поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.08.2013 Җәмгыять

Татуировканың артыгы юк (ФОТО)

Сезнең танышлар арасында да үз тәнен юып та бетми торган сурәтләр яки язулар белән бизәгән кешеләр бардыр, мөгаен. Мисал өчен, иероглифлар, кошлар, аждаһалар, яраткан кешеләрнең исемнәре белән...

Бүген кеше күзе төшми торган урынга ясалган татуировкалар белән дә беркемне гаҗәпләндереп булмый. Шуңа күрә башкалардан аерылып торырга яратучылар тәннәренең мөмкин кадәр күбрәк өлешен татуировка белән чуарларга тырыша. Казанда 2-4 август көннәрендә узган тату-фестивальдә кул-аякларның һәм арканың ни рәвешле сынлы сәнгать әсәренә әверелүен күрергә мөмкин иде.

Тимер Кеше һәм ал розалар

“Казан” милли-мәдәни үзәгенә Россиянең иң яхшы тату-осталарын һәм тәннәрен төрле рәсемнәр белән бизәгән кешеләрне җыйган фестиваль быел икенче тапкыр үткәрелде. Оештыручылар ышандырганча, узган ел белән чагыштырганда, бу юлы әлеге чарада катнашучыларның саны ике тапкырга арткан, татуировка ясаучыларның да һөнәри осталыгы бер башка үскән.

Көчле музыка астында берничә йөз кеше үзләренең яраткан эше белән шөгыльләнде - бер-берсенә татуировкалар төшерде. Тирә-юньдә хакимлек иткән атмосфера бер үк вакытта операция бүлмәсен дә, күңелле кичәне дә хәтерләтеп торды. Зәңгәрсу төстәге медицина җәймәләре капланган кушеткаларда кызлар һәм егетләр утыра, ә осталар энәле машиналарын тотып, төгәл һәм ышанычлы хәрәкәтләр белән аларның тәненә хикмәтле рәсемнәр төшерә. Мисал өчен, кызыл ирокезлы гадәти булмаган кыяфәттәге бер егетнең уң ботына Тимер Кеше сурәте ясадылар, ул урыннан өстәрәк кайчандыр Халк рәсеме төшерелгән булган. Менә шул рәвешле тәнең комикслар китабына әйләнә дә инде...

Ә икенче өстәлдә яткан гүзәл кызның тәне розалар белән бизәлгән иде. Ира исемле әлеге кыз Уфадан килгән икән. Беренче татуировканы – песи тәпие эзен - Ира 16 яшендә ясаткан һәм моның белән генә туктарга җыенмый. Үзенең татуировкаларына эскизларны ул үзе ясый һәм һәрберсен тормышындагы берәр нинди мөһим вакыйгага багышлый. Ира тату сәнгатенә гашыйк һәм аны соры массадан аерылып торуның искиткеч ысулы дип саный.

Кулында – әти-әнисенең портретлары

Ирадан ерак түгел бер яшүсмер йокымсырап утыра, оста аның беләгенә кеше йөзләрен хәтерләтеп торган контурлар төшерде. Аны күргәч ГУЛАГ турындагы хикәяләр искә килеп төшә, анда да бит тоткыннар күкрәкләренә дөнья пролетариаты юлбашчыларының сурәтләрен төшергән, янәсе, ил башлыкларын атарга куллары күтәрелмәячәк. Ләкин биредәге татуировкада Ленин да, Сталин да, хәтта Путин да сурәтләнмәгән иде. Яшүсмер күзләрен ачкач, аның күңеленә нинди образларның якын булуы белән кызыксындым. Баксаң, Саша (егетнең исеме шундый иде) кулына әти-әнисенең портретларын ясатырга теләгән икән. Мондый татуировка өчен аны ничек тиргәп булсын ди инде?!

Минем күз алдында кешеләр үзләренең кул-аякларын гына түгел, ә күкрәк, арка, муен һәм хәтта башларын да, бер дә куркып тормыйча (әлеге процесс, аеруча тәннең кайбер өлешләрендә, шактый гына авырттыра һәм кан да чыга), осталар хозурына тапшырды. Үз идеяләрен гамәлгә ашырырга теләгән кайбер рәссамнар исә конкрет сурәтләр төшерү өчен модельләр эзли. Мисал өчен, бер төркем осталар теләгән кешеләргә бушлай утлы баш сөяге ясатырга тәкъдим итте. Аны үз тәнемдә күз алдына китергәч, мин мондый тәкъдимнән катгый рәвештә баш тарттым.

Тату осталары рәсемнәрне кемнең ясавына бик җитди карый һәм аңа кадәр сурәт төшерүчеләрдән көнләшә икән. Минем юлдашым да берничә рәссамга мөрәҗәгать итеп, беләгендәге инде туйдырып бетергән кечкенә генә йолдыз рәсемен үзгәртергә мөмкинме дип сорады. Әмма осталарның күбесе рәсемнәрне яңадан ясау белән шөгыльләнмибез, бары тик оригинал белән генә эшлибез дип, аның үтенечен кире какты. Шуңа күрә тәнгә татуировка төшергәнче, ныклап уйларга кирәк, чөнки соңыннан аны үзгәртүе бик кыен булачак.

Фестиваль ахырында рәссамнар арасында бәйге дә үткәрелде һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Шуннан соң талчыккан, әмма эшләреннән канәгать калган осталар һәм модельләр киләсе елга кадәр саубуллашты.

P.S. Бүгенге көндә Россиядә һәм башка элеккеге социалистик лагерь илләрендә татуировка модасы чәчәк атса, нык үсеш алган илләрдә ул инде тарихта калды. Мисал өчен, Бөекбританиянең косметик клиникаларында татуировкаларны лазер ярдәмендә бетерергә теләүчеләр саны соңгы ике елда 40 процентка арткан. Ә Италия пляжларында бүген дә тәннәренә шыксыз рәсемнәр төшерелгән хатын-кызларны һәм ир-атларны очратырга мөмкин. Хатын-кызның целлюлитлы ботларындагы чия рәсеме яки ир-атның салынып төшкән корсагындагы сөеклесенең сурәте, дөресен генә әйткәндә, бер дә матур күренми. 

1

2

3

4


Дарья БИКУЛОВА
Интертат.ру
№ | 12.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»