поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.07.2013 Дин

Моннан бер ел тирәсе элек бер мөселманның “Фейсбук”тагы язмасы хәтергә кереп калды...

“Мин, – ди ул, – бер атеист белән бер бүлмәдә эшлим. Берчак безнең буш вакытыбыз барлыкка килде һәм, вакыт уздыру өчен чүп чиләген баскетбол кәрзине итеп, кә­газьдән ясалган “туп”ны шунда ыргытып уйный башладык. Җан-фәрманга тырышабыз икебез дә, әмма уңыш берәүгә дә елмаймый. Шуннан атеист-коллега: “Дога кылып кара, файдасы тимәсме”, – дип мин­нән көлә башлады.

Мин, аз гына да уңайсызланып тормыйча, кычкырып дога кылдым һәм “туп”ны кәрзингә ыргыттым, ул бик җиңел генә чүп чиләгенең төбенә төшеп утырды. Хезмәттәшем, сер бирмәскә тырышып, минем арттан туп ыргыту хәрәкәтен кабатлады. Тик уңыш аңа күпме тырышса да елмаймый иде. “Туп”ның траекториясен формулага куеп исәпләп карый (ул сәләтле математик), тегеләй дә, болай да тырыша – “туп” кына ”буйсынмый”. Мондый очракта һәр атеист, әлбәттә, уңышны очраклылыкка сылтый, Аллаһы Тәгалә белән туры элемтәнең серле көчен инкарь итә. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә ялварып җа­вап алырга күнеккән мөэмин­нәр генә дога өчен прос­транство дигән киртәнең юк­лыгын, кабул булган теләк­ләрнең тормыштагы вакыйгаларны 180 градуска борырга сәләтле булуын, “дога – мөэ­миннең коралы” икәнен яхшы белә.

Доганың, әлбәттә, үз шартлары бар. Галәмнәрнең хуҗа­сы кайвакыт, безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, доганы кире кайтарырга, дога юлына пәрдә куярга мөмкин. Кайвакыт дога кабул булып та, ялваручы бу хакта белмичә кала, чөнки дога белән җавап арасында дистә еллар узарга да ихтимал, кайбер догаларның җавабына мөэмин бары тик ахирәттә генә юлыга. Соңгысы мөсел­ман өчен иң хәерлесе, чөнки ахирәттәге әҗер – иң кыйм­мәтлесе. Догаларны кабул булудан тыя торган безгә билгеле җиде сәбәп бар, сораганга җавап алырга теләүчеләр бу сәбәпләрне яхшылап өйрә­нергә һәм үзләрендәге ким­челекләрдән арыну юлында армый-талмый тырышырга тиешләр. Бу язмада без аларны санап тормабыз, укучыны бары тик берничә гыйбрәтле риваять белән генә таныштырырбыз. Беренчесе – имам Әхмәд һәм ипи пешерүче вакыйгасы безгә (ихлас дога кабул булсын) кирәкле мөһим бер шартны шәрехли.

Бервакыт имам Әхмәд (Аллаһ аннан риза булсын) сәфәрдә вакытта кунып чыгар өчен мәчеткә юнәлә. Әмма мәчет сакчысы, күпме генә үтенеп сораса да, имамны кунарга кертми. Өметен өзгән имам мәчет бусагасы янында төн уздырырга ниятли. Тик моны белеп ярсыган сакчы аны якасыннан эләктереп ала һәм мәчеттән ераккарак өсте­рәп алып китә. Мәчет янында гына яшәгән икмәк пешерүче моны күреп тора һәм, ярдәм­чесез картны кызганып, үз өенә төн кунарга чакыра.

Икмәк пешерүче йортында имам Әхмәд карап утыра: хуҗа үзе ипи баса, үзе һәр хәрәкәте саен: “Әстәгъфирул­лаһ”, – дип Аллаһы Тәгаләдән кичерү сорый. Төн шулай уза.

Иртәгесен Әхмәд икмәк пешерүченең гамәлләренең сәбәбен сорый. Тегесе мо­ның инде үзе өчен гадәткә әйлә­нүен, һәрвакыт шулай эшлә­вен әйтә. Имам Әхмәд: “Бу эшеңнең берәр нәтиҗәсе бармы соң, берәр ничек бү­ләкләнгәнең бармы?” – дип сорый. Икмәк пешерүче: “Ал­лаһ белән ант итәм, бер догамнан башка барлык догаларга да җавап алмыйча калганым булмады”, – дип җавап бирә. “Нинди догаңа җавап юк соң?” – ди Әхмәд. “Бөек имам Әхмәдне күрәсем килә, шуны күрә алмадым әлегә чак­лы”, – дигән җавап ишетә. “Мин имам Әхмәд, –дип кычкырып җибәрә имам. –Аллаһ белән ант итәм, мине синең догаңа җавап итеп бусагаңа өстерәп китереп ташладылар”. Дога кабул булсын өчен, Аллаһ каршында гө­наһлар­дан даими кичерү сорап, тәү­бә итеп торуның мөһим­леген җиткерә безгә бу риваять.

Доганың кабул булмавында да Аллаһы Тәгаләнең рәх­мәте чагылырга мөмкин, чөн­ки бәндә кайчак үзе өчен зыянлы нәрсәне сорый. Бу уңай­дан Гайсә пәйгамбәргә үлек­ләрне терелтү догасын өйрә­түне сорап килгән кеше кыйссасы гыйбрәтле. Пәйгам­бәр­нең бу теләктән баш тартырга өндәвенә, моның ул кеше өчен зыянлы булуы ихтималлыгын кисәтүенә карамас­тан, үҗәтләнеп үз сүзендә торган бәндә дога белән бә­лагә юлыга. Гайсә галәйһис­сәлам өй­рәткән доганы ул юл буенда аунап яткан сөякләрдә сынап карарга уйлый. Сөяк­ләр арысланныкы булып чыга, терелеп торып баскан арыслан үзен терелтү догасын кылган бәндәне өзгәләп ташлый. Шуңа күрә байлык сорап, Аллаһы Тәгалә мал бирми икән, көенергә кирәк­ми, димәк, малның артуы синең өчен зыянлы. Башка нәрсәләр белән дә шулай ук булуы ихтимал. Безнең заман чынбарлыгыннан бер мисал. Бер әни сөйли. Улы уен автоматында биш мең сум акча откач, тыелган мал булса да, әни кеше, кызыгып, Аллаһы Тәга­ләдән улы өчен тагын да зуррак отыш сорап дога кыла. Хакыйкатьтер: әниләр догасына пәрдә юк. Ананың догасы кабул була, улы зур суммада акча ота һәм җиңел килгән мал сәбәпле эчкечелеккә чыга. Хәзер инде эчкече улы белән интеккән ана үзенә бәла сораганын аңлый һәм үкенә. Дога кылсаң, уйлап кыл, хәерлесен кыл, үз ба­шыңа һәлакәтлек сорама. Хә­ере булмаган доганың бәла китерүенә тормышта мисаллар җитәрлек. Бигрәк тә тыелган нәрсәләрне сораудан сак булырга кирәк.

Дога кылучы тагын бер мөһим нәрсәне истә тотарга тиеш: әлеге процесс ике өлеш­тән тора. Без сәбәп дөнья­сында яшибез, шуңа күрә кул күтәреп дога кылганнан соң, аякларны бөкләп утырып җа­вап көтү мәгънә­сезлек булыр иде. Доганың икенче өлеше теләкләрне тормышка ашыручы гамәл­ләр белән мәшгуль булуны таләп итә. Кәгазь “туп” кәр­зингә керсен өчен, аны ыргытырга кирәк. Ыргытмый гына догам кабул булмады дип утыру ахмаклыкның югары дәрәҗәсе булыр иде.

Бер нәрсәгә шик юк: шарты килгән ихлас догага кайчан да булса бер җавап би­релмичә калмый, чөнки дога­ларның кабуллыгы – ул Алла­һы Тәгаләнең вәгъдәсе. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 113 | 16.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»