|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2009 Медицина
КРИЗИС... ТЕШКӘ БӘРӘБеркөн урамда очраклы рәвештә таныш теш табибын очраттым. Хәзер шулай бит инде, бөтен кешенең телендә – кризис, безнең әңгәмә дә үзеннән-үзе шул тарафка кереп китте. "Сезгә килүчеләр азайгандыр инде, – дим, – халык акчасын чамалап тота башлады бит, теш кайгысымени?" – Һи, – ди, – танышым, – безгә – теш куйдыручыларга чиратның бетеп торганы юк, җитмәсә алдырырга, теш дәвалатырга йөрүчеләр тагын да күбәйде. Теш бит кризис дип тормый, вакыты җитте исә, сыкрый башлый.
Әлеге әңгәмәдән соң теш мәсьәләсендә кызыксынасы иттем. Баксаң, Америка галимнәре алып барган тикшеренүләр тешләре сызлаучылар, аңкаулары ялкынсынучылар санының кризис чорында 57 процент артуын күрсәткән икән. Моңа тормышның тотрыксызлануына кешеләрнең борчылуы һәм кайгыруы сәбәпче була икән. Димәк, кризис никадәр озагракка сузылса, теш белән интегүчеләр саны да шулкадәр күбрәк булачак. Ә бит тешләрнең начарлануы ашказаны-кайнату системасы авыруларының азуына да китерәчәк, чөнки безнең сәламәтлек күп очракта азыкны ничек чәйнәп йотуыбызга бәйле. Ә тешсез, яисә сызлый торган тешле һәм авыру казналы авыз белән әллә ни майтарып булмаганлыгын һәркем яхшы белә. Менә бит ул, кризис дигәнең тешкә дә әйбәт кенә бәрә булып чыга түгелме?!
Теш алдыру, дәвалату, протез куйдыру күпчелек кеше өчен болай да проблемага әверелеп бара иде инде. Кризис шартларында акча җитми башлагач тагын да авыраер кебек. Әле менә декабрь башында тешләрен бераз тәрипкә китергән хезмәттәшебез 20 мең сумга якын акчасын чыгарып салды. Бу бит аз сумма түгел, һәркемнең хәленнән килми. Шуңа да тешсез йөрүчеләрне шәһәрдә адым саен очратасың, ә инде авылда яшәүчеләр турында сүз дә юк, аларга финанс ягыннан тагын да кыенрак.
Тешсезлек дигәндә күпчелек очракта олы яшьтәгеләр күздә тотыла. Әмма, медицина мәгълүматларыннан күренгәнчә, 18 яшьлекләрнең дә икедән алып бишкә кадәр теше теге яки бу дәрәҗәдә бозылырга өлгерә икән. 55кә җиткәч авызында протез теше булмаган кеше калмый диярлек. Шуңа күрә дә белгечләр балаларны кечкенә яшьтән үк тешләрен көненә ике тапкыр чистартырга күнектерергә кушалар. Югыйсә, бактерияләр катлам-катлам булып тешкә ябышып, кече яшьтән үк тешләребезне җимерергә керешә диләр.
Соңгы елларда кайбер яшүсмерләр иреннәренә персинг ясату белән мавыга башладылар. Ә бит иренне тишеп урнаштырылган ул вак-төяк предметлар авыз куышлыгын кан белән тәэмин итүче кан тамырларын зарарларга, каты җөйләр барлыкка китерергә мөмкин. Бу да тешләргә, теш казналарына җимергеч удар ясарга, теш авыруларына китерергә мөмкин дип исәпләнә.
Стоматологлар теш сызлауга, аңкау ялкынсынуга, яңакның эренләп шешүенә җитди карарга киңәш итәләр. Аларның әйтүенчә авырткан урынга үзлегеңнән җылылык чыганагы кую, кул белән уу, ялкынсынган аңкауларны пычрак кул белән капшау, тоткалау җитди катлаулануларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә, ни генә булса да, табибларга күренү хәерлерәк. Теләгәндә, бик үк алай комфортлы шартларда булмаса да, тешләрне түләүсез алдырырга да, дәваларга да мөмкин. Билгеле, тешегез сызласа, ә табибка тиз генә бару мөмкинлелегез булмаса, халыкның сыналган бер дәвасы ярдәм итәргә мөмкин: бер стакан кайнар суга бер бал кашыгы чәй содасы салып болгаталар, әлеге эремә суынгач, аңа ике тамчы йод эремәсе тамызылар һәм шуның белән авызны чайкыйлар. Шуннан соң теш сызлау басылып тора диләр.
Теш алдыру, теш дәвалау дигәндә һәрберебез ирексездән куырылып китәбез. Әмма стоматологлар киләчәк буын хәзерге теш бораулары тавышын ишетмәячәк дип инандыра. Көнбатыш Европа илләрендә күптән инде лазер белән дәвалый торган приборлар кулланыла икән. Андый аппаратларны хәзер Мәскәү шәһәренең кайбер теш дәвалау учреждениеләре дә сатып алганнар, кайчан да булса алар башка шәһәрләрдә дә барлыкка киләчәк, әлбәттә. Лазер белән дәвалаганда кеше бернинди дә авырту сизми диләр. Теш куйганда да протез кигерү өчен ян-яктагы тешләрне чарламыйлар, имеш.
Теш дәвалаудагы киләчәк перспектива кызыктыра, билгеле. Тик әлегә бүгенге көн белән яшисе бар бит. Бу кризис дигәннәре озакка сузылмасын, халык теше сызлап интекмәсен дип телик. Мин белгән бер абзый берәрсе ачуын китерсә: "Тешең сызласын!" – ди торган иде. Белеп әйкән – теш сызлау кеше өчен иң авыр газапларның берсе.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|