• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

25.07.2013 Милләт

Мин – “ялгыз бүре”, ди тел тарихчысы Рифгать Әхмәтьянов

10 июль көнне филология фәннәре докторы, күренекле тел тарихчысы Рифгать ага Әхмәтья­новка 80 яшь тулды. Шул уңайдан без аны олуг юбилее белән котладык һәм, форсаттан файдаланып, әңгәмә корып алдык.

– Рифгать ага, юбилеегызны билгеләп үтегезме? Институтта котладылармы?

– Гаилә күләмендә генә билгеләп уздык. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан шалтыратучы, котлаучы, чакыручы булмады. Чынлап та, озак еллар эшләп киткән кеше буларак, чакырырга тиешләр иде инде. ИЯЛИдә мин 1962 елдан 1995 елга кадәр эшләдем.

– Сер булмаса, ни өчен китеп бардыгыз?

– Бер урында гына эшлисем килмәде. Икенчедән, җитәкчелек белән арам бозылды. Зәкиев белән мин элек тә бик үк дус түгел идем. Ул минем докторлык диссертациямне нык кына кичектерде. Мин партиягә кермәдем. Бу да бер зур сәбәп булды. Гадәттә партиясезләрне кандидатлыктан уздырмыйлар иде. 1970 елны язып бетергән докторлыгымны 1993 елда гына яклый алдым. Кандидатлык диссертациясен “Татар теле лексикасының этимологик составы” дигән темага язган идем. Докторлыгым “Идел-Урал телләре арасында татар теле” дип аталды. Күрше чуаш, мари, удмурт телләре белән чагыштырып уртак лексикабызны, үзенчәлекләрне барлап яздым. Ул аерым китап булып чыкмады. 2003 елны Казанда басылган “Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары” китабым – шул хезмәтнең аерым, кызыклы өлешләре генә. Мием китапларым күп түгел, 12 генә. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки озак еллар мөстәкыйль рәвештә түгел, аңлатмалы сүзлек, татарча-урысча сүзлек төзүдә катнашып, автордаш буларак эшләдем. Хәзерге вакытта татар теленең зур этимологик сүзлеген төзим. Шәт, ул дүрт томлык булып чыгар дип уйлыйм.

– Сез аны язып-төзеп бетергән идегез түгелме соң?

– Язып бетерү беләнмени, мин аны кабат-кабат эшкәртеп утырам. Аның бер өлеше – Башкортстанда, Бөре педагогия институтында эшләгәндә студентлар өчен төзи башлаганы басылды. Дәвамын да бастырам, чыгарам, дигән егет Төркиягә китеп баргач, бу эш тукталып калды. Аннан соң мин дә Төркиягә барып эшләп кайттым. Анда без татарча-төрекчә, төрекчә-татарча сүзлекләр чыгаруда эшләдек. Беренчесендә иң төп автор мин, икенчесендә өлешчә генә катнаштым.

– Үзегезнең төп хезмәтегез дип кайсы китапны саныйсыз?

– Этимологик сүзлек булыр дип торам. Төп хезмәтем әле басылмаган, димәк. 1962 елдан бирле, 50 елдан артык фән йөген тартам. Мин әкрен генә Бөредә эшләп, яшәп ята идем, гаилә хәлләре килеп чыкты, пединститутта татар бүлеген кыскарта башладылар. Анда бер ара татар теле буенча өч бүлек пәйда булган иде. Хәзер, кыскарта торгач, өч бүлектән ярты бүлек кенә калды. 15 кеше инде бу. Әле аны да авырлык белән җыялар. Югыйсә, Башкортстанда бер миллион татар бар.

– Фәндә үзегезнең остазыгыз дип кемне саныйсыз?

– Бернинди остазым да юк. Мин – татар теле тарихын башлап җибәрүче. Дөрес, узган гасырның егерменче елларында тел тарихын өйрәнү омтылышлары булган. Галимҗан Шәрәф тырышып караган. Җамал Вәлиди... Аларны бит кулга алганнар да, атып үтергәннәр. Әнә Латыйф Җәләй диалектология буенча эшләде. Кыскасы, бүтән телләр белән чагыштырып өйрәнү буенча мин башладым. Иң әүвәл татар-чуаш телләрен чагыштырып өйрәндем. Моның нәтиҗәсе буларак “Сравнительные исследования татарско-чувашских языков” дигән китабым дөнья күрде. Ул унбиш табак булды. Чуаш теле бик кызыклы телдер дип башлаган идем, ул кадәрле кызык түгел икән.

– Кайсыбер галимнәр чуашларны төркиләшкән марилар дип исәпли. Сез ничек уйлыйсыз?

– Мин дә шулай исәплим. Чынлап та, чуаш телендә мари элементы бик көчле. Аның фонетикасына мари теле нык тәэсир иткән. Чуашлар – болгарлар ул, дип алар арасындагы багланышны бик көчәйтеп күрсәтергә ярамый. Алар болгар түгел, болгарлашкан мари гына. Аларда шундый фонетик моментлар бар: болгар теленнән түгел, мари теленнән килә бу.

– Сезнең эшне дәвам итүчеләр, шәкертләрегез бармы?

– Мин һәрвакыт берүзем эшләдем. Ялгыз бүре булып йөрим инде. Дөрес, берничә егет кул астымда диссертация язды. Бер төрек егете дә минем җитәкчелектә яклады. Хәер, кул астында эшләгән берничә егет һәм кыз Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әле дә эшләп йөри. Яңа татарча-урысча сүзлеккә мин аңлатма биргән шактый сүз матур гына кереп киткән. Ул сүзләрне элек юньләп белмиләр иде. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә мәрхүм Искәндәр Абдуллин белән минем өлешем зур. Ул хезмәтне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин кемнәрдер арага кереп, аны үткәрмәде. Югыйсә, шул ук чорда бер төркем егет 15 томлык татар халык иҗатын чыгарды. Аларга бирделәр. Әле бит ул аларның тексты да түгел. Без аны бик тырышып, дәртләнеп эшләгән идек. Аңа Искәндәр Абдуллин, Фоат Ганиев, мин шактый көч түккән идек.

– Килешәсезме икән: әдәбият тарихчысы, шулай ук өлкән яшьтәге Мәсгут Гайнетдиновны да мин сезнең кебек “ялгыз бүре” дип исәплим.

– Ул, чыннан да, күп белә. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән, укыткан. Ул үзбәк телен, әз генә күрше телләрне белә. Әмма аның бастырган хезмәтләрендә хаталар да аз түгел. Әнә ул күп кенә борынгы поэмаларны бастырып чыгарды. Әлбәттә, күп эшли, аны мактарга кирәк. Петербург, Мәскәү архивларында утырып, XIX гасырда бабаларыбыз нәшер иткән, инде онытыла төшкән шактый гына китапны “казып” чыгарып, бастырды, кабат эшләде ул. Әйтик, без Казан ханлыгы чорындагы бер шагыйрьне – Мөхәммәтьярны гына белә идек. Ул тагын бер зур шагыйрьне тапты. Хәтерем начарланды, исемен искә төшерә алмыйм. Аның поэмасын чыгаруын-чыгарды, әмма фарсы теленең кайбер үзенчәлекләрен белмәгән. Шуның нәтиҗәсендә рифмаларда, тәрҗемәләрендә чатаклыклар җибәргән.

– Сез үзегез гарәп, фарсы телләрен беләсезме?

– Мин фарсы телен беләм. Гарәпнең дә күп сүзләрен беләм дип әйтә алам. Гел шуның белән утыргач, гарәп теленә барып төртеләсең инде.

– Менә бу тәрәзә төбендәге кәгазьләр – сезнең картотекамы?

– Һәй, минем картотека-карточкалар бу гынамы соң?! Дачада бөтен бер стена картотекалардан тора. Этимологик сүзлек өчен иң кирәкле китап-сүзлекләрне алып кайтып өйдә эшләп утырам. Монда иң кирәклеләре генә.

– Дүрт томлык сүзлекне бүген үк чыгарабыз дисәләр, җыеп- туплап, бүген үк нәшриятка тапшыра аласызмы?

– Мин аның бер өлешен тапшырдым да инде. Эшлиләр дә шикелле. Әле менә беренче томны яңадан бер кат, өстәмәләр белән эшләп бетердем. Хәзер икенче томны кабат карап чыгам. Өстәмәләр дә күпкә китә инде. Элек язганнан риза булмыйча, өстәгәннәр дә бар. Шушылай даими редакцияләп торам. Кыскасы, акчасы табылса, дүрт томлык этимологик сүзлекне бүген үк бастырырга мөмкин. Ул 120 табак тәшкил итәчәк.

– Казанга кайчан әйләнеп кайттыгыз?


– 2010 елны. Хатыным күптән вафат инде. Менә кызым Сәрия өч баласы белән ялгыз калды. Миннән ярдәм кирәктер дидем дә кайттым. Кайткач, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бармадым, өйдә генә эшлим. Дөрес, бервакыт Ганиев институтка чакырган иде. Ләкин анда зур сүзлек чыгарганнар – “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге”. Ул бик яхшы чыганак. Мин аннан нык файдаланам. Әмма аны тәнкыйтьләп рецензия яздым. Бәлкем язмаска да кирәк булгандыр. Хикмәт шунда: анда бик күп сүзләрне урыс сүзләре дип аңлатканнар. Югыйсә, күбесе бөтенләй урысныкы түгел, була да алмый. Диалектологик сүзне эшләүче хатыннар (элек анда ир-егетләр дә бар иде) татар-урыс телләреннән кала бүтән телләрне белми. Югыйсә, күп сүзләр башка төрки телләрдә еш очрый. Алар шактый гына төрки сүзне урыс сүзе дип бирә. Ә урыслар ул сүзләрне бездән алган. Моны ачыклавы читен түгел. Әйтик, Фасмерның бик әйбәт дүрт томлык сүзлеге бар. Ул бит анда, бу сүз төрки сүз, татар сүзе, дип әйтеп бара. Фасмерга карамыйча, алар тоталар да, урыс сүзе, урыс сүзе, дип аңлаталар. Йә булмаса аны урыслар бездән алган, йә булмаса урыс теленә кергән гомумтөрки сүзләр ала. Гомумән, алар бездән бик күп сүз алган. Әйтик, баһадир дигән сүзне богатырь дигән сүздән дип аңлатканнар. Ничек инде ул урыс сүзе булсын – бөтен Азия телләрендә баһадир ул. Әйтик, фарсы, монгол телендә дә баһадир. Бу сүз хәтта кытай теленә дә кергән.

– Татар тел белемендә тагын нинди проблемалар бар?

– Менә язылыш кагыйдәләре бик начар. Бездәге сәвәтсезлек, ягъни грамотасызлык шуннан килеп чыга. ХХ елларда, яңа татар телен гамәлгә керткән вакытта бер яктан бик кирәкле гарәп, фарсы сүзләрен төшереп калдырганнар. Икенче яктан, татар теле барыбер бетә дигән теория дә булган. Шуңа күрә күп нәрсәгә кул селтәп кенә караганнар. Шуның нәтиҗәсендә хәзерге татар теленең грамматикасында, язылышында эшкәртелмәгән мәсьәләләр бик күп. Әйтик, кушып язу, бергә язу мәсьәләләрендә буталчыклыклар бар. Әле генә кулланган сәвәтле сүзе бик матур бит. Грамоталы урынына сәвәтле дип язарга кирәк. Ул бит укымышлы дигән мәгънәдә генә түгел, укый-яза белә торган дигәнне аңлата. ХХ гасыр башында татар теле бик бай булган. Әйтик, ат менгән кеше мәгънәсендә җайдак сүзе кулланыла. Җайдак бит ул иярсез, ялан атка менүне генә аңлата. Иярле атка менүчене сыбайлы дип атаганнар. Мин үзем Башкортстанның Иглин районындагы Турбаслы дигән авылда туып үстем. Безнең авылда кулланыла әлеге сыбайлы сүзе. Ә менә Турбаслы йомычкалы дигәнне аңлата. Күп кенә телләрдә шушындый мәгънәдәге авыл-торак исемнәре очрый. Чөнки ул бер үк легендага – төзелеш, йорт салу эшенә бәйле. Имеш, авылга нигез салу өчен урын эзләп йөргәндә елгадан йомычка агып килгәнен күргәннәр дә, бура бурап ятучы кешене күреп, шунда урнашып калганнар.

– Бүгенге тел белеме торышы уңаеннан нәрсә әйтерсез?

– Заманында диалектологлар бик тырышып эшләгән иде. Хәзер яңа, дәртле диалектологлар күренми – шул эчне пошыра. Анда бер төркем апалар. Тәнкыйтьләгәнем өчен, аларның миңа ачуы килә. Дөрес, алар да бик күп эшләде. Мин аларны хөрмәт итәм. Хаталары өчен генә мин аларга, белмәсәгез – язмагыз кебегрәк, бик каты бәрелгән идем. Чынлап та, нигә бөтенесен дә урысларга бирергә?! Яшьләр килмәве борчый. Менә бер абзый, этимологик сүзлекне бастырам, дип өченче ел йөри инде. Аны Бөредәге Радик Нуретдинов эзләп тапкан. Әмма һаман акча күчергәннәре юк әле.

– Әлеге дүрт томлыкны чыгару өчен күпме акча кирәк?

– Нәшрияттә, ике миллион сум кирәк, диделәр. Тиражы 1,5 мең данә була инде. Ягъни җәмгысе 6 мең данә китап. Бу дүрт томлыкны 1600 битле китап дип күз алдына бастырырга була. Бәлкем дүрт китап түгел, ике генә китап итеп чыгарырлар. Менә кыргызча-урысча сүзлек бар. Заманында ул бик атаклы булган. Ул 160 табаклы, ә минем 120 табаклы гына. Безгә диалектологлар күбрәк кирәк. Заманда, егерменче еллар башында бездә ун меңгә якын татар авылы булган. Аларның кайберләре беткән инде. Хәтта хәзер шуның яртысы гына калган диләр. 20 диалектологыбыз булса, ул авылларның байтагын, сүзләрен тикшереп чыга алыр иде. Минемчә, татар теле сүзләренең яртысы гына теркәлгән әле. Яртысы теркәлмичә кала килә.

– Туган авылымда – Мөслим районының Мәлләтамак авылында кечкенә кешегә кетмер диләр.

– Ул борынгы төрки-татар сүзе, соңгы бала дигәнне аңлата. Аның кемер дигән варианты да бар. Халкыбызда кемер күмәче дигән гыйбарә дә яшәп килә. Авылда ипи салганда әз генә камыр артып кала. Шул калган камырдан пешерелгәнне кемер күмәче дигәннәр. Кәт, кет – борынгы төрки-татар телендә соңгы, кечкенә дигән мәгънәне белдерүче сүз. Әле бит халкыбызда, ипи пешергән – бала тапкан, мәгънәсендәге әйтем-гыйбарә дә бар. Шундый охшашлык үткәрелгән.

– “Камыр батыр” әкиятендә, соңгы камырны мичкә тыкканнан соң, Камыр батыр пәйда була ич.

– Нәкъ менә кемердән барлыкка килгән дә инде Камыр батыр. Элекке вакытта ата-бабаларыбыз игенчелек, ипи пешерү белән шөгыльләнмәгән, утрак тормышка кызыкмаган. Нигездә ит, сөт ашаган күчмәннәр. Тора-бара, камыр ризыклары ашыйк, утрак тормышка күчик, дигән карарга килгәннәр. Кем камыр ризыгы ашый, шул батыр, сәламәт була. Камыр ризыгын киңрәк җәелдерү, тарату өчен уйлап чыгарылган әкият бу. Камыр батыр образы якутларда, утрак тормышка күчкән башка халыкларда да очрый. Димәк, утрак тормышны пропагандалау өчен уйлап чыгарганнар моны. Камырдан пешерелгәнне һәрвакыт ашап була. Аучылык, терлекчелек белән шөгыльләнү һәрвакытта да уңыш китермәгән, әле җир дә җитмәгән. Терлекчелек белән генә шөгыльләнү дөрес түгел. Игенчелеккә күчкән кешегә җиңелрәк булган. Безнең якларга корылык хас. Ни өчен бездә урыслар көчәеп киткән дисәгез, Мәскәү тирәләрендә корылык булмаган диярлек. Ә безнең Урта Идел төбәгендә корылык булып торган. Шуңа күрә бездә халыклар әлләни үрчи алмаган. Йә корылык, йә йот булып торган. Йот ул – көтмәгәндә юеш кар явып туңдырып җибәрү. Ул вакытта бик күп терлек ятып кала. Кинәт туңдырып җибәргәндә ат та тоягы белән казып ашый алмый. Атлар артыннан туенып йөргән сарыкларга да ризык бетә дигән сүз. Төрки халыкларның артта калулары, күп санлы була алмаулары табигать шартларына бәйле. Безнең халык үзе дә алдан күрә белмәгән, гамьсезрәк булган, күрәсең. Төрки халыклар еш кына көтүлекләр өчен сугышып торган. Көтүлек, күчеп йөрү өчен зур киңлекләр, бик күп җирләр кирәк. Утрак тормышта яшәүчеләр өчен әлләни зур җир таләп ителми. Шуңа күрә Камыр батыр мәсьәләсе заманына күрә бик прогрессив булган.

– Рифгать ага, ничә тел беләсез?

– 15 телдә сүзлексез укый алам. Немецчә, фарсыча, таҗикча, төрекчә, чуашча иркен сөйләшә алам. Төрки телләрнең барсын да беләм инде. Немец телен армиядә өйрәндем. Әле өченче ел Германиягә барып кайткан идем. Эшкә керү исәбе дә бар иде. Картаеп киткән диделәрме, алмадылар.

– Ничә сум пенсия аласыз?

– 15 мең сум. Хәзер фәннең абруе юк бит. Бәлкем 50 ел эшләгәч арттырырлар дип уйлаган идем. Яңадан караучы юк. Мин бик авыр шартларда үстем. Безнең ишле гаилә иде. Балаларның күбесе – миннән кечерәк дүрт бала, өлкәнрәкләр дә үлде. Хәзерге вакытта туган авылыбыз Турбаслыда 94 яшьлек апам исән әле. 40 нчы елда бездә ачлык иде. Иген уңмады, колхоз начар иде. Урман ягында халык иген икми. Бездә юкә урманнары күп. Кап, ягъни чыпта сугып, чабата үреп көн күрәләр. Элек аңа ихтыяҗ зур иде. Хәзер модадан чыкты инде. Мин чабата ясый беләм. Кайчакта кайтып, чабата ясыйсы килә. Сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: мин бит Мәҗит Гафуриның туганы. Дәү әниемнең бертуган энесе ул. Миңа агай туры килә, бабай дип тә әйтергә була. Мәҗит Гафуриның ике малае бар иде. Малайларының малайлары, оныклары бар хәзер. Берсенең Халит дигән улын бер тапкыр гына күргәнем булды. Халитның балаларының берсе Мәскәүдә яши, өйләнмәгән. Ул – физик, сирәк кенә кайта. Ә менә Халитның икенче бер баласы хәзерге вакытта Уфада, Достоевский урамында яши. Без аның белән даими аралашып торабыз. Ул 60 ка җитеп киләдер инде. Хәзер бик тырыша-тырыша Уфада Мәҗит Гафурины башкорт ясап маташалар. Әмма аның, мине башкорт дип яздырмагыз, дигән хаты сакланган. Мин аны үзем күрмәдем, ишеттем генә. Менә бу 60 яшьлек оныкны, син башкорт, дип башкортлыкка күндергәннәр, ышандырганнар. Тома сукыр ул. Зур гына фатир биреп күндергәннәр, күрәсең. Аның хатыны булдыклы, бик шәп кеше. Гафурига бәйле барча конференцияләрне шул оештырып йөри.  

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 119-120 | 24.07.2013
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№25 (847085) / 30.07.2013 12:27:52

Татарлар явыз халык түгел, тырыш, эшчән, уңган, булган, булдыклы хаплык. Тик манкортлыклары гына чиктән ашкан, халкы өчен иң кирәк эшләрне дә аткарып чыгарга ярдәм итмиләр, аннан соң үзара тату яши белмиләр.

№24 (846766) / 27.07.2013 15:14:00

Әй МИН, бик дәрес язгансың.Татарлар явыз халык.

№23 (846764) / 27.07.2013 13:48:05

башкыртлар миллэтчэн халык,э татарлар караклар,аларга миллэт кирэк тугел,кесэ кайгысы,аларда,э халык аларга уз властьларын саклаганда хэм башка авантюралар очен генэ кирэк.

№22 (846763) / 27.07.2013 13:20:21

2 миллион сум акча кирәк.
Килеп җиттек җәмәгат!
Татар халкының капитал хезмәтен бастыру өчен 2 миллион сум акча да таба алмыйбыз. Мәскәүнең 2000-че еллардагы бу регионнарны талау сәясәтеннән , безнең барыбызны да упкынга очырып баручы, бар илне халыкара капиталга астына сузып салып ятучы бу коррупсион һәм дилетант хакимияттән мөмкин кадәр тизрәк котылырга кирәк. Безне мондый акчаларны байлыкларны триллион долларлап җилгә очыртып, урлатып ята торган җитәкчелек вакытында бернинди дә яхшылык көтми, инде бүген илнең производствосы 50 миллион халыкны тәэмин итәрлек кенә булып торып калды.
Татарстанның акчасы Татарстанда калырга тиеш, нефтегаз, башка табигый байлыклардан кергән триллион долларлы суммаларның 5 %-ы булса да, ай саен һәркемгә 2-шәр мең генә булса да бирелергә тиеш.
Эшмәкәрләребезгә үз акчаларына мәчет төзүләре өчен бик зур рәхмәт әйтеп, алардан ИЯЛИ кебек оешмаларга, милләтебез өчен хәлиткеч шундый проектларга да бераз тамыза башлауларын сорарга. Ни өчен Башнефт, һәрхәлдә элек, 100ләрчә миллион башкорт мәдәнияте, фәне, мәгарифе өчен акча бүлә дә, безнекеләр бер тиен дә бүлми?
Ни өчен,Уфа җитәкчелегенең телефоннан кушуы буенча Уралская горная компания Чиләбе өлкәсендә генә дә үз акчасына дистәләп башкорт мәктәпләре, гимназияләре төзи дә, - безнекеләр, татарның капитал хезмәте өчен бер 10 миллион булса да акча бүлми әле?
ИЯЛИгә килгәндңә, алар молодсы, шулкадәр дә аз штат, шулкадәр дә аз финанслау, шклкадәр дә аз хезмәт хаклары белән, гигант хезмәт башкаралар. Миңа аларның тарих бүлегенең болгар дип болганып, Татарстан чикләреннән чыгарга куркып, Урта Идел буе дип язып ятулары гына ошап бетми.(командировочныйларга, экспедисияләргә акчалары да юк инде).

№21 (846760) / 27.07.2013 13:00:42

Бүлешерлеге булмагач, нишләп Хәмидуллин көн-төн Алабугага кадәр "башкорт"лар яши дип сөйләп ята да, нишләп Уфа крае мәктәпләрендә татарлар башкортларның иң зур дошманнары, татарларны башкортларны изгән, кырган, юкка чыгарган, җирләрен тартып алган дип укытып яталар?

№20 (846752) / 27.07.2013 11:12:12

әй иркә,

"син белмәгән нәрсәләр бихисап әле...."

мин бу турыда бер секундка да шикләнгәнем юк.

№19 (846750) / 27.07.2013 11:06:18

син белмәгән нәрсәләр бихисап әле....

ашыгып фәтвә чыгарма гына...

№18 белмәенчә, ашыгып,кешегә яла ягарга ашыкма,үкенечкә булмасын...

әнә иркә дә ашыгып чыгыш ясауларын таный башлады...

№18 (846746) / 27.07.2013 10:12:23

ИЯЛИ математик булырга тырышып математик була алмаган, урыс телен иярли алмаганнар татар теле доктор булып беттеләр инде)))

татар теленә бирелгән акчага диңгез кырыенда кызынып яталар....

№17 (846745) / 27.07.2013 10:07:35

Мин бу битне ялыма калдырган идем. Үкенмим!!!

Менә кайда ул татар теле геройлары һәм тел белгече!!!! Һәм күпме эш, һәм алар басылмый ята!!!

Ник басылсын ул, татар теленә бирелгән акчаны татар телен гаилә теленә әйләндерергә омтылучы ялкынлы вә төтенле идеологларның тузанланып ята торган китапларын бастыруга тотылгач.

Әлбәттә, без тулаем белемсезләр басып алган чорда яшибез. Бөтен өлкәдә.Татар телендә бигрәк тә!!!Безнең колакка ишетелеп тора торган "тел белгечләре" бит татар теленнән башка телне белмиләр бүген!!! Алар урыс телен дә белми!!! Алар хәтта шул бер телне ала алмаганга аларга урыс сүзе бөек, бөтен нәрсә урысныкы кебек тоела бит!!!!

Әмма!!! Минем йөрәкне кысканы икенче булды!!! Теләгегезгә ирештегез гаилә телен яклаучылар!!! 15 ләп!!! тел белгән чын татар теле галименең картотекасы дачада ята!!!!! Бу электрон заманда!!!Мәктәптә электрон көндәлек керткәнче, шушы картотеканы электрон вариантка күчерсәләр нинди файдалы һәм бәһасез эш булыр иде!!!!

Ниһаять, мин татарда да чын филолог бар икәнен белдем!!!!!Дөресен әйткәндә булуына шигем юк иде.

Котлыйм дуслар үземне бу яңалык белән!!!Шатлыгымны уртаклашырсыз дип өметләнәм.

Минем уйлавымча, мыруның бу ачышын Сәйләнне ачу белән тиңләргә була.

Димәк быел язуым дәвам итә алса, татар теленең әлеге героена Тукай премиясе бирү турында язачакмын. Армый- талмый!!!!

№16 (846740) / 27.07.2013 04:04:35

татар-башкорт арасында аерма юк.почти бер халык.чечен-ингуш шикелле. татар белэн башкортнын булешер тарихы юк. икесенэ бер тарих. булгэлисе юк.

кем тегермэненэ су коясыз?

№15 (846739) / 27.07.2013 02:37:15

Җентекләп укып чыктым.АНың фикерләре башкортка тартым кебек.

№14 (846737) / 27.07.2013 02:09:38

Татарны башкорт талавыннан бер бөртек булса да, 80 яшлек булса да татар табылды Казанда!
Ура!

№13 (846736) / 27.07.2013 01:54:26

Диалктизмнарны кулланышка кертү турында бик дөрес фикер. Аларның барысын да диалектизм дип атап бетереп тә булмый, шул ук торбас сүзен, аннан тыш тапчык дип тә әйтәләр әле, тик шул ук вакытта йомычкасы да бар, аларның арасында мәгнә аерымлыгы, кулланыш аерымлыгы бар. Шул ук сыбайлы - җайдак сүзе белән тәңгәл килми, сыбай да кулланылсын, җайдак та. Аннан тыш бер миллионга якын татар салават күперен җайгор ди, ник аны кулланмаска?
Салават күпереме, Газават күпереме, Ринат күпереме, Самат күпереме?
Нишләп әле ул күпер Салаватныкы, Булатныкы түгел? Аны күккә менеп Салават салып, утыртып куйган мени?

№12 (846735) / 27.07.2013 01:26:54

Алар шактый гына төрки сүзне урыс сүзе дип бирә. Ә урыслар ул сүзләрне бездән алган. Моны ачыклавы читен түгел. Әйтик, Фасмерның бик әйбәт дүрт томлык сүзлеге бар. Ул бит анда, бу сүз төрки сүз, татар сүзе, дип әйтеп бара. Фасмерга карамыйча, алар тоталар да, урыс сүзе, урыс сүзе, дип аңлаталар. Йә булмаса аны урыслар бездән алган, йә булмаса урыс теленә кергән гомумтөрки сүзләр ала. Гомумән, алар бездән бик күп сүз алган. Әйтик, баһадир дигән сүзне богатырь дигән сүздән дип аңлатканнар. Ничек инде ул урыс сүзе булсын – бөтен Азия телләрендә баһадир ул. Әйтик, фарсы, монгол телендә дә баһадир. Бу сүз хәтта кытай теленә дә кергән
= =
Мин татар телчеләре турында бик югары фикердә, аеруча Фоат, Рәфгат абый, Марсил абый һ.б. турында. Мин аларның һәрберсенә 10-ар Тукай премиясе бирер идем.
Ә менә хәзер эшләп утырган бу хатыннар, баһадир сүзенең дә татарныкы икәнене белмәгәч, нишләп утыралар микән анда татарныкын УРЫСНЫКЫ дип язып. Шипованың "Словар тюркизмов на русском языке" китабы да бар бит, төрки алынмалар анда тулы булмасалар да. Гәрчә богатырның татардан алынганын без мәктәп елларында ук белә идек, бар мәктәп белән, Лермонтовны укыганда, богатыри не вы-сын укыган вакытта укытучы ападан богатыр сүзе каян алынганын сорап белешеп.
ИЯЛИнең кадрлары вагая башлады кызганычка каршы, тарих белгечләре - болгар, болгар-татар дәвамчылыгы дип, Урта Идел, Урал алды (татар бер Урта Идел генәмени соң?) дигән сафсаталарны бер-береннән күчереп язудан ерак китә алмыйлар хәзер. Дөн-я шул Зәкиев кебекләр кулына калды шул инде.

№11 (846734) / 27.07.2013 00:54:41

Мәскәү куштаны, надан Зәкиев, үзенең томаналыгы белән татар тариүхына зыян салып кына калмаган, ә татарның чын кадрларын, Рәфгат ага кебек фидакәрләрен дә эзәрлекләгән икән әле!
Рәфгат агага эшләргә бирмичә генә дә татарны бер 20 елга артка ыргыткан!

№10 (846682) / 26.07.2013 16:26:50

Нинди гаҗәеп кешеләребез бар икән бит! 15 телдә укый,5 телдә сөйләшә!
Гафуриның туганы шундый затлы кеше булгач Гафури үзе нинди булды икән?!Элеккеге зыялылар кебек тыйнак булганга дөньяга күренмичә яткандыр Рифгать абый.

№9 (846654) / 26.07.2013 13:24:36

сүзлек кирәк, сүзлек басылып чыгудан мәгънә юк. Басма сүзлеккә сылтама куйсаң да, аны берәү дә юлламый, сылтамаң ничтожно санала. Менә ирекле рәвештә, электрон варианты кулланышта булса монысы иенче хәл. http://ru.forvo.com/languages-pronunciations/tt/ га ссылкалар, окончательный вердикт булган кебек. (138.088 татар сүзенең әйтелеше бар)

№8 (846653) / 26.07.2013 13:17:10

Әфарин, Рәфгат ага!

№7 (846545) / 25.07.2013 17:00:16

Бик кызыклы әңгәмәдәш икән.
Чуашларны да, башкортларны да урынына утырткан.
2001 дә чыккан сүзлеге бар.Төрки сайтларга кереп, шуның белән "борыннарына сугып" чыгам. Авызларын ачып калалар.
4 томлык чыкса, иң беренче сатып алыр идем.



№6 (846541) / 25.07.2013 16:06:01

телегездә Аллаһның динен торгызыгыз! Шул чагында Ул телне торгызачак, милләтне күтәрәчәк.

Үзегез үзгәрми торып, Аллаһ сезне үзгәртмәячәк, дигән эчтәлектә аять бар Коръәндә.

Аллаһ Тәгаләгә карата үзегездә булган белән генә килмәгез, Коръәннән кызыксыныгыз, өйрәнегез!

Бәлки сез дә аңлый башларсыз сәбәп, эшнең нәрсәдә икәнен.

Дөньяви галимнәребезнең бүгенге шундый хәле һәм гомум хәлебез дә, Аллаһ Тәгалә белән аз кызыксынганыбыз өчен.

Аллаһ Тәгаләне Раббыбызны буларак аз өйрәнгән, аз белгән, аз таныган өчен.

Дөньяви белеме күп булуга карамастан, әхыйрате белән кызыксынмаса, адәм баласы надан булып кала бирә.

№5 (846527) / 25.07.2013 15:05:08

"Заманында диалектологлар бик тырышып эшләгән иде. Хәзер яңа, дәртле диалектологлар күренми – шул эчне пошыра". Татар теленен кадере бетеп барган заманда кем эшлэргэ атлыгып торсын инде ул олкэдэ? Сезнен язмыш турында укыгач та гомерен филология б-н бэйлэмэс.

№4 (846521) / 25.07.2013 14:17:12

белә. шулай кирәк булгандыр - тәкдире шулай булган...

№3 (846520) / 25.07.2013 13:25:19

Улгэч ботенлэй оныталар, курсэттен ни, курсэтмэден ни.

№2 (846519) / 25.07.2013 13:19:02

Гомүмән бармыни ул бездә кеше кадерен белү, үлеп күрсәтмәгәч.

№1 (846516) / 25.07.2013 12:31:36

И Аллам,шушындый шэхеслэрнен дэ кадере юк ,э жыен этрэк-элэм ,кеше хезмэтен файдаланып кандидатлык,докторлык яклаучылар фэннен тур башында ЗУР ГАЛИМ булып утыра!!! Мэрхум Адлер ага бер жылы суз ишетмичэ улеп китте...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян