18.07.2013 Спорт
Универсиада: яшьлек бәйрәме тәмам
Универсиада Уты сүнде. Спорт һәм яшьлек бәйрәме тәмам. Әмма тормыш дәвам итә, аның төп матурлыгы исә – Кеше үзе.
XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарын ябу тантанасында тәкъдим ителгән тамашаның нигезенә әнә шундый мәгънә салынган иде. “Казан Арена” стадионын шыплап тутырган халык (рәсми рәвештә стадион 45 мең кешегә исәпләнгән, чынлыкта бу көнне бирегә күпкә күбрәк кеше җыелган иде), ә алар белән телетамашачылар да узган ярышларның иң матур мизгелләрен искә алдылар.
“Исәнмесез” урынына – “хәерле кич”
Ни гаҗәп, Универсиаданы ябу тантанасына билетлар бетүе турында күптән хәбәр ителсә дә, Уеннарның соңгы көнендә дә стадион кассалары янында халык шактый иде. Рекордларга бай Уеннарның соңгы мизгелләрен булса да үз күзләре белән күреп калырга теләүчеләр күп иде. Кызганыч, касса яныннан алар боегып китәргә мәҗбүр булды.
Ә стадионга керү бәхетенә ирешкән кешеләр өчен бәйрәм иде бүген. Тантана әле башланмаган да, ә алып баручылар мәйданга Казан һәм Татарстаннан, Россиянең һәм дөньяның төрле нокталарыннан җыелган волонтерлар армиясен чакырды. Волонтерлар парадын бөтен стадион аягүрә басып, алкышлар белән каршылады. Ниһаять, аларга да рәхмәт белдерер вакыт җитте.
Универсиаданың ябылу тантанасында бу юлы ил җитәкчелеге исеменнән Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев катнашты. Иң башта ук чыгыш ясаган премьер-министр, президент Владимир Путиннан үрнәк алып булса кирәк, стадиондагыларны татарча да сәламләде. Президент “исәнмесез” дисә, премьер “хәерле кич” дип башлады. Хәтта Медведевның татарчасы әйбәтрәк дигән нәтиҗәгә дә килде халык. Ул үз чыгышында әлеге чараның бер үк вакытта дулкынландыргыч һәм моңсу булуын белдерде. Аныңча, Универсиаданы Россиядә, Казанда уздыру – бөтен ил өчен зур дәрәҗә. “Рәхмәт спортчыларга, тренерларга, волонтерларга, җанатарларга! Ниһаять, рәхмәт Казанга!”, - диде ул. Д.Медведев фикеренчә, Универсиада кунаклары Казанны мәңгегә яратып истә калдырырлар. Үз чыгышын ул “киләсе очрашуларга кадәр” дип тәмамлады. Бу сүзләрнең төбендә, әлбәттә, 2014 елның кышында Сочида узачак Олимпия уеннары күз алдында тотылгандыр.
Теләкләр күккә очты
Универсиада хуҗасы Россиягә багышланган ачылыш тантанасыннан аермалы буларак, бу юлы тамашачылар тулысынча Уеннарның төп геройлары – спортчыларга багышланган шоу күзәтә алдылар. Стадион үзәге зур бер бию мәйданына әверелгән, волонтерлар (әле һаман ял итә алмыйлар икән) әлеге мәйданны тутырып, тамаша дәвамында сәхнәдә чыгыш ясаучыларга ярдәм итте, тамашачыларны “кыздырды”.
Стадионга килеп кергәч тә, мәйданның бер кырыенда басып торган зур агачка күз төште. Башта ошбу символик образның мәгънәсенә бик үк төшенеп булмады. Соңрак барысы да аңлашылды.
Бу юлы да стадионга килгән тамашачылар үз урындыкларында рюкзакларга ия булды. Ә анда гадәти булмаган открытка бар иде. Аның алгы битендә исә төрле телләрдә кешелек дөньясының иң матур кыйммәт-категорияләре язылган иде: матурлык, мәхәббәт, дуслык, бәхет, тормыш, хыял... Һәм әлеге сүзләр агач ботакларына “эленгән”. Баксаң, гадәти генә кәгазь кисәге түгел икән бу. Волонтерлар әлеге открыткаларга теләкләр язарга куштылар. Кичә дәвамында алар стадиондагы символик Теләкләр агачына җыела барды. Иң соңгы булып чыгыш ясаган Земфираның “Мы разбиваемся” җырына кушылып, агач акрынлап кына һава шарына әверелде һәм стадион өстенә күтәрелеп, очып китте...
Спортка рәхмәт
Ябылыш тантанасында да Универсиадада катнашкан егетләр һәм кызлар парады узды. Яшьләрнең кәефләре шәп, отканнарның да, оттырганнарның да. Араларында ярышлар вакытында җәрәхәт алганнары да бар: алар аяклары гипсланган килеш, таякка таянып чыкты. Африкалылар Чайковский музыкасына бии-бии чыга. Кореялеләр үзләренә Кванджуга чакыра, британиялеләр “Рәхмәт сиңа, Казан!” дигән язулар откан.
Тамашачылар исә кара тәнлесенә дә, кытай-кореялеләргә дә, үзебезнекеләргә дә кул чаба, сәламли, яратуын белдерә. Халыклар дуслыгы, бердәмлеге менә шулдыр инде дигән нәтиҗәгә килдем мин шул мәлдә. Димәк, спорт ул әле сәясәт, акча, җиңү һәм җиңелүләр генә түгел, бәлки халыкларны, милләтләрне, ил-дәүләтләрне берләштерә торган көч тә икән. “Олимпия уеннары вакытында сугышлар да туктап торган” дигән сүзләрнең асыл мәгънәсенә менә шунда төшендем мин.
Яшьлеккә мәдхия
Универсиада – ул студентлар дигән сүз. Ә студентлык чоры ул яшьлек категориясе белән тәңгәл. Тамаша дәвамында стадионда әнә шул яшьлек мохите хөкем сөрде. Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Тимур Родригез, Нюша, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Елки кебек артистлар, шулай ук Zdob şi Zdub, SEREBRO, БИ2 һәм Каста төркемнәре чыгышын тыңлап, яшьләр дә, стадиондагылар да, аларга кушылып биеде, күңел ачты һәм бераз моңсуланып алды. “Мумий Троль” төркеме башкарган номер көтмәгән һәм гаҗәпләндергеч иде. Илья Лагутенко үзенең яңа җырын – “Малек” композициясен башкарды. Казанда шул вакытларда дөньяга килгән нарасыйны күрсәтү өчен балалар тудыру йорты белән “телекүпер” оештырылды. Бөтен тамашаның үзәгеннән кызыл җеп булып Яшәүнең иң зур кыйммәт икәнлеген раслау идеясе узды.
Тантана дәвамында Уеннарны оештыручылар һәм тамашачылар Казан Универсиадасының иң сокландыргыч, дулкынландыргыч, моңсу эпизодларын искә төшерде. Ул эпизодлар инде бүтән була алмас та, әмма алар турында хәтер мәңгегә безнең белән калыр.
Спорт, матурлык, гармония идеаллары бәйрәме
Соңыннан исә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага нәтиҗә ясап, Казан мэры Илсур Метшин Универсиада кебек масштаблы чараны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. “Әлеге 12 көн чын мәгънәсендә спорт, матурлык һәм гармония идеалларының триумфына әйләнде. Универсиадага бәйле рәвештә шәһәр генә түгел, ә кешеләрнең аңы да үзгәрде”, - дип белдерде Метшин.
Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен исә рәсми рәвештә Уеннарны ябык дип игълан итте. FISU әләме 2015 елда Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә Универсиаданы кабул итәчәк оештыру комитеты әгъзаларына тапшырылды. Әлеге шәһәрнең мэры Кан Ун-Тэ киләсе җәйге Уеннарны уңышлы башкару өчен бөтен көчләрен куячаклары хакында белдерде.
Ябылыш тантанасының иң югары ноктасы исә “Казан Арена” стадионында 2013 елның 6 июлендә кабызылган Универсиада Утын сүндерү гамәле булды.
Нәрсә ошамады?
Гомумән алганда, Универсиаданы ябу тантанасы эчтәлекле һәм мәгънәле итеп оештырылган иде. Дөрес, тантананың ахыры бераз ошап бетмәде, FISU әләмен тапшыру да ничектер салкын оештырылган кебек. Күпләр, әлбәттә, Земфираның җыры 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасында Лев Лещенко белән Татьяна Анциферо башкаруындагы “До свидания, Москва” җыры тудырган хисләр уятыр дип өметләнде. Килеп чыкмады кебек. Һәрхәлдә, күзләрдә яшьләр күренмәде. Шул ук Олимпиаданы ябу тантанасындагы Аюны очырту кебек эффектны да көттек. Теләкләр агачы Универсиада символы түгел иде шул.
Әлбәттә, оештыручылар тантананың Ураза вакытында үткәрелүен онытырга тиеш түгел иде. Тамаша вакытындагы кайбер эпизодлар эротик төсмер алып, күңелләрдә бераз үкенеч хисе тудырды.
Ә инде милли җанлы кешеләргә бәйрәмдә миллилекнең, татарлыкның бөтенләй булмавы ошамады. Динә Гарипова җырының бер куплеты татарча иде, әллә соң оештыручылар безнең күңелне шуның белән басарга теләдеме? Тамаша вакытында, вакыт-вакыт, күңелдә, һич булмаса, Салават берәр җыр башкарсын иде дигән теләк туды...