• 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 25.02 Алия Карачурина "Тәүге тапкыр". Филармония. 18:30
  • 25.02 Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов . " Туйның 5 нче көне". ДК Ленина.
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Искәндәр Мотыйгулла
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)
  • Бер булмэле квартира 1млн.800ка кадэр сатып алырга телим. Тел. 89093621287
  • Казань. Продается трехкомнатная квартира в кирпичном доме в 7 мин ходьбы от ст метро Яшлек. 2/10, 95кв м, кухня 16кв.м, дом 2003 года. Чистая продажа. Тел. 8(950)321-73-45
  • Казанда Братьев Касивых 22/7 урамында урнашкан общижитиядэн булмэгэ яшэргэ кеше кертэм. Булмэдэ холодильник, микроволновая печь, мультиварка, чэйник, диван, кресло бар. Куршелэр эйбэт. Метрога, остановка якын 89274031912
  • Дербышки да булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Бэягэ коммуналка кергэн. Тел:89534010031

 

 
Архив
 

               

15.01.2009 Җәмгыять

ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ - ЯЛГА, ЯШЬЛӘРНЕ - ЭШКӘ

Бүгенге көндә Татарстан оешмаларында 280 меңнән артык пенсионер эшли. Шул ук вакытта финанс кризисы йогынтысы сәбәпле эштән кыскартылуга дучар булган яшьләр көннән-көн арта бара. "Бу очракта яшь кадрларга юл бирергә кирәк", - дип исәпли ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуы да республиканың хезмәт базарындагы хәлне яхшырту буенча чаралар күрү мәсьәләләренә багышланды.

Министр китергән саннарга караганда, хезмәт базары узган ел ахырына таба азрак тотрыклана башлаган булган. Октябрь аена эшсезләр саны 24 меңнән 19 меңгә генә калган. Бу республикада яңа эш урыннары арту белән бәйле. Тик менә-менә аякка басабыз дип торганда, кризис аяк чалды: хәзер яңа эш урыннары булдыру түгел, ә булганнарын саклап калу мәсьәләсе алга килеп басты. Фаразлар буенча 2009 ел ахырына рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 61 мең кешене тәшкил итәргә мөмкин. 2009 елның 1 гыйнварына республика буенча инде 25,5 мең кеше эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән. Бу әле рәсми саннар гына. Ә теркәлмәгәннәре, «соры» хезмәт базарында эшләүчеләр күпме? Айрат Шәфыйгуллин эшсезләр саны атна саен артуын әйтә. Кыскартулар күбесенчә халык хуҗалыгы, күпләп һәм ваклап сату, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм бюджет тармакларында күзәтелә.

 

Бөтенләй үк эшсез калмаучылар, шул ук вакытта очын-очка ялгап яшәүчеләр дә бихисап. Бүгенге көндә республикада 80 мең кеше тулы булмаган эш режимында хезмәт куя. Бу исемлеккә «КАМАЗ», «КВАРТ», «Түбән Кама шин» «Нәфис Косметикс», «Татэлектромонтаж» ширкатьләре керә. Бу араларда тагын өч йөздән артык оешма алты меңнән артык кешене кыскартырга мәҗбүр булуы турында белдергән.

 

Хезмәт базарының бер өлешен чит ил гражданнары биләвен дә онытырга ярамый. Айрат Шәфыйгуллин сүзләренә караганда, республикада аларның саны 12 меңне тәшкил итә. Беренче карашка, республиканың үз халкына да эш җитмәгәндә, чит илдән килүчеләрне эш белән тәэмин итү урынсыз кебек. Ләкин, министр әйтүенчә, һәрвакытта да чит ил белгечләрен үзебезнекеләргә алмаштырып булмый, чөнки кайбер белгечләр бездә юк. Әмма кризиска кадәр чит илләрдән 60 мең кешене җәлеп итү планлаштырылган булса, хәзер исә бу сан ике тапкырга кимрәк. Министр ышандырганча, мөмкин кадәр үзебезнең кешеләр эш белән тәэмин ителәчәк.

 

Хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү максатыннан хәзерге вакытта Татарстанда яңа эш урыннарын булдыру буенча программа эшләнә. 15 гыйнварда документ федераль Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк. Татарстанда яшәүче халыкны авыр хәлдә калдырмас өчен вакытлыча эш урыннары булдыру, халыкны иҗтимагый эшләргә җәлеп итү дә күздә тотыла. Россия бюджетында бу максатларга 43 миллиард сум акча каралган.

Гөлчәчәк ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 13.01.2009
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (11677) / 20.01.2009 16:37:09

Пенсионер, мине дорес анламагансын. Пенсионернын торлесе була дигэн идем"Бар очын очына житкерэ алмыйча интегеп ятучылар.алар эшлэгэн эшкэ яшьлэр кызыкмаячак та"-дорес бит,авыррак эштэ кубесенчэ пенсия яшендэге кешелэр эшли,чонки яшьлэр андый эшкэ кызыкмый. Килешэсенме? Пенсионный фонд турында торле имеш-мимешлэр чыккалады бит инде, егерме елдан пенсия яшенэ житкэн кешелэргэ пенсия тулэрлек ...(средств - татарчасы ничек эле анын?
)булмый диеп тэ сойл
эделэр.

№12 (11649) / 20.01.2009 10:41:59

Минем татар теле укытучысы сөйли иде. Мөхәммәт Мәһдиев лаеклы ялга чыккач укытмаячагын белдергән булган. Шулай эшләгән дә, соңгы лекциясен зурлап үткәргән, инде яшьләргә юл бирик, дигән. Яшьләргә урын кирәк әлбәттә, анысаы бәхәссез. Ләкин пенсиягә чыккан кеше - карт кеше дигән сүз түгел бит әле. Менә минем әнием дә пенсиядә. Җаным! Аңа 55 яшь тә димәссең. Ул синнән, миннән остарак та, җитезрәк тә... һәм просто молодец! Ничек өйдә утырсын инде ул? Өйдә ике әби. Берсенә - 82 яшь, берсенә - 86! Һәм шуңа кушып, әни әле кредит түли! Ә яшисе килә бит!Аның да матур итеп яшисе килә.

№11 (11530) / 17.01.2009 23:58:40

Авылдаш кайгырма бездэдэ шундый хэл булды.Сыерлар узлэрен узлэре сава хазер,Тракторларны да алар алыштырды.Рэхэтлэнеп сыер жигэбез дэ,жир серэбез.Солярка да кирэкми.Ягулык кырлар тулы

№10 (11524) / 17.01.2009 17:05:45

И ходаем, безнен авыл фермасында дояркалар барысы да пенсиядэ иде, аларны кыскарткач сыерларны кем савар икен. трактористлар белен де шул ук хэл.

№9 (11500) / 16.01.2009 18:10:59

Сабира, и балакай, менэ мин дэ синен кебек, хэй ул пенсиягэ кадэр яшисе эле, дия идем. Менэ хазер пенсиядэ, эшемнэн кыскартылар. эллэ сез яшьлэр генэ эшлекле дип белэсезме? Буген тукталам тукталам дигэн заводта мэсэлэн пенсионерлар гына эшли. Э яшьлэр сату итэ, охран тора. алай итмэгез инде, сезнен топ дошманыгыз пенсионерлар тугел. Илдэге бардак.

№8 (11498) / 16.01.2009 17:30:05

Синенчэ инде,123,синенчэ. Без картайган конгэ эле пенсиялэр калыр микэн?

№7 (11497) / 16.01.2009 17:23:38

Бэлки ул пенсионерга эшкэ йору рэхэтлек бирэдер? Кон саен киенеп-ясанып чыгып киткэч, ул узен яшь, жэмгыять очен кирэкле, файдалы кеше итеп тоя. Аннан сон, кемгэдер кирэк булган очен генэ нигэ эле ул уз урынын бирергэ тиеш ди?! Яшь кеше уз урынын узе тапсын, эзер жылы урынга килеп утырырга гына димэгэн.
Пенсионерларга кагылганчы, читтэн килеп эшлэучелэрне кимету купкэ файдалырак. Эмма хэзерге яшьлэр читтэн килгэннэр башкара торган эшкэ, алар ала торган акчага риза булмаслар шул...
Кызык, узегез пенсия яшенэ житкэч, ничегрэк сайрый башларсыз икэн?

№6 (11489) / 16.01.2009 14:16:00

э икенче яктан, тамырларын жэйгэн пенсионер, шундый момкинлек була торып, "ярар,пенсиям дэ шактый эйбэт,бугай,инде,яшьлэр дэ эшлэсеннэр",дисэ .сез анын турында нэрсэ уйлар идегез?

№5 (11487) / 16.01.2009 14:02:41

пенсионер пенсионеру рознь.Бар очын очына житкерэ алмыйча интегеп ятучылар.алар эшлэгэн эшкэ яшьлэр кызыкмаячак та. Бар узлэрнен жылы,эйбэт акчалы урыннарын саклап утыручылар. Узлэреннэн бернинди файда да юк ичмасам. но!Аларны, узлэре телэмэсэлэр, беркем дэ ул урыннарыннан жибэрэ алмаячак,чонки тамырларын ерак-еракларга жэйгэннэр шул,тамыр очлары кайда барып бэйлэнгэнен узлэре генэ белэлэр.(типа, открыла Америку:))))))

№4 (11483) / 16.01.2009 13:44:42

Пацан, сдается мне, что ты и не пацан вовсе, э шул бизэнеп соенэ-соенэ атылып эшкэ чыгып китэ торган кайнананын "мескен" килене:)))))))

№3 (11482) / 16.01.2009 13:43:14

Пацан, ул пенсионер киленгэ ир үстереп биргэн бит инде. Хэзер килен узе карасын. Э эшлэргэ олгерер. Пенсионернын да яшэп каласы килэдер. Киленнен тагын баласын карап утырасы килмидер

№2 (11478) / 16.01.2009 13:31:56

Пенсионерлар аз пенсия алганга йорилэр дип белэсенме эллэ? Ойлэрендэ оныкларын карыйсылары килми, шуна бизэнеп - ясанып эшкэ киткэн булалар. Э килен ойдэ ята, мескен.... Куптэн закон кирэк пенсионерларны эштэн жибэрттерэ торган.

№1 (11455) / 15.01.2009 22:58:21

күптән булдырасы инде ул программаны. Халык күтәннән авыр хәлдә яши. Халыкның башын бутап байлар кризис уены уйныйлар. пенсионерга дәүләт җитәрлек пенсия түләсә йөрмәс иде ул буталып. Эш юк бәяләр һаман үсә алга таба ничек яшәргә. Болай барса алда ниләр буласын беркемдә әйтә алмый. Икенче ленин каян килер икән?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR