поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2013 Җәмгыять

Кияүгә кайчан чыгасың?

Дус кызымны, кайчан кияүгә чыгасың дип, тәмам аптыратып бетерделәр. Өйгә кайтсаң, әти-әни шул сорауны бирә, туган көн саен да шул бер үк тост: матур гаилә корырга. Кирәк икән – кирәк, шулай тиеш, димәк, дип, яше утыздан узгач, юньләп бел­мәгән дә кешегә кияүгә чыкты. Бер ел тулганчы аерылыштылар.

Танышларымның кызына да инде утыздан артык. Ике институт тәмамлады, тырышлыгы, булганлыгы белән карьера ясады. Акчаны күп эшли. Яхшы киенә, чит илләрдә еш була, матурлык салоннарыннан кайтып керми диярлек. Дуслары күп. Тик менә кияүдә түгел.

“Кайчан кияүгә чыгасың?” – дигән сорау белән теңкәгә тимәсеннәр иде ди ул. Ярый инде, әти-әни бер хәл – онык сөя­селәре, мине ышанычлы кулларга тапшырасылары киләдер. Туган-тумачаның, бәлки, туйда күңел ачасы киләдер. Ә бит шул сорауны тагын кемнәр генә бирми. Кияүдә булмавыма ник шул­­­­­­­кадәр кызганып карыйлардыр. – Әллә мин эчкече яки беткән бер нәрсә шунда”, – дип зарланып алды.

Ярый әле, үзем дә шул сорауны бирергә өлгермәгәнмен.

Чынлап та, ни өчен соң әле гаиләсезләрнең хәле безне шул кадәр кызыксындыра? Мәгълүм анекдот искә төшә: кияүдәге хатын ирсез дус кызына шалтыратып, юган-җыештырганы, өй­дәгеләренә ашарга пешереп ашатканы, барысын йокларга яткырганы, эт булып арыганлыгы турында сөйли. Дус кызы исә джакузида салмак музыка астында җиләк капкалап, шампан шәрабы эчеп ятканын әйтә. “Ялгызың булуыңны күз алдыма китерсәм, йөрәгемә кан сава”, – ди ирле хатын. Ни өчендер, әлеге анекдоттагыча, ялгызлар безгә бәхетсезрәк тоелган сыман. Чынлап уйласаң, ялгыз кеше яр табарга тели икән – таба бит инде ул аны. Хәзер яр табуның юллары шактый. Интернеттан эзлисеңме, таныштырулар бюросына барасыңмы, психологларга мөрәҗәгать итә­сеңме... Димәк, теләк кенә кирәк.

Гаиләлеләр традицияләрнең дәвам итүен тели, ди психолог­лар. Аларның балалары үсә. Балаларны башлы-күзле итеп, туйларында бәйрәм итеп, оныклар сөясе килә. Җәмгыятьтә гаилә – уңышлылык нигезе дә дип карала. Миллионнар эшлә­мәсәң дә, әллә кем булмасаң да, ныклы гаилә төзи алгансың икән, димәк, син барыбер зур нәрсәгә ирешкәнсең. Чөнки Аллаһ Тә­галә кешеләрне шулай парлы итеп яраткан.

“Кияүгә чыкмадыңмы әле?” яки “Башлы-күзле булмадыңмы әле?” – дип кызыксынып, кеше­ләр бер-берләренә яхшылык кына телиләр. Яхшы гаилә кору – чынлап та бәхет ул. Тик яхшылык теләгәндә арттырып кына җибәрмәскә кирәк. Кешене ашыктырмаска кирәк, ди психологлар. Алайса, аерылышулар саны күп, дип шаккатабыз. Кайчагында кешегә ялгызлык та кирәк. Үзен, нәрсә кирәген яхшырак аңлау өчен. Кеше шуннан соң гына ныклы гаилә корырга әзер булачак.



Рәзинә СӘЛАХИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»