поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2013 Җәмгыять

«Улымны кияүгә бирәсем бар...»

Балалар мәйданчыгында балаңны уйнатканда тыңлыйсың инде җыен гыйбрәтле хәлләрне. Бу юлы да кызым белән Казанның бер сәүдә үзәгендәге уен мәйданында әвәрә килә идек. Янда шәрран ярып гәпләшеп утырган ике татар апасы сөйләшүенә кысылып китүемне сизми дә калдым. Эндәшмичә булдыра алмаслык гыйбрәт иде чөнки...

– Синеке хатыннан уңды анысы, – дигән өлештән колакка сарылды бу сөйләм. – Кәнишне шундыйга өйләнергә кирәк! Әнә, минем олы малаем ничек интегә хатыны белән. Әле ярый сөяркәсе кеше төсле булып чыкты – акча сорап тинтерәтми. Безнең закунный киленгә җитми – «давай»дан каланы белми. Улым да бит кеше баласы. Кем әйткән ди ул акчаны ир табарга тиеш дип – ике кулы, ике аягы бар – хатын да җигелеп тартырга тиеш. Малаемның интеккәнен күреп, минем дә йөрәк әрни. Әле ярый сөяркәсенә барып ял итеп кайта, анысы чеметеп акча да бирергә мөмкин – үз эше бар аның, акчасы мулдан. Йөрәгемә май булып ята инде ул сөяркә-балам. Менә төпчегемә дә берәр акчалы, машиналы, фатиры булган килен кирәк иде. Улымның канын суырмас иде ичмасам...

«Улыгызны кияүгә бирәсегез бар икән», – дигәнемне сизми дә калдым. Апаның исә бер бөртек чәче дә селкенмәде:
– Кияүгә дә бирермен, Алла теләсә, рәхәт кенә яшәсен. Подумаешь, гарьлек, аның урынына башы авыртмый, акча табасы булмый, рәхәтләнеп хатынын кочаклап тик ята. Бик беләсең килсә, балакаем, ир эзләүче бай хатыннар буа буарлык ул. Аларга ир кирәк, миңа – улларым өчен баш авырттырмыйча гына яши алырлык җиткелекле тормыш. Кул – кулны, ике кул битне юа, панимаеш...

Ахирәте дә ике улын кияүгә бирергә әзер апакай сүзенә кушылды:

– Кем ничек яши ала – шулай яшәргә тиеш, җаным. Акыл өйрәтеп, ир мондый булырга тиеш, хатын өйдә шыпырт кына тик утырып, акча туздырырга тиеш, дигән сүзләр сафсата ул. Заманасы шул: кем ничек булдыра ала – шулай яши. Менә миндә дә малай үсә. Җан җимешемне кемнәндер сүктереп, эт типкелегендә яшәтәсем килми әле. Шыр хәерчегә биреп, канын суыртканчы, бай бичәнең аяк астындагы келәме булсын.

Бүген – базар законы

Альфонслар тәрбияләргә тырышкан, «тормыш тәҗрибәсе» туплаган апалар белән бәхәсләшүнең нәтиҗәсез икәнен аңлаганга, артык гәп куертып тормадым. Әмма алай да балыкның каян чери башлавын чамаладым инде – әниләре «бай хатын тап» дип колак итен ашап торганда, каян килсен ди безгә җигелеп тормыш көтәргә әзер ир-егетләр?! Ашарга бирсәләр – ашап, бирмәсәләр – тавыш-тынсыз ач утыручы, хатыныннан сәдака өмет итеп яшәүче кайбер шундый имгәкләр аркасында чын ир-ат сыйфатлары юыла килә дә бит инде. Ир дип ышыкланырлыгы булмаса, үзеңне аның янында көчсез итеп тоя алмасаң, ни пычагыма ди ул ирнең синең белән бер түбә астында яшәве?!.

Базар мөнәсәбәтләренең гадәти табигать законнарына кадәр үтеп керүе генә шөлләтә – бер генә хайванда да ир-ат җенесенең хатын-кыз җенесендә ышыклану эзләгәненә тап булырмын димә. Ә цивилизацияле кешелек дөньясы монда да куып җитеп узып китте...

Шайтан булмагае, җен булсын...

Гаилә институты акчага гына кайтып калса, куркыныч парадокс килеп чыгар иде: ә ничек кем беләндер аның социаль баскычына карап кына яшәп була? Ә яшисең икән, син үзең кайсы семьялыкка керәсең булып чыга? Кеше булгач, үз-үзеңә карата хөрмәтең, сәламәт икәнсең, тормыш көтәрлек кенә потенциалың булырга тиеш ләбаса! Ирлек сыйфатлары түшәк бүлешүгә генә кайтып калса, һәр ир дә фатиры да, машинасы да булган хатын гына эзләп өйләнә башласа, безнең генофондларның берничә елдан никадәр баеячагын күз алдына китерүе дә авыр. Ике улына мәшәкатьсез генә җитеш тормыш эзләүче апаның да мантыйгын шуңа аңлап җиткермәгәнмендер инде – машинасы, фатиры булса, шайтан булмагае, җен булса да ярый аңар – малаен кияүгә бирергә әзер, бахыр.

Апакайлар яныннан шуңа да, Аллам сакласын, дип киттем. Аллам сакласын шундый тәрбия бирергә тырышкан, акча дип җанын да сатарга әзер булган кешеләрдән. Улым, ир кеше була бел, дип түгел, чүпрәк булсаң бул, артык эш кенә эшләмә, дигән сүзне ана әйтергә тиешме юкса?!. Гаилә мәхәббәттән туарга, балалар мәхәббәтле гаиләдә тәрбияләнергә, ике арадагы мөнәсәбәтләрдә хисләр хакимлек итәргә тиеш – менә монысы миңа якынрак тәгълимат. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»