поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.08.2013 Җәмгыять

Коляскада йөрүче татар кызы парашют белән сикергән

Берничә көн элек кесә телефоныма районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара ханым Әхмәдиева шалтырата: “Смәелдән безнең Нурсинә ирешкән уңышлар турында беләсеңме?” Аннан бераз алдарак җирле үзидарә җитәкчесе урынбасары Гөлзидә, район үзәгендә очрашкач: “Безнең Нурсинә Мәскәүдә дә югалып калмады бит, бию белән шөгыльләнә, җиңүләре дә күп”, – дип күңелгә коткы салган иде инде. Барысы да “безнең Нурсинә” дигәндә, мин дә эчтән генә: сезнеке генә түгел ул, безнеке дә, ике ел элек аның турында “Коляска белән... Мәскәүгә”, – дип язган идек дип уйлап куйдым.

Ул чакта Смәел мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз башкаладагы социаль-гуманитар институтка керү өчен имтиханнар тапшырырга киткән иде. Бу якты дөньяга килгәндә үк җитди авыру белән аваз салган, нәни чакта ук умырткалыктагы бүсер­гә катлаулы операция ясаткан, тик барыбер коляскадан котыла алмаган Нурсинәнең тәвәккәл­легенә генә түгел, әти-әнисе Нә­җип белән Нуриянең балалары­ның киләчәге хакына үз киче­решләрен “йөгәнли” алуларына сокланып та, уйланып та кулга каләм алган идем ул чакта. Башкалар ярдәменә мохтаҗ балаңны Мәскәү кадәр Мәскәүгә түгел, Казанга чыгарып җибәрү өчен дә кушйөрәкле булырга кирәктер –балаларның сау-сәламәтен “очыр­ту” да җиңелдән бирелми диюем.

Өйдә белем алганлыктан, ул чакта Нурсинәгә өч имтихан би­рергә туры килә.

– Укырга керү өчен анда медкомиссия үтәргә кирәк иде, – дип сөйли ул. – Мин укырга керәсе факультет деканы Валерий Григорьевич Фомин: “Сине бу хәлдә көндезге бүлеккә укырга алмыйбыз, фәкать читтән торып кына укырсың”, – дигән иде. Математикадан имтихан нәтиҗәләрен күргәч исә, фикерен үзгәртте. Безгә мондый белемле кешеләр кирәк, диде. Калган фәннәрдән дә әйбәт бирдем һәм, кабат медкомиссия үтеп, көндезге бүлектә укый башладым. Ул гадәти уку йорты. Әмма анда минем кебек­ләр өчен бөтен нәрсә җайла­ш­тырылган, әйтик, уку корпусы озын коридор белән тулай торакка тоташкан, һәр корпуста лифтлар, туалет-душлар да көй­ләнгән. Шунлыктан, анда бөтен ил буенча мөмкинлекләре чик­ләнгәннәр килә. Коляскалылар да, култык таяклылар, аксаклар, ишетмәүчеләр... барысы да бар. Шул ук вакытта сау-сәламәтләр дә укый. Сәламәт студентлар сигезәр кешелек бүлмәләрдә яшәсә, безнең кебекләрне, урын күп кирәк булганлыктан, өчәр-дүртәр итеп берләштергәннәр.



Мәктәптә укыганда ук тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган, өйдә бер минут тик тормаган: үзлегеннән компьютерны өйрәнеп, авылдашларына нәрсә язып-җыеп бирәсе бар, барысын эшләгән, студентларга курсовойлар язган, чиккән, уенчыклар ясаган...

Нурсинә Мәскәүдә дә югалып калмый.

– Беренче айны фәкать укуга гына багышладым, – дип дәвам итә ул. – Аннан тик тору ялыктыра башлады. Өстәвенә Мәскәү – бик кызу ритмдагы шәһәр, монда күп нәрсәгә омтылып була. Авылда андый киңлек юк. Әйтик, безнең институттагылар ниләр белән генә шөгыльләнми! Башкалардан күреп мин дә ук ату, фехтование белән шөгыльләнеп карадым – алар мине кызыктырмады. Минем белән бер бүлмәдә яшәүче Оксана бию белән шө­гыльләнә. Чакыргач, аның белән киттем. Беренче барганда ул да кызык кебек тоелмады. Ял көн­нәрен ничек булса да үткәрергә кирәк бит инде дип, йөри башладым. Бераздан мине парлы биюгә куйдылар. Физик параметрлар буенча туры килә торган егет парсыз булып чыкты. Мәскәү егете Евгений белән ике ай шө­гыльләнүгә үк, безне чемпионатка чыгардылар. Сәхнәдә миңа рәхәт икәнен шунда аңладым һәм чын-чынлап шөгыльләнә баш­ладым. Тренерыбыз Ирина Гордеева үзе дә коляскалы бию­ләр буенча дөнья чемпионы, искиткеч кеше. Бер ел эчендә безне Европа, дөнья чемпионатларына барырлык итеп әзерли алды. Беренче катнашуда ук Германиядә үткән Европа чемпионатында дүртенче урын алдык, Амстердамда үткән дөнья беренчеле­гендә финалга чыктык. Без Женя белән дуэт дип аталабыз, икебез дә коляскада, ягъни. Тагын шундый парлар бар, аларның берсе – коляскада, берсе – сәламәт. Болары “комби парлар” дип йөр­телә. Бию төрләре белән дә бүле­нәбез. Кемнәрдер Европа бию­ләрен өйрәнә, без латин-америка бию­ләрен сайладык. Конкурсларда бишәр бию биибез. Монда синең коляска белән идарә итүең дә, музыканы аңлый-тыңлый бе­лү­ең дә, кул-гәүдә белән хәрә­кәтләр – пластика да, синхронлык та исәпкә алына. Мәскәүдә конкурс-фестивальләр, чемпионатлар күп үтә, барысында да кат­нашырга тырышабыз, җиңү­лә­ре­без дә байтак. Аннан тыш та чаралар еш үткәрелә, айга ким дигәндә өчәр урынга чакыралар, Россия буйлап та күп йөрдек, Сочида, Санкт-Петербургта, Чаллыда үт­кән ил беренчелекләрендә катнаштык. Санкт-Петербургта икен­че урынны алган идек, Чаллыда өченче булдык. Шунысын да әйтергә кирәк, коляскалы бию – бик чыгымлы шөгыль. Һәр башкаручыга аерым заказ белән эшләнелә торган коляскалар гына да 50-70әр мең тора. Моның өстенә концерт күлмәкләре, юл бәяләре, командировкалар... Бо­ларның һәммәсен махсус федерация үз өстенә ала.

Конкурс-фестивальләрдән тыш Нурсинә хәйрия чараларында да актив катнаша икән. Моның өчен алган рәхмәт хатлары да шактый. Инде үзләре кечерәк балаларга мастер-класслар бирә башлаганнар. Кыскасы, бер минут буш вакыты юк, чын Мәскәү ритмына күчкән Нурсинә. Бию­ләр буенча яулаган уңышларына быел май аенда Мәскәүдә әле өченче генә тапкыр үткәрелүче “Мисс-Бәйсезлек” бәйгесендә катнашып, икенче урын алганын да өстәргә кирәк.

Әле бу гына да түгел. Нур­синәбезнең “Чын парашютчы” дип­ломы да бар! Анысын да быел алган. “Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәрендәге аэроградта тандем белән, ягъни инструктор белән бергә парашюттан сикереп була икән дип ишеткәч, Женя, мин һәм безнең белән укучы тагын бер егет шунда барырга булдык. 4000 метрдан сикердек. Баштагы 55 секунды ирекле очыш, шулкадәр кызу төшәсең, куркыта да, матурлыкны, рәхәт­лекне аңлап булмый. Аннан инде парашют ачылгач... әркен генә тирбәлә-тирбәлә төшәсең, ул рә­хәтлекне сүз белән генә аңла­тып булмый...”

Нурсинәнең 4000 метрдан сикерүен ишеткәч, контракт буенча десантчы булып хезмәт итүче абыйсы Данил да шаккаткан. “Без 1500 метрдан гына сикерәбез бит”, – дигән.

Июль башында каникулга кайткан кыз, озакламый тагын сәфәргә кузгалырга җыена. 31 август – 1 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә биючеләрнең континентлар кубогы ярышлары булачак икән. Шуңа әзерләнү өчен Белоруссиягә китәчәкләр, анда мөмкинлекләр, уңайлыклар күб­рәк, ди.

Нурсинәнең исә тагын бер хыялы бар. “Мәскәүдә автобуслар безнең кебекләр өчен дә җайлаштырылган, әмма бар җиргә дә автобус белән генә йөреп булмый, машина йөртергә өйрәнергә, машина алырга телим”, – ди ул. Һәм бу уку елында ук беренче хыялын тормышка ашырырга ниятли. Тәвәккәл кыз­ның бу биеклекне дә алачагына шик юк.

...Мәскәүдәге тормышы, укуы-шөгыле, барысы турында да Нур­синә шулхәтле яратып, “тәмләп” сөйли – әйтерсең, тормышында бер генә авырлык, бер генә каршылык, бер генә проблема да юк! Әнә бит быел өченче сыйныфка укырга баручы энесе бүген үк инде тизрәк укып бетереп, апасы янына Мәскәүгә китәргә хыяллана.

– Тормышымда, юлымда яхшы кешеләр бик күп очрады, мин аларга бик рәхмәтле, – ди Нурсинә, саубуллашканда. – Әти-әнием, туганнарым, сыйныфташларым, укытучыларым... Өйдә генә укысам да, төпле белем биргән укытучыларыма нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр, сыйныфташларым да һәр бәйрәмгә-чарага чакырдылар, катнаштырдылар, үземне ялгыз итеп хис итәргә урын калдырмадылар... Юлда да игелекле, яр­дәмчел кешеләр күп очрый, хәзер бит мин поездларда үзем генә йөрим, озатып калалар, каршы алалар гына...

Гел көлеп кенә торган Нурсинәнең дә күзләрендә яшь тамчылары иде бу мизгелдә. Ә мин исә язмамны, нәкъ тегесе кебек, юлыңда изге күңелле, яр­дәмчел кешеләр күбрәк очрасын, барлык хыялларың чынга ашсын, тырышлык белән иреш­кән уңышларыңа куанып, тирә-якка нур сибеп яшәргә язсын, Нурсинәкәй, дип тәмам­лыйм. Һәм күзләреңдә шатлык, рәхмәт яшьләре генә балкысын дип өстим.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»