поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2013 Җәмгыять

Татар кызы – иң чибәре

25-31 июль көннәрендә Грузиянең Батуми шәһәрендә балалар арасында VIII Халыкара матурлык бәйгесе уздырылды. Анда 11 яшьлек Казан кызы Сабира Китаева иң югары дәрәҗәдәге «Little miss Universe» («Дөньяның кечкенә миссы») исемен яулап кайтты.

9 август көнне дөньяның кечкенә гүзәле Татарстан журналистлары белән очрашып, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган чарада кызның әнисе Энҗе Китаева һәм «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова да катнашты.

«Мин әлеге бәйгегә бик озак әзерләндем. Конкурста җиңү яулавыма бик шатмын. Грузия дә миңа бик ошады. Мин анда яңа дуслар таптым, чит ил кызлары белән инглиз телендә аралаштым. Араларында башка телләрдә сөйләшүчеләре дә бар иде. Мин кызларны татар теленә өйрәттем, ә алар мине үз телләрендәге сүзләр белән таныштырды», - дип сөйләде Сабира Китаева журналистларга.

Кызның әнисе Энҗе ханым исә кызы белән чын-чынлап горурлануын билгеләп үтте. «Сабира бик тә хезмәт сөючән бала. Тик әлеге җиңүне аның гына тырышлыгы дип әйтеп булмый. Берничә ай дәвамында аның белән көчле педагоглар, берсеннән-берсе сәләтлерәк профессионаллар эшләде», - диде Энҗе Китаева.

Әйтергә кирәк, чарада АКШ, Бразилия, Украина, Непал, Әрмәнстан һәм башка илләрдән 4-15 яшьлек бик күп кызлар катнашкан. Шулар арасыннан бары тик безнең Сабира Китаева гына жюри әгъзаларын таң калдыруга ирешкән.

Ә менә Изольда Сахарова сүзләренә караганда, әлеге җиңү Татарстан өчен традицион. «Җәй айларында, кагыйдә буларак, төрле халыкара матурлык конкурслар чоры башлана. Нинди генә бәйге булмасын, берсендә дә призлы урыннар яуламый кайткан юк», - дип белдерде җитәкче үзенең чыгышында. Аның әйтүенчә, матурлык бәйгеләрендә катнашуның төп максаты - модель әзерләү түгел, ә балаларга ачылырга, үз-үзләрен камилләштерергә ярдәм итү.

Шунысын да билгеләп узу кирәк, Сабираның матурлык бәйгесендә беренче мәртәбә генә катнашуы түгел. 2012 елда ул яшь модель һәм талантлар арасында уздырылган халыкара форумда «Модель» номинациясендә алтын медаль яулаган булган. Быел исә «Татарстанның мини-мисс» титулына лаек дип табылган. Кызчык «Балалар төп-моделе» бәйгесендә җиңү яулавы белән дә горурлана. 


Алсу ЗАРИПОВА
Интертат.ру
№ | 09.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»