поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.07.2013 Авыл

Сыерсыз өйнең морҗасы кыек, яки Авылда ни өчен мөгезле эре терлекнең баш саны кими?

Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылуыбызга нибары бер ел узса да, Россия авыл хуҗалыгында каравыл кычкырырлык хәлләр арта тора. Соңгы егерме ел эчендә җыелып килгән проблемаларны бер селтәнү белән генә хәл итеп булмый шул инде.

Шартлар тигез дисәләр дә, күп хуҗалыкларда техника һәм технологияләр дөньяның алга киткән илләреннән шактый аерыла. Безгә әле аларны түгел, берничә ел элек үзебез иреш­кәннәрне куып җитү өчен дә байтак эшлисе бар. Бүген исә давыл вакытында диңгездә кал­ган көймәне хәтерләтүче ху­җалыкларга берсеннән-бер­се ярсурак дулкыннарга би­решмәс өчен каян көч алырга? Кемнән ярдәм өмет итәргә?

Бәя булса, бирешмәс идек

Мөслим районы “Урожай” хуҗалыгында утыз елга якын хуҗалык җитәкчесе булып эш­ләгән Мирхаҗиян ага Сәлахов бу турыда сүз чыккач, гади генә итеп: “Авыллар тернәкләнеп китсен өчен зыянга эшләмәскә генә тиеш. Җитештерелгән про­­дукциягә тиешле бәя ки­рәк”, – дигән иде. Әйтик, аш­лыкның килограммын 10 сумнан, сөтнең 1 литрын 20 сумнан алсалар, авыл җиңелрәк сулап куяр иде.

Мирхаҗиян ага белми әйтә торган кеше түгел. Җиңел автомашина 7 мең сум торган чагында да ул җитәкләгән ху­җалык исәбендә берничә миллион сум акча булган. Ул еллардагы төзелешләрне, мал-туар белән тулы фермаларны, үзара ярыша-ярыша эшләүләрне сагынып сөйләргә генә калды шул.

Бүгенге авылларда да тормыш дәвам итә үзе. Тик инде элеккеге кебек иртәләрен һәр очтан бер көтү чыкмый. Афәт­тән исән калган фермаларда да терлек-туар тавышы ишетелми. Озак еллар ияләнгән гадәт буенча шәхси хуҗалыгында сыер асрап азапланганнарның соңгы өметләре киселә. Бу кадәрле мәшәкать белән үзеңә зыянга сыер кадәр сыер тотып булмый шул инде. Ишегалдыңа килеп, бер литрын 18-20 сумнан алып китсәләр, кайбе­рәү­ләр бүген дә берне түгел, берничә сыер асрар иде дә бит. Бигрәк тә пай җиреннән файдаланган өчен печәнен, фуражын да китереп бирсә­ләр...

Бу кадәресен гади кешеләр дә, өстәгеләр дә яхшы белә. Проблеманы хәл итәргә алынучы гына юк. Азык-төлеккә кагылышлы булгач, арзан булырга тиеш, диләр. Бер литр солярка бәясе дә тормагач, мең газап белән сыер асрауның мәгънәсе дә калмый шул инде.

Югыйсә башка вакытларда чит ил үрнәге дип кабатларга яратабыз. Авыл хуҗалыгы алга киткән илләрдә булып, алар тәҗрибәсен өйрәнеп тә кайткалыйбыз. Базар икътисады шартларында бәяләрне базар үзе көйли дисәләр дә, чит илләр үз җитештерүчесен күз карасыдай саклый. Фермер­ларның табышлы эшләве аларда закон белән яклана, диләр. Җитештерү белән сату арасында бәяләр аермасы да аларда фермер файдасына. Әгәр аерма үзгәрсә, дәүләт төрле юллар белән фермер җилкәсенә төш­кән артык чыгымнарны кайтару чарасын күрә.

Өстәгеләрне тыңласаң, кай­чагында кул чабып утырасы килә. Авылга дәүләт ярдәме артканнан-арта, диләр. Бигрәк тә фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалык­ларга. Инвесторлар турында әйткән дә юк. Ә авыл кешесе тәвәккәлләп эшкә тотынса, кемгә таянырга белми аптырый. Бусагадан бусагага йөреп арый. Ярый әле сабырлыклары җитә. Хәер, түзми кая барасың? Муеннан кредит бурычларына баткан фермерның башка чарасы да юк. Бернинди авыр­лыкларга бирешмичә эшлә­вен дәвам итә ул. Бәлки килә­чәктә уңайланыр дип өметләнә.

Югыйсә безнең авылларда продукция җитештерүчеләргә чит илләрдәге коллегаларына булган кадәрле игътибар, ихтирам, ахыр килеп матди мөмкинлекләр булсамы?! Бернинди көндәшлеккә дә би­реш­мәс иде. Иң беренче чиратта әлеге дә баягы җи­теш­терел­гән продукцияңә тиешле бәя генә кирәк.

Үзебезнеке үзәктә түгел

Авылларга дәүләт ярдәме арта дип күпме генә үз-үзебезне юатырга тырышсак та, Россия буенча менә инде егерме елдан артык мөгезле эре терлекнең баш саны кими. Сыеры булмаган авылның киләчәге дә юк шул инде. Рәсми статистикага карасаң, илдә көн саен берничә авыл да юкка чыга. Бүген инде буш вәгъдәләр белән генә яшьләр­не авылда калдырып та булмый. Аларга эш, яшәү шартлары, иң беренче чиратта авылның киләчәгенә ышаныч булу кирәк. Махсус программалар төзеп, әле теге, әле бу регионда үлеп баручы авылларга җан өрергә тырышулар – вакытлы күренеш кенә ул. Киләчәге булган авылдан яшь­ләрне куып та җибәрә алмый­сың. Андый авылларда яшь­ләргә торак төзер өчен җир җитми. Шома куллы алыпсатарлардан бер сутыен фәлән мең сумга сатып алсаң гына инде. Бүген Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм башка кайбер районнардагы вәзгыятьне күздә тотып әйтүем.

Статистика мәгълүматла­рыннан күренгәнчә, үзгәртеп кору елларында Россия буенча 40 миллион гектардан артык җир сөрү әйләнешеннән тө­шеп калган. Татарстанда да шактый андый кишәрлекләр. Чынлап торып кызыксындыру булса, яшьләргә эш, ил табынына никадәрле сый булыр иде.

Сый дигәннән, Россиядә анысы да сыегаеп бара икән шул. Бүген илнең кибет киш­тәләренә менеп кунаклаган чит ил продукциясенең күләме кайбер ризык төре буенча 55-60 процентка җиткән. Сыйфаты түбән булу бер хәл. Күбесе ГМО, ягъни нурланыш кулланып үстерелгән. Башка төрле препаратлар, төрле агулар кушып эшләнгәннәре дә җитәр­лек. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында андый товарларны илгә кертүне тыя да алмыйлардыр инде. Һич югы шул ук чит илләрдәге кебек нурланышлы продукцияне махсус билге белән тамгалап куясы иде. Ул чагында бәлки сатып алучы да үзебездә экологик чиста, табигый продукция җи­тештерүче хуҗалык­ларның ите­нә, сөтенә, яшел­чәсенә өс­тен­лек бирер иде. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 114 | 17.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»