поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.07.2013 Сәясәт

Фатих Сибагатуллин: “Мәскәүне сүкмәгез, гаеп үзебездә”

Заманында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган, соңрак озак еллар Нурлат районын җитәкләгән Фатих Сибгатуллин Казан—Мәскәү юлына бер дә тузан төшерми. Мәскәүдә, Русия Дәүләт Думасында депутат эшеннән бераз бушаса, тизрәк Казанга юл тота. Фатих әфәндене Казан дәүләт аграр университетындагы кабинетында тоттык, килеп кергәндә ул, өстәлгә сугып, кемнедер орыша иде. “Студентлар җитми, укырга кеше юк. Барысының да офиста утырасы килә, ә җир кешесенең ачтан үлгәне юк!” — дип зарланып алды ул. Өч сәгатькә сузылган сөйләшү барышында Фатих әфәнде мине кыстап чәй белән дә сыйлады, кызып-кызып үзенекен дә исбатлады.


 “Нурлатка инвестор кертмәдем”

— Фатих әфәнде, заманалар үзгәрде, максатлар алмашынды, татар кешесе дә җир эшеннән кача. Казанга агроном, зоотехник булам дип килүчеләр юк хәзер. Әнә сез дә студент җыя алмыйсыз. Авылга булган карашның ачы нәтиҗәсеме бу?

— Илдәге сәясәт, идео­ло­гия тормышның барлык тармагында да чагыла. Бү­ген бик җиңел эш итәләр: нефть бар, акча килә, ни те­ли­без, шуны сатып алабыз. Мондый караш бездә җи­теш­те­рүне юкка чыгарачак. Хөкү­мәт авыл хуҗалыгына, йомшак итеп әйткәндә, битараф.

Без заманында колхоз рәисе, көрәшче булырга хыялландык. Бүген кем ул колхоз рәисе, дәрәҗәсе бармы? Юк бит! Авылда кем бүген авторитет? Хәзер кибет тотып, аннан-моннан са­ту итү­че зур кеше булып санала. Ата-ана балаларының кибет тотуын тели, җир­дә казынмасын, ди. Укыган кешеләр бар ул, ләкин эшлим дип авылга кайтучысы юк. Чөнки яшәү шартлары начар, хез­мәт хакы түбән. Авыл­га кайтып, җирдә эш­лә­гән кешегә аена өстәмә 10 мең сум тү­ләр идем. Авыл хуҗалыгы белгече 7-8 мең сум алып эшләр­гә тиеш түгел. Бу мыскыл итү генә.

— Моннан берничә ел элек авылларга инвестор кертүнең ялгышлык бул­ганын кычкырып әйт­мә­сә­ләр дә, хатаны таныдылар. Игенчелек, терлекчелек тармаклары бөлгенлеккә төште. Хәзер ниш­ләргә, бу вәзгыятьтән чы­гу юлы нинди? Инвесторларның шундый зыян салачагын алдан чамалап була идеме?

— 50 мең гектардан артык җирне аерым кеше­гә бирергә ярамый. Ә бездә 500 мең гектар бирелде. Имеш, министрлыктан күр­сәтмә кирәкми, үзләре эш­кәртәләр, җитештерәләр, саталар дип ышандырдылар. Дәүләттән акча өеп бирелде, ләкин гади крестьянга гына эләкмәде, бар байлык инвестор кесәсенә керде. Сыер фермаларын ташладык, алар урынына кышын җил уйнап торган яңа биналар төзелде. Үзебезнеке ярамады, чит ил техникасы сатып алынды, аның ярты бәясен дәүләт түләде. Банклардан 16-18 %лы кредит алынды, аның 2/3 өлешен дәүләт каплады. Банклар рәхәтлән­де, баеды. 2012 елда дәүләт казнасыннан авыл хуҗалыгына дип 130 млрд. сум бирелде. Шу­ның 76 миллиарды игенчелеккә, терлекчелеккә түгел, банкларга кре­­дит процентының 2/3 сен капларга киткән. Менә нинди аяныч хәл! ВТОга кергән башка илләр­дә авыл кешесенә 1,5 %лы кредит бирелә, ә бездә күп өлешен дәүләт каплаган оч­ракта да кешегә 6 % түләргә кала әле. Бу бөлдерү дигән сүз.

Алдан белеп булдымы, юкмы дип утырудан хәзер ни файда? Нурлатка инвесторларны керттермәдем! Мин­нән соң гына булды ул хәл. Әнә, Чирме­шән дә кертмәде. Аксубай районы баш­лы­гына: “Инвестор дип утырма, үземнеке дип эшлә, кешеләргә акчасын түлә, “Вамин” таралачак”, — ди­гән идем. Шулай булды да! Инвесторларның авыл­ны ташлап качып китә­чәге билгеле иде. Бу дөньяда булмаган хәл. Алар хәерчеләнмәде, кесәләрен ту­тыр­дылар, ә авыл кешесе мескен хәлдә калды. Акча эшләдек, намусыбыз чиста, дип күкрәк кагып мактанып йөрмәсеннәр, 10 ел эчендә 1 миллиард доллар эшләп булмый.

Авылда өч сыер асрар өчен шартлар булсын. Бер сы­ер тотарга бер тонна иген кирәк. Өч сыеры дип, дәү­ләтнең авыл кешесенә
3 тон­­на иген биргәне бармы? Бир­сеннәр! Бер тон­на фураж биреп, дәүләт фә­кыйрь­ләнмәячәк. Татар­стан­да 130 мең сыер, бу бик аз. Болар өчен 800 миллион сум­лык фураж кирәк. Авыл хуҗалыгына узган ел 22 миллиард сум бү­ленеп бирелде. Шу­шы сумманы уйлыйсың да, 800 миллион тиен булып кү­ренә. Ә авыл кешесе трактор да, ашлама да, бензин да сорамый.

Барысы да Казанга урнашып бетә алмый, йорты бар икән, терлек кенә асрасын! Мал үрчетә икән, кешедән җитештергән продукциясен лаеклы бәягә сатып алуны оештырырга кирәк. Сөтне 4 сумнан түгел, кимендә 15 сумнан алырга кирәк. “Ва­мин”­ның яңа хуҗалары, 14 сумга алабыз, ди, белмим, ни булыр. Үз өлкә­сендә профессионал бул­ма­ганнарга ышанмыйм. Яны­на акыллы кешеләр туплый алса, эше алга барыр, ләкин алар үз­ләреннән акыл­­лыракларны эшкә алмый бит. Җитәкчеләрнең бәлаләре шунда: көчле кадр­лардан куркалар.

— Рөстәм Миңнеханов, игенчелек, терлекчелек тармагында “приписка”лар күп, дип әйтте. Бу зур  бәла, күптәннән килгән начар гадәт. Моны юкка чыгарыр өчен нишләргә? Сез җитәкләгәндә Нурлат районы бер гектардан 50-70 центнер иген җыя, бар республикага үрнәк итеп куела иде. Ә кайбер галим­нәр, бу кадәр уңыш алу мөм­кин хәл түгел, ди.

— “Земля-землица” газетасы мөхәррире Владимир Белосковка шалтырат, 50-70 центнер иген җыйдылармы, юкмы, дип сора. Ул белә, әй­тер. Син генә түгел, башкалар да шикләнде. Белосков комиссия белән килде, ышанмыйм, диде. Санагыз, дип җавап бирдем. “Приписка”лар миңа кирәкме? Үз-үземне алдарга мин юләрме? “Приписка”лар авыл хуҗалыгын бетерә. Ике сыерны ашатасың, бер сыерның сө­тен савасың. Шуннан сөтнең үзкыйммәте күпме була? Кемгә кирәк бу алдау? Совет заманнарын искә алма, ул вакытта мо­ның өчен суд каршына бастыралар иде. Ул саннарга, гому­мән, игътибар итмәскә ки­рәк. “Урожайность” дип сөй­ләшүне онытыйк. Күпме ак­ча сарыф ителде, күпме керем булды, бетте-китте, шул мөһим.
 
“Барысы да әнидән тора!”

— Бүген Русия Дәүләт Думасында татар депутатлары аз түгел. Арада федераль татар автономиясе рәисе дә, сезнең кебек татар тарихы турында берничә китап язган милли җанлы кешеләр дә бар. Думада милли мәсьәлә­ләр, мәдә­ният, мәгариф комитетлары эш­ли, ләкин анда бер татар де­путаты юк. Соңгы вакытта милли телләрнең кулланыш даирәсен төр­лечә чикләүче законнар чыгып тора, шуңа әлеге комитетларда Татарстан авазын ишеттерү бик яхшы булыр иде. Сез дә табигать казылмалары, экология комитетында эшлисез...

— Нурлатта нефтьчеләр бе­лән тыгыз эшләдем, эш­нең асылын беләм. Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы комитетында, ул анда Та­тар­стан исеменнән эш алып бара. Республика нефть чыгара, шушы комитетта утырып, күбрәк файда китерәм дигән фикергә килдем.

Милли мәсьәләләр, мәгариф комитетына керсәң ни, кермәсәң ни, нәрсә үзгәрә? Бу эшләрнең барысы да үзебездән тора. Тудырган бәлабезгә төрле сәбәп табарга өйрәндек. Читтән гаеплене тиз табабыз, ләкин без генә түгел! Татарча сөй­ләшә, укый белмәгән татар балаларының барлыкка килүендә Мәскәү гаеплеме? Путин килеп, балаңны татарча өйрәтмә, дип йодрык яныймы? Казанда татарча язулар булмауда Русиянең Дәүләт Думасы гаеплеме, моны алар хәл итәргә тиешме?

Казанда яңа урам ачтылар, берничә минут эчендә каланың ерак бер очыннан үзәккә барып җитеп була. Карыйм, Тихомиров урамы дип язганнар. Татарча матур исем кушып булмый идеме?! Мәсәлән, Шәймиев урамы дип куй син аны! Матур бит, яңгырашлы! Мәскәү каршы төшәме? Юкны сөй­лә­мәгез! Татарның җитмә­гән ягы бу. Булдыра торган халык без. Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күрал­маучы, хыянәт­челәр! Татар үзен яратмаганга шундый хәлдә.

— Өлешчә килешеп бу­ла, бер яктан, бүген татар теленә үсәргә мөмкинлек­ләр бар — интернет, те­левидение, радио. Лә­кин икенче яктан, урыс бул­ма­ган телне дәүләт дә­рә­җә­сендә кирәксезгә чыгару да бара. БДИны урысча гы­на бирүне алыйк, шул сә­бәп­ле, мәк­тәпләрдә уку урыс­чага күчә... Татар мил­­ләтенең киләчәге нинди?

— Кара әле, сеңлем, имтиханны урысча бирә алмыймы безнең татар? Акыл­га зәгыйфь мәллә? Нигә кирәк авылда татарча укыту? Алар аны болай да белә бит! Өйдә татарча сөйләш­мә­гәч, ничек аны атнасына өч сәгатьлек дәрестә өй­рә­теп булсын ди?! Ата-анасы татар музыкасын тыңламаса, китап укымаса, балада кызыксыну буламы? Улым гармунда “Наласа”, “Арча” көйләрен сузып җи­бәрә, татарча теттереп сөй­ләшә! Ул татар балалар бакчасына йөрмәде, татар мәк­тә­бендә укымый! “Шүрәле”не сәгать­ләр буе сөйли, тың­лап арып бетәм. Барысы да әнидән тора! Юк­ка гына ана теле дип аталмыйдыр ул!

Мәгариф комитетында утырсам, вәзгыять үзгәрерме?! Мәскәү, татарча укытмагыз дип, безгә янамый, теләсәләр укыйлар, бар бит мәктәпләр! Ә менә теләк ту­дырыл­маса, гаиләдә татар теленә мәхәббәт тәрбия­лән­мәсә, башын төеп укытсаң да керми ул аңа. Мәс­кәүне сүкмә­гез, гаеп үзебездә. Бу төп бәла түгел. Мәс­кәүдән бары тик тапкан мал­ның яртысын монда кал­дыруын сорар идем — бүген республикада җыелган салым-табышның 28 %ы гына Татарстанда кала.

— Салымнарның күп өлеше үзәккә китә, тө­бәк­ләр акчасыз. Акча Мәс­кәүдә булып, төбәк­ләр яр­л­ы булса, тыңлаучан булачак дигән сәясәтме бу, әллә башка сә­бәп бармы? Бүген Та­тар­стан Мәскәүгә елына йөз­лә­гән миллиард түли, ә үзе юл төзергә, Универ­сиа­дага, теләнеп, 50-60 миллиард сорап ала. Татарстанның бурычы зур. Күб­рәк салымнарны тө­бәк­­тә калдырырга дип сүз булып алган иде, бу юнәлештә ниндидер уңай үз­гәрешләр көтәргә мөм­кинме?

— Тукта, ашыкма, барысы да үз җае белән бара. Та­тар, бер яктан, акчасын бирә, икенче яктан, төрле проектлар уйлап табып, кире Татарстанга кайтарырга тырыша. Әле Универсиада уза, 2015 елда су спор­ты, аннары 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлбәттә, без салымның яртысы булса да республикада калуын телибез, шуңа омтылабыз да, шулай булырга тиеш тә!

Рөстәм Миңнеханов үзе­нең беренче Президент юл­ламасында 2016 елга республикада җитештерүне ике тапкыр арттырырга дигән максат куйды. Яңа заводларны эшләтеп җибәреп, алардан табыш алу бурычы бар. Нефтехимия, башка тармакларга караган заводлар төзеләчәк, шулар бәрабәренә тапкан малыбыз артачак, аннары халыкка да эш урыннары булачак. Яхшы эшләп, җитештерүне, эш урыннарын арттырып, керемне булдырырга кирәк. Талашмыйча, килешеп эш­ләү­нең бер ысулы бу. Мәс­кәү безгә, нефте булмаган төбәкләр дә лаеклы яшәргә тиеш, дип әйтә. Бүген менә шундый шартлар, шундый вәзгыять.

Төбәкләргә ирек бирү турында сүз бара, ләкин бу очракта да актив булырга тиешбез. Менә әйт әле, салымның күбрәге республикада калсын дигән мәсьә­ләнең Татарстан Дәүләт Со­ветында күтәрелгәне бармы? Бер генә мисал: Русия Дәү­ләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшли, сан буенча без күп. Барлыгы 450 депутат, Дума рәисенең 11 урынбасары бар, 32 комитет эшли. Комитетларның башлыклары да, урынбасарлары да бар. Ләкин шулар арасында бер генә татар яки Татарстан кешесе юк.  Бу Татарстан Дәүләт Советыннан тора, ул аны кайгыртырга тиеш.
 
“Әхлакның юкка чыгуы куркыныч”

— Фатих әфәнде, Путин татарча укырга, татарча яшәргә комачауламый, ди­дегез. Нурлат ра­йоны бе­лән 11 ел җитәкчелек иттегез, ләкин шә­һәр­дә бер татар гимназия­се, мәктәбе ачылмады. Сә­бәбе нидә иде? Путин каршы төшмә­гәч, димәк, сезнең теләк бул­маган.

— Аның кирәге дә юк. Ачыйкмы, дип сорадым, кирәкми, диделәр. Татар гимназиясе ачылса, анда наданнар укыячак, дип ачыктан-ачык әйттеләр. Яхшы укый торган, сәләтле балаларның ата-аналары, татар мәктә­бе­нә якын да килмибез, диде. Ихтыяҗ булмагач, ник ачарга аны?! Аннары, бер сыйныфта яки мәк­тәптә гел татарлар гына укуын һич аңламыйм. Нәрсә күреп, аңлап үсә алар? Кызларның егет­ләрдән аерым укуын кабул итәм. Ләкин мил­ләтләр бер-берсеннән ае­рыл­ма­сын. Балаларымның сыйныфында татары да, урысы да, чувашы да, яһүде дә укыды. Төр­лелек матур ул! Бер-берсен танып, белеп үсә­ләр. Бу татар телен, биюен, җырын өй­рәтергә комачауламый.

— Сез татар тарихын күп­­тән өйрәнәсез, саллы китаплар бастырып чыгардыгыз. Ләкин бүген халыкны китап укырга өн­дәү авыр. Татар гына тү­гел, урыс та укымый. Яз­ган­на­рыгызны, татар тарихын кино итеп төшер­сәң, аның аудиториясе бермә-бер артыр иде. Дуслар даирәгез зур, арада калын кесәлеләре дә бар. Шундый тәкъ­дим белән чыкканыгыз булмадымы?

— Татарның аз укый башлавына гаҗәпләнәм. АКШта укыйлар. Иранда егылып китеп укыйлар, капчык-капчык китап сатып алалар! Әле аларны артта калган ил дип күз алдына китерәбез. Татар укымышлы булган, йә инде, кая югалды бу сыйфат?! Ярый, татарча укымыйлар, ди. Китапларым урыс телен­дә язылган, ба­ры­сы да аң­лый ала. Матур тышлы, шәп китаплар! Һә­рберсенең бәясе 1 мең сум. Кыйммәт, диләр. Китап сатып алмыйлар, ләкин ниндидер картаеп беткән, карлыккан тавышлы Джо Кокер килә, аңа баралар. Акча жәл түгел, ә билет бәясе — 15 мең сум! Укыйсы килми кешенең, ә интернетка керә, шәрә хатыннар, үтерергә, көчләргә өйрәтә торган кинофильмнар карый.

Яхшы фильм төшерер өчен зур акча кирәк. Ә юк кы­на кино белән маташып та тормыйм. Югыйсә татарның акчасы бар, теләге генә юк! Кереме бер миллиард булган кешеләр бар, нинди кино, алар юл да салмый бит! Түләүле юл эшләгез, файдасы үзегезгә дә, халыкка да булыр, рәх­мәт әй­тер­ләр, тарихта калырсыз, дим. Юк, эшләми­ләр.  Татар кино төшерергә ки­рәк дигән фикергә килеп, аңа байлар ак­ча бирә башлаганда оныклар картая башлар шикелле.

Ә болай, чыннан да, кита­бым буенча чын татар тарихын төшерер идем. Чабатачы урыс кебек “Орда”ны тү­гел, ә Алтын Урда өчен го­рурланырлык кино ясар идем. Татарлар хакында шәп фильм бар, ул алманнар тө­шергән “Атилла”. Җи­ңел­гән­нәр җиңүче турында тө­шер­гән иң яхшы сыйфатлы кинофильм. Ме­нә шундый ки­но төшерергә ки­рәк! Кино аша татарны танытып булыр иде, ул бит идеология!

— Татарның бүгенге идеологиясе нинди булырга тиеш?

— Иң беренче чиратта милләтнең гореф-гадәтләрен сакларга кирәк. Авылларга карап эчем поша, авыл бет­сә, милләтнең иң мөһим сый­фатлары югалачак. Урыс­ныкы да, чувашныкы да шулай. Авылда аз­мы-күпме намус, оят, өлкән­нәр­не зурлау төшенчәләре бар. Шәһәрдә ул юк. Расул Гамзатов миңа “Фатих, в деревне живет народ, а в городе население”, — дигән иде. Дөрес сүзләр бит! Бү­ген ашарга ипи булмау тү­гел, әх­лакның юкка чыгуы куркыныч. Нефть сатып булса, икмәген табарсың, ә гадәт­не кире кайтарып булмый.

Аракы эчәбез, кайчак урыс­тан да уздырабыз. Эчү­че кеше татар була аламы инде? Хәмер аркылы безгә урыс мәдәнияте, тормышка караш үтеп керә. Татар сугышка кадәр эчмәгән. Әби­ем, тәмәке тарткан кешегә кызларын кияүгә бирмиләр иде, дип сөйли иде. Хәзер моны искә алучы бармы? Татар бала аз таба. Аз санлы без, шуңа аяк терәп сөйләшә алмыйбыз.
 
“Бала булганга сөенергә кирәк”

— Бу очракта Сездән үр­нәк алырга кирәкме? Балаларыгыз бик күп, диләр...

— Санын әйтмим, ләкин Татарстанда иң күп балалы әти икәнемне төгәл беләм! Минтимер Шәймиев миңа карап, “Многодетный папа” дия иде. Элек гаиләләрдә 15 бала үсте, бу гадәти хәл иде. Хәзер генә ул тел шарт­латалар, шаккаталар. Аллага шөкер, балаларым күп бу­лу белән горурланам! Бала булганга сөенергә ки­рәк. Татар гаиләсендә ким ди­гәндә 3 бала булырга ти­еш. Әтисе, әнисе калсын өчен ике бала кирәк, “прирост” булсын өчен тагын бер кеше кирәк.

Бүген ишле гаиләләр юк, чөнки ирләр, эчкәнгә күрә, “слабый”. Эчәләр дә кереп яталар! Физик эш белән шөгыльләнмиләр, мал тапмыйлар, берни кирәк түгел. Тәмәке тартып, кәкрәеп йө­рүче булдыксызларны кем яратсын? Мин дә кияүгә чыкмас, бала тапмас идем аларга! Хатын-кызлар ирләрне яратмый, ихтирам ит­ми, ба­ла табасылары да килми. Хатыннарга бала тап дип әйтмәдем, бу аларның ихтыярында. Ә хатын-кызлар ми­не гомер буе алдады. Күпхатынлылыкка закон кирәкми, мә­хәб­бәткә берсе дә каршы килә алмый. Яраталар икән, закон мөһим түгел. Хатын гына риза булсын!

Путин миннән үрнәк ал­ды. Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. Ләкин дуслар булып яшибез. Сабан туена кунакка килделәр, тату торабыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мө­хәммәд пәйгам­бәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.

Өлкән улым 37 яшендә үлде, көрәшче иде. Олы кызым табибә булып эшли, 16, 7, 6 яшьлек балаларым бар, алар гел “5”легә укый. Ранис белән Данис исемле яшь ярымлык игезәкләребез бар. Тәүфыйклы булсыннар, миннән туганнар тырыш була ул! Әни-әтиләрен яратсын, хөрмәт итсеннәр, андый балалар тормышта югалмый. Ә менә ата-анасыннан рәнҗеш алучылар ялгыша, абына, хаталана, андыйларның бәхете булмый.
 
“Бер суксам, кеше үлә бит! ”

— Фатих әфәнде, Сезнең турыда төрле сүзләр йө­ри. Булдыклы җитәкче, Нурлатта Сибгатуллин ида­рә иткәндә берьюлы 17 тө­зелеш краны эшләде, дип сөйлиләр. Кечкенә шәһәр­гә бу бик күп. Сезне эшчән, ләкин шул ук вакытта бик дуамал, тыңламаган җи­тәк­­че­ләргә карата йодрык та уйнатырга мөмкин иде, дип тә әйтә­ләр. Моңа ни диярсез?


— Минме дуамал? Бу юнь­ле кеше авызыннан чыккан сүз түгел, бу кеше йә ялкау, йә вакчыл, йә эчкече. Гомеремдә хаксызга кешене орышканым да, кыйнаганым да булмады. Сыер караучы, механизаторга кычкырганым булмады. Ә менә ялкау җитәкчеләрне сүктем, чөнки алдакчылар, аларга власть кирәк, җиңел акча турында хыялланалар. Ра­йонда чиновникларны кыскартыр идем, кешеләрнең канын гына эчәләр, исполком да кирәкми. Хезмәт хакы ала, аны ике тапкыр зурайтып файдалана, урлый, вазыйфасын үз мәнфәгатьләрендә куллана. Йә улын, йә хатынын, йә сеңлесен җы­лы урынга китереп утырта. Барысы да вазыйфага ябышып ята, ләкин эшләргә теләми, имитация тудыра. Менә минем кебек таңнан торып эшләп карасыннар әле! 43 ел дәвамында ир­тәнге сәгать 4 тә тордым. Эшчән кешене дуамал диярләр инде ул! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәндә кесә телефоннары, видеоконференцияләр, вертолет белән очу юк, иң яхшы машина — “Волга”. Ә барлык хуҗалыкларда булырга өлгерә идем.

Әни вафат булыр алдыннан: “Улым, рәхмәт, гел алдынгы булдың, йөзгә кы­зыл­лык китермәдең”, — ди­де. Шунда аңа: “Әни, бе­ренче урын була да китә. 43 ел эш­ләгән вакытта бер кешене дә төрмәгә утыртмадым, синең кебек әни­ләр­дән баласы өчен күз яше түктер­мәдем, хатынын, баласын ятим калдырмадым”, — дидем. Әни: “Бу беренче урыннан югарырак”, — диде. Кеше кыйный дип сөйләүче­ләр дә булды, ләкин гомеремдә сукканым юк. Менә бу йодрыкны күрә­сеңме? Бер суксам, кеше үлә бит! Төр­мәгә керәсе килми. 6 районда җитәкче булып эшләдем, бүген кайсы йортка барып керсәм дә, колач җәеп каршы алалар! Кемгә тагын шундый хөрмәт бар?
 
“Үз кадеремне беләм”

— Башкаларны эшләтә белә­сез, үзегез дә ничек булырга тиеш икәнне күр­сә­тәсез. Ләкин нинди генә көчле, ирекле шәхес булып күренергә теләсәгез дә, Сез дә җитәкчеләргә яраклашасыз бит...


— Тукта-тукта, кая борасың әле сүзне? Кемгә тә­линкә тотып торганым бар? Кем­гә яраклашам?

— Минтимер Шәймиев атлар ярата. Сез Нурлатта атлар үрчетергә керештегез, ипподром төзедегез, чабышкы атлар сатып алдыгыз, ярышлар үткәрә башладыгыз. Рөстәм Миңнеханов президент булды. Сез дә капылт автоузышларның фанатына әверелдегез. 8 Мартка ту­ры китереп бәйгеләр оештыра башладыгыз. Болар ярый белү мисалы түгелме?

— Алтынны бәяли торган кешемен, мине юк-бар кеше буйсындыра алмый. Татарстанның, татар халкының бә­хете булды — яхшы җи­тәк­челәр идарә итте һәм итә. Фикрать Тәбиевка ка­дәр Иг­натьев булган. Татарларны үлеп яраткан. Политбюро, урыс башың белән татарларны яклыйсың дип, “выговор” ясап, эшеннән алган. Фикрать Тәбиев — безнең горурлык. Кайда барма, аны җылы сүз белән искә алалар иде.

Минтимер Шәй­миев кул астында эшлә­гән­дә миңа 40 яшь иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән идарә иткәндә “Главный министр” дия торган иде ми­ңа. Гел Фикрать Тәбиевны мактап сөйли иде. “Мин” дип мактанмады, киресенчә, Тәбиев үрнә­гендә яшь җитәкчеләрне тәр­бияләде. Минтимер Шәй­миевтан курка да, шул ук вакытта ихтирам да итә идем. Яраклашмадым. Колхозларны таратканда да аның белән сүзгә килдем. Алдакчы инвесторларга кар­шы тордым. Министр­лыктан кумадылар, үзем кит­тем. Татарстанда икмәк планын үтәмәүче бердәнбер район бар иде, иң артта калган Нурлатны сайлап, шунда эшкә киттем.

Ярый, син “Миңнехановның күңелен күрәсез” дип елмаясың инде. Автоузышлар белән электән үк мавыга идем. Бүген машинаны барысы да — ирме, хатынмы, йөртә белергә тиеш. Бел­ми икән, китек ягы бардыр дип уйлыйм. Бүгенге заман таләбе ул. Ә машинаны оста йөртүчеләр бозда да йөри белә, шуңа юлга боз катыра идем. Әйдә осталыкларын күрсәтсеннәр. Автоузышлар белән бер­рәт­тән чаңгы ярышлары да бар иде. Халыкны аңламассың. 10 мең кеше сыя торган “Татнефть-Арена”да саф татар көрәше күрсәтү юк, “Бои без правил” оештыралар. Миллионнар түгә­ләр! Кеше үтерә торган сугыш күрсә­тә­ләр. Мин шуны яратырга тиешме? Аның урынына автоузыш оештырам!

Рөстәм Миңнехановны элек тә ярата идем. Яшь бу­ынны тәрбияләүдә күп эш башкардым, яхшы кадрлар әзерләдем, шушы чорда танышкан яшьләр арасында иң булдырганы Рөстәм Нургалиевич иде. Депутат Марат Галиев та “Звезда Поволжья” газетасында, килә­чәктә Миңнеханов президент булачак, дип әйткәнемне искә алып язып чыккан иде. Миңа карата җитәкчеләр барысы да яхшы мө­нәсәбәттә булды. Хезмәтем өчен хөрмәт иттеләр. Ләкин бервакытта да аларның ми­ңа карата хәерхаклы булуларын үз мән­фә­гать­ләрем­дә кулланмадым. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: яраклашмадым, ялагайланмадым, үз кадеремне беләм.
 
“Икътисадый ирек булыр дип уйлыйм”

— Фатих әфәнде, Сез авыр эшкә алынып, башлаганны ахырына җиткерә торган кеше. Шулай да: “Их, ник шуны яисә шулай эш­ләмәдем икән!” дип үкен­гән эш-гамәлләрегез булмадымы? Бүген нинди уй-хыяллар белән янасыз?


— Бар андый үкенечләр. Гомерем буе гармунда уйный белүчеләргә кызыктым. Үзем өйрәнә алмадым. Дус егетләрнең күбесе гармунда уйнап җырлый. Бу хыялымны улым тормышка ашыр­ды. Хәзер аның уйнаганын, җырлаганын тың­лыйм. Икенчесе — Нурлатта эшләгән вакытта районда нинди дә булса җи­теш­терүне оештыра алмадым дип үкенәм. Өлгермәдем. Нефть бар анда, җир маен эшкәртү заводын оештырып була иде. Аның проекты да эшләнде, Рөстәм Миңнеханов хуплаган да иде.

Нурлат — урманга бай як. Урман, агач эшкәртү заводы оештырып, күпләрне эш урыны белән тәэмин итәргә мөм­кин. Әзер агач продукциясе дә җитештереп була. Якында гына Самара, Ульян, сатуны оештыру җиңелрәк. Гомумән, Бө­гелмә, Буа, Баулы, Лениногорск кебек кечкенә шәһәр­ләрдә җитештерү заводлары булдыру мөһим.

Ни турында хыялланаммы? Аңлы татар ни хакында хыялланса, минем дә күңелем шуны тели. Мәсьә­ләләребезне чын-чынлап үзебез хәл итәрлек заманалар җитәр дип өметләнәм. Икътисадый ирек булыр дип уйлыйм. Татарстан белән Казахстанны тоташтырган Оренбург аша уза торган автотрасса төзелүен телим. Башкортостан татарлары, андагы башкортлар Татарстан белән бергә, берни бүлешмичә яши башлауларына өметләнәм.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.07.2013
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»