поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2013 Авыл

8 ел буе судлашудан соң авыл халкы карак инвесторны 12 елга утыртты

2000 нче еллар башы. “Авыл хуҗалыгын күтәрергә” дигән "изге" ният белән сала җирләренә инвесторлар кергән чор. Әмма инвесторлар үзләренең гамәлләре авыл хуҗалыгын күтәрү максатында эшләнә дип ничек кенә лаф орырга, исбатларга тырышсалар да, чынбарлыкта аларның күпчелеге үз кесәсен беренче чиратка куя. Кызганыч, тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйга – моңа тагын бер дәлил.

Моннан нәкъ ун ел элек 2003 елның 22 июнендә Әлки райо­нының Аппак авылы клубында, ә ике атнадан соң Чиябашы клубында халык җыеннары үткәрелә. Әлеге чараларда халыкка, "Колчурино" ябык акционерлык җәмгы­яте генераль директоры Г.М.Во­лос­т­новны, үз акчасына хуҗалык­ларны үстерергә, ә иң мөһиме, СХПКларның түләнми калган хез­мәт хакларын бирергә риза булучы инвестор сыйфатында тәкъдим итәләр. Бу вакытларга инвестор­ларның халык мәнфәгатьләре өчен бик үк кайгырып тормауларын ишетеп, күреп торган аппак­лылар һәм чиябашлылар, әлбәт­тә, Волостновны кочак җәеп каршыларга җыенмый. Шуңа күрә инвестор кул астына керүгә каршы чыгып, бу эшләрнең яхшыга алып бармаячагын кисәтеп тә карый кайберәүләр.

Дөрестән дә, җыелышлардан соң ук Г.Волостнов СХПК җитәк­челәре Ф.З.Хәйбуллин һәм М.В.Ша­киров белән халыкның мөлкәт һәм җир пайларын үзләштерүгә кере­шәләр, әлеге талауларын "законлаштыру" максатында ялган кә­газьләр тутырып, берничә предприятие ачалар. Өч ел эчендә Аппак авылы хуҗалыгында, мәсәлән, җиде мөһер алышына. Озакламый фермалардагы терлекләр юкка чы­гарыла, техника алына – халыкка эш калмый. Алай гынамы, сөрү җирләренең фәкать юл буйлары гына чәчелеп, ераграк кырлар, го­мумән, елдан-ел эшкәртелми калып бара һәм яткын җирләргә әйләнә башлый.

Яңа хуҗа СХПКлардан ук тү­ләнми калган хезмәт хакын, җир пайлары өчен тиешле дивидендларны сорарга кергәннәрне: "Сез – банкрот!" – дип кенә озатып чыгара. Әнә шул рәвешле халыкның түземлелеге калмый һәм ачу, рәнҗү, кимсенү хисләре барысы бергә кушылып, тышка бәреп чыга. Ачу килмәслекме соң! мисал өчен, хуҗалыкта баш зоотехник булып эшләгән аппаклы Әхмәт Сабиров белән аның шунда ук бухгалтер хезмәтен башкарган хатыны Зөһрә өчен имза куеп, акча алган итеп кәгазь ясалган. Өстәвенә шунда ук алар исеменнән: "Бернинди дәгъвабыз юк", – дип язып куйганнар. Хәер, бер Сабировлар гына түгел, башкаларга да хезмәт хакын шулай ''түлиләр". Бер үк көнне бер үк сәгатьтә "инвес­тор"ның өч урында "җыелыш" рәисе рәвешендә имзалаган бер­кетмәләре дә очрый. Әнә шуның кебек тупас күз буяулар, ялган документ тутырулар "инвестор" эш­чәнлегендә тулып ята.

Бу хәлләргә түзеп тора алмаган халык, И.Якупов, И.Шәрипов, Ә.Са­биров һәм башка шундый актив ир-егетләр җитәкчелегендә оешып, үз мәнфәгатьләрен яклап чыгу максатында, башта – хокук сак­лау органнарына, ә анда тиешле яклау тапмагач, ахыр чиктә 2005 елда судка мөрәҗәгать итәләр. Әмма судта да мөлкәт һәм җир пайлары законсыз тартып алынган халыкны якларга бик ашыкмыйлар. 8 ел эчендә 4 дистәләп суд утырышы булып, аларда күп вакыт җавап бирүчеләр катнашып та тормаган. Шуңа да карамастан, җавап тотучылар анда барыбер аклана. Сүз уңаеннан, берничә утырышта үземнең дә катнашканым бар. Бу илдә кайчан булса да бер гаделлек урнашачакмы, дип гаҗәпләнеп утырдым.

Алданган халык вәкилләре­нең дә күбесендә инвесторны җа­вапка тарту мөмкинлегенә ыша­ныч суд утырышлары үткән саен кими бара, билгеле! Әмма Илгиз Якупов (инде вафат), Илгизәр Шә­риповларның законнарны нык өйрәнеп эш итүе, ә Әхмәт Саби­ровның нык үҗәтлек күрсәтеп, мак­сатына ахыргача баруы нәти­җәсез калмый – ниһаять, быелның 10 июнендә Алексеевск район суды гаеплеләрне җинаять җавап­лылыгына тарткан хөкем чыгарды.

Карар исә кырыс: Г.М. Во­лос­т­новны гражданнарның җир һәм мөлкәт пайларын урлап сатканы өчен 12 елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы коло­ниягә озатырга һәм 1 миллион сум күләмендә штрафка тартырга. Ф.З.Хәйбуллин һәм М.В. Шаки­ров­ларны 10ар елга ирекләреннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы колониягә озатырга һәм берәр миллион сум күләмендә штрафка тартырга.

Менә, авыл халкын сарык көтүенә тиңләп, бернәрсәдән курыкмыйча, ни теләсәм – шуны эшлим, дип күкрәк кагулар нинди нәтиҗәләргә китерә бит. Халык хәтере, рәнҗеш дигән төшенчәләр бар бу дөньяда. Бәндәдән ку­рык­масаң да, Аллаһыдан курык, дип бабаларыбыз юкка гына әйт­мәгәндер. Кайчан да булса бер халык рәнҗеше төшә ул.

Инвестор эшчәнлегеннән Аппак, Иске Тумба, Каракүл, Чиябашы авылларының 800 ләп кеше­се дистәләгән миллион сум зыян күрә. Әлеге суд карарыннан халыкка нинди файда соң? Шул инде, мораль канәгатьләнү дисәң генә. Әлкилеләр хөкем ител­гән­нәрне, бигрәк тә Хәйбуллин бе­лән Шакировны нигездә кызгана. Минем үземә Хәйбуллин белән Шакировтан тыш 72 яшендәге беренче төркем инвалид Г.Волостнов та жәл. Аларны төрмәгә тыкканчы халыктан талап алынган җир һәм мөлкәт пайларын, алар­ның югалткан матди байлыкларын, хезмәт хакларын кайтартасы иде.

Җинаять хөкеменә тарту халык малына кулын сузучы инвесторларга сабак булып торырлык хәл, билгеле. Волостновлар очрагы Татарстан өчен дә ят күренеш түгел. Тик андыйларны акылга утырту өчен аяусыз көрәш алып барырлык Якупов, Сабиров кебек гаярь ир-егетләр генә бар җирдә дә юк шул. 


Шәһит ГАТАУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 121 | 26.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»