасы” афәтеннән зыян күргән дуңгызларның саны 700 меңнән артып китә, ди белгечләр. Нәти­җәдә дуңгызчы­лык тармагына турыдан-туры 2 мил­лиард сумлык, ә барлык югалтуларны исәп­кә алганда 30 миллиард сумлык зыян килгән.


Әлеге җәһәттән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре Рөстәм Гарифуллин Белгород өлкәсендә күптән түгел булган вакыйганы искә алып узды. Шәхси хуҗа­лыгында яшереп дуңгыз асраучы бер гаилә “Африка чумасы” афәтен тарата язып калган. Мондый хәлләр бездә дә кабатланмас дип кем ышандыра ала?


Татарстанда күпләп дуңгыз тотучы 179 эре комплекс эшләп килә. Аларда үз эшен яхшы бел­гән, тәҗрибәле белгечләр дә җи­тәр­лек. Куркынычсызлык чаралары өчен җаваплы махсус хез­мәтләр эшләп тора. Шәхси хуҗа­лыкларга килгән­дә, якынча исәп­ләүләр буенча дуңгыз асраучылар утыз меңнән артып китә. Һәрберсенә белгеч беркетү дә, каравылчы кую да мөм­кин түгел. Дуңгызларның күбесе көн дәва­мында кая тели – шунда чемченеп йөри. Шул исәп­тән урман буйларында кыргый кабаннар белән аралашырга да мөмкин­нәр.


Дөрес, ничарадан бичара кабул ителгән мондый карар бер селтәнү белән шәхси хуҗалык­ларда булган йөз меңнән артык дуңгызны пычак аша уздыру дигән сүз түгел әле. Хуҗалык­ларга башка төр терлек-туар тәкъдим ителергә тиеш. Ә инде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, муниципаль район оешмалары, авыл җирлеге хезмәт­кәрләре шәхси хуҗалыкларга бу мәсьәләдә төр­лечә ярдәм итәргә бурычлы.


Чүлмәк ватылганны көтәсе түгел
Инде Татарстанда булган эре комплексларга килик. Министр­лыкта узган киңәшмәдә әйтел­гәнчә, аларның хәлләре дә җи­ңелдән түгел. Россиянең Бөтен­дөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүе белән бәйле рәвештә соңгы вакытларда вәзгыять аеруча катлауланган. Моңарчы авырлык белән булса да очын-очка ялгап килә алган дуңгыз­чылык тармагы бүген зыянга эшли. Шуңа да, шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны чикләгәннән яки бөтенләй тыйганнан соң, эре агро­холдинглар, дуң­гызчылык ком­плекслары отышлы эшли башларга мөмкин, дигән фикер – бары тик проблеманы бер яклап кына аңлатырга тырышу нәтиҗәсе ул.
Шулай да, ни өчен моңарчы ким дигәндә 20-25 процент табыш белән эшләп килгән дуң­гызчылык комплекслары бүген табышын югалткан? Бу хәлнең сәбәбе бер­ничә. Беренчедән, чит илдән кер­телүче дуңгыз итенә тариф пошлинасы бетерелде. Элек ул 40 процент иде. Тере дуңгызларга чик аша узганда салына торган пошлина 8 тапкыр киметелде. Димәк, бу акча хәзер чит ил җитеш­терү­чесенең кесәсен калынайта, аның өчен болай да отышлы бизнесны тагын да файдалырак итә. Нә­тиҗәдә чит илләр­дән кертелүче дуңгыз итенең кү­ләме артканнан-арта.
Икенчедән, 2012 елның корылык нәтиҗәсендә терлек азыгы бәяләре дә бермә-бер артты. Нәти­җәдә үзебездә җитеште­релгән дуңгыз итенең бәясе тере үл­чәмдә бер килограммы 90 сумнан 45 сумга калды.


Инде килеп, Татарстанның кай­сы да булса төбәгендә “Африка чумасы” афәте килеп чыкты, ди. Бу – болай да көч-хәл җан саклаган хуҗалыкларны гына түгел, республика икътисадын куркыныч ас­тына кую дигән сүз. Кем әйтмешли, саклану чарасын чүл­мәк ватылганчы күрә торганда кулайрак.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»