поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.07.2013 Җәмгыять

Аккош күле – 2

Мин әдәби фонд директоры булган чорда – 1986-1988 елларда, Аккош күлендәге иҗат йортларын карау-ремонтлау, анда калыккан эреле-ваклы мәсьәләләрне хәл итү эше, Мөштәри урамындагы (элек ул Комлев исемен йөртә иде) Язучылар бинасында ахыры күренмәгән ремонт эшләре башлану сәбәпле, икенче планга калды.

Аннары Боровое Матюшино ягында язучыларның иҗат йортын булдыру турында сүз чыгып, «Аккош күле»нә карата игътибар бермә-бер кимеде. Планнар зурдан иде. «Мәскәү агай» акча бирәм дип торган чак. Боровое Матюшино ягында, Идел буенда әзер урын-җир бар иде. Чехиядән китерелгән материаллар белән төзелгән бер санаторийны (нефтьчеләрнекен) кулга төшерәбез дип торганда гына, көтелмәгән хәлләр килеп чыгып, әлеге дә баягы дигәндәй, ул биләмәне, биналары-ние белән, профсоюзларның өлкә комитеты үз карамагына эләктереп алырга өлгерде. Соңыннан шул билгеле булды: кайсыдыр бер каләмдәшебез, ни өчендер (фатир белән бәйле дип беләм) язучылар идарәсенә үпкәләп һәм нефтьчеләр җитәкчелеге белән аеруча якын булуыннан файдаланып, бу игелекле эшкә аяк чалган икән, диделәр. Шулай итеп, без затлы, заманча иҗат йортыннан мәхрүм булып калдык. Шушы мәрәкә башланыр алдыннан гына минем исемгә Мәскәүдән, Сергей Михалковның ярдәмчесе Григорий Васильевич Родионовтан (Гәрәй Рәхимнән. – Л.Л.) хат килеп «төште». Эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде: «Исәнме, Ләбиб! Сиңа Мәскәүдән күп сәламнәр белән Гәрәй Рәхим. Ләбиб, сиңа махсус хат язуымның сәбәбе бик тә бытовой. Синең белән көнкүреш мәсьәләләре, ягъни «Аккош күле» турында киңәшләшәсем бар.

«Аккош күле»нең киләчәк язмышы хәл ителмәгән, ничек хәл ителәсе дә әлегә беребезгә дә (ни миңа, ни Туфанга, ни сиңа дип әйтүем) төгәл генә ачык түгел, чөнки төпле киңәшләшкән юк, Татарстан Язучылар союзы идарә бинасын рәткә китерү эше белән мәшгуль. Бу бик табигый хәл, берьюлы кырыкка ярылып булмый. Шулай да, белүемчә, «Аккош күле»нең киләчәге ике вариантның берсе белән генә хәл ителергә мөмкин: яки аны язучыларның шәхси дачаларына әйләндереп, йортлар аларга сатып бирелә, яки ул элеккечә Литфонд карамагындагы хуҗалык булып кала. Мин үзем бу ике вариантның кайсы яхшы, кайсы начар икәнен әйтә дә алмыйм, хәзергә ул турыда баш ватарга теләмим дә. Вакыты җиткәч, идарә, язучылар мәсьәләне үзләре хәл итәр.

Әмма минем өчен шунысы ачык: «Аккош күле»нең киләчәк язмышы теге вариантта хәл ителсә дә, бу вариантта хәл ителсә дә, һәр ике очракта да аның бөтен коллектив бергәләп файдалана торган өлешләрен, ягъни территорияне әйләндереп алган коймаларны, янгынга каршы гомуми чараларны, су белән тәэмин итү системасын тәртипкә китерү – һәм Литфондның, һәм идарәнең изге бурычы. Чөнки һәр ике вариант хәл ителгәндә дә анда безнең язучылар – Татарстан язучылары яшәячәк. Моны бик нык аңлап, зирәк җитәкчеләр уңай хәл итәргә тиеш. Мин бу турыда Туфан белән дә сөйләштем, ул да шул фикердә.
Инде конкрет хуҗалыкка килик. «Аккош күле»нең территориясен әйләндереп алган койма, бигрәк тә аның урман ягындагы өлеше бөтенләй гамәлгә яраклы түгел. Аннан малай-шалай гына түгел, теләсә нинди машина-фәлән дә бернинди тоткарлыксыз үтеп йөри ала. Койманы өр-яңадан биек һәм аратасыз итеп коясы иде. Бу – бер. Янгыннан саклану оешмалары күптән «Аккош күле»нә пломба салабыз дип яныйлар. Чыннан да, анда янгыннан саклану буенча коллектив җиһазлар (ком әрҗәләре, инструментлы щитлар, электр өлкәсендә янгыннан саклану чаралары) бөтенләй юк. Бу булды ике. Билгеле булганча, «Аккош күле» артезиан коесы суы белән тәэмин ителә. Суны электр насосы манарага мендерә. Насос та, аның бинасы да, территориягә сузылган төп (магистраль) торбалар системасы да күптән искереп, ишелеп, тузып, эшкә яраксыз дәрәҗәгә килгән. Су системасы эшләсә быел эшләр, эшләмәсә, бөтенләй җимерелер. Димәк, коены, насосны, аның бинасын һәм магистраль торбаларны ремонтларга кирәк.

Ләбиб, менә шушы өч зур эшне без, «Аккош күле»нең киләчәк язмышы нинди генә якка хәл ителсә дә, эшләргә тиеш булабыз.
Ремонт, әлбәттә, байтак акча чыгымы сорый. Мин Литфондта Хохлов белән сөйләштем, ул миңа мондый киңәш бирде: башта бөтен ремонт эшләре өчен смета төзергә, шуннан смета һәм ТАССР Язучылар союзы хаты белән СССР Литфондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул әйтте: шундый кәгазьләр кергәч, мин сезгә акча бүлеп бирү мәсьәләсендә булышырмын, диде. Минемчә, бу инде безнең проблеманы хәл итүдә бер адым.

Ләбиб, мин аңлыйм, әле бит смета төзү өчен дә кешеләрен табасы, төзелгән смета өчен дә акча түлисе бар. Койма белән янгынга каршы җиһазлар сметасын төзү кыен булмас, ә менә су системасын ремонтлау сметасын төзү өчен махсус белгеч кирәк булыр. Димәк, аңа түләү дә кирәк булачак. Әмма, миңа калса, смета төзү өчен генә Татарстан Литфонды акча табар кебек.

Инде килеп, шунысын да әйтим: озакламый РСФСР Язучылар союзының үз Литфонды төзелә. Карарга куелган, дип әйттеләр. Үз Литфондыбыз булгач, ремонтка акча алу тагын да җиңелләшер кебек.

Инде килеп, әгәр син минем югарыда әйтелгән фикерләр, конкрет тәкъдимнәр белән килешсәң, Туфан абыең белән киңәшеп ал, бу хатны аңа да укыт та, хәзердән үк Литфонд идарәсе утырышында югарыдагы өч сметаны төзергә кирәк дигән карар чыгарып, су системасына смета төзерлек белгеч эзли башла. Бу эштә сиңа, мөгаен, Рөстәм Сабиров («Аккош күле»нең бер үк вакытта коменданты да, каравылчысы да. – Л.Л.) үзе дә булышыр. Быелгы сезон башлануга, смета төзүне башкарып куясы иде, чөнки СССР Литфондының киләсе 1988 финанс елында акча алып калу өчен, быел июнь-июль айларыннан да соңга калмыйча, смета һәм ТАССР Язучылар союзы идарәсе хатын җибәрергә кирәк.

Янә килеп, ни өчен Гәрәй абый «Аккош күле» өчен бу кадәр борчыла икән, андагы язучылар язмышын кайгыртуы микән, үзе шунда яшәгәнгә бик тырыша микән дип гаҗәпләнмә – тегесе дә, монысы да бардыр.

Иҗатларыгызда уңышлар, исәнлек-саулыклар теләп, Гәрәй Рәхим. 7 февраль, 1987 ел. Мәскәү».

Аккош күле. Шагыйрьләрне генә түгел, хәтта тәнкыйтьче-галимнәрне, әйтик, шулардан берсе булган Фоат Галимуллинны да шигырь язарга илһамландырган күл:

Бу җирләрдә йөргән Хәсән Туфан,
Нәби Дәүли, Сибгат Хәкимнәр.
Аккош күле, аның каеннары
Бүген бик тә, бик тә ятимнәр...

Бүген дигәннән... Бүгенге көндә Аккош күлендә, үзләре өр-яңа йорт җиткезгән унлап әдип (Р.Фәйзуллин, Р.Харис, З.Мансуров, Ф.Галимуллин, Мөдәррис Вәлиев, Җәүдәт Сөләйман, Мансур Вәлиев (аның йорты – СССРдан калган истәлек), Зиннур Хөснияр һ.б.) яши. Кайчандыр Гәрәй Рәхим биләгән йорт урынында хәзер Равил Фәйзуллинның мунчасы урнашкан. Узган ел, идарә утырышларының берсендә, «Аккош күле»ндә музей ачарга кирәк!» дигән тәкъдим белән чыккан Зиннур Хөснияр кайчандыр илһамланып иҗат иткән Хәсән Туфан «участогында» яши. Биредә Хәсән Туфаннан «мирас булып калган» бердәнбер алмагач кына язын чәчәк атып утыра шикелле. Музей булдыру идеясе – кызыклы идея. Бәлки хәзерге Аккош күлендә чынлап та кирәктер ул?! 


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ | 17.07.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»