• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 
Заказать грузчиков москвичей, дачный переезд. Заказать переезд квартиры с грузчиками .
gruzchiki-msk.ru
Купить светодиодный фонарь. Купить фонарь светодиодный .
prolumen.ru

               

18.07.2013 Мәгариф

Укырга килгән татар яшьләренең яртысы Казанда кала

Татар конгрессы програмы нигезендә югары уку йортларына керергә теләүче Татарстаннан читтәге татар яшьләре нефтехимия белгечлеген алырга тели. Иң күп гаризалар шунда тапшырылган.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Татарстаннан читтә яшәүче татарларны югары уку йортларына кертү максатчан програмы 2003 елдан бирле эшләп килә. Беренче елларда яшьләр нигездә татар теле, мәдәнияте, тарихы белән бәйле белгечлекләрне сайласа, хәзер инде нефтехимия, халыкара мөнәсәбәтләр белгечлегенә өстенлек бирә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгариф мәсьәләләре һәм чит төбәкләр белән эшләү бүлеге хезмәткәре Радик Муллагалив белән сөйләштек:

– Быел Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләреннән югары уку йортларына ничә гариза тапшырылды?


– 250-ләп кеше Татарстан югары уку йортларына укырга керергә теләк белдерде. Күбесе КФУ, КАИ һәм КХТИны сайлады. Шулай ук мәдәният, төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы университетларын сайлаучылар да бар. Гаризаларның иң күбесе нефтехимия белән бәйле белгечлекләргә бирелде. Мондый белгечлек КФУда да, КХТИда да, Әлмәттә дә бар. Шуннан соң икенче урында КФУның Көнчыгышны өйрәнү факультетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген сайлаучылар бара. Сәхнә эшенең абруе артып бару сәбәпле, бу өлкәне сайлаучылар да шактый.

– Абитуриентлар күбрәк кайсы яклардан?


– Абитуриентларның күпчелеге Башкортстаннан – 100-дән артык кеше. Һәрвакыттагыча Бәләбәйдән иң күбе, аннары Туймазы килә. Быел Самардан да 30-лап гариза булды. Димитровград, Ульян, Мәскәү, Петербурдан да теләүчеләр бар.

– Мәскәү, Петербур кебек зур шәһәрләрдән дә килү ни белән бәйле?


– Беренчедән, шул Казанга килү теләге зур. Икенчедән, Казанда хәзер белем алу Мәскәү белән Петербурдан ким түгел. Элекке еллар белән чагыштырганда хәзер университетларда мөмкинлекләр зур. Чит илдән укытучылар да бар. Шуңа Казан аркылы чит илләргә чыгу мөмкинлеге күбрәк тә, чөнки Мәскәү, Петербурда көндәшлек зур. Монда татарга якын илләр дә бар. Шул ук Төркия, мисал өчен. АКШта безне беләләр, университетлар арасында элемтәләр арта бара. КФУның статусы югары.

– Укырга керүчеләр исемлеге кайчан билгеле булачак?


– Кабул итү комиссиясе 25 июльгә кадәр эшли. Әле хәзер дә документларны китерүчеләр бар. Әстерханнан менә хәзер килделәр. Кемнәр кабул ителгәне сентябрьдә генә билгеле булачак. Бездә бит күбесе беренче-икенче агымга эләгергә тырыша. 30 июльгә кадәр гаризалар тапшыручылар безнең максатчан програм нигезендә бара.

Без Татарстан мәгариф министрлыгы белән бергә эшлибез һәм хәзер мәдәният министрлыгы да теләктәшлек белдерде. Ике министрлык безгә ярдәм итә. Елдан-ел уку йортларында бюджет урыннары кимеп бара. Бәйгеләр ул урыннарга бик зур һәм укырга керү авырлаша. Мисал өчен, татар журналистикасына бер урынга 14 кеше дәгъва кыла.

Мин алдан ук чит төбәкләрдән килгән абитуриентларга иҗади бәйге булган уку йортларында үзегезне күрсәтергә тырышыгыз дип әйтеп киләм. Шул ук журналистика бүлеген истә тотып әйтәм.

– Сез әйттегез, Татарстаннан читтән килүче яшьләр максатчан програм нигезендә керә дип. Бу програм аша керүчеләргә өстенлекләр каралганмы?


– Без бит мәгариф министрлыгы белән килешү төзибез һәм абитуриентлар әлеге кәгазьне үзләре белән кабул итү комиссиясенә алып бара. Рөстәм Нургалиевич йөкләмәсе белән читтә яшәүче татар балаларына шундый ярдәм күрсәтелә. Алар гомуми бәйгедә катнашмый. Әлбәттә, ул максатчан програм урыннары бик аз була. Анда шул ук Татарстан оешмалары тәкъдиме белән килүчеләр дә була.

– Ә шул максатчан програм нигезендәге бәйгедән уза алмасалар, яшьләр гомуми шартларда кереп карый алалармы?


– Әйе, кереп карый алалар, әмма бу инде икенче агым була. Гомуми шартлар нигезендә кергәндә, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә һәм инде аларның сәләтләренә карыйлар.

– Билгеле булганча, бу Татарстаннан читтәге татар яшьләрен республикада укырга кертү програмы татар теле, гореф-гадәтләре нигезендә белгечләр әзерләп үз төбәкләренә кайтаруны истә тота иде, ләкин хәзер яшьләрнең күбесе башка белгечлекләрне сайлый. Бу әлеге максатчан програмны башка максатта куллану гына булмыймы?


– Әйе, быел да 200-дән артык кеше арасында юрист, икътисадчы булырга теләүчеләр дә бар. Бу – 30 процент тирәсе. Калганнары инде мәгариф, мәдәни тармакка тартыла. Без инде абитуриентларга юрист, икътисад белгечлеге коммерцияле бүлекләр булуын алдан ук аңлатып торабыз. Бары үзләре түләп керү мөмкинлеге генә барлыгын әйтәбез.

– Димәк, яшьләр бу максатчан програмны үз файдасына куллана?


– Минем күзәтүемчә, Башкортстанда шул юрист, икътисадчы белгечелегенә урыннар кимрәк. Бездә бит бу белгечлекне бирүче уку йортлары күбрәк һәм зур булмаган махсус институтларда аларның бәясе дә арзанрак. Казанда мөмкинчелек күбрәк. Ләкин без аларның бу өлкәдә өметләрен аклый алмауны да аңлатабыз. Беренче чиратта, уку йортын сайлаганда татар белгечлеге белән бәйле булырга тиешлеген әйтәбез. Бу бит Татарстан президенты фәрманында да әйтелгән. Аларның кире үз төбәкләренә кайтып татар милләте үсеше өчен хезмәт итүе күздә тотыла. Безнең өчен әле аларның эшкә урнаша алуы да мөһим.

– Аларның эшкә урнаша алу-алмавын күзәтеп барасызмы?


– Мисал өчен, Кытайдан килеп белем алучылар кире үзләренә кайтып китте һәм барысы да эш тапкан. Чит илләр белән аралашу департаментларында тәрҗемәче булып эшләүчеләр бар. Русия төбәкләреннән килүчеләр дә кире кайтып эшкә урнашалар.

– Әмма татар яшьләренең күбесе кайтып китәме, яки Татарстанда каламы?


– Яртысы кала. Анысы да безнең өчен начар түгел. Калганнар да эш таба. Казан хәзер үсеп бара һәм белгечләр кирәк. Читтән килгәннәр алар сәләтле балалар. Теләгәннәре инде әти-әнисенә якын булу өчен кайтып китә.

– Кайлардан килүчеләр күбрәк кайтып китә?


– Башкортстаннан, Чуашстаннан килүчеләр кайтып китә. Чуашстанның Урмай, Батыр районнарында татарлык бик көчле. Татар мохите көчле булган яклардан килгәннәр кайтып китә нигездә. Аларны гаилә тартып тора. Элек урыс мохитендә үскән балалар инде Казанга килгәч монда калырга тырыша.

– Татар яшьләре арасында тарих белгечлеге белән кызыксынучылар бармы?


– Узган елны Татарстан президенты кушуы белән КФУ тарих институтында ике белгечлек булдырылды. Алар – тюркология белән Идел буе һәм Урал яны тарихы. Узган елны бу белгечлекләргә 30 кешене ала алдык. Аларның тугызы БДБ илләреннән, калганнары Русия төбәкләреннән. Ул белгечлекләргә белем алу коммерция нигезендә генә мөмкин. Шуңа бу студентлар Татарстан бюджеты хисабына белем ала. Быел да шуны дәвам итәргә уйлыйбыз. Рөстәм Нургалиевич ул проектны кабул итә калса инде.  

Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 17.07.2013
Азатлык печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№17 (866518) / 17.01.2014 11:46:53

СОМЫСЫС МЕН САЙТА ДИНИ КИТАБЫН ИЗЛЕЕМ ВА ТАБАЛМАЕМ 2014 ЕЛНЫКИН ОНЛАЙН УКЫРГА. СИЗ МЕНГА ПОДСКАЖИ ИТАЛЬМАСИЗМ? ЗАРАНИЕ РАХМАТ.

№16 (845848) / 19.07.2013 16:19:16

02, мен хата белэн язганны анламас Галия апан.Уз телендэ язып курсэт,теленне сындырып,кулларынны арытып,клавиатурадан рус хэрефлэрен эзлэп азапланма.

№15 (845847) / 19.07.2013 16:18:22

Галия ханым.
Кешегә акыл өйрәткәнче, безнең туган телебезне кимсеткәнче, баштан хатасыз, дөрес һәм эчтәлекле итеп язарга өйрәнегез.Кеше ничек яза шулай фикер йөретә, ничек фикер йөретә шулай яза..

№14 (845846) / 19.07.2013 16:00:58

Әйе, анысы хак, бик талаштырасылары, сугыштырасылары килә. Аларга җавап: №11.

Не дождетесь!!!!

№13 (845845) / 19.07.2013 15:55:57

Отвечать агрессией на агрессию - подливать масла в огонь. Этого ждут тролли типа Галия.

Пишу на русском, так как Галия не достойна обращения к ней на родном языке.

№12 (845844) / 19.07.2013 15:55:45

Вәт менә татар мәгарифе турында аны әйтеп булмый!!!!

Татар мәктәпләре Россиядә иң яхшы белем бирү нокталарына әйләнә алмады!!!!!Ә бу бик мөмкин иде!!!!5 ел элек әйтик!!!

Хәзер мөмкинме икән????Элеккеге татарча белгән пенсионер укытучыларны кайтарсагыз гына.

Хәзер, гомумән, белем бирү системасы юк ителде Россиядә. Татарстанда тем паче. Акча тыгып кыга белем бирүне күтәрә алмыйсыз!!! Мәктәп югарылыгы берничә дистә ел буенча күтәрелә. Болай бирелгән акчаларның урланып бетүен Сколково, Казан ПФУы күрсәтеп килә...

Белем бирү түбәнәюнең, акча бирүнең дә файдасы булмавы бүтән сәбәп белән бәйле. Кемгә кирәк ул белемле кешеләр, нефть һәм газ акчасы булганда. Калган бер төрле бизнес та конкуренция тота алмый алар белән.Бар да киресенчә, яшьләр приколы бар:

Утрення уборщица - 20-25 тыс руб
Инженер летательных аппаратов 20-25 тыс руб

№11 (845843) / 19.07.2013 15:35:58

Татар попсасы лучше всех!!! Алар подпевкасында Динә Гариповалар җырлый!!!!!

№10 (845842) / 19.07.2013 15:34:41

Мин Галиягә тузынам))) татар попсасын кимсетеп утырган өчен)))

№9 (845841) / 19.07.2013 15:33:11

Кара эле Иркэ ник безгэ тузынасын? Земфирагыз,телэгем дэ юк!эйтерсен без чакырып китердек аларны!

№8 (845840) / 19.07.2013 15:29:39

Юк игътибар итмәү икенчедән генә...

Молчание знак согласие булып кабул ителмәсен. Бер кеше килеп кычкырды да бөтенесе дә качтылар дип әйтмәсннәр өчен.

Аннары икенче иң мөһим момент бар. Монда мантра кебек үзара конкуренцияне юк итәргә теләүчеләр татар башын татар ашый дигән нәмәстәне мантра кебек кебек кабактлыйлар.Нәкъ менә шул мантра татарны юк итү, көчсезләзндерүгә юнәлтелгән!!!

Башка вакытта алар турында сүземне жәлләгән кеше чит-ятлар алдында аларны мин аларны якларга тиеш!!! Яшәсен татар попсасы!!!! башкалардан артыграк икәнен күрдем!!!

Ул Зимфираларын әйттем инде!!!! Безнең Габделфәт подпевкасында Динә Гариповалар җырлый!!!)))) Габделфәт подпевкасына да ярамый торган нәмәстә бит Зимфирагыз. Калганнарының исемен дә белмим, белергә теләгем дә юк!!!!

№7 (845839) / 19.07.2013 15:20:23

Мин югалтмадым. Ул кешедэ бер булса,югала торган эйбер тугел.

№6 (845838) / 19.07.2013 15:15:48

Галия)))

Анда Миннеханов әфәнде, демократик ил булса китү, башкаларга юл бирү турында уйлар иде, тагын 20 елгә Татарстанга ниндидер яңа проект турында уйларга кирәк, ди. Әлбәттә, үзе әйтүе буенча карт коммунист булмаса, алар партиясе дряхлых стариков иде.

Минемчә, яңа проект нигезе - ул инглизчә һәм татарча белем бирү яхшы булыр иде. Мин инде урта класс булдыру проекты турында әйтеп тә тормыйм, урта класс барлыкка килсә, хәзерге эре капитал юкка чыгачак.

Тик моңа карт коммунист Миннеханов әзердер дип әйтә алмыйм. Ул әтисе, Шәймиев бабасы өйрәткән метод - Россия казнасыннан үзең эшләгә акчаларның 10 процентын гына булса да кайтару буенча мастер.Бу юл да татарларның тыныч юл белән үсешенең кирәкле бер этабы булып тора.Бүгенге шартларда икенче юл,Чечня юлы гына бар иде.Әмма безгә кирәкле юл түгел. Иң беренче чиратта сәләмат психикалы буын үсәргә тиеш иде, алар үсеп җитте.

Кыскасы, Миннеханов әфәндегә моңарчы публично ничек әз сөйләшкән, шулай әз сөйләшергә кирәк.

№5 (845837) / 19.07.2013 15:12:23

я тоже я, игьтибар итмэгэнгэ олылар сузенэ,татарлыгыбызны югалттык.

№4 (845835) / 19.07.2013 15:07:58

Галия тролль.Игътибар итмэгез.

№3 (845832) / 19.07.2013 14:56:25

Сез мииллэтэгэзне яратмыйсыз.Необязательно работать учителем, если ты заканчиваешь этот факультет. Каждому -своё, каждый выбирает что ему нравится. Кто учится на филфаке, они получают гуманитарное образование, знают историю больше, языки и ещё много чего. От человека зависит. Надо везде учиться и учиться добывать знания, развиваться. И юристы , и нефтехимики, и инженеры бывают безграмотные, но с дипломом.

№2 (845720) / 18.07.2013 13:37:47

Татар авыллары мэктэплэрендэ укыту ,бары тик урыс телендэ , хэм инглиз телендэ генэ булырга тиеш - дип саныйм мин.Университетет ,техникум,училещ.хэм башка уку йортларында татар телендэ укытуны запрещать итэргэ кирэк.

№1 (845719) / 18.07.2013 13:31:07

Татар теле хэм эдэбияты булегенэ кем керсен сон? Пожалуйста бар,барып кер.Бюджет урыннары море.Тик татар теле факультетына керучелэр генэ юк.Татар теле булеклэрен ябып бетерергэ куптэн кирэк инде,юкка дэулэт акча тугэ,суга сала.Нефтехим,эконмга керуну арттырырга кирэк.Студентлар бик дорес эшли,нефтехим.факультетларын сайлап.Татар теле,факультеты белэн нишлэсен сон ул? ТГПУ ботенлэй ябарга.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments