поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.08.2013 Язмыш

Лилия Сәлахетдинова: “Элек мин үз хәлемнән кыенсына идем, хәзер миңа барыбер“

Бауман урамын балкытып, Лилия килә! Аңа бөтен кеше борылып карый, кайсы елмая, кайсы көтелмәгән очрашудан кинәт төртелеп, тукталып кала. Халык өчен ул – яңалык, көтелмәгән хәл. Ник дигәндә, бу мөлаем 27 яшьлек кызның буе әкияттәгечә нибары бер карыш.

Тумыштан инвалид кәнә­фиенә береккән бу кызның Интернетта өч меңгә якын дусты бар икәнен белә идем инде. Тормышта да дуслары, иҗатташлары шактый. Лилия Буа районы Күл- Черкен авылыннан Казанны кү­рергә килгән. Аның янәшәсендә һәрвакыт танышлары, якыннары, дуслары. Әнә шул дусларыннан ярты гына сәгатькә булса да аерып, сөйләшеп алыр өчен без дә чиратка бастык.

“Ике мәчетле, матур табигатьле авылдан мин”. Лилия туган авылы Күл-Черкенне әнә шулай тасвирлый. Күлләре, Зөя елгасы турында матур итеп бәян итә. Аннан туктап кала. Баксаң, туган ягының проблемалары борчуга салган икән. Аны су буйларының пычрануы, Зөя суының да чиста булмавы борчый. Ә бит Черкен авылының суы шифалы булган! Шул суларны эчеп үскәнгәме, биредә шагыйрьләр дә берничә, хәтта укытучылар да шигырь теле белән сөйләшә ди! Бу авылдан Бакый Урманче чыкканны да өстәсәк, Күл-Черкеннең гадәти генә авыл булмавына инанырсыз, шәт.

Шагыйрьләр дигәнбез икән, Лилиянең дә танылып килүче шагыйрә икәнен искәртик. Аның иҗаты “ВТ”да да яктыртыла. “Кыйм­мәтләр югала”, “Рәнҗет­мәгез ятимнәрне”, “Вакыт бигрәк тиз үтә”, “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” һәм башка күп кенә җырлары  үз тамашачысын тапты.

Ул нигә шундый кечкенә? Бу  аңа иң еш бирелә торган сораудыр, мөгаен. Кечкенә, әмма төш кенә! Тапкыр Лилия әнә шулай җавап бирә. Сәяхәт итәргә, аралашырга яраткан кыз остеогенез чиреннән интегә. Бу чир белән интегүчеләрне “бәл­лүр кешеләр” дип тә атыйлар. Чөнки аларның сөякләре шул­кадәр тот­рыксыз була ки, ялгыш хәрәкәт, хәтта катырак  төчкерү дә сөяк сынуга китерә. Аннан сөякләр деформацияләнә һәм үсүдән туктый. Бу чир белән интегү­че­ләр бик аз, вакытында ярдәм иткәндә, шактый уңай нәтиҗә­ләргә дә ирешергә мөмкин. Ке­шедә өмет уяту ул – бик зур нәрсә. Лилия әнә шулай уйлый һәм вакытын иҗатка гына түгел, мохтаҗ кешеләргә ярдәм оештыруга да багышлый. Лилия актив рәвештә Айнур Галимовка ярдәм итүдә катнашкан иде. Хәзер аның “ВКонтакте” сайтындагы “Иҗатымда – минем тормышым” төркемендә әнә шундый кешеләр турындагы язмалар бихисап.

Нинди кешеләргә ярдәм итәргә тырышасың, дим. Ул: “Тумыштан дөньядан калышмаска тырышкан кешеләр була. Алар кимчелекләрен күрмиләр дә, сизмиләр дә һәм үзләренең тулы канлы тормыш белән яшәргә хокуклы икәнлекләрен раслыйлар. Андый кешеләр белән аралашуы рәхәт. Син алардан нәрсәдер ала­сың, алар синең кайбер як­ла­рыңнан үрнәк ала. Кинәт кенә чир килеп чыгып яки һәлакәткә очрап харап булганнарны тормышка кайтару өчен шактый тырышырга кирәк. Ләкин күбесе үз-үзен сүндерә шул”, – дип җавап бирде.

Бауман урамында тыныч кына сөйләшеп утырырга насыйп булмады безгә. Кешеләр кызыксынып яныбызга киләләр, йә тыңлап торалар, йә әңгәмәгә катнашалар. Лилиянең исе китми. Күрәсең, аның өчен бу яңалык түгел. Синең белән күбрәк яшь егетләр кызыксына дигәч, егетләр белән аралашуы да җиңел, алар сиңа кимчелекле итеп карамый, ә әңгәмәдәш буларак кабул итә дип аңлата. Ә менә хатын-кызлар күбрәк тышкы кыяфәткә игътибар итә икән. Психолог булып беткән Лилия. Чыннан да, аның күзәтүләре дөреслеккә туры килде.

Лилия Сәлахетдинова узган елны “Иделем акчарлагы” бәй­гесендә яшь шагыйрә буларак кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде. Инде чираттагы җиңү – “Филантроп” халыкара конкурсында рәсеме белән катнашып, лауреат исеменә лаек булган. Лилияне бу юлы рәссам буларак та ачтык. Әле тагын бер яңалыгы бар – 1000 данә тираж белән икенче шигырьләр җыентыгы чыгарга тора.

Синең көнең ничек үтә? Шигырьләре аша таныш кешеләр әнә шулай кызыксына. Ә Лилия иренмичә көнен сурәтләп бирә.

– Безнең өйдә инвалид кә­нәфиенә урын юк. Ул бары тик урамда йөрер өчен генә кирәк. Ә өйдә мин идәндә “яшим”. Ятагым шунда, ноутбугым шунда (соңгы ноутбукны иҗат җимешләре бәрабәренә үзе сатып алган), иҗатым да идәндә гөрли. Бары тик ашау-эчү өчен генә өстәл янына киләм. Өйдә акрын гына булса да, үзем йөрим.

Лилия, үземне беркайчан да кызганмадым, ди. Хыял турындагы сорауны да елмаеп кына кабул итте. Күбрәк максат белән яши, ә чынга ашмастайны хыялланып та тормый. Ныклыгы ягыннан ул үзен әтисенә охшата, ә гаделлек эзләве әнисеннән килә икән.

Лилия Бауман урамының төрле почмакларында фотога төште. Сүз уңаеннан, ул һәр мизгелне объектив ятьмәсенә эләктереп калырга тырыша. Аннан җырчы Исмаил белән очрашуга әзерләнә башлады. Әнә шулай һәр минуты исәптә аның. Шулай булмаса, Казанга кунакка килеп, бөтен истәлекле урыннарда булырга, метеор белән җилдереп кенә Болгарга барып кайтырга, Салават концертын карарга өлгерер идемени ул?!

Саубуллашабыз. Хушлашу урынына Лилия: “Пирамида”, – дип пышылдый. Хыял турындагы сорауга җавап бирүе икән. Лилия­нең хыялын да белеп киттек. Аның бик тә  Мисыр пирамидаларын карап кайтасы килә.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»