поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.08.2013 Җәмгыять

Азатлыкмы, коллыкмы? (Көнбатышта хатын-кыз иреге турында)

Еш кына Көнбатыш илләренең гуманист-хокук яклаучылары, мөселман илләрендәге хатын-кызларның авыр хәлләренә борчылып, халыкара конференцияләр, симпозиумнар уздыралар, бу темага пропаганда чаралары оештыралар.

Гүзәл җенес вәкилләренең киенеп-төренеп йөрергә мәҗ­бүр булулары, кайбер илләрдә ир-ат заты булмаган махсус автобусларга утырып йөрү­ләре, урамга, юлга ире яки ир туганы белән генә чыга алулары, хәтта эшкә урнашмыйча өйдә бала үстереп кенә ятарга мәҗбүр булулары зур хәсрәт, тирән борчылу чыганагына әверелә. Эш шуңа барып җи­тә: Евро­па­ның үзен­дә яулык бөр­кәнгән, йөзен каплаган хатыннарны мәҗбүри чишен­дерү өчен махсус кануннар кабул ителә. Россиядә күптән түгел генә башланып киткән яулык-хиҗаб сугышы – шуның бер классик мисалы. Кием һәм үз-үзен тоту мәсьә­ләсендә ха­тын-кызның хокукы бер генә яклы: ул шәрә һәм ярымшәрә йөри ала, стриптиз бии ала, фа­хи­шәлек белән шөгыльләнә ала, корсактагы баласын буып юк итә ала. Боларга каршы килә торган һәр адым иреккә һәм азатлыкка янау булып кабул ителә, шуңа күрә мөселман кызы булу – Көнбатыш җәм­гы­ятьләрендә шактый зур проблемалар бе­лән очрашып яшәү дигән сүз ул. Ни өчен тради­цион хатын-кыз кием­нәре булган итәк кию һәм яулык ябу тыела, гүзәл затның андый хокукы юкмыни дигән сораулар куелмый беркайчан да.

Бу язмада без, мөселман хатыннарының авыр хәлен читкә куеп, азат хатыннарның тормыш-көнкүреше хакында аз гына сөйләшеп алырбыз. Янәшәбездәге хатын-кыз­лар­ның хәле безгә якыннанрак таныш бит. Көндәлек матбугат битләрендә дә ирекле хатыннар үз хәлләре хакында аз сөйләмиләр. Ике-өч балалы  гаиләне эшләп тартып алып бару – хәзерге көчсез җенес вә­килләре өчен гадәти күре­неш. Ир кеше йә бөтенләй юк: алдап өйләнми ташлап калдырган, өйләнгәннән соң ха­тыннан-хатынга күчеп йөреп, бер­ничә хатын-кыз өс­тенә балалы гаилә йөген өеп киткән, яисә ул бар, әмма эшләми, эчеп, хатын җилкә­сендә тик ята, эшләсә, акчасын гаиләгә тотмый, күңел ачу өчен сарыф итә, протест белдерсә, хатынын кыйный. Балалар әтисез калмасын дип, исерек садистлар белән гомер иткән хатыннарның ста­тис­тикасы юк. Аек садистлар да җитәр­­лек. Ирләрнең эчми-тартмый һәм садист та бул­маганна­рының байтагы беркайчан да җитлекми торган инфантиль сабыйлар ролендә. Болар бе­лән яшәү дә хатыннар өчен җиңел түгел. Статистика Рос­сиядә һәр сәгать саен бер хатын-кыз ирләре яисә сөяр­кәләре тарафыннан кыйнап үтерелә, корбаннар саны елга ун меңнән ундүрт меңгә ка­дәр җыела дип күрсәтә. Америкада бу санның өч мең генә булуы аналитиклар тарафыннан ян­киларның кешелекле­рәк булуына мисал итеп ки­терелә. Көнбатыш илләренең байтагында хатын-кызлар­ның кыйналулары һәм үте­релүләре турында сөйләүгә табу салынган. Франциядә, әйтик, 41 яшьлек актриса Мар­и Трентиньянны атаклы рок-җырчы Бертран Кант кыйнап үтергәннән соң гына һәр унынчы француз хаты­нының гаиләдә кыйналуга дучар булуы турында җәмә­гатьчелеккә игълан итте­ләр. Башка Европа илләрендә дә хатыннар язмышы җиңел­ләр­дән түгел. Европа Советы китергән соңгы мәгълүматлар буенча 16 яшьтән өлкән европалы гүзәл җенес вәкиллә­ренең 12 проценттан алып 16 процентка кадәре гаиләдә кыйналуга дучар була. Дөрес, хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсә­бәтләре хакында сөйләгәндә европалы социологлар “ир” сүзе урынына “сексуаль парт­нер” дигән сүзне яратыбрак куллана. “Сексуаль парт­нер”­ның статусы исә Көн­батышта бик кызыклы, ул хатын-кыздан файдалана, әм­ма үз өстенә бернинди дә җа­ваплылык алмый. Минималь җаваплылык та юк. Ме­­нә Көнбатышта сө­яркәдән-сөяр­кәгә, кулдан-кул­га китеп “ирек­ле” булып яшә­гән блогер Мари­я Снеговая бу хакта нәр­сә ди: “Нинди гаилә мө­нә­сә­бәтләре, миңа инде бер­ничә ел буе чәчәк тә бүләк иткәннәре юк. Көч-хәл бе­лән, чегәнләнеп, элекке сөяр­кә­ләремнең бер­сеннән 10 долларга алка алдырдым. Снеговая Көнба­тыш­тагы хатын-кыз ирегенә бик төгәл бәя ясый, аңа үз телендә сүз бирик: “Века патриархального стеснения жен­щин и узурпации нашей сексуальности мужскими шовинистами закончились! Чем бы я занималась лет сто-двести назад? В чад­ре ходила? Детей корми­ла? Огород вспахивала? Тогда свобод­ными, как женщины сегодня, были только шлюхи. А сегодня шлюхи – это мы все!” Исламга кадәрге гарәп җа­һилият җәм­гыятендә үк ирек­ле хатын-кызлар зина кылу һәм фахи­шәлектән өстен торганнар, җенси азгынлык, кул­дан-кул­га күчеп йөрү бары тик кол хатыннар өлеше, аларның тү­бәнлеге булып саналган. “Зина кылырга мин кол хатын мәллә!” дигән сүзләр хатыннар авызында горур яңгы­раган. Хәзерге Көнбатыш җәм­гыяте хатын-кыз азатлыгын җаһи­лият чоры гарәп­ләрендәге кол хатыннар хәле белән ти­гезләде. Азатлык һәм тигезлек шул дәрәҗәгә җитте: хатын-кыз сөяркәсе белән ресторанга бара – үзе өчен үзе түли. Акча мәсьәләсе исә бер очракта гына – хатын-кыз үз тәнен сутенерлар куйган бәя­дән сата алган очракта гына күпмедер хәл ителә ала. Шуңа күрә сексуаль коллык – бү­генге Көнбатыш җәмгыятендә киң таралган күренеш. Бы­елның 29 июлендә генә “Би-би-си” хәбәр итә: “Феде­раль тикшерүләр бю­росы АКШның 76 шәһәрендә 105 баланы сексуаль коллыктан коткарды. Коткарылган­нарның кү­бе­се 13-17 яшьлек кызлар... 2003 елдан башлап АКШта сексуаль коллыктан 2,7 мең тирәсе бала коткарылды”. Саннарның айсбергның су өстендәге өлеше генә икәне аңлашыла торгандыр... Сексуаль коллык, хатын-кызны товар итеп сату Европада да киң таралган. Сүз уңаеннан, ирекле хатын Мария Снеговая үз язмасын “Я – вещь (откровения свобод­ной женщины)”, ягъни мин – товар дип атаган.

Хатын-кызның абортка бул­ган хокукы да шул коллыктан ерак тормый. Зур физик кына түгел, психологик травма да бирә торган бу адымга хатыннар күбесенчә ир­ләрнең мәҗбүр итүе сәбәпле баралар. Мәҗбүр итү турыдан-туры булмаганда да ирләр тудырган тормыш шартлары шулай куя мәсьәләне. Европа илләрендә хәзер хатыннарны корсакта килеш бала бууга “сексуаль партнерлар” гына түгел, социаль хезмәтләр дә мәҗбүр итә, икенче баласына аборт ясамаса, беренчесен тартып алу белән яныйлар. Симон Йоргангенсен дигән хатын: “Минем социаль хез­мәт­кәрем, беренче кызым үзем белән калсын дисәң, икен­чесенә аборт яса­тасың, дип әйтте”, – ди. Данияле ад­вокатлар: “Мондый хәлгә куелган хатын-кызлар безгә көнаралаш мөрәҗәгать итә”, – дип белдерәләр. Менә шундый хокуклар инде. Абортка хокукы булмаса, Көн­батышта ха­тын-кыз нишләр иде – беренче баласыннан колак кагар иде, чөнки кемнәр тарафыннандыр матди хәле ике бала тәрбия­ләрлек түгел дип бәяләнә. “Сексуаль партнер”­ларның исә гадәттә балада эше булмый.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»