поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.07.2013 Мәдәният

Халык үз асылына кайта

Без авылыбыз белән аны “Шәле тәрәзәләре” җыры аша якын иттек. Мәһабәт гәүдәле, моңлы тавышлы Россиянең атказанган, Та­тарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин телевидение экранында килеп чыккач, әнә җырчыбыз җырлый, дип йотлыгып аны тыңларга керешә идек. Бу безнең якныкыдыр, дип нәсел шәҗәрәсен барлап йөрүчеләр дә бар иде хәтта. Шәле кешеләре арасында җырчы янына килеп: “Улым, син кем малае?” – дип сораучылар да булган.

Тумышы белән бу авылныкы булган язучы Камил Кәри­мов ши­гыренә иҗат ителгән әлеге җырны Мирсәет абыйга көй авторы, композитор Зиннур Гыйбадуллин бирә. Җыр­чы­ның авыл җырларына мә­хәб­бәте нәкъ менә шул “Шәле тәрәзәләре”ннән башлана. Аңа республиканың төрле авылларыннан: “Безнең авыл көен башкармассыңмы?” – дип мөрәҗәгать итә башлыйлар. Мирсәет абыйга авыл көйләрен башкару шулкадәр ошап китә ки, үзе дә җырлар иҗат итә башлый. Бүген аның репертуарында авылларга багышланган унлап җыр бар.

Әлбәттә, аның иҗатын авыл җырлары белән генә чикләп кую дөрес булмас иде. Киң диапазонлы, беркемне дә кабатламый торган үзгә мо­ңы, гаярь тавышы белән күп­ләрне әсир иткән Мирсәет Сөнгатуллин – гасырлардан килгән, тутыкмас, еллар үткәч тә үзенең асылын жуймаган халык көйләрен башкаручы чын “халык җырчысы”. Сер түгел, күп кенә артистлар иҗатлары белән менә шул “халык җырчысы” дигән мәр­тәбәле исемгә тәңгәл килә алмый. Дөрес, бүген халык әсәрләрен башкаручыларыбыз да бармак белән санарлык калды бугай инде. Эстрада йолдызы булып балкырга теләүчеләрнең берсе дә “халык сукмагы”н сайларга телә­ми. Үзенең тавышын күрсә­тергә теләп, концертында бер-ике халык җыры башкара да шуның белән вәссәлам. Әмма тулы бер иҗатын халык җырларына багышлаган җырчылардан бүген Мирсәет Сөнгатуллин гына калды ди­сәм, бер дә ялгыш булмас.

100 халык җыры тупланган җыентыкны тыңлагач, инде онытылып барган көйләр­не каян эзләп тапкан ул дип аптыраган идем. Төбәкләрдә күп йөргән җырчы буларак, Мирсәет Сөнгатуллинга җир­ле халыкта сакланган җырлар үзеннән-үзе кулга килеп керә.

– Күп җырчылар аранжировка белән баетып, халык җырларын заманчалаштыра, әмма элеккеге көйләрнең һәммәсен дә бер калыпка салып булмый, – ди Мирсәет абый. – Алар элек ничек яңгы­раган булса, бүген дә нәкъ шулай башкарылырга тиеш. Әйтик, “Келәү Гайшә” кебек озын көйне заманчалаштырып булмый бит инде.

Татар халык җырларының дәвамы булып мөнәҗәтләр җыентыгын чыгарырга исәп­ли әле җырчы. Анысы С.Сәй­дәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак 60 яшьлек юбилей кичәсенә кадәр өлгерергә тиеш.

– Алты дистә гомер кичкән ир-ат уйлана башлый. Узган гомеренең дисбеләрен барлый. Бер караганда, шактый гына эшләр эшләнгән, саллы гына иҗат тупланган кебек. Күңелегезгә тынгылык бир­мәгән эшләрегез калдымы әле? – дип сорыйм Мирсәет абыйдан.

– Урыс халык җырларын­нан гына торган җыентык чыгарырга хыялланган идем, күптән түгел анысы да дөнья күрде, – ди ул. – Ни өчен урыс җырлары дигәндә, аларны җырлыйсы килү теләге кеч­кенәдән үк бар иде. Аннан бу җырлар бер җырчының да репертуарында юк. Урыс милләтеннән булган кеше­ләрдән дә: “Синең тавышың шундый матур бит, нишләп урыс җырларын башкар­мый­сың?” – диючеләрне еш ише­тергә туры килде. Дөрес, җы­ентык чыккач, бераз акцен­тың бар инде, әмма ул грузин, әзәрбайҗан акценты түгел. Андый кимчелек кайбер урыс кешеләренең үзендә дә бар, дигәч, күңел тагын да үсенде.

Халык җырларыннан гына торган репертуар... Бүген күп­ләр, халык җырлары искерде, тыңлаучысы калмады, дигән фикер белән иҗат итсә, Мир­сәет Сөнгатуллин тулы концертын халкыбыз аһәңнәре­нә багышлый. Җырчы булырга хыялланганда ук ул үзен Ил­һам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов­ларның дәвамчысы итеп кү­рергә тели. Бәлки бу заманда әлеге фикер сәер, артык пафослы тоела торгандыр. Чөн­ки эстрада дөньясында бер кабынып китүчеләр бүген алай уйламый.

Элек бит Т.Тукай исемен­дәге Татар дәүләт филармо­ниясендә мәҗбүрият, җыр­ларга талымлылык дигән девиз яшәп килә иде. Каты куллы сәнгать советы җырчы­ларның шырдый-бырдый җырларын репертуарга алыр­га рөхсәт итмәде. Гому­мән, җырчы буларак син радиодан да, телевидениедән дә таныла алмыйсың иде. “Бу бик дөрес юнәлеш, – ди Мирсәет абый. – Кайтарырга кирәк ул иҗат төркемен. Югыйсә бүген сәхнәдә кем генә җырламый. Аннан фи­лармониягә эстрада бүлеген кайтарырга кирәк. Бүген без­нең уку йортын тә­мамлап чыккан җырчыларга эш урыны юк. Дөрес, “Казан” филар­мониясендә эстрада җырчы­лары эшли. Әмма алар да киң колач белән концертлар куеп йөрмиләр”.

Хәзерге көндә халык җыр­ларының популярлык казан­мавының сәбәбе нәрсәдә? Әл­бәттә, эстрадада шоуга корылган җырлар халыкны “йотып” бетерде. “Җырчылар бер-бер­сеннән уздырып, бер-берсен шаккатырып шоу ясый. Бүген тамашачының халык җыр­ларын тыңларга вакыты да калмады”, – ди җырчы.

Ә бит тамашачының халык җырларын өч сәгатьтән артык тыңлаган вакытлары булган. Мирсәет Сөнгатуллин консерватория тәмамлагач, композитор Зиннур Гыйбадуллин белән туган авылы – Әлки районы Татар Борнаена кайтып, мәктәп ишегалдында концерт куя. Менә шул традицияне инде күп еллар узгач, үзенең 60 яше уңаеннан, тагын кабатларга уйлый җырчы. 10 августта Татар Борнаенда узачак бәй­рәмдә улы Алмаз да чыгыш ясаячак. Ул быел уку йортын тәмам­лаган икән. “Элекке традицияне улыма тапшырачакмын”, – ди җырчы.

– Җырчылар авыл халкына концерт куюны бөтенләй онытты бугай ул. Район үзә­гендә генә концерт белән күренеп китәләр дә, авыл җиренә чыгуны бөтенләй ки­рәк дип тапмыйлар. Бүген әнә шул традицияне дә кайтарырга кирәктер, бәлки? – дип сорыйм Мирсәет абыйдан.

– Моның өчен минем дә йөрәгем әрни, – ди ул. – Рә­хәтләнеп авылга концерт белән барыр идем. Халыкның эшләргә эше юк, димәк, акчасы да чамалы дигән сүз. Ә пенсионерларның бит концерт карарлык мөмкинлеге юк. Минем бу уңайдан тәкъ­димем бар. Республикадагы районнарны җырчыларга бү­леп бирәләр дә һәм алар авыллар буйлап бушлай концерт куеп йөри. Ә финанс ягын хөкүмәт каплый. Бәлки шулай традицияне кайтарырбыз.

Бүген бушлай дигән сүз, әлбәттә, берникадәр куркыта да. Чөнки халык бушлайга бер ияләшеп китсә, тора-ба­ра билет сатып алудан бө­тенләй бизәргә дә мөмкин.

Халкыбызның аһәңнәрен телевидение экраннары аша карарга да мәхрүм ләбаса без. Телевидениенең алтын фондында сакланган күп­ме халык моңнары, халык җыр­чыларыбыз бар. Ә тамашачы аларны күрергә, ише­тергә тилмереп ята. Мирсәет абый­ның да бакыйлыкка күч­кән Таһир Якупов, Габдулла Рә­химкулов, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевның җырла­рын тыңлыйсы килә. Халык җырларының, танылган ком­позиторларның әсәрләрен яшәтү иң беренче чиратта телевидениегә бәйле ләбаса.


* * *

Аудиотасмадан җыр тың­лыйм. “Талда яфрак, бездә сагыну, сездә нинди хәлләр бар...” Мирсәет Сөнгатуллин башкарган йөз халык җыры арасыннан “Сагыну” җыры бу. Тагын шул йөзлеккә аның репертуарында башкарылган илле җыр да өстәлә. Гасырлар кичеп тә үз асылын жуймаган җырларны тыңлыйм да уйга калам. Халкыбыз моң шәҗә­рәсе Мирсәет Сөнгатуллинда туктап калырмы икәнни, дип үз-үземә сорау бирәм. Ә та­машачының “Аллар күрдем – алмадым, гөлләр күрдем – өзмәдем” дигән тузга-язмаган бер көнлек җырлар тыңлавы вакытлыча гынадыр дип, үземне юатып алам. Чөнки еллар үткән саен халык барыбер үз асылына кайтачак, Илһам, Әлфия, Хәйдәр, Мир­сәет җырларына кайтып баш иячәгенә иманым камил. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 124 | 30.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»