поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2013 Милләт

Татар фәне кемгә кирәк? (Сораштыру)

Россиянең фән өлкәсе кебек үк Татарстан фәне дә реформалар чоры кичерә. Татарстан Фәннәр академиясенә караган шактый гына институтларда кыскартулар бара. Гади халыкта да зур кызыксыну уяткан бу күренешне галимнәребез үзләре ничек бәяли?

Интертат.ру газетасы кайбер фән әһелләренә шушы сорау белән мөрәҗәгать итте.

Нурмөхәммәт Хисамов, профессор:


Безнең татар фәне - тел, әдәбият, сәнгать һәм этнография, тарих – бу фәннәр актуаль булудан туктамыйлар. Чөнки сүз татар халкын саклап калу, аны үстерү турында бара. Мондый чакта әле өстәмә штатлар кирәк. Үзем директор вакытта кат-кат сорап йөрдем. Мәсәлән, текстология, классикларның хезмәтләрен эшкәртү. Хәзер менә Тукайның академик басмасын берничә кеше эшли. Ә бит кимендә ике тапкыр артыграк кеше кирәк иде. Бу кыскартулар безнең телгә, фәнгә, милләтнең яшәешенә зур зыян китерер дип куркам.

Җәүдәт Сөләйманов, галим:


Россия академиясе, Татарстан фәннәр академиясе һәм, гомумән, фән бар. Безнең дәүләт эшлеклеләре дә, галимнәребез дә аңлый - фәнсез яшәп булмый. Фәнне үстерергә, галимнәргә шартлар тудырырга кирәк, шулай ук фән эшләрен координацияләү дә мөһим. Ләкин чиновниклар фикеренчә, бүгенге Фәннәр академиясенең эшләү рәвеше инде искерде, аны бетереп, башка формада алып барырга кирәк. Ә шәхсән үзем бүгенге көндә алар тәкъдим иткән юлны - академикларны, мөхбир-әгъзаларны бер якка, институтларны икенче якка куеп, җитәкчелекне алыштыру эшен алып баруны, булган мөмкинлекләрне, киләчәкне, фәнне чынлап торып берничә ел эчендә юкка чыгару, дип саныйм. Бер караганда, академиклар карт, тиешен эшләп бетергән кешеләр кебек. Ләкин алар бит тулы бер фәнне тәшкил итүче мәктәп башында торалар. Институтны академиктан аеру, башны тәннән аерган кебек була. Шуңа күрә, мондый фәлсәфә белән нигездә мин килешмим. Фәннәр академиясен Мәскәүдә дә, бездә дә бүгенге көнгә карап форматлаштыру, ул әйберләрне үзгәртү яклымын. Без дә аны, иншалла, эшләргә тиешбез.

Илтани Илалова, театр белгече, тәнкыйтьче:


Мәгариф һәм фән министрлыгында утырганнар - надан кешеләр, бернәрсә аңламыйлар, бернәрсә төшенмиләр, алар үз фикерләрен соңгы инстанция итеп бирәләр. Алар белән мин, гомумән, килешмим. Бәлки яңалыклар кирәктер, ләкин Фәннәр академиясен бөтенләй юкка чыгарырга һич кенә дә ярамый. Мин моңа каршы.

Фарсель Зыятдинов, икътисад фәннәре докторы:


Кыскартуларга килгәндә, институтларда алар әле дәвам итә. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих интитутында гына азрак булды. Чөнки алар көрәштеләр, көрәшкәч аларга бу хәл бик кагылмады. Башкалар көрәшмәде, шуңа күрә кадрларны күпме кирәк, шулкадәр “йолкыдылар”. Башлыча пенсия яшендәгеләр кыскартылды. Үземнең фикергә килгән вакытта, олы яшьтәге галимнәрнең дә төрлесе бар. Күп тәҗрибә туплаган, эшен җиренә җиткереп алып бара торган энциклопедист кешеләр бар. Бу очракта саграк, сайлабрак эш итәргә кирәк иде, чөнки кайбер бүлекләр бөтенләй шәрә калалар. Мәсәлән, Энциклопедия институтына әле җүнләп эшли дә башламаган кешеләрне куялар. Аларның тәҗрибәсе азрак бит әле. Тарих институтындагы кебек тәҗрибәлерәк кешеләрне дә калдырырга кирәк иде, диюем. Чөнки алар яшьләргә, калган төп үзәккә алга китеш ягыннан үзләренең йогынтысын ясарлар иде. Мәсәлән, Тел әдәбият, сәнгать институтын гына алыйк. Кандидат, төрле тармакларга кагылган докторлар бар, ул кешеләрнең институтка чын мәгънәсендә файдалары күбрәк булыр иде. Кыскартылган олы галимнәребез бакчаларына китте, үзләренең йортындагы эшләре белән шөгыльләнә башлады. Бу бит гасырга якын туплаган байлыклар юкка чыга дигән сүз. Күбесенең тормыш хәлләре дә начарланачак инде. Чөнки институтта тыныч кына үзенең өлкәсен белеп эшләргә өйрәнгәннәр бит инде алар. Ике якка да файдалы иде. Институтка да, галимнәрнең үзләренә дә, һәм, гомумән, җәмгыятькә дә. Ләкин кыскартулар дәвам итә. Безнең Энциклопедия институтында 60 процент кешене кыскарталар - ун кешенең алтысы язмыш иркенә ташлана дигән сүз бит бу.

Венера Шәрипова, биология фәннәре кандидаты:


Минем гомуми эш стажым 41 елдан артык. Шуның 35 елы - фән өлкәсендә. Мин 15 елга якын фәнни-тикшеренү институның оборона өлкәсенә караган лабораториясендә эшләдем. Фәннәр академиясе оешу белән монда килдем. Биредә инде 20 елдан артык хезмәт куям. Фәннәр академиясенең президенты Мансур Хәсәнович заманында тышкы элемтәләр бүлеген җитәкләдем. Бөтен дөньякүләм фәнни үзәкләр белән иң беренче булып килешүләр төзедек. Татарстанның милли, мәдәни, иҗтимагый оешмалары белән дә эшләдек. Аспирантура бүлеге ачылгач, ул юнәлешне дә миңа алып барырга туры килде. Фәннәр академиясендә үзем эшләгән дәвер хакында китап язарга керештем. Бик зур дәрәҗәле кешеләр белән очрашырга туры килде, алар белән кулга-кул тотышып эшләдек. Бөтен дөньядан килә торганнар иде бит. Шул вакыйгаларны чагылдырып, мәңгеләштереп калдырасым килә. Совет чорындагысыннан соң үз Президенты, үз хөкүмәте, үз Дәүләт Советы булган яңа республиканың беренче адымнары Фәннәр академиясен төзү булды. Ул аның дәүләти символларының берсе иде. Автомномия вакытында ризалык бирми иделәр бит, гәрчә көч, куәт 3 Балтыйк буе республикасыныкы кебек иде. Яңа республика тормышы белән безнең эшләр, безнең эшләр – дәүләтнеке белән тыгыз үрелеп барды. Мансур Хәсәнович, Минтимер Шәрипович һәм ул вакытта хөкүмәт башында торган Рөстәм Миңнехановлар идеясе белән башланган эш иде ул – Фәннәр академиясе. Күбрәк башлангыч чорны сөйлим, чөнки ул вакытта мин академиядә кирәкле кеше идем. Республиканың чәчәк аткан чорында Татарстан Фәннәр академиясе дә гөрләтеп эшләде. Барлыкка килү һәм аякка басу иң күңелле чорлар була. Россиякүләм сәяси, иктисади вәзгыять бара икән, фән өлкәсендә дә үзгәрешләр була. Россия, Татарстан Президентын үзебез сайлап куйган икән, без аларга ышанырга тиеш. Алар нәрсә кылганнарын беләләрдер дип әйтәсем килә. Элек бит лабораторияләрдә уйлап-уйлап эшли торган галимнәр иде, ә хәзер бизнес тирәсендәге яңа формат кешеләре пәйдә булды. Билгеле, кыскартусыз булмый, хирурглар эше кебек: кискәч авырта, каны да чыга. Аннары фәннең төрле тармаклары да бер юлы үсми. Без эшләгәндә максат тарихны, милли әдәбиятны күтәрү булды. Бу яктан да зур эшләр башкарылды. Тарих катламнары күтәрелеп, Казанның 1000 еллыгын уздыру, татар энциклопедиясен төзү (СССР күләмендә дә энциклопедияле халыклар берничә генә). Болар барысы да башкарылган зур эшләр булды. Минемчә, үзгәрешләр тиешенчә хәл ителәчәгенә өмет итәргә кирәктер. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 07.08.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»