18.07.2013 Җәмгыять
Сабан туе – хезмәт һәм шатлык туе... (Милли бәйрәмнәрдән соң туган кайбер уй-фикерләр)
Әле яңарак кына без – татар авылларында яшәүчеләр, шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрдек. Бик тә матур, күңелле булды. Шулай да күңелне нәрсәдер борчый, тырнап тора кебек.
Без бүген шушы изге бәйрәмне үткәрергә лаеклымы соң?! Көннән-көн авылларыбыз әкренләп таркалып бара. Җирләребезне ят кешеләр - инвесторлар чәчә, ә эшләре күп урыннарда алга бармый, башлаганны ташлап калдыру очраклары да булгалый. Басу-кырларыбызның байтагы сукаланмыйча-чәчелмичә чүп үләне астында ята.
Минем бу турыда язганым бар иде инде. Шулай да кабатлап әйтәсем килә: яшьләребезнең күбесе, эш эзләп, чит җирләрдә тибелеп, зимагурлыкта йөри хәзер. Авылларда бары тик сәрхүшләр, эшкә ярамаслык карт-корылар гына калып бара. Нәтиҗәдә күпме гаилә таркала, сабыйлар ятим кала. Нечкә күңелле асыл затларыбыз – хатын-кызларга, елый-елый тормыш йөген берүзләренә сөйрәргә туры килә. Түзә алмаганы хәмер белән дуслаша, балалар йортларында ятимнәр саны көннән-көн арта бара. Менә шундый заман килеп җитте хәзер.
Белмим, кайчанга кадәр бу галәмәт дәвам итәр икән?! Без үз-үзебезне генә алдыйбыз булып чыга түгелме соң?!
Кич җитте исә, урамга чыгарга куркыныч, чөнки күп яшьләрнең авызларында сигарет, кулларында сыра шешәсе, телләрендә пычрак сүз. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга яратмаучы ялкаулар ата-аналары акчасына югары белем алу турында диплом сатып алудан да тартынмыйлар. Ә авыл хуҗалыгы уку йортларында югары белем алучыларга эшләргә урын юк, чөнки күп хуҗалыклар таркалып беткән.
Беребезнең дә баласы ялкау булып тумый. Мин бу сүзем белән беркемне дә рәнҗетергә теләмим. Бармакларның кайсысын тешләсәң дә, барысы да бертигез авырта. Барыбызга да зур өметләр баглап үстергән балаларыбыз бик якын. Аларның яңа системаны кабул итә алмавына беркем дә гаепле түгел. Чөнки күмәк хуҗалык булганда, мәктәп балалары, җәен колхозга беркетелгән лагерьларда яшәп, кырларда эшләп, тиешенчә тәрбия алалар, рәхәтләнеп, экологик яктан чиста ризык ашыйлар иде. Кичләрен спорт белән шөгыльләнәләр, туйганчы су коеналар иде. Менә шунда яшь-җилкенчәк арасында мәхәббәт чәчкәләре бөреләнә, алар азып-тузып йөрми, балигъ булгач, яшь, матур, гаилә барлыкка килә иде. Авыл яши, биредә тормыш дәвам итә, яшьләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләре өр-яңа йортлар җиткерүдә булыша, авыр хәсрәт килгәндә ярдәм сорап барырга төп йортыбыз бар иде.
Шөкер, бүген дә тук заманда яшибез әле. Акчасы булганнар кибеттән ризык сатып алып ашый алалар. Ә иртәгесе көнне безне ни көткәнен беребез дә белми!
Яңа үзгәртеп кору җилләре безгә ирек алып килде, дияргә яратабыз. Тормыш, яшәеш дәрәҗәсе көннән-көн түбәнгә тәгәрәгән вакытта кемгә кирәк ул иреклек, аның кадере бармы?! Ул ирекне ашап та, киеп тә булмый бит.
Бу әйткән сүзләремә дәлил китереп үтәм. Беркөнне яшь кенә таныш ир-егетне очраттым. Аның кулларында – торак-коммуналь хезмәтләренә түләү кенәгәләре, ә үзе: “Апа, ни хәлләр итим икән, акчам җитми бит, - дип өзгәләнә. - Әткәй гомере буе мактауга лаеклы механизатор булып эшләде, безне ач-ялангач итмәде. Мин соң аның кебек уңган механизатор була алмас идеммени?! Элек барыбыз да бертигез идек. Ә хәзер байларга караганда, мохтаҗлары күп, терлек асрарга керешсәң, эшне кредиттан башларга кирәк, сәламәтлегеңне югалтсаң, аны түләргә акча каян аласың? Хәзерге заманда “больничныйлар”га түләмиләр, бурычка биреп торучысы да юк бит аның”.
Егетнең шулай өзелеп әйткән сүзләре йөрәкне әрнетте. Минемчә, хәзерге заманда барлык ата-ана балаларын кайгыртып, төн йокыларын йоклый алмый, ут йотып яши, аз күләмле пенсиясен үзенә калдырмыйча, балаларына бүлеп бирергә тырыша.
Беркөнне 50 яше тулып узган хатын-кызның ипотека кредитына фатир сатып алуы турында сөйләделәр. Мин эчемнән генә шушы кыю ханымга егерме ел дәвамында кредитын түләп бетергәч, җитмеш яшьтән соң да озын гомер яшәвен теләдем. Чөнки егерме ел бурыч эчендә яшәгән тормышны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Тагын шунысы да бар бит: ул балаларының киләчәген кайгырткандыр, фатирга кереп яшәгән акчаны кредитка биреп бару әйбәтрәк булыр, дип киңәшләшкәннәрдер. Әйе, тормыш үз кануннарын үзе куя безнең алдыбызга, ә без түгел.
Авыл тормышына килгәндә, мин хәзерге яңача яшәү системасына каршы түгел. Үз эше белән мөстәкыйль яшәргә теләүчеләр рәхәтләнеп шуның белән шөгыльләнсеннәр иде. Өлкәннәрчә әйткәндә, Аллаһы Тәгалә бик юмарт бит ул, тырышып, хезмәт куючыларга ярдәмен дә бирер!
Бәлки, мин дөрес аңламыймдыр, ә шулай да кемнәр тели, шулар авылда бергә, үз җир кишәрлекләрен берләштереп, үз күмәк хуҗалыкларын төзеп эшли башласалар, төрле яктан тилмереп, азапланып яшәгән кешеләрнең тормышы элеккеге җаена төшәр иде кебек. Шундый хуҗалыкларга хөкүмәтебез бушлай техникасын, ашлык амбарларын, терлек фермаларын аякка бастырырга акчалата ярдәм күрсәтсә, без - авыл кешеләре, бик шат булыр идек. Илебездә матур тормыш чәчәк атар, иң мөһиме, гасырлар буе ислам динен, телебезне, мәгърифәтебезне саклап килгән татар авылларындагы әби-бабаларыбыз яшәгән, тормыш иткән изге нигезләребез таркалмас иде.
Яраткан җырчыбыз (мәрхүмә) Людмила Зыкина: “Россия моя, страна всемогущая” дип җырлый торган иде бит. Дөрестән дә, безнең илебез бик зур, ул урман-күлләргә, уңдырышлы басу-кырларга, уңган, саф күңелле кешеләргә бай. Шушы җыр сүзләре юктан гына тумаганнардыр.
Сүземне, Сабан туе бәйрәмнәреннән башлаган идем бит. Әгәр мин әйткән сүзләр, хыялларым тормышка ашса, без нинди бәйрәм үткәрәбез соң, без моңа лаекмы икән, әрәм булып, кысыр калып яткан җирләр өчен оят түгелме кебек сораулар күңелне бимазаламас иде. Аллаһыга шөкер, Сабан туе – гасырлардан күчеп, ата-бабаларыбызның йоласына тугры калган изге, хезмәт һәм шатлык туе ул, дип барыбызга да рәхәтләнеп бәйрәм итәргә һәм киләчәк буыннарга да бу күркәм традицияне дәвам итәргә язсын иде.