поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.08.2013 Мәгариф

“Пи” ничәгә тигез яки Мәктәптә өйрәнгәннәр җилгә очкан...

Мәктәптә алган белем ни дәрәҗәдә хәтердә калган? Казанның 19 нчы гимназиясе коллективы башкалабыз урамнарында халыкка мәктәп курсына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Әйтик, СССР кайчан таркалган?

“Җинаять һәм җәза” романын кем язган? Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? Архимед законын беләсез­ме? “Пи” ничәгә тигез? Дәүләтнең төп законы? Җаваплар арасында дөресләре дә, дөрес булмаганнары да бар. Берәүләр икеләнеп калса, икенчеләр “хәтерләмим” дип җавап биргән.

– Бу сораулар барыбызга да яхшы таныш. Моның өчен мәктәптә күп вакыт сарыф иттек. Энштейн: “Белем ул – мәктәптә өйрәнгәннәрнең ис­тә калганы”, – ди. Без XXI гасырда яшибез. Бүген мәгъ­лүмат ташкыны арта, техно­ло­гияләр, мен­талитет үзгәрә. Болар барысы да белем би­рү системасына үзгәрешләр кер­­тү­не таләп итә. “Ничек һәм нәрсә укытырга?” дигән сорау туа. Дәрес материалының бүген һәм иртәгә ни дәрәҗәдә актуаль булуы мөһим,– дип сөйләде әлеге гимназиянең директор урынбасары Динар Габидуллин мәгариф хезмәт­кәр­ләре­нең Арчада узган рес­­публи­какүләм август ки­ңәш­мәсендә. – 9 нчы сыйныфта информатика курсларында “электрон почта” дигән тема бар. Бүген 3-4 сыйныф укучысы да аны ничек кулланасын яхшы белә. Проект әзер­лә­гәндә, укучыларга чит илдә эшләнә торган деталь кирәк булды. Шуны табу өчен алар Кытай, АКШ предприятие­ләренә инглиз телендә хат язды. Бу очракта хат тема түгел, инструмент буларак хезмәт итә. Алар хатны инглиз те­лендә рәсми рәвештә язды, моның өчен онлайн-тәр­җемә, Интернет кулланырга туры килде. Хат актуаль җавап алу өчен кирәк иде. Гуманитар белемгә килгәндә, икътисад, җәмгыять белемен өйрән­гән балалар “Акчаны кайда сак­ларга?” “Рейс ки­чектерел­гәндә ниш­ләр­гә?” ди­гән сорауларга җа­вап бирә аламы? Дәресләрнең эчтә­леге бүген­ге заман таләп­ләренә җавап бирергә тиеш. Фәнара бәй­ләнеш, ягъни бер фәнне икенчесенә бәйләп укыту да яхшы нәтиҗәләр бирә. Укытучы ничек үзгәрергә тиеш? Ул укучысының биргән белем белән генә чикләнмичә, алга китәргә мөмкин булуын аң­ларга, моңа әзер торырга тиеш. Укытучы көн саен укучысы белән бергәләп үсәргә тиеш.

“Без, укытучылар, бала­лар­ның кечкенәдән кызыксынучанлыкларын үтерүдә га­еп­лебез”, – диде Educare Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман педа­гог­ларның төп киңәш­мәсендә. Программаларга йөз тотып, педагоглар аптыратучан, күп­не белергә телә­гән сабыйларны “үз урыннарына утыртып” куялар. Укытучы сөйләме кыска булырга, сыйныфта аралашуда бөтен укучы да катнашырга тиеш, дип саный ул. Югыйсә, бала игътибарын чит­кә юнәлтәчәк. Сингапур укытучылары бездә август аенда 400 методистны укыткан иде. Ә сентябрь ахырында алар арасындагы “иң-иң”нәр 10 мең педагогны укытырга керешәчәк. Укучылар әлеге укытуның тә­мен ноябрь аенда татый башлар.

Мәктәптә алган белемне яхшы хәтерлисеңме?

Ринат Таҗетдинов (Камал театры артисты):
– Мәк­тәп елларында язган иншаларымны әле дә саклыйм. Укытучыларымны да яхшы хә­терлим. Әгәр укытучы яхшы белем биргән булса, ул беркайчан да онытылмый. Ел саен сынаулар тапшыра, аны хәтердә калдыра идек. Хәзер БДИлар, мәгарифтәге әледән-әле аңла­шылмый торган үзгәрешләр балаларның уку кәефен бете­рә. Татар мәк­тәбен тәмамлап, вузларда белем алдык. Хәзер университетларда элеккеге кебек укыт­мыйлар, үзегез әзерлә­негез, диләр. Бөтен кешедә дә Интернет юк бит.

Ленар Госманов (эшмә­кәр):
– Мин 7 нче сыйныфка ка­дәр “2ле” капчыгы идем. Хәтта кайбер көнне бишәр фән буенча “койрык” алганым булды. Өйгә кайткач, әни миннән бил­геләрне сорый. Ә мин: “Биш... “2ле”, – дип туктап калам. Начар укуымны мәк­тәпкә җит­лекмичә керүдән дип уйлыйм. Үземнән өч яшькә олырак кыз белән оч­раша башлагач, белемем яхшырды. 9нчы сыйныфны тә­мамлаганда берничә фән­­нән “3ле”м чыкса, 11 нче сыйныфта хәтта “4ле”ләрем дә бик сирәк иде. Пифагор теоремасын белмим, әмма геометрияне начар укыдым дип әйтә алмыйм. Математиканы укытучы бер калып буенча укыта иде. Ә мин мәсьәләне үземчә чишәм, нәтиҗәсе дө­рес булса да, укытучы башкалар кебек эшләргә куша иде. Татар әдә­биятыннан бик күп әсәрләр укысак та, бары тик Г.Әп­сә­ләмовның “Ак чәчәк­ләр”­ен генә бераз хәтер­лим. Мәктәп­тә укучыларны гуманитар, табигый-фәнни юнә­леш­ләргә бүлеп укытырга ки­рәк дип саныйм. Бөтен укучы да математик яки гуманитарий була алмый.

Ландыш Сабирҗанова, ике бала анасы:
– Хәзерге акылым булса, мәктәптә бик тырышып укыр идем. Чөнки вузда укыганда мәктәптә тие­шенчә белем алмавымны аң­ладым. Сыйныф җитәкчебез татар һәм рус тел­ләрен укыта иде. Шуның аркасында дәрес вакытында еш кына стена газетасы чыгардык, бәйрәмгә әзерләндек. Бу фән­нәр күп вакыт укылмыйча калды. Шуңа күрә мәктәптә алган белемнең яртысыннан азрагын гына хәтерлим. Сайлаган һөнәрем буенча үземә өстәмә шөгыль­ләнергә туры килә.

Гөлзилә Зиннурова:
– Укытучы дәресне аңлата белгәндә бала дәрестән канатланып, рухи канәгатьлек алып чыга. Башта укытучыларга катлаулы әйберләрне гадиләш­те­реп, тормышка бәйләп аңла­тырга өйрәнергә кирәк. Сә­ләтле балаларга күп игътибар биреп, урта звеноны белемсез калдыручылар да бар. Бар нәрсә дә педагогтан тора. Укытучы әйбәт булганда, тырышып укыйсың, аның йөзе­нә кызыллык китерүдән кур­касың.   
 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»