поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.08.2013 Язмыш

Чыкты әби кияүгә...

Картлык көнендә хатыннары җилкәсендә утыручы ир-атлар турында ишеткәнем бар иде. Ләкин 60ка җиткәч, үзем дә шул хәлдә калырмын дип башыма да китермәдем...

Танышырга теләп, былтыр бер газетага белдерү бирдем. Хатлар, шалтыратулар күп булды, бүтән төбәкләрдән дә мөрәҗәгать иттеләр. Ростов өлкәсендә яшәүче бер ир-ат белән таныштым. Фәрит дип атыйк инде аны. Шалтыратыша башладык. Ул үзенә чакырырга тотынды. Янәсе, якыннанрак танышырбыз. Авылда яшәгәнгә, хуҗалыгы булганга, үзе минем янга килә алмый булып чыкты. Тавыклар, үрдәкләр, куяннар, ике эт, мәчеләр – аларны калдырырга кешем юк, диде. Мин 64 яшьтә, мәдәният өлкәсендә эшлим. Бер атналык ял алдым да аның янына танышырга киттем. Фәрит мине искерәк кенә машинасында каршы алды.

Юлга чыгар алдыннан: “Бе­рәр нәр­сә алып барырга кирәк­миме?” – дип шалтыратып сорадым.  “Барысы да бар”, – диде. Чынлыкта исә өендә бер телем ипи дә табылмады (әле ярый үзем белән күчтәнәчләр алып килгән идем – шулар белән чәй эчтек). Таныштык, аралаштык. Миңа инде кире китәр вакыт җиткәч, бу болай ди: “Машина сатып ал да, миңа ышаныч кәгазен ясат”. Башта шаярта дип торам. Ә Фәрит һаман туктамый. “Инде бер дә булмаса, карбюраторны ремонтларга ике мең сум акча бир”, – ди. Мин юашлыгым бе­лән бу акчаны биреп калдырдым.

“Дустым”, ике ай узгач, шалтырата. Аның сүзләренә караганда, авылда насосы ватылган, шуңа ул хәзер сусыз ничек яшәячәген күз алдына да китерә алмый. Насос 9 мең сум тора, моның пенсиясе 9 меңгә дә тулмый, әле анысының да яртысы терлекне ашатырга китеп бара. “Авылда сусыз торып булмый инде”, – дип уйладым да моңа ул сораган 9 мең сум акчаны җибәрдем. Ике көннән шалтыратып, хәлләрен беле­шергә теләдем. “Насос ал­дыңмы?” – дим. Бу миңа: “Мин туган кө­немне бәйрәм итәм, иртәгә шалтыратырмын”, – дип трубканы куйды. Минем акчага туган көн үткәреп ята икән! Кешенең минем җилкәгә утырганын шунда ук аңлап алырга иде дә бит, кая инде миңа! Икенче көнне шалтыратып гафу үтенде дә, мин эреп киттем. Әле өстәвенә от­пус­кымны аның янында үт­кә­рергә чакырды.

Киттем. Фәрит, беренче тапкырдагы кебек үк, өйдә барысы да бар, диде. Ләкин мин, теге очракны искә төшереп, 5 мең сумга ашарга төяп алып бардым. Юкка булмаган: өендә тагын берни юк иде. Ә мин кәнфит, чәй, кофе алып килдем – ул сораган бар нәрсәне дә инде. Шунда ул миңа: “Син киткәч, мин нәрсә ашармын инде?” – диде. Отпуск вакытында 23 мең сумны бетердем. Миңа өйгә 9 үрдәк һәм 60 йомырка биреп җибәрде. Бер ай бергә яшәгән вакытта бер тапкыр да миңа исем белән эндәшмәде. Мо­ның урынына гел мырлавын гына ишетеп тордым: “Минем хатын болай эшләми иде, син хуҗабикә түгелсең икән! Минем хатын күлмәкләрне һәр көнне юа иде...”

Мин бит аның хатыны түгел! Ник әле мин аның моңа кадәр 3 ел буе юылмаган күлмәкләрен юып ятарга тиеш? Мин ял итәргә түгел, эшләргә килдеммени? Эш­ләр өчен минем өем бар, анда миңа әле хезмәт хакы да түлиләр, хөрмәт тә итәләр. Кыскасы, әлеге бер ай миңа сөрген сыман тоелды.

Өйгә кайтып, күпмедер вакыт узгач, Фәрит тагын шалтырата. Билгеле, йомыш белән. Терлекне ашатырга акча юк, 4 мең 500 сум сорый. Җибәрдем. Бер атнадан янә шалтырата: “Пычкым ватылды, яңасына акча бир”. Мин җавап бирмәдем. Бер айдан янә шалтырата: “Газ үткәрәләр, 100 мең сум кирәк”. Мин тагын игътибар итмәдем. Ике айдан бу тагын шалтырата: янәсе, мин усал хатын, аңа акча бирмәдем. Аннары тагын шалтыратып, сагынуын әйтте, кунакка чакырды. Мин ышанып киттем, 10 көн эчендә 13 мең сумны калдырып кайттым.

Кайткач: “Җүләр мәллә син?”   – дип үземне битәрлим. Билгеле, җүләр. Фәрит минем фатирга күчеп килергә дә теләк белдерде әле – ризалашмадым. Фатир балаларга васыять ителгән, аларга калачак. Ә мин картлык көнемдә акыллырак булырга тырышырмын.


Сания апа
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»