|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2013 Спорт
Фехтование ярышлары чемпионы Камил Ибраһимов - язучы Галимҗан Ибраһимовның оныгыАлтыннар – 100дән, медальләр 200дән артып китте. Россия җыелма командасының Универсиададагы уңышы әнә шундый. Бу соңгы саннар түгел. Бүген Җәйге Уеннарда тагын 40 комплект медаль өчен ярышалар. Иртәгә исә соңгы 9 җиңүче ачыкланачак. Ә фехтование ярышларында чемпион исемен яулаган Камил Ибраһимов танылган язучы Галимҗан Ибраһимовның оныгы булып чыкты. Мәскәүдә яшәүче Камилгә алтын медальне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды. Камилнең әтисе Әнвәр әфәнде белән сөйләшеп утырганда исә “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе үзенә зур ачыш та ясады. Баксаң, Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов танылган татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның оныгы икән бит! “Казанга килгәч, бабамның Архангел зиратында урнашкан каберенә барып килдем. Ә Уфада без Галимҗан Ибраһимов бульварында яши идек. Сез андый язучыны беләсездер бит? – ди Әнвәр әфәнде, шаккатырып. – Уфадан мин 18 яшемдә киттем. Хәрби хезмәтемне ЦСКАда уздым. Шулай итеп Мәскәүдә калдым”.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|