поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.08.2013 Милләт

Самарада милли сәясәткә игътибар зур

Россия Федерациясе хөкүмәте боерыгы буенча 2025 елга кадәр исәпләнгән Россия Федерациясе Дәүләт милли сәясәте стратегиясенең 2013 - 2015 елларда гамәлгә ашырылачак чараларының Планы расланган.

12 бүлектән торган чараларның иң мөһимнәре итеп түбәндәгеләрне атарга була: Россиядә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча региональ максатлы программа үрнәген төзү; стратегия бурычларын тормышка ашыруда катнашучы социаль оешмаларга финанс ярдәм күрсәтү; халык аз яшәгән авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, гомумпрактик табиб офислары системаларын үстерү һәм башкалар.

Без Россия Федерациясе Дәүләт милли сәясәте стратегиясе планы турында берничә милли оешма активистларының фикерләрен сораштык. Аларның җавапларын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ, Самара шәһәре Думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе:

- Милли сәясәт стратегиясенең әһәмияте зур, дип саныйм. Ул халыкара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә, милләтара аңлашучанлык, дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар төзү өчен ниндидер бер алгоритм булып тора. Милли сәясәт – бик четерекле нәрсә бит ул. Биредә миналы кырдан барган кебек, бер дә ялгышырга ярамый, бик игътибарлы, сак булырга кирәк. Шуңа күрә милли сәясәт мәсьәләләрендә юнәлеш, үрнәк бирүче бу стратегия бик кирәк, минемчә.

Стратегия планында Россия халкы дигән төшенчә күзгә ташланды. Моны дөрес дип саныйм, чөнки элек күбрәк рус халкы дигән төшенчәне ишетергә туры килә иде. Ә Россиядә төрле милләт вәкилләре яши бит.

Планда Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү каралган. Бу бик дөрес, дип саныйм, чөнки, әйтик, Самара өлкәсен алсак, бүгенге көндә бездә милли сәясәт буенча департамент юк. Әгәр дә регионнарда шушындый департаментлар эшләп килсә, милли мәсьәләләргә тагын да күбрәк игътибар булыр иде. Милли сәясәт өлкәсендә дәүләт идарәсендә, чыннан да, үзгәрешләр таләп ителә, шуңа күрә дә бу мәсьәлә планда иң беренчеләрдән булып каралган да.

Шулай ук мәгариф системасын, яшь буыннарда патриотик хисләрне тәрбияләүне үстерүне дә хуплыйм. Соңгы егерме елда без яшьләргә тиешле игътибар һәм тәрбия бирмәдек, дип саныйм. Советлар Союзын алсак, анда аларны тәрбияләү буенча тулы бер система бар иде. Шул ук пионерлар-комсомолларны, партияләрне алыйк. Кызганычка, егерме ел буена андый идеология булмады, һәм яшьләребезне тәрбияләү мәсьәләсе артта калды. Хәзер менә моның яңадан торгызылуы ниндидер өмет бирә.

Ә инде Стратегия планы бурычларын гамәлгә ашыруда катнашучы социаль оешмаларга хөкүмәт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелүе бик яхшы хәбәр. Планда каралган чараларның берсен дә акчасыз үткәреп булмый, әлбәттә. Иганәчеләрнең булышуы ул бит тотрыклы түгел. Алар бүген бар, иртәгә – юк. Шуңа күрә милли сәясәт чараларын тормышка ашыруда хөкүмәт ярдәменең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Сүзне тәмамлап, шуны әйтәсе килә. Без шушындый күпмилләтле эксклюзив илдә яшәвебез белән горурланырга тиешбез. Чөнки башка бер генә илдә дә шулкадәр милли төрлелек юктыр. Безнең Ватаныбыз милли мәдәнияткә, милли гореф-гадәтләргә бай. Гади кухняны гына алыйк. Без бер табында украина борщын да, үзбәк пылавын да, татар токмачын да ашыйбыз. Һәм төзелгән Стратегия планы чаралары да шушы милләтара дуслыгыбызны тагын да ныгытуга юнәлтеләчәгенә инанам.

Рифкать ХУҖИН, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе:

- Мондый стратегия илебез өчен бик кирәкле. Чыннан да, без күпмилләтле дәүләттә яшибез һәм һәр халык вәкилләрен хөрмәт итәргә, үзебезнең милләт кешеләрендә башкаларга карата толерантлык хисләре тәрбияләргә тиешбез. Гәрчә мин толерантлык төшенчәсе белән бик үк килешеп бетмим, чөнки ул башка халыкларга карата түземле булуны аңлата. Ә без түземле булырга түгел, ә аларны чын күңелдән ихтирам итәргә, аларга яхшы мөгамәләдә булырга тиешбез. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә яралткан кешеләр бит.

Стратегия бурычларын тормышка ашыруда катнашучы социаль оешмаларга финанс ярдәм күрсәтү турындагы хәбәрне дә шатланып кабул иттем, чөнки алар халыкның үзенчәлеген саклауда гына түгел, ә төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгытуда да зур роль уйныйлар. Әйтик, шәһәребездә һәм өлкәбездә милли оешмалар үткәргән төрле милли чараларда без халкыбызны башка милләтләрне хөрмәт итәргә, аларга карата миһербанлы булырга өндибез. Шулай ук башка халыклар вәкилләрен бәйрәмнәребезгә кунакка чакырабыз. Күбесе чараларыбызда тамашачы гына булып калмыйча, үзләре дә катнаша.
Милли чараларыбызны үткәрүдә Самара өлкәсе һәм шәһәре хөкүмәтләре финанс ярдәм күрсәтеп киләләр. Ә инде бу эш федераль дәрәҗәгә күтәрелгәч, ул чараларыбызны тагын да югарырак дәрәҗәдә уздыруга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук мәгариф системасын, яшь буыннарда патриотик хисләр тәрбияләүне үстерү буенча каралган чаралар да игътибарны җәлеп итте. Тарихи вакыйгаларга багышланган чаралар үткәрүне дә дөрес, дип саныйм. “Үткәнне белмәгән кешенең киләчәге юк”, диләр. Россиядә яшәгән төрле милләтләрнең бердәмлеге, гомуми уңышлары белән бәйле бу тарихи вакыйгалар яшь буынга да яхшы үрнәк булачак.

Азат НАДИРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы:

- Стратегия планында Россиядә яшәүче рус булмаган халыклар өчен уңай яклар да, кимчелекләр дә бар. Илебездә рус телен өйрәнү өчен болай да мөмкинлекләр очсыз-кырыйсыз. Шуңа күрә Планда башка халыкларның ана телләрен хуплау буенча күбрәк чаралар булырга тиеш иде дә бит. Тик анда һаман да күбесенчә рус телен хуплау турында сүз бара, ә милли телләр турында йомшак итеп, кыскача гына гомуми язылып үтелгән.

Планда “Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус телен һәм башка халыкларның телләрен саклауны һәм үстерүне хуплау” дип аталган бүлек бар. Тик аның маддәләрендә күрсәтелгән чаралар рус телен генә хуплауга юнәлтелгән, ә төрле милләтләрнең ана телләрен хуплау буенча бу бүлектә бер генә чара да каралмаган. Бары тик “Россия Федерациясе халыкларының телләре турында”гы Законга үзгәрешләр кертү буенча Федераль закон кабул итү турында гына сүз бара.
Димәк, түрәләр һаман да рус булмаган халыкларның телләрен кыскарту сәясәте алып баралар. Шулай булгач, төрле милләт балалары ана телләре итеп рус телен атарга мөмкиннәр. Халык исәбен алганда да шундый ук хәл күзәтелә ала. Шуңа күрә рус телен ана теле итеп билгеләүне дөрес түгел, дип саныйм. Биредә шуны әйтәсе килә. Кулына “Әлифба” тоткан беренче сыйныф укучысы Россиянең бердәмлегенә һәм куркынычсызлыгына берничек тә янамый. Түрәләр шуны аңласыннар иде.

Шулай ук Планда гомумроссия гражданинын булдыруга төп басым ясала. СССРда да “бердәм совет халкын” булдырырга тырыштылар бит. Хәзер Россиядә дә шундый сәясәт сизелә. Тик без, төрле милләт вәкилләре, болай да бердәм, дус яшибез. Безгә тагын нинди берләшү кирәк ди?! Ватаныбыз да уртак. Халыкларны урыслаштырып, аларны ана телләреннән, милли җыр-моңнарыннан аерып, берләштереп булмый ул, бу, киресенчә, халыкларның канатларын сындырачак, аларның җаннарын рәнҗетәчәк. Шулай итеп, Стратегия планында каралган “гомумроссия гражданинын булдыру” төшенчәсе белән килешеп булмый.

Стратегиянең уңай якларыннан исә балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортларының гомуммәгариф программаларына Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнү буенча лекция курслары, махсус предметлар яисә булган предметларга шундый мәгълүмат тупланган махсус бүлекләр булдыруны кертү, шулай ук укучыларда милләтара аралашу культурасын тәрбияләүне, этнотуризмны үстерүне, массакүләм мәгълүмат чараларына, милли оешмаларга финанс ярдәм күрсәтүне, яшьләр өчен “Диалог культур” дип аталган этнолагерь оештыруны һәм башкаларны атарга була.
 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 32 | 10.08.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»