поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2013 Мәдәният

«Сарман» җыры ничек туган

Сандугачлар кунып кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә...

Бу җыр яңгырамаган берәр татар өе бар микән? Юктыр! Татарлар яшәгән җирдә бу җыр яңгырамаган берәр сәхнә бар микән? Юктыр! Бу җыр яңгырамаган берәр татар туе бар микән? Юктыр! Бу җыр яңгырамаган берәр очрашу мәҗлесе бар микән? Юктыр!

Мин бу югарыда китерелгән сорауларны әллә кемнәргә биреп карадым, сүз куешкан кебек, барсы да: «Юктыр!» – дип җавап кайтарды. Шуңа да һәр сорау артыннан «Юктыр!» дип җавабын да өздереп язып куйдым.

«Сарман» җыры – халык җырларының иң моңлыларыннан, иң яратып җырлана торганнарыннан берсе. Ул кайда, ничек туган? Аның тарихы нинди? Язма әнә шул сорауларга да теге яки бу дәрәҗәдә җавап бирә.

1988 елда районыбызда Каракалпак әдәбияты һәм сәнгате атналыгы узды. Аңа хәзерлек алдан ук башланды. Партиянең район комитеты исеменнән хатлар язып, Каракалпакстан турында белешмә китаплар, буклетлар кайтарттык. Әле безнең якташыбыз, Иске Әхмәт авылында туып-үскән мөгаллим Хөсәен Кушаев Үзбәкстанда һәм Каракалпакстанда бик тә үз кеше икән. Килгән кунаклар арасында әти-әниләре я әби-бабалары Хөсәен агадан белем алган кешеләр дә бар иде...

Хәер, уемнан читкә китмичә, сүземне кунакларны каршы алу мәрәсименә керешүебездән дәвам итим әле. Бу мәрәсимдә район газетасы мөхәррире Илгизәр Мөҗәһит улы Кушаев та актив катнашты. Ул, тора-бара ачыкланганча, югарыда телгә алынган Хөсәен Кушаев белән бер тамырдан булып чыкты.

Мин шәхсән каракалпак дусларга багышлап берничә шигырь һәм ике җыр яздым. Җырның берсе «Без – мәңгелек туганнар», икенчесе «Каракалпак кызлары» дип атала иде. Җырларның текстларына көй кирәк иде. Казанда яшәүче абыем, Муса Җәлилләр белән тоткынлыкта булган, шунда чыгып килгән «Идел-Урал» газетасында һәм «Татар әдәбияты» журналында байтак кына шигырьләр бастырган Гокәшә Хәйруллин миңа композитор Заһид Хәбибуллинны күрергә тәкъдим итте. Абыйны хатыны Зәйтүнә җиңги дә, аның туганнары да, Казанда бергә эшли торган хезмәттәшләре дә үз җайларына Гариф дип йөртәләр иде. Аңа әсирлектә бергә булганнарның исәннәре дә шул исем белән эндәшәләр... Менә шул абыем миңа «Сарман» көен Заһид Хәбибуллин чыгарганын, аны башлап Усман Әлмиев җырлаганын сөйләде. Абыем әле Заһид абыйның торган җирен дә белә. Киттек икәүләп Заһид абый янына. Озаклап сөйләшеп утырдык. Параличланып, урын өстенә калган хатыны Фәһимә апа да безнең озак утыруыбызга бер дә авырсынмады, киресенчә, сөенде генә. Күрәсең, аңа кешеләр белән аралашу бертөрле рәхәтлек биргәндер. Сарманнан икәнебезне белеп, Заһид абый рояльдә дә, скрипкада да Сарман көен уйнап күрсәтте. Скрипкага кушылып, абыем җырлап та алды.

– Мин бу көйне Усман Әлмиевкә сугышка кадәр үк инде эшкәртеп биргән идем. Ул аны, җырлый-җырлый, бөтен дөньяга таратты. Сүзләрен, халык җырларына ияреп, үзе язган иде, – диде...

Заһид абыйның бу сүзләре һушымны алгандай булды, гаҗәпләнүемнән: «Безнең «Сарман»ны Усман Әлмиев язганмени?» – дип сорау биргәнемне сизми дә калдым.

– Ул хәзер сезнең «Сарман» түгел инде, күптәннән безнең «Сарман», – дип елмайды Заһид ага.

Менә сиңа мә! Без «Сарман» җы­рын бик борынгыдан килә дип белә идек, ә баксаң, аны язучы әле дә исән икән бит...

Чыннан да, бу фактны Сарманда белүче дә юк. Күренекле язучыбыз Хәниф Хәйруллин үзенең бер язмасында менә болай әйткән иде:

«Сандугачлар кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә...»

Радиодан шушы җыр яңгырый башлау белән, күңел әллә нишләп китә, бу җанга якын моң кан тамырларына йөгерә, йөрәк аны үтә газиз итеп кабул итә. Бик тә моңлы, халык сагышын, аерылу-кавышу хәсрәтләрен, шатлыгын үз башыннан кичергән кеше иҗат иткәндер «Сарман» көен, сүзләрен язгандыр. Ә кем ул? Билгесез. Халык сүзе, халык көе булып һаман безнең күңелләрдә яши». («Ленинчы» газетасы, 23 июнь, 1990 ел)

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, якташыбыз Мөҗип Таҗи улы Низамиевның язмасыннан өзек китерәм:

«Сандугачлар гына кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә...

Бу борынгы үлмәс гүзәл җырны Сарман якларында туып-үскән кешеләр аеруча бер моң һәм илһам белән, туган яклары, аның уңдырышлы кырлары, урманнары, хуш исле чәчәкләргә күмелгән болыннарына, эшчән, тырыш, ачык йөзле, эчкерсез, тәмле телле якташларына чиксез ихтирам белән җырлыйлар. Әти-бабаларының ерак гасырлардан килгән, гимнга әверелгән бу озын, моңлы җырга, соңгы елларда туган һәм шактый популярлашып киткән заманча дәртле «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Сарманым», «Сарманлылар – җырчылар», «Күкрәп яшә, Сарманым» җырлары кушыла. Ә аларны татар халкының горурлыгы, туган якларының лаеклы «сандугачлары» Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Фәридә Сафина, Рәмзия Фәйзуллина, Рафис Уразаев, Хәйдәр Гыйльфанов, Зөфәр Сәхәбиев, Валерий һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Алмаз Имаев, Әбүзәр Фәйзуллин һәм башка бик күп талантлы җырчылар һәм музыкантлар башкара». («Ватаным Татарстан» газетасы, 25 гыйнвар, 1994 ел)

Менә шуларны уйдан кичереп, Заһид абый белән сөйләшүебезне дәвам иттек.

– Их, егетләр, яшь чакларны искә төшердегез, – дип, Заһид абый өстәл әзерләде. Ара-тирә скрипкада уйнады. Безгә хәтта фоторәсемнәрен дә бүләк итте.

Мин аңа гозеремне җиткердем һәм кулдан язылган җыр текстларын бирдем.

– Рояль телләре тынмаса, скрипка кыллары өзелмәсә, көе булыр аның, – дип, Заһид абый күңелләргә ышаныч салды. Ә инде без хушлашып чыгып киткәндә генә, ул караватта хәрәкәтсез яткан хатынына:

– Фәһимә, болар «Сарман»ны «Татар ашлары йорты»нда яңгыратсыннар әле, бер 100 сум акча бирим үзләренә, – дип, кесәсеннән 100 сумлык акча алып, минем костюмның тышкы күкрәк кесәсенә тыгып та куйды.

– Музыкантларга заказ бирегез дә туйганчы җырлатыгыз, – дип хушлашып калды.

Без нәкъ ул әйткәнчә эшләдек. «Сарман»ны ике-өч тапкыр җырлаттык. Соңыннан бу безнең өчен бер йолага әверелде. Абый исән чакта, мин Казанга барсам, икәүләп «Татар ашлары йорты»на барып, әүвәл «Сарман»га, аннан соң аш-суга заказ бирә торган иттек.

Икенче көнне Усман абый Әлмиевне дә күрергә теләгән идек, ул командировкада булып чыкты...

Ә Заһид абый сүзендә торды. Ул, мин тапшырган җыр сүзләрен көйгә салып, газеталарда бастырып та чыгарды. «Каракалпак кызлары» дигәнен җырчы Миңгол Галиев, үз репертуарына алып, озак кына вакытлар җырлап та йөрде әле. Җырны, билгеле инде, килгән кунаклар да яратты.

Еллар үтә торды. Заһид абый да вафат булды, Фәһимә апа аннан соң әле байтак еллар кеше кулында яшәде. Сугыш зилзиләләреннән исән калган абыем Сарман якларына туйга кайткач, икенче көнне иртән Күтәмәле авылының ясалма буасына су керергә киткән, суга кергәч, көзән җыерып батып үлде...

Усман абый Әлмиевнең өй телефонын табып, аның белән берничә мәртәбә элемтәгә кердем. Ул «Сарман» җырының сүзләрен үзе язуын әйтә килде. Хәтта 1938 елда Заһид Хәбибуллин нотага салган тексты саклануын әйтте. Аның белән фатирында сөйләшеп утырырга да насыйп булды. Ул, сарманлыларга ядкәр итеп, фоторәсемен дә бүләк итте. Артына, сөйләшеп утырган арада, калтыранып торган куллары белән менә мондый шигъри юллар да язды:

«Сарман ягы җырга якын,
Сарманда тумасам да.
«Сарман» җырын яздым әле,
Мин шагыйрь булмасам да».

– Менә, энекәш, миннән бер истәлек, – дип, фотосын бирде. Ә үзе 70 ел буе репертуарында йөрткән «Сарман» җырын сузып җибәрде.

Менә ничек туган икән ул «Сарман» җыры!

Ә болай Сарман ягын картлык көннәрендә дә яратып яшәвенең башка сере дә бар. Аның 1905 елда туган Хәтимә исемле апасы Заман Кәрамов исемле җизнәсе белән озак вакытлар Нөркәйдә гомер кичерде.

Хәтимә апа, Нөркәй урта мәктәп-интернатында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул 1996 елның 5 мартында 91 яшьтә бакый дөньяга күчте.

Ире Заман ага бик тә зыялы кеше иде. Ул 1906 елның 24 февралендә хәзерге Актаныш районының Иске Байсар авылында туган. 10 яшенә җиткәндә, аның әтисе дә, әнисе дә тифтан вафат булалар. Мең төрле газаплар гизеп, дөньяның ачысын-төчесен татып үсә ул. Байтак урында газета мөхәррире, Кызыл Йолдыз, Дөбьяз районнарында партиянең район комитетында 2 нче секретарь, Сабада 1 нче секретарь була. 1955 елда, 30 меңче буларак, Теләнче Тамакта колхоз рәисе вазифаларын башкара. 1957 елдан «Нөркәй» совхозы партия комитеты секретаре булып эшли. 1959 елда урта мәктәпкә география һәм тарих укытучысы булып эшкә урнаша. Мәктәптә ул музыка түгәрәге оештыра, балаларны, укытучыларны скрипка, мандолинада уйнарга өйрәтә. Соңыннан авыл мәдәнияте каршында кыллы уен кораллары ансамбле оештырыла. Бу ансамбль әледән-әле Сарман сәхнәсендә, Казан телевидениесендә дә чыгышлар ясый. Билгеле инде, репертуарның «йөзек кашы» «Сарман» җыры була.

Хәтимә апа белән Заман ага 8 бала үстерәләр. Дүртесе бүген дә исән. Алар арасында хисапчы да, укытучы да, хәрби, мәдәният йорты хезмәткәре дә бар.

Заман ага 1976 елның 16 апрелендә вафат була.

Алар, Усман Әлмиев иҗат иткән «Сарман» җырын яраткан кебек, Сарманны да, аның халкын да яратып яшәделәр.

Ниһаять, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында Усман Әлмиевнең «Еллар һәм җырлар» дигән истәлекләр китабы чыкты. Андагы «Мин шагыйрь түгел...» дигән бүлек «Сарман» җырының язылу тарихына багышланган язма белән башланып китә.

«Беләсез! Шагыйрь түгелмен,
Яратам җыр язарга.
Бар да язганга, уйладым
Үзем язып карарга».

Менә шушы эпиграф белән башлана әлеге язма. 1938 елда Мәскәүдә Опера студиясенең йомгаклау концертында, төрле арияләрдән тыш, халык җырын да җырларга рөхсәт бирәләр. Кызып-кызып шуңа хәзерләнгәндә, Усман Әлмиев хәзерге Яшел Үзән якларында яңгыраш тапкан авыл көен (аны анда «Әрә» көе дип тә әйтәләр икән) сайлап ала. Ә менә сүзләрен үзе иҗат итә. «Ул вакытта Заһид Хәбибуллиннарда һәм студиядә укучы Сәйдә Девишеваларда рояль бар. Заһид Хәбибуллин миңа, шул рояльдә уйнап, «Сарман» көен эшкәртеп бирде. Безнең якта ул җырны мин үсмер чакта «Әрә» көе дип җырлыйлар иде... Шулай да җырга исем эзләгәндә, без «Сарман» исеменә тукталдык, мин сүзләрен яздым», – дип искә ала Усман Әлмиев.

Сугышның ахыргы елларында Усман ага концерт бригадасы белән Сарманга да килгән. Китабында Әлмәттән Сарманга җигүле ат белән көне буе баруларын, клубка килгән халык «артистлар килмәде», дип таралгач кына килеп җитүләрен яза. Керосин лампасын яндырып куйгач, кешеләр яңадан клубка кереп тулганнар. Концерт биргәннән соң, беркатлы агач сарай кебек кенә булган йортка – кунакханәгә кайтып йоклаганнар.

– Ә шактый еллар үтеп, икенче бер тапкыр гастрольгә килгәч, аның Сарманның төзеклеген күреп исе китә: клубларында, урамнарында электр уты яна, якты, урамнарында агачлар да күренә. Җырчы: «Минем язган сүзләрем тормышка ашты», – дип шатлануын белдерә.

«Сарман» җырының 1938 елда Усман ага Әлмиев язган текстын китерик:

Сарман

Сандугачлар гына кайда сайрый –
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Сарман буйларыннан
китә алмыйм,
Тыңларсыңмы,
җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы?
Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сарман буйлары ла бик киң алан,
Печәннәре җитәр берзаман.
Кавышулары ла бик аз вакыт,
Әмма аерылышу бик яман.
1938

Әйе, җыр 70 елдан артык үз­гәрешсез дип әйтерлек җырлана да җырлана. Әз-мәз үзгәрүен җырның халык телендә күпмедер шомара төшүе белән аңлатырга кирәктер.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында «Сарман» җырының башка төрле текстлары да саклана. Әйтик, элекке Ширәмәт районы Ширәмәт авылында Сания Гатауллинаның (1920 елда туган) җырлар дәфтәреннән Р.Якупов (1961 елгы 1 нче коллекция, 76 нчы саклау берәмлеге, 35 нче папка); Омск өлкәсенең Большеречье районы Уба авылында Маһирә Хәлиловадан (1938 елда туган) И.Һадиева (1969 елгы 75 нче коллекция, 30 нчы саклау берәмлеге, 4 нче папка); Кайбыч районы Борындык авылында Сәрия Әскәровадан (1940 елда туган) Н.Гатауллина язып алган җырлар башка сүзләргә җырлана.

«Сарман» җырының вариантлары көйләре белән аерым китапларда да басылып чыккан. Мәсәлән, М.Мозаффаров, Ю.Виноградов, З.Хәйруллина төзегән «Татар халык көйләре» китабы (Мәскәү, 1964, 131 бит), «Татар халык җырлары» китабы (Казан, 1986, 18 бит) әнә шундыйлардан.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Татар халык иҗаты» сериясендә чыгарган «Тарихи һәм лирик җырлар» китабында югарыда телгә алынган җыр текстлары гомумиләштереп, «Сарман» җыры итеп (521 нче сан, 341-342 битләр) бирелгән. Аны да укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Сарман

Сарман буйларында
салкын җилләр,
Туңам, иркәм, туңам, туның бир:
Аерылабыз, иркәм, аерылабыз,
Саубуллашыйк инде, кулың бир.

Сарман буйларын мин буйладым,
Буйлаганда сине уйладым.
Киткән чакларыңда кул бирмәдем,
Тагын кайтырсың дип уйладым.

Сарман сулары ла салкын сулы,
Сулары ла аның кар сулы;
Салкын сулар эчсәм дә басылмый,
Йөрәккәем бигрәк ярсулы.

Сарман буйларында каенлык бар,
Каен арасында ташлар бар;
Онытыла диеп әйтсәләр дә,
Онытылмый шул ул сөйгән яр.

Сарман буйларында йөргән чакта,
Салкын чишмә суларын үтәм;
Сине генә сөям, сине көтәм,
Һич кирәкми миңа яр бүтән.

Сарман буйларында йөргән чакта,
Битләремне юдым елгада;
Синең өчен тудым,
синең өчен үстем,
Синең өчен яшим дөньяда.

Сарман буйларына чыклар төшкән,
Иртә торып суга кем төшкән?
Синең барыбер миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?

Илбарис Надиров үзенең «Татар халык җырлары» китабында «Сарман» җырының 1955-1960 елларда җыеп алынган тагын җиде строфасын урнаштырган (1965 ел, 388 бит). Әмма алар бәеткә якынрак. Җәүдәт Фәйзи билгеләп үткәнчә, сюжетлы җыр буларак, «Сарман»ның Усман Әлмиев варианты көйнең характерына ятышлырак, билгеле.

«Сарман» җыры төрле вариантлары белән дә, көе белән дә байтак китапларда басылып чыккан, дидек. Ул ХХI гасырда чыккан популяр җырлар китапларының да күбесендә урын ала килә.

Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» дигән китабында (Казан, 1987) болай яза: «Башта авыл көе дип кенә аталып, төрле сүзләргә җырланып йөргән бу көй 1938 елда гына үзенең «Сарман» исемен тапты. Көйгә Сарман турындагы җыр сүзләрен беркетүче һәм Заһид Хәбибуллиннан эшкәрттереп, радио концертларында беренче булып башкаручысы Усман Әлмиев булды...» Композитор, үз фикерен үстереп, «Сарман» җырының жанры белән озын көйләрнең кире кайтым теземлеләре төренә керүен әйтә. Совет чоры музыка фольклорында туган бу жанрның яңа төре менә шул «Сарман» көеннән башланды да инде, дигән сүзләр дә аныкы.

Усман Әлмиев безгә мәгълүм «Арча» җырының да сүзләрен язган икән әле.

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында ла.
Арча ягы бигрәк ямьле
Кош сайраган чагында,

– дип башланган бу җырны да без халыкк җыры дип беләбез. Көйне сугыш елларында Арча-Казан тимер юлында поездларда эшкә барган чакта җырлап баручы кызлардан откан. Ул көне Усман агага шул ук Заһид Хәбибуллин һәм композитор Нәҗип Җиһановлар «эшкәртеп» биргән.

Әйе, Усман Әлмиевнең репертуарында үзе язган җырлар байтак. Ул «мин шагыйрь түгел» дисә дә, шагыйрь икәнлеген әнә шул җырлары әйтеп тора. Бөек Ватан сугышына кадәр үк, Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Муса Җәлил аңа: «Сиңа, Усман дус, язучы булырга кирәк, Союзга кер, «Сарман» җырың беренче рекомендация булыр», – дип юкка гына әйтмәгәндер.

Сарман җыры – татар халык җыры. Халкыбызның йөзьяшәр улы булган Усман Әлмиев моны үзе дә шулай ди иде. Татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр илдә, һәр кыйтгада җырлыйлар бу җырны.

Сүз дә юк, бүген дә җыр текстына үзгәрешләр кертә-кертә җырлаучылар да бар. Берничә ел элек Әлмәттән Болгарга сәяхәтебез вакытында автобустагы егет-кызлар әледән-әле «Сарман»ны суздылар. Шунда берсе, хәтеремдә дөрес калса, менә бу сүзләргә җырлады:

Сарман буйларында тугайлар күп,
Кайда атлык, кайда андызлык.
Бу дөньяда авыр хәлләр күптер –
Яманнары – картлык, ялгызлык...

Нишләмәк, яше дә, карты да җыр җырлап юаныч таба. Шигъри җан­лылары исә яңа сүзләрен дә иҗат итәләр.
Бу табигыйдер.

Шунысы горурлык тудыра: без – сарманлыларның гимнга торырлык җырыбыз бар. Бу – иң мөһиме. Җырның тарихы күпләрдә кызыксыну уятыр, чөнки кеше булган кешенең йөрәгендә сандугач булып җыр ята, шаулый-шаулый тал-тирәк тирбәлә...

1

2

Заһид Хәбибуллин

Усман Әлмиев

Дамир Гарифуллин, шагыйрь, төбәкне өйрәнүче, тарихчы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты 


Дамир ГАРИФУЛЛИН
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»