поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.07.2013 Җәмгыять

Әниләре үлгәннән соң калган өй чәчләренә чал кергән туганнарны да талаштырды

Мал һәм акча якын туганнарны да үзара ызгыштырырга мөмкин. Әти-әнидән калган васыять исә хәлне тагын да катлауландыра. Мөслим районыннан дүрт бертуганның берсе – Җәүдәт Галиәхмәтов: “Үз акчама сатып алган йортның үземнеке икәнен исбатлый алмыйм”, – ди. Туганнары исә, бу йортны абый төземәде, дип бара.

Туганнарым мине алдады

– 1976 елда ишегалды корылмалары белән йорт сатып алдым. Аны район үзәгенә алып кайтып утырттым. Сату-алу турындагы килешүем дә бар. Язкәр исемле туганым өйләнгәч, алар әти-әни йортында әни белән бергә яшәде. Әмма килен белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп тугач, әни, рөхсәт алып, минем өйгә күченде, – дип сөйли Җәүдәт абый. – 1981 елдан алып мин Лениногорскида Әлфия исемле сеңлемдә яшәдем. Әни белән элемтәм өзел­мәде, минем кайдалыгымны ул һәр­чак белеп торды. Янына еш кайтып тордым, хуҗалык эш­ләрендә булышкаладым. Газ керттердем, түбәсен ремонтладым, өйне тышладым, коймасын тө­зедем, су керттердем. Әнине нигездә мин карадым. Моны күршеләр дә раслый ала. 2004 елда әни каты авырый башлагач, кайтырга туры килде. Шушы йортта теркәлеп яши башладым. Тагын бер елдан әнигә паралич сукты. Ул гел баш әйләнүдән, хәтере начарланудан зарланды. Бары тик өй эчендә генә үзен үзе йөртә ала иде. Аны карагач, эшкә дә урнашмадым. 2010 елда исә үзем дә пен­сиягә чыктым.

Әнигә Бөек Ватан сугышы ветераны толы буларак фатир бир­деләр. Әмма ул анда яшәргә өл­гермәде дә. Бер ел дигәндә үлеп китте. Язкәр белән ике арада, әгәр дә үлә-нитә калса, фатирны дүрт өлешкә тигез бүлешербез дигән килешү бар иде. Әмма туганым, беркемгә дә әйтмичә, өйгә нотариус китертеп, фатирны улына бүләк иттереп тә куйган булган икән.

Әни үлгәннән соң, Росреестр идарәсенә барып, үземә кагылышлы милек турында белешмә сораттым. Шунда гына Мөслимдәге йор­тымның минеке түгел, ә әни исе­менә рәсмиләштерелгән булуын белдем. Баксаң, бу йортны миңа калдыру турында әнинең васыять­намәсе дә булган. Әмма ул хакта да миңа әни үлеп ярты ел узганнан соң гына җиткерделәр.

Хәзер инде йортны мирас итеп алу вакыты узган. (Җәүдәт абый әнисе үлгәннән соң 6 ай эчендә васыятьнамә буенча мираска хуҗа булу турында гариза язмагач, башка туганнарның да бу йорттан өлеш сорарга хакы бар дип аңлаттылар. – Авт.) Шуннан файдаланып, сеңлем Әлфия дә бу йорт­тан өлеш сорый. Минем башка мөлкәтем дә, яшәр җирем дә юк. Булган документларым йорттан юкка чыккан. Яңа торак алырга хәлемнән килми, – ди Җәүдәт Га­лиәхмәтов.

Бомж хәлендә калмасын, дибез

– Бу йортны Җәүдәт абый тө­земәде. 15 чакрым ераклыктагы авылдан төзелеш материалы гына алып кайтты. Төзелеп беткәч тә, ул йортта иң беренче әни белән мин яшәдем, – ди Язкәр Галиәхмәтов. – Безгә ул йорт кирәк түгел. Үлгәнче әни үзе: “Абыегыз берүк урамда калмасын, аның исеменә ва­сыять­намә ясатыйк әле”, – диде. Абый үзе монда булмагач, паспортын соратып алып, әнине нотариуска үзем алып бардым. Үземә бернәрсә дә дауламадым. Кирәк тә түгел. Җәүдәт абыйның бүген яши торган хатыны Дилбәрне мин яхшылап белмим. Аны яхшы дип тә, начар дип тә әйтә алмыйм. Әмма кем белә, бүген абыйныкы итеп рәсмиләштерербез дә, иртәгә алар бу йортны сатмаслар дип кем гарантия бирә? Абый аннары урамда калачак бит.

Әни ул соңгы ел ярымын гына урын өстендә ятты. Аны хатыным Әлфия карады. Чөнки көненә әллә ничә тапкыр памперсын алмаштырырга, мунча кертергә кирәк иде. Моны ир-ат кына башкара алмый, – ди Язкәр абый.

– Ашаудан беркайчан да өзмәдем. Миннән риза булып китсен дип, гел әле тегесен, әле монысын пешерергә тырыштым, – ди Язкәр абыйның хатыны Әлфия апа. – Әни гәүдәле иде, бер генә кеше карый торган түгел. Мунчага кертү өчен өчәүләп күтәрә идек. Улым Илнар да булышты. Әмма ирем юкта үземә генә дә күтәргәләргә туры килде. Шуннан күзләремә, хатын-кыз органнарыма зыян килде. Әле яңа гына операциядән кайттым. Күзләргә ясаткан идем, уңышсыз булды, тагын хастаханәгә барырга кирәк.

Әнине җирләү дә безнең өстә булды. Ашларын да мин үткәрдем. Зиратына да рәшәткәләрне без куйдык. Җәүдәт ашларына кайтмады. Соңгы көннәрендә әни аннан куркып та яшәде, чөнки пенсиясен сорап интектерде. Күп нәрсәне тышка чыгармадык. Күрше-кү­ләннән, авылдашлардан яхшы түгел. Ветеран толы буларак фатир алгач, каенанам башта ук аны яраткан оныгы Илнарга диде. Чөнки армиягә киткәнче улым гел әбисе янында үсте, өй эшләрендә булышты. Җәүдәт бит ул монда яшәмәде.

Без инде хәзер карт. Һәрбе­ре­безнең– үз тормышы. Җәүдәт кайтса, аяк тибеп керергә үз йорты булсын дибез, шуңа да сеңлесе Әлфиягә варис буларак үз өлешен дауларга киңәш иттек. Өй начар түгел, анда бөтен әйбер дә бар. Гомере буена Җәүдәт бер генә хатын-кыз белән яшәмәде. Яшәсен, тату торсыннар, бер сүзебез дә юк. Урамда бомж хәлендә генә кала күрмәсен. Без бит ызгышып яшәгән кешеләр түгел. Әни исән чакта мин аңа гел әйтә килдем: “Әниең гел яшәмәс, пенсиясе килеп торганда, әйдә капкасын ясат, коймасын тот, өеңне тышлат”, – дидем. Ул мине тыңлады, боларның барысын да эшләде, – ди Әлфия апа.

Ул аны бер тапкыр урамда калдырды инде

– Миңа да абыйның өеннән өлеш кирәк түгел. Үзе урамда калмасын дип кенә тырышам, – ди Җәүдәт абыйның Лениногорскида яшәүче сеңлесе Әлфия Җама­лиева. – Абый озак вакыт миндә яшә­де. Шул вакытта алар Дилбәр белән дә торып карадылар. Әмма ул хатын Лениногорскидагы фатирын Яшел Үзәндәге фатирга алмаштыргач, абый урамда калды. Эчкәли иде. Шуның аркасында ирем белән ике арада тавыш чыкты. Аннары абый Мөс­лимгә әни янына кайтып китте.

Хәзер инде абый үзе дә пенсионер. Пенсиясен юллап алырга да үзем булыштым әле. Дилбәр белән танышкач, мин каршы килмәдем. Киресенчә, сөендем генә. Ялларда алар безгә мунчаларга да килеп йөрделәр. Тавышланып яшәмәдек.

Әни үлгәннән бирле йортка керә алганыбыз юк, алар безгә ни өчендер гел каршы. Әни оныгы Илнарны, чыннан да, бик ярата иде. Шуңа да фатир алгач, барыбыз да аңа бирергә дип килештек. Өйгә нотариус китерткәндә, барыбыз да шунда идек бит.

Васыятьнамә турында белмим дип абый алдаша. Бу кәгазьне рәс­миләштергәч, паспортын үзем алып кайтып бирдем мин аңа. Әни үз аягында йөрде, үз куллары белән ашады. Ә менә аягы белән кулы сынгач, урын өстенә калды. Ни рәвешле сындырган ул аларны, бусы инде безгә мәгълүм түгел, әмма бик сәер күренеш иде. Киленебез Әлфия нык карады үзен. Мин дә шунда идем.

Әле берара, кул селтәп, өлешемнән баш тартам, әйдә өеңне сиңа рәсмиләштерәбез дип тә әйттем абыйга. Әмма салмыш көе килеп, тагын араны бозды. Минем үземнең ике катлы йортым бар. Ике кызым да урнашкан.

“ЗАГСка гариза тапшырдык”

– Без Җәүдәт белән 1991 елдан бирле бергә, – ди Җ.Гали­әх­мәтовның “граждан” хатыны Дил­бәр Дәминова. – Минем Яшел Үзәндә үз фатирым бар. Хәзерге вакытта ике балам үсеп җитеп, икесе дә үз тормышлары белән яши. Миңа фатир да, авылдагы йорт та кирәк түгел. Җәү­дәтнең әнисен 7 ел буе караганын бел­гәнгә күрә, аны тораксыз калдырмас өчен генә тырышам, жәллим. Тик туганнары мине ни өчендер аферистка чыгарып бе­терделәр. Янәсе, без язылышмыйча гына яшибез.

Тормыш булгач, төрле хәлләр булгалады инде. Салгалаган чак­ларында Җәүдәтне куып та җи­­бәргәләдем. Әмма Лениногорскидагы фатирны алмаштырганда, мин Җәүдәткә: “Әйдә минем бе­лән”, – дидем. Риза булмады. Шуннан Яшел Үзәндә урнашып беткәч килде. Мин әле аны берничә тапкыр “прописка”га да керттем. Пас­портыннан карап тикшерә аласыз. Әмма, бу шәһәр миңа ошамый, дип тагын Мөслименә кайтып китте.

Начар кеше түгел ул, куллары да алтын. Балаларымны үсте­решергә булышты. Ирем үлгәндә, икенчесе белән кор­сак­­лы көе калдым бит мин.

Җәүдәт үзе бик кыюсыз, юридик яктан да белеме чамалы. Эчеп, исереп йөри дип тә әйтә алмыйм. Йортны, чыннан да, ул төзегән. 1995 елда инвентаризация башлангач, “Дачная амнистия турын­да”гы закон нигезендә йортның җир кишәрлеге хуҗалык иясенә, ягъни аның әнисе исеменә беркетелгән. Җитмәсә, иремнең өй өчен салым түләгәнлеккә дә, башкасына да булган документлары йорттан юкка чыккан. Кулда йортның хуҗасы тарафыннан бирелгән распискалар гына бар. Югыйсә Мөслим районының Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетыннан алынган белеш­мәдә Галиәхмәтовлар гаиләсе 1982 елда Галиәхмәтов Җәүдәт өенә күченгән дип язылган. Суд нишләптер моңа игътибар итмәде.

Судларга ирем хакын хаклап кына йөрим. Кайчак, нәрсәгә кирәк инде бу миңа, дип үземне үзем сүгеп тә куям. Йортның Җәү­дәтнеке итеп танылуы гына кирәк безгә. Чыннан да, ничек кенә әйбәт булырга тырышсаң да, “сожитель” дигән сүзнең мәгънәсе әй­бәт түгел инде аның. ЗАГСка гариза тапшырдык. Озакламый гаи­ләбезне рәс­миләштерергә җые­на­быз. Татулыкка берни дә җитми. Иремнең туганнары мине дош­ман күрүдән туктап, юк-бар шик-шөбһәлә­рен­нән арынсыннар иде дә калган гомерләрне дус-тату гына үткә­рсәк иде, – ди Дилбәр Дәминова.

Бу – аның хокукы

Җәүдәт абыйның иң олы апасы Люция Зарифуллинаның да фи­керләрен белергә булдык. Ул менә ниләр сөйләде:

– Мин сирәк кайта идем. Гаилә сәбәпләре аркасында әни янында була алмадым. Әмма әнинең авыр хәлдә булуын миңа хәбәр ит­мә­дедәр. Шуңа да үпкәм бар. Мин­ бит – башка әтидән. Шуңа да, күрәсең, мине туган итмиләрдер инде. Үс­кәндә әнинең әнисе – әбием тәр­бияләде. Шулай итеп, гаиләдә, әни белән, туганнарым белән гөрлә­шеп үсәргә насыйп булмады. Аннан интернат, аннан уку йорты, аннан менә шушында – Азнакайның Җиңү поселогына килеп урнаштым. Әнине күме­шер­гә кайттым, 7сендә, 40ында да катнаш­тым. Әмма ел ашына тагын әйтүче булмады.

Җәүдәт, чыннан да, ничә ел буе әнине карады. Ул миңа шалтыратып, сәгатьләр буе сөйләшә идек. Зарланган чаклары күп иде. Әнигә фатир алу өчен йортның квадрат метрларын азайтып яздыртканнар, диде. Әни үлә калса, фатирны дүрт өлешкә бүлешербез, дип сөй­ләшкәнлекләрен дә ул җит­керде.

Дөрес, яшь чакта энем эчкә­ләде. Әмма хәзер эчә дип әйтә алмыйм. Дилбәр аны яклый дип беләм. Чөнки энемнең юридик белеме юк. Ул бүген бик нык кыерсытылган. Чөнки аңа карата бик пычрак сүзләр яудыралар. Монда эш йортта да түгел. Туган­нарның үзара бер-берсенә шундый мөнә­сәбәте борчуга сала.

Җәүдәткә васыять ителгән икән, булсын ул йорт аңа. Сатасы килсә – сатсын, теләсә нишләтсен, ул бит–­ аның хокукы! Туганнар дөрес эш­ләмиләрдер дип уйлыйм, минем фикерем шул.

***

Кызганыч, мал аркасында туганнарның үзара ызгышуы кебек хәлләр соңгы вакытта еш күзәтелә. Бигрәк тә сугыш ветераннарына бушлай фатир өләшенә башлагач. Бу очракта да әниләренә бирелгән фатирны югалтудан чыккан гауга гына бу, диючеләр дә табылды. Кем хаклы да, кем юк – андый хөкем карарын без чыгара алмыйбыз. Тик дөнья малы бер карында яткан балаларны үзара ызгыштыру сәбәбенә әйләнмәсен иде.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 115 | 19.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»