поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.01.2009 Мәгариф

КҮРДЕ ИНДЕ БАШЛАР

И, туган тел, безнең синең аркада күргәннәр... Моны без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына беләбез. Бала мәктәпкә ана телен белмичә, аңламыйча килә. Авазларның матурлыгын, аһәңен тоюдан башлап, милләтебезнең зурлыгын, бөеклеген аңлау дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәк аны.

Мин 30 ел буена Казанның Идел буе районында эшләдем. Эш урыным мәктәп – көрәш мәйданы булды. Иртән тыныч  кына мәктәпкә киләсең,   дәрес башлана, дип кыңгырау чылтырый, балалар юк. Баксаң, аларны ишегалдын чистартырга алып чыкканнар икән. Шуннан башлана.... Балаларны алып керәсең, тынычландырып, дәресне башлыйсың гына... мөдир кереп җитә: "Соңгы дәресеңне алабыз". Һәр дәрес өчен  көрәш! Ә кичәләр уздыра башласаң... Балалар һәр кичәгә  зур теләк белән, шатланып әзерләнәләр, язучылар  белән очрашулар, Сабантуй, экскурсияләр – балаларны барысы да  шатландыра. Ләкин аларның берсе дә тыныч кына үтми, мәктәп хуҗалары синең юлыңа мең киртә, мең тозак кора. Әзерләнгән кичәләрне  өзү  өчен балаларны каядыр алып китәләр, ата-аналар җыелышында  сүз  бирмиләр... Хәзер уйлап утырам: мин ничаклы тырышып эшләсәм, шулкадәр кыенлыклар күргәнмен икән. Ул гына да түгел, мәктәп хуҗалары һәм аерым укытучылар татар телен укытуга каршы коткы да алып барганнар.  Алдан өйрәтелгән тәрбиясез үсмерләр: "Татар телен укыйсыбыз килми, аның безгә кирәге юк", – дип әйтергә  дә кыенсынмыйлар иде.

 

Сез балаларны милли рухта тәрбияләр өчен куелган татар мөдирләре белән эшләп карагыз. Аларны мәктәптә милли тәрбия алып барылмасын, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылмасын өчен махсус куйганнар диярсең. Миңа шундыйларның икесе белән эшләргә туры килде.  Беренчесе тарих факультетының икенче  курсында читтән торып укый иде. Белгеч буларак ноль. Иллә-мәгәр мин-минлек, хакимлеккә  омтылу, җитәкчеләргә ярашу җитеп ашкан. Менә ул иртән бер метрлы үкчәле түфлиләре белән "тык-тык" басып килә, бриллиант алкалары ялт-йолт итә. Аннан  тамагын ертып, үзеннән 20-30 яшькә өлкәнрәк  апаларына кычкыра башлый, куркыта, яный, эшегездән алам, ди. Арабыздан берәү каршы чыга, шуннан ыгы-зыгы, тарткалаш китә... Билгеле инде, бу минутта берәү дә  укучылар турында да, булачак дәресләре турында да уйлый алмый.

 

Икенчесенең бернәрсәсе дә юк: аңа фатир сатып алырга, акча җыеп, тормышын корырга кирәк. Ул иртә белән синең янга йөгереп килеп бүтән татар теле укытучысы  өчен дә эшләвеңне сорый. Ә теге атна буе авылда рәхәтләнеп ял итеп ята, билгеле инде, буш кул белән  килми, мөдирне  авыл күчтәнәче белән сыйлый. Аның дәресләре дә 40-50 сәгать була, шуның яртысын укытса, рәхмәт әйтәсең. Эшләми торган түгәрәкләр өчен дә акчаны  ул ала һәм мөдиргә тапшырып бара. Дәресләр укытылмый, түгәрәк эшләми, ә эш бара, тикшерү  килсә, күрсәтергә йөзләгән альбом, әллә ничә папка тутырылып куелган.

 

Җыелышларда сәгать үтсенгә генә йөргән укытучыларга каршы энтузиастлар, ягъни  эш сәгате белән хисаплашмыйча балаларны музей, театрларга йөртүчеләр, очрашулар оештыручылар  берәр сүз әйтсә, тегеләргә берни булмый һәм озак та үтми берничә хулиган малай: "Безнең сездә укыйсыбыз килми", – дип энтузиастларга каршы күтәрелеп чыга. "Отказ", – соңгы елларда татар теле  укытучыларына бу сүз еш әйтелде. Үз эшләренең осталары мәктәптән  кысырыклап чыгарылды, мәсьәләнең матди ягы белән генә кызыксынучы укытучылар  өелеп калды, "Кемгә кирәк ул татар теле?" – дип йөрүче яшьләр килде.  Зарланып кына кара, синең өскә  мәктәпнең бөтен хулиганнары,  профсоюз башлыгы, сыйныф  җитәкчесе  өстерелә,  байкот оештырырга да күп сорамыйлар. Эшкә бөтен гомерләрен биргән, чын күңелдән эшләгән татар теле укытучылары нинди генә  авырлыклар кичерсә дә, аларга "хезмәт ветераны" дигән исем дә бирелмәде, дәүләт бүләкләре дә юк, чөнки алар – мәктәп хуҗалары өчен дошман. Мин дә мәктәпнең ярты халкы  өчен  дошман булып "лаеклы ялга" киттем. Соранып йөрергә горурлыгым кушмады, гәрчә эшемнең нәтиҗәсе бик яхшы булса да. 20-30 ел буена минем укучылар фәнни конференцияләрдә алдынгы урыннар яуладылар, газета һәм журнал битләрендә үзләренең иҗатлары белән еш күренделәр.

 

Минем  иң зур байлыгым бар: укучылар мәхәббәте. Озаграк күренми торсам: "Сез кайда булдыгыз?" – дип юксынып каршы алалар иде. Әле  хәзер дә киңәш сорап киләләр. Мин шулар мәхәббәте өчен көрәшкәнмен, дөрес юлдан барганмын икән.

 


Тамара НАСЫЙБУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ 1-2 | 13.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»