поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.08.2013 Җәмгыять

Таллинда Европа татар яшьләре форумы тәмамланды

Чарада Татарстаннан да бер төркем яшьләр катнашты. Әйтергә кирәк, форум аларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган. 3 көнгә сузылган әлеге мөһим чараның программасы шактый бай иде. Европаның төрле почмакларыннан җыелган актив татар яшьләре Эстониядәге татар һәм мөселманнар тормышы белән танышты, туган телне саклау, үстерү, камилләштерүгә багышланган дискуссия, "түгәрәк өстәл" һәм конференцияләрдә катнашты.

Шул рәвешле яшьләрнең үзара тәҗрибә уртаклашуына җирлек булдырылды.
 
Европа татар яшьләре форумы кунаклары арасында Татарстан делегациясенең аеруча зур роль уйнавы бәхәссез, чөнки алар татар дөньясының нәкъ үзәгендә кайный. Әлеге яшьләр татарлар тормышындагы актуаль проблемаларның барысыннан да хәбәрдар, шуңа күрә форум эшчәнлегенә дә дөрес бәя бирә ала. Аларның кайбер фикерләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
 
Форум татар яшьләрен активлаштыра
 
«Европа диаспоралары тел ягыннан бик төрле. Румыниядә кырымча, Финляндиядә татарча сөйләшәләр, ә Литва һәм Польшада яшәүче милләттәшләребез исә татар телен инде күптән югалткан. Шуңа күрә былтыр беренче тапкыр уздырганда, бу чарага шикләнеп кенә караганнар иде. Аларны берләштереп, әңгәмә корып, үзара фикер алышып булмаячак, янәсе. Тик барысы да киресенчә килеп чыкты — форум аларны аермады, ә киресенчә, берләштерде», - дип  уй-фикерләре белән уртаклашты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.
 
Ул 2012нче елгы форум нәтиҗәләренә дә тукталып узды. «Узган елгы чарадан соң Европада яшәүче милләттәшләребез күзгә күренеп активлашты. Литвада яшьләр татар җәйләве оештырды, Лондонда Сабантуй узды, ә Эстониядә гомер итүче милләттәшләребез исә татар киносы көннәре һәм махсус ярминкә оештырды. Быелгы форум татарларның тагын да зуррак үрләр яулауга сәләтле булуын тагын бер кат раслады», - дип белдерә Тәбриз Яруллин.
 
Аралашу авыр, әмма кызык
 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Рашат Якупов та форумның тел үзенчәлегенә игътибар иткән. «Форумда катнашучылар арасында татарча аңламаучы яшьләр дә, рус теле белән гомумән таныш булмаган делегатлар да бар иде. Бу үзенчәлек аралашуда билгеле бер авырлык тудырды. Шулай булуга да карамастан, бер-беребезне аңларга, тыңларга өйрәндек. Ә төп аралашу теле булып татар теле калды», - дип сөйләде ул «Intertat.ru» электрон газетасына.
 
Рашат Европаның татар яшьләрендә милли үзаңның шактый көчле булуына да игътибар иткән, ә форум исә анда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган. «Чара бик югары дәрәҗәдә узды. Аның төп оештыручысы — Кадрия ханым Гәрәева. Бер кешенең шундый зур эш башкара алуы — шаккаткыч хәл», - дип белдерә Рашат Якупов.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»