поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2013 Икътисад

Әти-әнигә – ике процент (Сораштыру)

Дәүләт Думасында өлкәннәргә ярдәм итүнең яңа юлларын эзлиләр. Пенсионерлар партиясе лидеры Игорь Зотов әзерләгән закон проектында эшләгән кешеләрнең хезмәт хакыннан ай саен ике проценты күләмендә сумманы тотып барырга һәм бу акчаны әти-әнисенең пенсиясенә өстәргә тәкъдим ителә.

Әлеге документның канун буларак кабул ителәсен фаразлавы кыенрак, әмма инде хәзердән үк мондый тәкъдим зур бәхәсләр уятты. Беренчедән, ике процент күләмендәге акча нәрсәне үзгәртәчәк? Икенчедән, балалары әти-әниләренә ярдәм итсен өчен аерым закон кирәкме?

Диләрә Вафина,“Моя газета. Татарстан” газетасының баш мөхәррире:

– Кешегә лаеклы пенсия түләү дәүләтнең төп вазыйфаларыннан берсе санала. Минем үземә әлеге закон проекты сәер тоелды. Чөн­ки аны тормышка ашырганда бик күп проблемалар килеп чыгачак. Бездә бит төп проблема пенсиянең кечке­нә булуыннан гыйбарәт. Эш бала­ларның ярдәм итү-ит­мә­вендә генә түгел. Нормаль гаиләләрдә алар болай да әти-әниләрен ташламый. Инде өлкәннәргә булышырга мәҗбүр итәләр икән, моны күзәтеп тору өчен махсус орган кирәк булачак. Тик алимент түләү кебек проблема килеп чык­масмы? Шуңа күрә өл­кән яшьтәгеләрнең тормышын яхшырту өчен, иң мөһиме, пенсияне арттырырга ки­рәк. Инде закон проекты кабул ителгән оч­ракта да, миңа калса, пен­сионер­лар­ның 99 проценты балаларыннан акча басып калуга каршы булачак. Хәтта балалары аларга яр­дәм итүдән баш тарткан очракта да. Чөнки алар һәрвакыт әти-әни булып кала. Хәтта картлар йортына тапшырылган кайбер кешеләрнең дә балаларына ярдәм итү өчен акча җыеп барганнарын ишет­кә­нем бар.

Елена Полякова,Россия Пенсия фонды­ның Татарстандагы идарә­сенең пенсия­ләрне бил­геләү һәм исәпләү бүлеге белгече:

– Миңа калса, һәркем үзенең әти-әнисенә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен аерым закон кирәкми. Инде дәүләт мине бу эшкә махсус закон белән мәҗ­бүр итәргә җыена икән, моны үземне кимсетү дип кабул итәм. Миңа калса, ярдәм итү яки итмәү һәр кешенең намус эше. Бездә әти-әниләргә гомер-го­мер­гә ярдәм ит­кәннәр. Инде кемдер бу кагыйдәне үтәми икән, ул закон кабул ителгән очракта да, аннан качу юлларын табарга тырышачак. Әйтик, керем­нәрен азрак күрсәтеп. Монысы гаилә кыйммәтлә­ре юкка чыгып баруын раслый. Әти-әниләр безне үс­тергән һәм алар моның әҗерен күрергә тиеш. Шу­ңа күрә, миңа калса, әлеге закон проекты мәсьәләне хәл итү юлы була алмый. Күпләр аны үзләрен ким­сетү буларак кабул итәргә мөмкин.

Ләйсән Рәхимова,Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты:

– Дәүләт олы яшьтәге кешеләрне балалары өсте­нә калдырмакчы була тү­гелме соң бу? Дөресен әйт­кәндә, соравыгыз кызыклы һәм уйландыра торган булды әле. Чөнки әлегә кадәр әти-әнигә балалары ярдәм итәргә тиеш һәм барысы да шулай эшлидер дип уйлый идем. Димәк, алай түгел икән. Инде мондый закон әти-әниләрен бар дип тә белмәгән кешеләрне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итәчәк икән, аның зыяны юк. Әмма моның белән генә ни эшләп булыр? Ул ике процент күпме генә файда китерер икән соң?

Рөстәм Идрисов,булачак пенсионер:

– Мондый закон проекты безнең барып терәлгә­не­безне генә раслый. Ди­мәк, ата – улны, ана кызны белми торган заманага килеп җиткәнбез. Монысы бер. Инде икенче яктан карасак, бу документ нәрсәне үзгәртә соң? Күп­челек халык әти-әнисен бо­лай да язмыш кочагына ташламый. Шуңа күрә алар­га мондый закон ки­рәкми дә. Әмма әти-әнисен картлар йортына илтеп аткан ке­шегә барыбер. Ялгышмасам, алардан болай да ниндидер алимент тү­ләт­терергә була. Үтиләрме – анысы инде икенче мәсьә­лә. Шуңа күрә бу закон проектының файдасын күр­мим, ул бары тик без­нең җәмгыятькә диагноз гына куячак. Анысы болай да билгеле инде.  



Ватаным Татарстан
№ 130 | 08.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»