поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2013 Җәмгыять

Ләйсән Мәхмүтова: «Мин – коммунист идем»

Йосыф тач әнисе икән. «Зө-Ләй-Лә» триосы солисты, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтовага кунакка барып, бер секунд та урынында утырмаучы бу тере йомгакны бераз күзәткәннән соң, барыбер шул карарга киләсең – холкы белән әнисе малае ул. Ике яшьлек әлеге тиктормасның һәркайда үз кануннары: иң кулае – аңа үз теләгең белән буйсыну. Үзеңә дә җайлы, Йосыфка да эш калмый. Туңдырма кирәк икән, тап туңдырма, шкаф түбәсеннән әнә теге нәрсә кирәк икән, алып төшеп бир. Киреләнүең файдасыз булачак – барыбер менәчәк, барыбер алачак...

«Тулай торакта тормакчы идем»

Йосыфның күңеленә хуш килдем үзе – ук кебек атылып килеп кергәндә кочагыңны ачарга гына өлгер! «Олы улым Сөләйманның никадәр дәрәҗәдә алтын бала икәнен Йосыф тугач кына аңладым, – дип көлә Ләйсән дә. – Аның тавыш-тыны да чыкканы булмаган икән. Моның белән рәсем ясалмаган стена, ватылмаган уенчык, савыт-саба, буй җитмәгән шкаф калмады. Аңа бер секунд җитә – син борылганчы ул инде этлеген эшләп, икенче бүлмәгә чыгып йөгергән булачак».

«Кемгә охшаган икән, Ләйсән?» – дигән сорауга да җавапны белә Ләйсән: «Ирем андый түгел инде...»

Ләйсән ире Руслан белән 1997 елда танышкан булган икән. 31 декабрьдә, Ләйсән, корпоративдан җырлап кайтып, Яңа елны каршы алырга җыенган. Өстәл артындагы бер тамчы хәмер капмаучы егетне күреп аптырап та калган – эчмәүче егетләр дә була аламыни? Ул заманда чәчәк аткан әлеге мәхшәрдән Русланны Таҗикстан якларында үсүе, мөселман традицияләрендә тәрбияләнүе генә коткарып калган булса кирәк. Әнисе белән Татарстанга кайтып урнашып, тормышын нульдән башлап үз куллары белән корган тырыш егет Ләйсән белән 4 ел очрашып йөрү вакытында үзен гел яхшы яктан гына күрсәткән шул. Ләйсәннең әнисе Исламия апа Мәхмүтованың күңеленә дә сары май булып яткан – тәртипле егетне мактамый кара син!

– Өйләнешүебезне сизми дә калдык бугай, – дип искә ала Ләйсән ул елларны. – Ә болай мин үземне утыз яшьтә генә гаилә корырмын, башта иҗатта формалашып бетәрмен, дип планлаштырган идем. Чып-чын коммунист идем – башта эш, аннан башка төрле вак-төяк! Ә никахлар күктә укыла икән. Өйләнешкәч, башта фатирда тордык, Сөләйманны алып кайткач, әниләр янына күчендек. Аны карашуда әниләрнең өлеше биниһая зур булды. Руслан үз эше белән мәшгуль иде – кешеләргә ремонт ясап йөри ул. Әмма, итексез итекче, дигәндәй, өйдәге ремонт мәсьәләсенең очына чыга алганы юк.

– Гаиләнең ныклыгын тикшерәсең килсә, ремонт белән сына, диләр бит, Ләйсән...

– Дөрестер ул, безнең ул мәсьәләдә уртак карарга килә алган юк. Миңа менә мондые ошый, Русланга шуның капма-каршысы дигәндәй.

– Бу очракта иң беренче кем юл куя инде?

– Кайчан ничек. Мин үземне бөтенләй компромисска бармый торган кеше дип әйтә алмыйм, тегенди-мондый вак-төяктә юл куя беләм. Әмма миңа ошый икән – анысы өчен азакка кадәр көрәш булачак.

– Әти-әнинең төпчек кызы булу үзен сиздерәдер.

– Төпчек кыз, дип, әти белән әнине 13 яшьтән генә күрә башладым, дисәм дә була. Аңарчы алар тәгәрмәч өстендә яшәде бит. Без Лилия апа белән әби карамагында булдык. Җәйләрен Әлки районы Югары Әлки, Мамадыш районының Катмыш авылларына бер көтү бала-чага җыйнаулашып кайта идек. Тирес чыгарырга ярата идем – ул яктан, шәһәр кызы, булмаган, кебек сүзләр минем турында түгел. Кулдан килмәгән бер эш тә юк иде! К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Казанда төпләнеп, әниләр (Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар. – Г.Җ.) өйдә тора башлагач та аларның алдында сөйдереп кенә утырган булмады. Мәктәптә дә, театрда да алар йөзенә кызыллык китермәү, һәр җирдә тырышлык таләп ителде. Театр училищесына укырга кергәч, башкалардан аерылып тормас өчен, тулай торакка да урнашып карадым. Өең бар, шунда тор, дип борып кайтармаган булсалар әле...

«Начар артист түгел идем»

– Театрдан китеп, триога килү тарихы өчен берәр зур этәргеч булдымы?

– Юк, анда бер генә этәргеч булды – рольләр бирми башладылар. Рольсез нишлим мин театрда – пенсиягә кадәр массовкада йөримме?! Мин үземне начар артист дип санамыйм үзе – миңа чыгып уйнау чыгып җырлауга караганда җиңелрәк бирелә. Әмма кем нәрсә генә әйтсә дә, режиссерның үз якын кешеләре, баш роль өчен артистлары була. Мин алар төркеменә кермәдем – шуңа гаризамны тыныч кына яздым да киттем. «Зө-Ләй-Лә»гә башлангыч биргәнче, мин әле Рөстәм Сәрвәров, Рәсим Низамов төркемнәрендә чыгыш ясап йөрдем. Ул театраль чыгышларны хәзер дә күпләр хәтерләп сөйли. Театрдан китешкә Ринат Закиров шәһәр филармониясенә эшкә дәште. Аның өчен зур рәхмәт аңа!

– «Зө-Ләй-Лә» төркеме турында язганда, безгә яңа сулыш, яңа баскыч кирәк, дип телгә алып киткән идегез инде...

– Һаман да шул ук сүзләр – ниндидер тыныч кына, җайлы гына күчеш чоры кирәк безгә. Безнең төркем турында, «кыздыра белә», диләр, әмма «кыздыру»ның да үз яше, үз матурлыгы була. Аннан, музыкаль яктан да үзебезнең репертуардан канәгать түгел – «тра-та-та»дан качып, катлаулырак музыка стиленә күчәсем килә.

– Сольный чыгышларыңның сәбәбе дә шулмы?

– Әйе. Ниндидер бер вакыт аралыгыннан соң, кеше ялгызы гына да эшләп карарга тиеш.

«Ашарга пешерү дә – иҗат»

– Гастрольләр, чыгышлар, соң кайтулар – 11 ел яшәү чорында Русланның көнләшеп тавыш чыгарганы булмый калмагандыр?

– Аның өчен зур тавыш чыкканы юк – мин аңа кияүгә чыкканда артист идем инде. Кем әйтмешли, белеп өйләнде. Әмма ул минем һөнәрне генә түгел, өйләнгәнче нинди кеше икәнемне дә яхшы чамалады кебек. Начар юлда йөрер өчен артист булу мәҗбүри түгел, ул кешенең үзеннән тора. Кураж кешесе генә булсам, кияүгә дә чыкмаган булыр идем, ә без мәхәббәтле гаилә кордык. Әмма кайсыдыр як миңа мөһимрәк дип кистереп әйтәсем килми – миңа эшем дә көлеп торсын, гаилә күгендә дә кояш балкуы кирәк.

– Өйдә өч егетне ашату өчен, монда аш бүлмәсендә дә гел кояш балкуы мөһим бит әле...

– Мин кәефкә карап әйбәт хуҗабикә. Туктаусыз плитә каршысында басып торудан ләззәт алмасам да, егетләрнең ач утырганы юк кебек (көлә). Сөләйманны үстергәндә бала белән бик әвәрә килә алмагангамы, Йосыф белән әни булуның бөтен рәхәтен дә күрәм. Ул үзе дә шундый бала инде – күрәсеңдер, бер шкафның тоткасы юк, дизайн-мизайн дип җенләнгән Мәхмүтованың сыннары-вазалары да ерак почмакларга озатылган, күн диванның тишек булмаган җире калмады... Әмма бала үстерү шуның белән кадерле дә инде ул – җансыз матурлыкка караганда, бала туздырган өй миңа матуррак күренә.

– Нәрсәләр пешерергә яратасың, Ләйсән?

– «Фирменный» рецептым – пылау. Ул минем телеңне йотарлык тәмле килеп чыга. Каенанам ашка-суга бик оста, ул да бик күп ризыклар пешерергә өйрәтте. Ашарга пешерү дә иҗат бит ул: бар күңелеңне биреп пешермәсәң, тәмле ризык көтеп өстәл артында утырудан файда юк.

– Аш бүлмәсендә хатын-кызның баш булуы бәхәссез, ә өегездә кем хуҗа, Ләйсән?

– Миндер инде. Холкым белән лидер булгач, анысы гаиләгә дә үтеп керәдер. Гаиләне алып баргач, малайларга әйбәт әти булгач, минем холкыма чыдагач, Русланга шунысы өчен генә булса да зур рәхмәт. Иҗат кешесе икәнемне дә аңлап кабул итә белә – ә бәхет өчен миңа артыгы кирәк тә түгел... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»