• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

12.08.2013 Матбугат

“Мәгърифәт” газетасы урынына яңа журнал чыгачак

Яңа уку елы башлану белән Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал чыга башлаячак. Ул “Мәгърифәт” газетасы урынына чыгачак. “Мәгариф” һәм яңа “Гаилә һәм мәктәп” басмаларын берләштерүче яңа филиал пәйда булачак.

Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, филиал белән “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәрриренең элеккеге урынбасары Илдар Миргалимов җитәкчелек итәчәк. Шул ук вакытта һәр басманың үз мөхәррире булачак.

“Әгәр “Мәгариф” укытучылар эшенә юнәлдерелгән булса, “Мәгърифәт” республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнлдерелгән иде. Ф.Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, хәзер укытучылар өчен “Мәгариф” журналы чыгачак, ә ата-аналар өчен – Гаилә һәм мәктәп”. Беренчесе ай башында дөнья күрсә, икенчесе - ай ахырында.

“Гаилә һәм мәктәп” басмасы татар телендә, иҗтимагый юнәлештәге төсле басма булачак. “Журналның беренче саны яңа уку елы башында дөнья күрер дип көтелә”, - дип сөйләде Ф.Шаһиәхмәтов. Ә язылуга килгәндә, газета алдырган кешегә яңа журнал тәкъдим ителәчәк. “Әбүначе журналдан баш тарткан очракта, “Мәгърифәт” газетасына язылу бәясе кире кайтарылачак”, - дип аңлатып үтте агентлык әңгәмәдәше.

---
Татар-информ
№ --- | 12.08.2013
Татар-информ печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№19 (859500) / 14.11.2013 20:00:49

эшли димәкче идем

№18 (859499) / 14.11.2013 19:59:08

Мин "МӘГАРИФ" журналын да оптимальләштерәләр дип ишеттем. Башында Тукайлар, Ибраһимовлар торган журналга ничек кул күтәрерләр икән. Минемчә, аның дизайнын гына заманчалаштырасы бар. Укытучылар бу турыда ничек уйлый икән. Ул бит методик басма. Укытучыларның өстәл китабы. Анда, белүемчә, тәҗрибәле бүлек редакторлары эәли.

№17 (849116) / 19.08.2013 11:00:27

башында идеяле, яңа фикерле кеше торса, журналистларын җилкендерсә, бик яхшы басма буласы иде. Пенсионер бабайлар аркасында башка журнал-газеталарны да япмагайлары....

№16 (848852) / 16.08.2013 19:55:49

Эх шул! Республикада бердәнбер мәктәп тормышы, укытучылар турында яктыртып барган, әле алай гына да түгел, халыкка дин сабаклары биргән басманы ябалар бит! Кызганыч, әлбәттә... Үзем бу газета базасында укыганда гамәли осталык дәресләре үттем. газета коллективына тел-теш тидерерлек түгел. Килеп эшләве үзе бер рәхәт иде. Безнең ише практикантларга да яхшы мөнәсәбәт, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Моның өчен аларга зур рәхмәт хисләремне белдерәсем килә.
P.S. "Мэгърифэт" газетасы беркемгэ дэ кирэк тугел иде. Мин озак еллар мэктэп китапханэсендэ эшлэдем. Бу газетаны еллар буена бер генэ укытучы да ачып караганы булмады." Әлеге комментарийны язучыга берничә дәлил китерәсем килә: ул хәл сездә генә шулайдыр һәм ул күп очракта сезнең кебек эшенә салкын карый торган китапханәчеләр аркасында була да инде. Үзем мәктәптә укыганда, сыйныф җитәкчебез тәрбия дәресләрендә еш кулланды ул газетаны. Аннан һәр атна саен редакция адресына дистәләгән-йөзәрләгән хат килү - газетаның укылмавына дәлилме?!

№15 (848662) / 15.08.2013 15:05:21

Заказной язма дигэн нэрсэ бар,шуны онытмагыз.

№14 (848548) / 14.08.2013 21:01:46

Бер гәп алып барып булмый, минем постлар - юкка чыга, оппонетларныкы - кала. Тигез булмаган шартлар дискуссия өчен.
постларны җуйгач, ике якныкын да пропорсионал сөртергә кирәк иде ул.

№13 (848522) / 14.08.2013 17:40:36

бай тормыш тәҗрибәсе булган кеше, кеше белән бер аз булса да культуралы сөйләшә белә. Тем более главный редактор булган кеше. Шул, тормыш тәҗрибәсе урнына наменклатура тәҗрибәсе туплаганга да, бывший газетаның бывший главный редакторы инде син. Ел буе Тишек руны сүктең, хәзер шуннан чыкмый ятасың. Юкка гына, коега төкермә, суын эчәрсең димиләр.

№12 (848520) / 14.08.2013 16:54:25

Кадерле укуч., беренчедән,Кошмар - авыл апасы түгел, хәер, миңа барыбер, мин дә авыл апасы түгел;
икенчедән, Кошмарның фикере нормальный, ә синеке черт знает что, кеше язганны аңламыйсың икән, дәшми тор ичмаса.
өченчедән, мин урам себерергә җибәрергә димәдем, ә укырга, аралашу культурасына өйрәнергә җибәрергә куштым. Пәри башка, җен дә башка. Күптән инде аерырга вакыт.
дәртенчедән, татар бетмәячәк, акыллым, татарча укый-яза торган кешеләр дә бетмәячәк, юк белән башыңны катырма, лутчы миннән аралашу культурасына өйрән. Ике ай эчендә шелковый ясыйм мин сине, туганнарың да танымас. Ну үзеңә дә ошар үзеңнең тәртибең түлке, мәңге рәхмәтле булырсың.))))

№11 (848519) / 14.08.2013 15:46:14

№11. Завутлар ябылганга татар теле чыдый әле. Ә менә татарча укый-яза торган кешеләр (укытучылар, гәзитчеләр, минем шикелле ябай укучылар) беткәч мантымый инде. Өстә утырган агайлар моны бик яхшы белә, шуңа да "икътисади сәбәпләрне" сылтау итеп, кара эшләрен эшли дә.

№10 (848513) / 14.08.2013 14:39:43

Кадерле укуч.,миллионлаган завод эшчеләре эшсез калды,җәмгесе 100 җурналист эшсез кала икән,әллә ни күп түгел.прастуй халыкка кагылганны,нигә җурналистарга кагылмаска тиеш?
заводлар бетте,калхуз таралды,сәүит кадалды,ә без хаман үз эшебездә,эшләп,тир түгеп яши бирәбез. патшалар,строй алмашынды,ә без хаман иген игәбез,терлек асырыйбыз,бәрәнге үстерәбез,Кадерле укуч.!
Хуҗа Н. әйткәнчә,игенче кирәк!
нищим поҗары не страшны...

бер гәҗит ябылганга карап Татарстан бетмәс,завод-фабрикалар бетеп тә яши бирә Татарстан.

№9 (848511) / 14.08.2013 14:20:51

Кошмар-авыл апасы, интернеттагы миллионлаган сайтларның берсендә бер агай язганы синең теңкәгә тия икән, шул сәбәпле некультурный татарның барча газетларын ябып, редакторларны урам себерергә җибәрергә кирәкме? Үзең, әлбәттә инде шундый культурасыз халыкның газетларын укып тормыйсыңдыр, сиңа әллә барлар, әллә юк. Ә уйлап карадыңмы, ничә хезмәткәр, журналистның эшен югалтканын. Мескен укытучылар гавамы укыган бердәнбер татарча басма ябыла бит! Үзем күптән язылмасам да, начар газет түгел иде. Анда шул ук укытучылар язган кызыклы материаллар чыга иде. Нинди халык соң сез - үгез үлгәнен, арба ватылганын көтеп яшисез?

№8 (848509) / 14.08.2013 12:43:56

"Сине гомумән бар сайтлардан да сөрергә кирәк, интернеттан тулысынча" Шушы кеше, властьныкы белән туры килмәгәнгә сайтымны яптылар, адвокат ялларга акча белән ярдәм итегез дип сообщение таратырга оялмый микән??? Властьтагыларны якламасам да, андагылар, нәк синең кебек поступать иткән түгелме соң? 77яшьлек бабай өчен, теле дә бик тупас. Чир китә, гадәт кала, диләр шул.

№7 (848508) / 14.08.2013 12:40:01

Да, татарга аралашу культурасы җитеп бетми. Мондый тонда сөйләшкән кешеләрне әллә кайчан җылы урыннарыннан сөрергә дә берәр төрле түләүле этика, логика, риторика курсларында укытып, халык арасына практика үтәргә кертеп җибәрәсе иде. Җәмгыятьне шул рәвешле сафландырып, киләчәк буыннарга тапшырасы иде.

№6 (848461) / 13.08.2013 19:39:42

икесе кирэк тугел. аны актарган юк хэзер. интернет заманы!!!!!!!!!!!

№5 (848423) / 13.08.2013 10:12:58

бутап бутап бутап бетергэннэр

“Мәгърифәт” газетасы урынына яңа журнал чыгачак

“Мәгариф” һәм яңа “Гаилә һәм мәктәп” басмаларын берләштерүче яңа филиал пәйда булачак.

так, мэгрифэт урынына чыгамы, мэгариф урынынамы

№4 (848414) / 13.08.2013 02:29:02

Сездә генә ачып карамаганнардыр аны.Бик яхшы номерлары бар иде аның.Кайбер укытучылар газета-журналлар укымый да бит, яңалыклар белән дә кызыксынмый.Күп белгән кебек кыланып йөриләр.

№3 (848363) / 12.08.2013 18:08:51

"Мэгърифэт" газетасы беркемгэ дэ кирэк тугел иде. Мин озак еллар мэктэп китапханэсендэ эшлэдем. Бу газетаны еллар буена бер генэ укытучы да ачып караганы булмады.

№2 (848361) / 12.08.2013 17:59:17

Аннары фэлэн хэтле тираж,дилэр.

№1 (848360) / 12.08.2013 17:47:47

шул. арткан акчага "яздыртачаклар" икән дабравульне-принудительне итеп.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян