поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.08.2013 Җәмгыять

Сүзнең муены нечкә, кайсы якка да борыла

“Дөньяны сүз әйдәр” дип белеп әйткәннәр элеккеләр. Сүзне үлчәп, эчтәлеген дөрес аңлап, кирәк урында гына куллану бик мөһим. Кайберәүләрнең сөйләвен рәхәтләнеп тыңлыйсың – сүз кадерен беләләр. Элекке язучыларны уку да җанга рәхәт. Сүз тәмен белеп, рәхәтләнеп укырлык итеп язалар.

Мин үзем күп укыйм. Мактанып әйтүем түгел: “Иң күп китап укучы” бәйгесендә дә берничә тапкыр җиңгәнем бар. Китап укыганда рәхәт, борчулар онытылып тора, китап геройлары белән бергә маҗаралар эчендә “йөрисең”. Хәзер әллә кайчан укылган китапларны кайта-кайта укыйм. Язучыларыбыз Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Рашат Низамиев һәм башкаларның тел бизәкләре шулкадәр бай – күңелләрне нурландыра. Бу язучыларның күңелләре тулы җәүһәр икән. Табигать күренешләрен әсәр героеның эчке кичерешләренә туры китереп сурәтләү өчен үзеңнең дә күңелең матур булырга тиеш шул. Гомәр Бәширов – аргамак та, судагы балык та, күктәге йолдыз да... Мәктәптә эшләгәндә аның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен биология, табигать белеме дәресләрендә, төрле кичәләрдә дә бик уңышлы куллана идем.

Рашат Низамиевның “Урман эчләрендә урман” повестен гына укып карагыз сез! Андагы чагыштыру, тел байлыгы... Укыганда чишмә чылтырауларын, яшь үлән, әрем исен тоясың. Ничек укыйсың килмәсен инде шундый китапларны! Менә шундый китапларны укып җан азыгы алам.

Әмма бүгенге көндә сөйләшә, яза белми торган кешеләр дә бар. Мәсәлән, кайберәүләр бәйрәм, юбилейларда матур гына чыгыш ясыйлар да, “Сезгә сәламәтлек, матур тормыш, эшегездә иҗади уңышлар телисе килә”, – диләр. Мин әби сыман быжгып, эчтән генә: “Телисең килсә – телә, сине кем тоткан!” – дип ачуланам. Мондый вакытларда авыз тутырып ”телим!” дияргә кирәк бит инде.

Сөйләмдә бик күп очрый торган “Миңа калса” дигән сүзтезмә бар. Аны да шактый кеше куллана. Эчемнән генә тагын киреләнәм: “И-и, сиңа калса... “ дип. “Минемчә”, “мин уйлаганча” дияргә кирәк. Кечкенә чагым искә төшә – үзебезнең абзардан тиресне колхоз басуына чыгара идек. Бервакыт әни чанага төяп бетермәгән тиресне арбага төйи башладым. Аннары әнкәй белән басуга киттек. Барып җиткәнче мин төягән тирес кисәк-кисәк булып коелып бетә язды. Әнкәй шул чакта: “И-и, балакаем, сиңа калса...” дигән иде.

Татарча җыр текстларының черек бәрәңге кебекләре бар. Ныклап укып карамыйча композитор шуларга ничек көй яза икән?! Бервакыт кайсыдыр җырчының: “Синең кара күзләреңне карлыган дип ялгыша яздым...” – дип җырлаганын ишетеп шаккаттым. Кара карлыган дип өзеп алырга уйлады микән ялгышып? Менә шундый “пешмәгән” җырларны күп иҗат итәләр шул хәзер. Ә яхшы эчтәлекле халык җырларын башкаручы егет янында шәпшәрә артларын күрсәтеп биеп йөрүче кызларны гына күр син! Адәм көлкесе! Халыкны, телне санга сукмау бит инде бу!

“Черек бәрәңге” дигәннән шуны да әйтәсем килә. “Черек бәрәңге ашап үстек” дип дөрес язмыйсыз. Черек бәрәңге, гомумән черек ризык ашасаң җан-тәслим кыласың. Ачлык елларда черек бәрәңге ашап үлүчеләр бик күп булды дип сөйли иде әнкәем. Ул елларда черек түгел, ә өшегән, яки җир өстендә калып кипкән бәрәңге ашаганнар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: элек колхоз бәрәңгене күп утырта иде. Без укучылар белән яңгыр-кар димичә, айлар буе бәрәңге басуында эшли идек. Көрәк-сәнәк белән казыган чаклар да күп булды. Төяргә машина җитмәсә, басуда өеп калдыра идек. Менә шул өшегән бәрәңгедән Минзәлә районының “Татарстан” совхозында спирт ясыйлар, калган чүбен колхоз сыерларына ашаталар иде.

Ә хәзер “Черек бәрәңге ашау”ны үз әсәрләрендә язучылар да еш куллана. Бу дөрес түгел. Сүзне кабат-кабат уйлап, тоеп, тәмен белеп кенә куллансак иде...

Тукай районы, Боерган авылы.  


Гөлфия ӘҺЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»