поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.08.2013 Бәйрәм

Гөрләде, балкыды Төмәндә Сабантуй

Август башында Төмән шәһәрендә ике зур вакыйга булды. 2 нче август көнне Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды (кичен өлкә филармониясе бинасында Татарстан сәнгать осталары концерты булды). 3 августта шәһәр үзәгендәге “Геолог” стадионында XIII федераль Сабан туе уздырылды.

– Татарстан Республикасы белән күптәнге багланышларыбыз бар. Татарстан нефть­­челәре Көнбатыш Себер ягу­лык-энергетика комплексы бул­дыруның башында торды. Алар берен­че­ләрдән булып өлкәнең төнь­яктагы җир асты байлыкларын үзләштерүгә өлеш кертте, яшь белгечләргә белем­нәрен һәм тәҗрибәлә­рен тапшырды. 15 ел элек, 1998 елны төбәкләребез хез­мәт­тәшлек итү турында ки­лешүгә кул куйган иде. Нәтиҗәдә мәгариф, сәламәт­лек саклау һәм спорт өлкә­ләрендә байтак проект тормышка ашырылды. Инде үзара хезмәттәшлек итү турында яңа килешү төзү зарурлыгы туды, – дип сәлам­ләде анда өлкә губернаторы Владимир Якушев.

– Совет заманында би­регә Татарстаннан 22 мең кешебез килеп вахта ысулы белән җир асты байлыкларын үзләш­терүдә эшләде. Аларның байтагы монда гаилә корып та калган. Хәер, Татарстан белән Төмән арасында элекке заманнарда ук багланышлар булган. Сезнең төбәктә дә тел­не, мәдәниятне саклауга өлеш кертелә. Хә­зер без туган телне яхшырак өйрәнү өчен Интернет программалары булдырдык. “ТНВ-Планета” каналы эшләп тора. Яңа бурычлар бар. Без Төмән өлкәсе тәҗрибәсен даими өйрәнеп торабыз. Киләчәктә тыгыз хезмәт­тәшлек итү өчен бу документ – яхшы нигез, – дип чыгыш ясады үз чиратында Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­неханов.

Әле дә Тукай, Җәлил бар

Табигый, тиктомалдан гына, яңа бурычлар бар, дип әйтми Р.Миңнеханов. Ханти-Манси, Ямал-Ненец автономияле округлары да өстәлеп киңәйгәч, Төмән өлкәсе мил­ләт­тәшләребез аеруча күп яши торган төбәкләрнең бер­сенә әйләнде. Әле бер­ничә ел элек кенә бу җирлектә 102 мең татар яши дип исәп­ләнелсә (ни гаҗәп, документка да бу сан үзгәртелмичә кереп киткән), хәзер биредә 240 мең татар гомер кичерә. Ни кызганыч, БДИ кертелү һәм шәһәр­ләштерү процессы нә­ти­җә­сендә җирле татар мәктәп­ләрендә туган телебезне укыту кыенлаша бара. БТК мәгъ­лүматларына караганда, хә­зерге вакытта би­редәге милли мәктәпләребез бер­мә-бер кыскарып, 54е ге­нә татар мәктәбе санала. Кызганыч, аларның күбе­сендә татар теле һәм әдә­бияты гына үзебезчә укытыла. Тәгаен алганда, Төмән районындагы мәшһүр Ямбай авылында да без шуның ачык мисалын күрдек. Төмәннән 19 чакрым ераклыкта гына булган ике мәчетле авыл бу. Авыл җир­леге башлыгы Динә Борындыкова белән фикер алыш­канда, һич югы башлангыч мәк­тәптә параллель сый­ныфларның берсен татар сыйныфы итеп ачып булмыймы, дип кызыксындык без. Динә ханым мондый зарурлык күрмәвен әйтте. Ә менә авылдагы мәдәният һәм кү­ңел ачу үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әмиро­ваның: “Бала­ларның күбесе урыслаша бара. Соңгы елларда Габдулла Тукай, Муса Җә­лилләрнең туган көннәре уңаеннан конкурслар үткә­рәбез. Бер-бер­сеннән күреп, тырышып ятлап, конкурста катнашалар. Шундый чаралар булса, тагын да катнашыр идек, ди сабыйлар.

Ике мәчет эшләп торып, балаларга дини-милли тәр­бия бирү максатында, ни җәйге лагерь, ни дин нигез­ләре курслары оештырылмый”, – дип ачынып сөй­ләве, чынлап та, милләт­тәшлә­ре­без алдында җитди эш-бу­рыч­лар торганлыгын сөйли.

БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, мә­сәлән, Төмәндә 500 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачу хыялы белән яна икән. “Җирле хакимиятләр белән сөйләшүләр башладык. Каршы түгелләр. Сабантуй вакытында гына яныма өч кеше килеп, өлкә башкаласында зур татар гимназиясе ачу ихтыяҗын белдерде”, – дип сөйләде безгә. Федераль Сабантуйга килгән ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәга­риф, фән һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәисе Ра­зил Вәлиев исә федераль хаки­миятләрнең мәгариф турындагы законга өстәмәләр кертеп, урыс телен милли мәк­тәпләрдә дә туган тел сыйфатында укыттыра башларга җыенуларын хәбәр итте. Агай, алдан сагай ди­гәндәй, без мондый омтылышларга алдан ук ризасызлык белдереп, урыс булмаган башка милләт оешмаларын да уятырга, кузгатырга тиеш, миңа калса. Туган тел­ләрне чикләү, милли мәктәп­ләрне ябу-бетерү тегермә­ненә су кою булачак әлеге эш. Моны урыс булмаган халыклар, милли оешмалар тизрәк аңласа, үз сүзен кис­тереп әйтсә иде.

Күп яттык без мәдрәсәдә...

Шулай да Ямбайга бару Төмән якларына сәфәрнең күңелле сәхифәсе булып та истә калды. Безне – РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән мине үз заманында дини мәгърифәт үзәге буларак дан казанган мәшһүр авылга алып килгән өлкә хакимия­тенең милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев биредәге мәдрәсәне РИУ филиалы буларак эшләтә башларга кирәк дигән карарга килүләрен хәбәр итте. Бер­ничә ел элек өлкәгә генә түгел, бөтен Себер җиренә диярлек бердәнбер булган Ямбай авылы мәдрәсәсен, ваһһабчылар әзерләп чыгара, дип япкан булганнар. Чын­лап та, проблемалар булган анда. Дөрес, әллә Казан тәэ­сире көчәюдән куркып, әллә инде Мәскәү, Уфадагы дин башлыклары үз канаты астына алырга тырышканга күрә, мәдрәсәне ни рәвешле, кем карамагында ачып-эш­ләтеп җибәрергә белми аптыраган хакимиятләр. Билгеле, мактаулы вазыйфа, зур ышаныч күрсәтү булса да, РИУ өчен шактый мәшәкатьле, чыгымлы юнәлеш булачак бу. Әл­бәттә, берничә мөгаллимне вахта рәвешендә юллап эш­ләтергә була Ямбайда. Әмма сабак бирүчеләрнең күпче­леген барыбер җирле ислам белгечләреннән тупларга ки­рәк булачак. Кем белә, яхшы гына хезмәт хакы түлибез, ди­сәләр, үзебездәге РИУ тәмам­лаучылар да анда барып урнашырга мөмкин.

Мин форсаттан файдаланып Воробьевка “Искер” му­зей-тыюлыгындагы вәхшилек очракларының кабатлануын (Себердә ислам дине кабул итү билгесен җимерүне), православ дин әһелләренең үз мәетләрен Искер җирендә җирләүләрен дәвам итүләрен хәбәр итеп, хакимиятләрнең чара күрүен сорадым. Үз вакытында анда район һәм Тубыл шәһәре башлыгы булып эшләгән икән ул. Евгений Михайлович белән бу җәһәттә бер айдан соң кабат сөй­ләшергә килештек.

Сабантуй

Бик күңелле, кояшлы, матур, җылы көн булып истә калды борынгы бәйрәмебез (узган ел аны Владивостокта коеп яуган яңгыр астында уздыру турында сөйләгәндә әле хәзер дә күпләрнең тәне чымырдап китә). Ат чаптырудан кала, барча ярышлар уздырылды шикелле анда. Шулай да, ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, Сабантуй оештыру нечкәлек­ләре турында Түбән Кама шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Луиза Шакирҗа­нова белән сөйләштек. 310 кешелек делегация белән, шәһәр башлыгы Айдар Метшин җитәк­челегендә килгән алар.

– Сигезенче тапкыр федераль Сабантуй оештыруыбыз. Оештыру комитетының беренче утырышы узган елның ноябрендә үк булган иде. Җырчыларыбыз, биюче­ләре­бездән тыш, бел­гечләребез спорт уеннары, бәйгеләр дә оештырды, – ди Луиза ханым. Түбән­ка­малы­лар пешереп килгән 200 килолы чәкчәккә исе китмә­гән кеше булмагандыр. Бәй­рәмгә килгән бер­ничә йөз тамашачыга насыйп булды аны авыз итү. Сабантуй тәкәсе белән татарстанлылар куйган җиңел чит ил машинасы үзебезнең батырга – Те­ләче егете Раил Нургалиевка язган икән.

Сабантуйда катнашкан күренекле җырчыларыбыз турында шактый язып булыр иде. Шулардан икесен – Ринат Ибраһимов белән Эльмира Кәлимуллинаны гына телгә алам. Ибраһимов, махсус чакырылып, сәхнә тотса, гади тамашачы Кәлимуллина бе­лән аралашып, автограф алып мәш килде. Башкалардан кү­реп “Голос” бәй­гесендә икен­челекне яулаган сөй­кемле туташыбыз белән мин дә су­рәткә төштем. Һич тә масаймаган сылуыбыз: егет­ләр ягына башын кыңгыр салып баса икән. Күз тимәсен!

Йомгак урынына

Сабантуй үткәрү белән генә шөгыльләнә, дип бервакыт шактый төрлән­дергән­нәр иде БТКны Интернетта. Бел­мәгән кеше сөйли инде ул. Сабантуй – һәртөрле милли эшләр турында аңлашу, сөйләшү өчен менә дигән форсат та бит ул. Әнә Төмәнгә Сабантуйга барып кичектергесез ничәмә эш хакында фикер алышып кайттык. Татар-башкорт бәйрәме дип әйткән булалар. Әнә Уфада Сабантуй үткәрелми. Хәзер, акчаны янга калдырыйк, дигән булып, авыл Сабантуйларын үткәр­мәү ягын карый башлаган күршеләребез. Еш кына эшкуарларны җәлеп итү, хуплап тору да җитә югыйсә.

Поездда, кайтыр юлга чык­кач, купебызга Томск өл­кәсе татар милли-мәдәни мөх­­тәрияте рәисе Марат Хөс­­нетдинов килеп керде. Конгресстагыларга ияреп Казанга баруы икән. “Бүген­нән Сабантуйга әзерләнә башларга, аудио-видео язмалар алып кайтырга кирәк”, – диде безгә Марат әфәнде. XIV федераль Сабантуй Томскида булачак бит. Крас­ноярс­килыларның да теләге зур, диләр. Тора-бара, бәлкем, Уфа да федераль Сабан туен кабул итәр. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 129 | 06.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»