• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
Туган көннәр
  • 28 Июнь Ләйсән Утяшева
  • 28 Июнь Фердинант Гыймадиев
  • 28 Июнь Аршак Алтунян
  • 28 Июнь Илһамия Нәҗметдинова
  • 28 Июнь Андрей Кузьмин
  • 30 Июнь Радик Бариев
  • 30 Июнь Зөләйха Хәкимҗанова
  • 30 Июнь Ләйсән Фәйзуллина
  • 01 Июль Мәсгудә Шәмсетдинова
  • 01 Июль Вакыйф Зыятдинов
  • Ике атна дәвамында Казанга күчеп эшләү мәсьәләсен хәл итеп йөриячәкмен. Шул сәбәпле яшәү урынын да хәл итү сорала. Түләү хакы бик зур булмаган бүлмә (тулай торак, квартира) эзлим. Венер. Телефоным 89649550764, 89674670064
  • Кукмара районында хуҗалыкта үскән, бик сыйфатлы үгез ите санлап сатыла Хәләл. 89178667376.
  • КГУның филология факультеты татар теле бүлеген1987 нче елда тәмәмлаган 1023 группа студентларын 15 июль көнне 12 сәгатьтә Горький паркының мәңгелек уты янында очрашуга чакырабыз.
  • Татарстан районнары буенча брустан өйләр, мунчалар салабыз. Бәяләр арзан. 89061230729
  • 4 бозаулаган сыер сатам 89274845920
  • Сдам однокомнатную квартиру (42 м²) порядочной семье на длительный срок. В зале имеется небольшой телевизор,диван, на кухне-шкаф,стол,4 стула,газ.плита. Ванна и туалет в одной комнате. Прошу агенства, посредников не беспокоить! Оплата:8000+кв.плата. (Адрес:Набережные Челны, р-н Центральный, ул, Раскольникова, 40). 89172372642
  • Лада 2107 машинасы сатыла 2008 елгы яхшы хәлдә 55 мең 89047124497
  • Актанышта и күрше районнарда плотниклар эш башкара! Брустан йорт, мунча һәм башка корылмалар. Түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка эшләрне башкара! 8-927-477-78-06.
  • Татарча язучы журналист кирәк.Яр Чаллы. Белешмәләр өчен телефон: 8(88552)57–01–19
  • Шигыйрьләр язучы Илнур Закиров дигән кешенең блокнотын таптым, бәлки кирәктер үзенә. 236-21-33. Айгөл.

 

 

 
Архив
 

 

23.01.2009 Мәдәният

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА МАРКЕТИНГ АДЫМНАР ЯСЫЙ

Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры 2009 елның февраленнән маркетинг акцияләре уздыра.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Әти, Әни һәм мин – театраль гаилә” акциясе:

Сез спектакльгә 2-12 рәтләрдән ике билет сатып аласыз, өченче урын Сезгә чакыру билеты рәвешендә бүләк ителәчәк.

 

“Яшь парлар өчен” акциясе:

Сез ике спектакльгә икешәр билет (2-12 рәтләр) сатып аласыз, ә өченче спектакльгә Сезгә ике урын чакыру билетлары рәвешендә бүләк ителәчәк.

 

Игътибар:

Акцияләр буенча билет алырга уйласагыз, бу турыда кассирга билет алганчы әйтегез. Кассир барлык сорауларыгызга җавап бирер һәм Сезнең өчен иң җайлы вариант тәкъдим итәр.

 

Сүз уңаеннан:

Бу көннәрдә Камал артистлары гастрольгә чыгып китте.

23-25 гыйнварда аларны Самара халкы күрә алыр. Спектакльләр М.Горький исемендәге Рус академия театрында куелачак.

Ә 27-29 гыйнварда – Оренбургның М.Горький исемендәге Рус драма театрында.

Самара һәм Оренбург халкына Туфан Миңнуллинның “Дивана”сы, Илгиз Зәйниевнең “Люстра”сы һәм Зөлфәт Хәкимнең “Мылтыгы” тәкъдим ителәчәк.

 

---
Камал театры
№ --- | 23.01.2009
Камал театры печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№26 (12288) / 31.01.2009 13:54:01

Иншалла, язмам китте ахры!
ТЯГ тапшыруына кадәр фикерем белдерәсе иде.

№25 (12287) / 31.01.2009 13:46:15

Камал театры гастрольләренә карата

Миркасыйм Госмановның “спектакль карау да эш ул” дигән фикеренә инанып кайттык кичә Камал театрының Оренбурыбызда узган гастрольләрен тәмамлап. Чыннан да өч көн рәттән зур игътибар белән тамаша гына карап утыру да кешене бик алҗыта икән, гәрчә гел комедияләр генә булса да.
Тик, ни эшләмәк кирәк, гастрольләр безнең графикка карап төзелми шул. Күрсәң күреп каласың, күрмәсәң үзеңә үпкәлә(чукраклар өчен ике кат азан әйтелмәгән кебек). Шөкер, өлгердек. Инде хис-тойгылар белән дә бераз уртаклашырга буладыр.
Горький исемендәге рус драма театры бинасы өч көн рәттән булган аншлагларны аерым исемлектә тотса, Камал театрының быелгы гастрольләре анда күркәм урын алачак.
“Дивана”, “Люстра”, “Мылтык” – авторлар сүз берләшкән кебек әсәрләрен бер генә сүз белән атаганнар. Рухый кыйблаларында да уртаклык бар аларның. Беренче иң истәлекле ачышым шул булды – мәшһүр театрыбыз татарларыбызның нәкъ бүгенге халәтенә хас булган персонажлар галереясын тулыландыра килә. Әле безнең ачылып бетмәгән төсмерләребез би-ик күп икән бит! Шуларны гәүдәләндерә алучы актер уңышлары куандыра. Бу җәһәттән мин үзем өр-яңа яктан ачкан Илтөзәр Мөхәммәтгали, Зөлфирә Зариф, Дания Нурлылар уенына сокланып утырдым. Нәҗибә Ихсани, Люция Хәмит, Илдар һәм Искәндәр Хәйруллиннар уены һәрчактагыча чагу бизәкләргә бай булды.
Сергей Скоморохов эшләгән “Люстра” һәм “Мылтык”ның сценографияләрен мин хәтта новаторлык дип тә атар идем. Тик менә “Дивана”дагы (Таң Еникеев проекты) хайван сыннары артыклыктыр, мөгаен. Нәрсәгә мондый примитив натурализм!
“Дивана”ның “Алтын битлек” фестиваленә тәкъдим ителүе һичшиксез урынлы. Театр коллективына уңышлар телим һәм “Яңа гасыр” каналында 1- февральдә күрсәтеләчәк гастроль йомгакларына багышланган тапшыруны көтеп калам.
Марсель Сәлимҗанов турындагы китапның 5 ел буе сатылып бетмәве шаккаттырды мине. Гастрольләрдә тәкъдим итсәләр икән.
Театрның яңа сайты мәгълүматка бай. Тик форумы бик катлаулы эшләнгән. Ул безнең тамашачыларга яраксыз. Шундый форум белән “Интертат” та укучыларын биздереп бетерде.
Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург. 30 гыйнвар 2009 ел. Авторның сайтыннан алынды. Адрес: http://lira.oren.ru/1466059344/4185281253

№24 (12022) / 27.01.2009 00:23:16

Халык йорми дигэн кеше юктыр, йори, лэкин сайлап йори. Чиле пешле эйберлэр бар тетарда... Э халык сайланып йори. Ул горгери кияулэрен мин инде ничэ карадым, тагын да рэхэтлэнеп караячакмын. Хэр караганым янадан караган кебек. Театрда ижат мэсэлэсенэ игтибар итэсе иде, репетруарга куз саласы иде. Камалыбызнын начар булуын, гомумэн театрларнын кризиска чумуын курэсе килми. анда матур, талантлы артистлар уйнавын курэсе килэ. Монда акция оештырып мэжбури конфет курсэтеп алдап билет сатып эш пешми. Болай тамашачыны биздерэчэклэр генэ. энэ буген чиксез кубэйгэн жырлаучы дип аталучылар таныш-белеш аша, яисэ башка юлларын табып... мэжбури билет саттырып, тулы зал белэн Казанда концерт куйдым дип мактанып яши, халык шул рэвешле билет алырга кунеккэч, концертка йорми.

№23 (12021) / 26.01.2009 23:55:57

берконне 2горгори кияулэрен2 бардым. билет булыр эле дип, алдан билет алмаган идем. входной билет белэн кердем (ягъни мэсэлэн,басып карый торган, урынсыз билет). ярый эле билетершалар урындык тэкъдим иттелэр. э партерда урындык житмэгэн кешелэр кырыйдагы ике як баскычка утырып карадылар. нигэ язам мин моны? шуны эйтэсем килэ: Камалга халык йорде, йори хэм йориячэк. мона минем иманым камил, жэмэгать.

№22 (12016) / 26.01.2009 21:20:59

Муса Жэлил театры да акция игълан итэ: Татарстан бюджеты биргэн акчага спектакльлэр чыгар. Спектакльлэрне Европа райцентрларында сат хэм табышны узара булеш. Бернинди Офшор зоналар да кирэкми хэм ОБХСС беркайчан да протокол този алмаячак.

№21 (11883) / 24.01.2009 06:11:57

Акциялэр утрэру эйбэт анысы. Но шундый привелированный театр булып, Яна гасыр телевидениеннэ кон тон курсэтелеп тамашача жыя алмау театрнын да, татар халкынын да кризиста булуын курсэтэ.
Камал театры = ярмарка тщеславия, анда биилэр, жырлыйлар, крта куллар да юбилей уткерелер. Менэ Салават жэйге концертын кыш курсэтэ. Шэкертлэрен чыгарып шаккатырмакчы.Худ.самодеятельность булмасмы, Салават узе дэ авыл клубыннан чыккан ич. Хэзер анын клубы Камал театры.Татар жырынын пэйгамбэре була алмый шул, картаеп беткэн Ильхам белэн Камал сэхнэсендэ сайраса да.Заманнары уткэн! Салаватнын шэкертлэре Уфада ойрэнеп килсэлэр ару гына жырлыйлар. Кулекта нэрсэгэ ойрэтэ алалар? Шулай итеп, Камал театры хэвэскэр мас-культ жыела торган урын.Житди кеше Качаловка, урыс ТЮЗ ына бара.Э юуфетта 100 гррам салучылар Салаватка и анын шэкертлэренэ. Давай душэмье конне барабыз Камалга, Салават шэкертлэренэ, курик шуларны. Хет буфетка керербез

№20 (11866) / 23.01.2009 21:07:08

Шэп акция! Молодцы! Только акция башлаганчы, театр кассирларын алыштырсагыз иде. Гади сорау биргэдэ дэ эт кебек ябырылалар. Э бу акция вакытында кассадан кулларын чыгарып китереп ондырырга да куп сорамаслар. Эзрэк итэгатьлерэк булсыннар иде дэ сон....

№19 (11854) / 23.01.2009 15:21:10

Җырла җырла дип әйтәсез, сезгә нинди җыр кирәк...

Сезгә нинди спектакль кирәк, җәмәгать???
Апят таки яманны яманлыйлар ә баш белән уйлау юк. Соң сегә ошаган сәхнә әсәре булса, сез аны тәкъдим итеп карагыз! Берәр журналда рецензия язып була, теләкләрегезне белдереп хат язып була, ул хат астына сезнең фикердәшләрегезнең имзаларын куеп була. "Общественный мнение"ны күрсәтә белү дә кирәк бит, монда буклап утырудан файда күрмим мин.

Үземә ошаган спектакльләрдән Дивана, Люстраны аерып чыгарыр идем.
Ел саен гениаль спектакльләр таләп итеп булмый, аларның бәлки 100дән бере гениаль булыр.

№18 (11852) / 23.01.2009 14:57:53

“Әти, Әни һәм мин – театраль гаилә” акциясе:
Сез спектакльгә 2-12 рәтләрдән ике билет сатып аласыз, өченче урын Сезгә чакыру билеты рәвешендә бүләк ителәчәк.

Искэрмэ: оченче урынны 2-12 рэтлэрдэн алып булмый.

“Яшь парлар өчен” акциясе:
Сез ике спектакльгә икешәр билет (2-12 рәтләр) сатып аласыз, ә өченче спектакльгә Сезгә ике урын чакыру билетлары рәвешендә бүләк ителәчәк.

Яшь зэнгэр парлар да файдалана ала.

Акция. 2-12 рэтлэрне тулысынчы сатып ал хэм спектакльгэ килмэ.

№17 (11851) / 23.01.2009 14:36:01

һәркемдә хаклык бар, иптәшләр.тамашачыны театрга көчләп китереп булмый.ә тамашачының да төрле икәнен онытмаска кирәк. кайберәүләргә хет вата-җимерә сөйләсеннәр--барыбер.ә кемгәдер--билгеле, тәнкыйть белән караучыга,ул удар кебек.мондагылар, кажется, икенчесенә керә.

әртистләрнең сәхнә артында урысча сөйләшкәнен күп тапкыр ишетеп, гаҗәпләнгәнем бар.репетицияләр дә урысча, күрәсең, шулай "үтемлерәк" инде. татарча сөйләшүне шул өлкән буын әртистлар гына саклый кебек. сәлимҗанов вакытында саф татарча иде дип уйлау да хаталы. урысча сөйләшү--камалда "типа" "мин авылдан түгел" дигәнне белдертәме шунда..

аннан соң, мин урыс классикасын куябыз дип, татарчага тәрҗемә ителгән спектакльләрне шәхсән яратмыйм. неестественно, һәм дә кызык түгел. мин лутчы татар кешесе язганны карыйм инде! ә менә акциягә килгәндә, бу-- чыннан да тамашачының театрга суынуына бәйле дип уйлыйм. әле безнең тамашачы кәнсиртләргә өелеп йөри, без разбору,ну анысыннан да туячаклар. чөнки,сыйфат юк, зәвык юк,интеллект юк, зыялылык юк. тамашачы хәзер бу төшенчәләрне аңлый башлады кебек.
вапчем, озын-озак бәхәсләшергә була, җитте, болай да күп яздым.

№16 (11849) / 23.01.2009 14:15:02

Э ул Камалда ничэ режиссер? Берэу генэ булса- ес-но кызык тугел.

№15 (11846) / 23.01.2009 13:39:15

Кичә генә Раиль Садриев кереп, Камалларны һәм башка театрларны тәнкыйтьләп чыккан иде, маркетингның ни икәнен дә белмиләр дип. Беләләр икән жы

Лидер, бар карарлыклары да, карамаслыклары да. Бер сезон да уйналмый тошеп калганнары да. Монда Камал туфта дигэн кеше юк бит эле. Просто, элеккеге репертуар сагындыра. Кат-кат карап була торган спектакльлэрне юксынабыз.
Э наданлыкка килгэндэ, мин аны яшермим. Сез бит ул акыллы, булдыклы, тик язганыгызда фикер генэ курмим. Демагогия. Шул минем наданлыктыр инде. Язганнарыгызны шулайрак анлыйм:
татар эле бетмэгэн, татар эле яши, шул исэптэн Камал да. Горурланырга кирэк... АЛГА ИПТЭШЛЭР, БОЕК КОММУНИЗМга табан.
Анда халык йори анысы, зал ботенлэй ук буш тугел. Э мин ярым йорты залларны курэм. Спектакльлэрнен яртысыннан чыгып китучелэрне курэм. Ник моны курмэмешкэ салышып утырыйкмыни инде? Акциялэре файдага булсын, кирэкле фал, лэкин репертуарга да игътибар итэргэ кирэктер. х.б.лар...
Э сез куткэ тибэ башлыйсыз монда. Болай барса, конструктив фикер йортергэ ойрэнмэгэн журналистлар (халыкны эйдэп барырга тиешлелелэр, ышанычлылары, дип укыгыз)эшлэсэ, чынлап та татарлык озакка бармас. эле шул журналистлар узара урысча да сойлэшсэ, аннан татар булып мэкалэлэр язса, бу тизрэк булачак.
Мин бары шуны гына анлатырга телэдем. Башка язмам. Раз монда шундый акыллы контингент жыелган икэн. Узен акыллы дигэн кеше беркайчан да акыллы булмый ул. Шыр надан була. Мин сезне оскорблять итмэдем. Э сез тотынасыз. Кызык бу аудитория. кызык та, кызганыч та.

№13 (11840) / 23.01.2009 11:39:16

Камал театрына йорми башладылар дип саташып ятмагыз инде.Камал театры гомер-гомергэ маркасын тотты хэм тотачак та,алла бирса!Ничек инде карарлык эйберлэре булмасын,бу сузне ойлэрендэ утыручылар гына эйтэ ала.Камал-молодцы!!!!
Надан тамашачынын исем сайлап куюы гына шатландыра.Узеннен наданлыгынны белгэч шэп инде.

Кайчан туктарсыз икэн, кайчан бетэр бу журналистларнын, татар кешесенен бу татарлык инде, дип узен мыскыл итуе. причем монда татарлык. Татарлык нинди була, урыслык нинди була алайса.

Кеше, белмэмеш, мине орышасыз икэн, мин кычкырып йоруче тугел, э уз эшемне шауламый гына таратучы бер адэм. Сез хаклы, кычкырып йору дэ бизнеснын бер торенэ эверелде. кычкырып йоруче татарпэрпэрвэрлэрне белэм, урамда, форсат чыкса трибунадан кычкыралар да балалары белэн урысча сойлэшэлэр, балалры урыс мэктэбендэ белем ала. Лэкин бу тема астында кузгалта торган форсат тугел бу. утырмагыз кешегэ ияреп, мин дэ белэм дип куренер очен.
Безнен фикерлэрне камаллылар укыр, кабул итмэсэлэр дэ, хич югы колак салырлар дип ярдэм итэр очен язарга кирэк.

№10 (11837) / 23.01.2009 11:27:24

Ну татарлык булгач татарлык була инде. Как по другому сказать?

№9 (11835) / 23.01.2009 11:22:19

белмэмеш, Дорес Шул татар татар без дип узлэредэ алга китмилэр шул ук вакытта аякта чалалар, я нервада уйнап юкка ойрилэр. Прогресска каршы бара алмаслар алар барыбер. Узлэре татарча белсеннэр иде ансыда юк бит Алардан (татар дип татарны сугеп ойручелэрнен)

Кеше, анысы синен обязонностька керэдер, чонки син татарча сойлэп, язып халык белэн эшлисен. Минем эшемдэ татар теле кирэк тугел, лэкин мин аны кулланам. суз, хэреф хатасы эзлэп корректор буласыз да куясыз. Э фикер жок. Сез анлатып бирегез, минем ялгышым кайда? Бик ялгышасым килэ, башкача булуын бик телисем килэ... чонки...

белмэмеш, абый! Анда халык тутурып йориме ул? Причем монда комплекс неполноценности. Берэр тэнкыйть эйтэ башласан, татарлык дилэр. Менэ бу узе неполноценность инде, комплекс, тарлык (татарлык дип укы). гафу... Мин ул маркетинг хайванлык димэдем, башкаларда да курмэдем, или подстрочный укый белэсенме? Анысы да кирэк, ул хэркемгэ, даже син эшлэгэн оешмага да кирэк. лЭКИН Камал очен хикмэт анда гына тугел.

№6 (11832) / 23.01.2009 11:16:07

Бу акциядэ катнашаргы телэмэгэн надан тамашачы, 
Кызганычка каршы Сезнен сузегездэн бергенэ эйбер анлап була татарлыкларны кайгыртычылар (кычкырып ойручелэр дэ, сез узегез дэ) факать татарча гына сойлэшмисез (зазнались,море)
Хэм сез Хаклы тугел!!!

Киресен уйлаучылар да бар хэм куп

№5 (11830) / 23.01.2009 11:08:59

Ник аптырысыз сон? Ул бит кеше жыя алмаганнан эшлэнмэгэн. Просто Камал идет в ногу со временем. Избавтесь уж татарлык комплексларыннан. Камал - эфэрин! Скорее всего анда берэр маркетинг отдел оешкандыр. И шуларнын задумкасыдыр. Просто раньше этим некому было занятся. А сейчас наверно есть.

Но минуслар да бар конечно. Например программкаларны саталар. Давно пора бесплтно раздавать инде аны. И стоянка тулэуле. Э юл кырыенда остановка запрещена.

шулай шул. Халыкнын йормэвенэ театр узе дэ гаепле тугел микэн? Карарга телэмэгэн спектакльне эллэ нинди акциялэр оештырыып та караттырып булмый. Буген Камалнын, башкаларнын да топ балэсе репертуар. Кайсы спектакльне икенче кат карыйсыгыз килэ. Андый юк бит. Пьесалар юк дип эйтэ алмыйм. Просто буген театрларда кул кулны, ике кул битне юа. аннан олкэн артистларны алыштырырлык яшьлэр бармы? Шаукэт абый, Вера апаларнын янасы кем? Ник тэрбиялэнми? МИн буген дорес булмаган сойлэмнэн туйган. камалга килеп тэ тамаша караганда артистларнын сэхнэ артында урысча сойлэшкэнлеклэре куренэ. Репетециялэр урысча утэ дип сойлэилэр. Бу татар мохиты бармы юкмы дигэн сорауга жавап. татар театрны хаман ярата. Лэкин татар мохиты булмаган урында буласы килми анын. Урыстан урнэк алып уйныйсы юк. Переигрывать итэсе юк. Урыс театрына элек тэ халык йормэде. Татарлыкны саклап калып кына театрларны яшэтеп була. Камалга да авторлар торлелелеге кирэк. Чиле пешле пьесалар нигэ куела? Инде хич югы классикага морэжэгать итэргэ кирэк. Энэ Атнабаев эсэрлэре тузан жыеп ята, мэсэлэн. Анын Туфаннан ким тугел эйберлэре. кыскасы, билет сатуда тугел, хикмэт эчтэлектэ. камаллыларнын узлэреннэн, зазнались, театр тэрбиялэргэ тиеш тугел дип телевизордан сойлэгэн режиссердан. ул Тукайны укымаган курэсен....
Бер дэ булмагач артистлар халык колдерэм дип эхлаксыз юморга кучэ башлады.... Менэ шуна курэ мин камалга буген йормим. Минем кебек уйлаучылар море. кызганычка каршы, э аларны сэнгатьне яратмый дип сугэсез. Яратабыз, эмма мондыйны кабул итэ алмыйбыз...

№3 (11828) / 23.01.2009 10:36:15

Моңсу, бик моңсу...
Камал - үзенә тартып торучы утрау кебек иде...

Марсель абыйның юклыгы бигрәкләр дә сизелә шул!

№2 (11827) / 23.01.2009 09:49:15

Позор, Камал театры узенен тамашачысына шундый булэк ясаганда. Аларны сугэргэ кирэкми хупларга гына кирэк. Хэзерге заман барысыда акциялэр белэн яши. Бэлки тагын яна тамашачылар жыерга ярдэм итэр Бу акция. Хэм Камал театры акча буенча оттырмый!!!!

№1 (11825) / 23.01.2009 08:26:35

Позор! Камал таетры булып Камал театры тамашачысын югалтты! Мен кат Позор!!!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
comments powered by HyperComments