• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 
Бюро технических переводов спб
Точный перевод технических текстов с последующей версткой и без. Online
tris.ua

               

16.07.2013 Мәгариф

Университетның татар бүлегендә тагын кыскартулар бара

Татар бүлегенә яңа җитәкче – галимә Әлфия Йосыпова билгеләнгән. Университетының филология һәм сәнгать институты җитәкчелеге кыскартулар турында тәфсиллерәк мәгълүмат бирми. Галимнәр әлеге кыскартулар татар фәненә тискәре йогынты ясаячак дип исәпли.

Дүшәмбе көнне Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институтында кыскартуларга багышланган чираттагы киңәшмә булды. Бу хакта Азатлыкка институт сүзчесе Сөләйман Нәҗмиев белдерде. Аның сүзләренчә, татар бүлегендә үзгәрешләр бара, әмма тәгаен мәгълүмат яңа уку елы алдыннан, 29 август көнне генә билгеле булачак.

"Безнең татар теленнән берничә кафедра бар иде. Әдәбиятка килгәндә дә, борынгы әдәбият һәм XIX гасыр әдәбияты кебек кафедраларга бүленгән иде. Хәзер инде әдәбияттан бер, телдән бер, укыту методикасы буенча бер генә кафедра калдыру турында сүз бара. Әлегә рус филологиясендә дә һәм шулай ук татар филологиясендә дә төгәл генә шулай була дигән карар юк", ди Нәҗмиев.

Укытучылар санына килгәндә дә бар нәрсәнең дә август ахырында гына билгеле булачагын әйтте ул. Аның сүзләренчә, укытучыларның күпме булачагын быел кабул ителгән студентлар саны хәл итәчәк. Бүген университетта мәктәп бетергәннәрдән документлар гына кабул ителә.

Университетның Яшел Үзәндәге татар теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов кыскартулар барганлыгын һәм кайбер галимнәрнең университеттан китәчәген кире какмый. "Галимнәрнең кайберләренә, бәлки, китәргә дә туры килер. Хәзер әйтүе кыен. Китмәсәләр дә ставкалар кыскарырга мөмкин. Кемдер ярты, кемдер 0,8 ставкага калырга мөмкин", Хисамов.

Яшел Үзәндәге татар теле һәм әдәбияты бүлеге кыскартуларны узган ел ук үз җилкәсендә татыды инде. Педагогия юнәлеше белән татар фәне юнәлешен кушу эшләре башлангач, Яшел Үзәндәге бүлеккә түләүсез укуга бер генә урын да бирелмәде. Элек һәр ел саен 10 бюджет урыны бирелеп килә иде. Узган ел монда түләп укырга керергә теләүчеләр дә булмады.

Филология һәм сәнгать институтында эшләүче галим, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов әлеге кыскартулар сәбәпле кафедра мөдирлегеннән алынган. Татар бүлегенә яңа җитәкче – филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпованың куелганлыгын әйтә ул. Закирҗанов фикеренчә, бу кыскартулар, бер яктан, татар фәне үсешенә тискәре йогынты ясый, ә икенче яктан, киләчәктә белгечләр кытлыгы да китереп чыгарырга мөмкин.

– Әлфәт әфәнде, һәрбер укытучыга да белдерү кәгазе (уведомление) тапшырылган дигән хәбәрләр бар. Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Университетта, аерым алганда, иң зур институтларының берсе – филология һәм сәнгать институтында үзгәрешләр бара. Уку-укыту процессын җайлаштыру максатыннан ул. Институтта 250-дән артык укытучы эшли. Бездә укытучылар һәм студентлар саны бер-берсенә бик үк туры килми. Бүгенге көн таләпләренә күрә, бер укытучыга 10 студент туры килергә тиеш. Бездә укытучылар күбрәк.

Икенче яктан, филология институты эчендә дә биш бүлек бар иде. Хәзер аларны үзгәртү процессы бара. Университетның "телләр институты" дип аталган берәмлеге бар. Татар бүлегендәге чит телләр бүлеге әнә аңа күчә. Безнең "тәрҗемә бүлеге" дип аталган бүлек сан ягыннан бик нык кими. Үзгәрешләр нигезендә "тәрҗемә бүлеге" белән "татар филологиясе" бүлеге бергә кушыла. Алар бергә кушылганга кафедраларда да җитди үзгәрешләр бара.

Безнең әдәбият кафедралары икәү иде. Мин үзем анда эшләгәнгә, хәлләрне яхшырак беләм. Аның берсендә җиде ярым эш урыннарына (ставкага) 10 укытучы эшләде. Икенчесендә 15-ләп укытучы эшләде, ә ставкалар саны 12-13 иде. Шул рәвешле ике кафедра кушылды һәм бер әдәбият кафедрасы оешты. Татар теленә караган кафдераларда да кушылулар бара. Менә шушы үзгәрешләр нигезендә һәр укытучы белдерү кәгазе алды. Киләчәктә һәр укытучының эш урыны һәм дәрәҗәсе үзгәрәчәк. Бу белдерү кәгазьләре канун нигезендә ике ай алдан бирелергә тиеш.

Мин үзем моңа кадәр кафедра мөдире булып эшләгән идем, хәзер кушылгач мин бу вазифадан азат ителәм һәм 1 сентябрьдән шушы кафедрада доцент булып калам. Мин дә кафедра җитәкчелегеннән китүем турында белдерү кәгазе алдым.

– Хәзер әдәбият кафедрасы мөдире кем булачак соң?

– Бу ике әдәбият кафедрасы бергә кушылганнан соң, моңа кадәр татар филологиясе бүлеге җитәкчесе булган, педагогика университеты ягындагы әдәбият кафедрасы мөдире булып эшләгән Флера Сәйфуллина булачак. Бу кафедра киләчәктә татар әдәбияты һәм аны укыту кафедрасы дип аталачак.

Тәрҗемә һәм филология бүлеге кушылды бит. Ул безнең киләчәктә Татар филологиясе һәм телне милләтара куллану (Татарская филология һәм межкультурная коммуникация) бүлеге дип аталырга тиеш. Әлфия Йосыпова аның мөдире булды. Аны башлык итеп кую расланган дип беләм мин. Кафедра мөдирләре һәм укытучыларның нинди дәрәҗәдә калулары турында әлегә фәрман чыкмаган.

– Сезнең фаразларга караганда, укытучылар күпкә кыскарачакмы?

– Укытучыларның кыскаруы булачак. Ник дигәндә, аның төп сәбәбе студентлар кыскару белән бәйле. Без быел көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә филология һәм педагогик юнәлешләрдәге белгечлекләрдә 160-лап студент чыгардык. Ә быел 75 кенә студент алу планлаштырыла. Элек Казан дәүләт университетының татар факультеты бар иде бит, без бу юнәлешне филология юнәлеше дип атыйбыз. Быел бу белгечлеккә бюджет урынына бары тик 24 студент кына алыначак.

Дөрес, түләп укырга теләсәләр андый мөмкинлек биреләчәк, әмма татар теле белгечлегенә түләп укырга теләүчеләр бик-бик аз санда була. 2000 елларда без бюджет урыннарына йөзәр студент ала идек, ә быел инде 24 кенә. Шуның кебек педагогик юнәлештә дә алына торган студентлар саны бик нык кимеде. Шул сәбәпле укытучыларның эш урыннары да кими. Күп галимнәр пенсиягә китте. Әгәр укытучы 35 яшькә кадәр диссертация якламаган икән, андыйларның да китүен сорадылар. Байтак кына кеше китеп барды һәм калганнарның да ставкалары кимеде. Укытучыларның ставкалары 0,8-0,9 кала һәм бөтен кешенекен дә тигезлиләр дигән сүзләр дә булды.

– Студентларга түләүсез уку урыннарының аз бирелүе, филология фәне белән педагогика фәнен кушулар алдагы елларда татар милләте үсешенә китереп сукмасмы?

– Бу мәсьәлә турында без үзебез дә уйланабыз һәм борчылабыз. Мин үзем, гомумән, бу үзгәрешләр татар филологиясенә дә, татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләүгә дә зыян китерә дип саныйм. Шартларыбыз шундый ки, бүген һуманитар фәннәргә урыннар кыскартылганны беләбез һәм бу Мәскәүдән килә торган әйбер. Мин үзем Чуашстанда чуаш филологиясенә бер генә студент та кабул итмиләр икән дип ишеттем. Филология юнәлешләрендә студентлар санын киметү Русия күләмендә алып барылган сәясәт.

Икенчедән, яшьләр арасында татар филологиясе белән кызыксыну кимегәнлеген күрәбез. Узган ел бөтен университет белән чагыштырганда безнең татар филологиясенә кергәннәрнең бал күрсәткече иң түбәннәрнең берсе иде. Университет җитәкчелеге дә татар фәненә белгечләр бик үк кирәк түгел дигән мәсьәләгә килеп төртелә. Безгә керүчеләрнең саны аз булганда, тагын урын бирегез дип сорау, бу очракта, үзен аклыймы дигән мәсьәлә дә килеп чыга.

Белүебезчә, Татарстаннан һәм Башкортстаннан кала башка төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары инде хәзер кирәкми дәрәҗәсендә. Татар телен укытуның кимеп, хәтта бетеп барганлыгын күрәбез. Менә шундый шартларда телебезне һәм әдәбиятыбызны белгән белгечләр әзерләү нигездә университетның татар бүлегенә төшә. Кызганыч, әзерлекле белгечләрнең (укытучыларның) эштән китүләрен күрергә мәҗбүрбез. Ничек кенә булмасын, татар теле һәм әдәбиятының киләчәгенә, татар халкы язмышына нисбәтле уңай күренеш түгел бу.

– Соңгы вакытта Мәскәү ягыннан төбәкләрдәге җирле халыкларның милли телләренә мөнәсәбәт уңай түгел. БДИ кертелү, оптимальләштерү сылтавы белән күп кенә татар мәктәпләренең, башка республикалардагы милли мәктәпләрнең ябылуы да филологиягә тәэсирсез булмады. Университетның татар бүлегенә керергә теләүчеләр аз дип, бер яклы гына сылтау белдерү дә, бәлки, бик үк дөрес түгелдер.

– Мин үзем дә шулай дип саныйм аны. Хәтта җитәкчелек белән очрашкан вакытта да бу фикерне әйткәнем бар. Моңа кадәр без педагогика университетында да, дәүләт университетында да белгечләрне күп әзерләдек. Хәтта артыграк та булды. Алар барысы да үз белгечлегендә эшләмәде.

Хәзер белгечләрне әзерләү бик нык киметелсә дә, барыбер, татар мәктәпләре бар һәм эшләп киләләр, мин үзем алар эшләячәк дип саныйм, алдагы елларда мәктәпләрдә укытучылар кирәк булу артырга мөмкин. Хәтта белгечләр җитешмәскә дә мөмкин. Милли күтәрелеш елларында мәктәпләрдә татар телен укыту арткач, укытучылар саны җитмәде һәм тел-әдәбиятны яхшы белгәннәр дә укыта башлаган иде. Алдагы елларда менә шундый хәл туарга да мөмкин.

Заман шундый ки, бүген эшкә урнашу мәсьәләсе иң зур таләпләрнең берсе. Белгечләргә эш бирүче буларак мәгариф министрлыгыннан һәм фәнгә кагылышлы институтлардан тел өлкәсендә белгечләр сорап мөрәҗәгать итүләр шулай ук күп түгел.

Мин үзем татар мәктәпләре булачак һәм алар сакланып калачак дип ышанам. Дәүләт тарафыннан алып барылган БДИны русча гына бирүме, әллә төрле стандартлар кертүме, төрле юллар белән татар мәктәпләренең шактый санда киметелүе, миңа калса, татар халкын эчке бер мобилизациягә китерергә тиеш. Бу каршылыкка карата каршылык туу, ягъни минем телемнең кулланылышын чиклиләр дигәнгә бәйле рәвештә һәркемнең күңелендә милли үзаңы үсеп, мин телемне сакларга телим дигән фикер көчәер, үсәр дигән өметтә калам мин.

– Моны киләчәк күрсәтәчәк дисез инде, әмма бүген университет җитәкчелегеннән мондый хисләр дә һәм адымнар да күренми бит.

– Бер караганда, әле күптән түгел Татарстан президенты катнашында университетта һуманитар фәннәрнең үсеше турында җитди сөйләшү булды. Анда ректор да һуманитар фәннәрне, аерым алганда, филологияне үстерү ягында дигәнрәк фикер әйтте. Ләкин бөтен мәсьәлә дә безнең белгечләр әзерәүнең ни дәрәҗәдә җәмгыятьнең таләпләренә җавап бирүенә кайтып кала. Алар шулай күп санда кирәкме дигән сорауга без бераз икеләнеп калабыз. Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов телләрне саклауга игътибар бирсә дә, үзе дә татарча сөйләшсә дә, мәктәпләрдә рус һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә укытылса да, кызганыч ки, татар теленең кулланылышы без теләгәнчә түгел. Нәрсәгә миңа татар телен өйрәнергә, рус телен белеп тә мин рәхәтләнеп яшим, дигән фикер өстенлек итә. Инглиз телен бит акчалар түли-түли өйрәнәләр. Кызганыч, татар теленә без шундый ук шартлар тудыра алмыйбыз.

– Татарстанда бүген татар мәктәпләре, бакчалары, татар басмалары, татар театрлары һәм башка татар оешмалары фәлән хәтле һәм аларда шуның кадәр бала укый һәм белгеч эшли, ә 5 елдан соң һәм 10 елдан соң саннар менә болай булачак дигән берәр төрле тикшеренү үткәрелгәнме? Әллә белгечләрнең кирәклеге көндәлек килеп туган вәзгыять белән генә хәл ителәме?

– "Мәгариф" һәм "Мәгърифәт" басмаларында татар телен укытучылар һәм мәктәпләрнең саны турында гомуми мәгълүмат бирелә. Әмма биш елдан соң нинди үзгәрешләр була, укытучыларның күпмесе ялга китә, тагын күпме кирәк кебек саннарның барлыгы турында төгәл белмим. Бәлки, мәгариф министрлыгының милли бүлегендә бардыр алар.  

Наил АЛАН
Азатлык
№ | 16.07.2013
Азатлык печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№36 (846292) / 23.07.2013 12:49:16

Әлфия Йосыпова - татфакны КДУдан куып чыгаруга протест йөзеннән митингка чыккан студентларны куып таратып йөргән кеше...

№35 (846079) / 21.07.2013 19:44:37

ТУФАН АГА , нэрсэ эшлэде,алга киттеме татар иле? Урыс коткысы астында яшибез эле хэзердэ,шулай булачакта.Галия,дорес сукалый,Казанны чыктынмы "рус теле"нэ кучэбез.

№34 (846077) / 21.07.2013 19:38:52

Галияләр,татар телен кухняда ойрэнсэң җитә дигән чорда күп үрчеделәр.

№33 (846068) / 21.07.2013 18:05:22

эйтэ иде:Татар теле нигэ кирэк,-дигэн татар хатыныннан МОКЫТЫРАК бер кем дэ юк дип.галиялэр белэн куп очрашкандыр шул ЭДИБЕБЕЗ.

№32 (846048) / 21.07.2013 00:00:41

Без - татарлар,калган милләтләрдән ЗИРӘКлек(мудрость)белән аерылып торабыз.Шуңа да урыс безне хитрый татарин ди.Мудрый дип әйтәсе,кимсенәсе килми.
Зирәк бул,рус-инглиз теле янына туган тел генә сыярга тиеш.
Синтаксис,морфологияләрен белмәсәләр дә һичьюгы сөйләм телен белсеннәр иде.Бабаларыбыз безгә телне мирас итеп калдырганда синтаксисларны белмәгәннәр.

№31 (846047) / 20.07.2013 23:47:00

чын татар, кемгэ ничек инде,кем уз теле белэн бай,кемгэдер ул кирэк тугел.Татарча заявление да кабул ителмэгэч,нигэ ойрэнеп ятсын аны балаларым.Казанны чыктын исэ УРЫС ТЕЛЕ КИРЭК.

№30 (846046) / 20.07.2013 23:40:34

Галия,урыста бер әйтем бар:Мы предпологаем,а бог распологает. Татарча да бар:Кеше план коргач Аллаһы тәгалә көлеп куйган ди.

№29 (846045) / 20.07.2013 23:30:32

чын татар, минем балаларым татар йолаларын белэлэр,уземдэ белэм.Алар бит татар балалары,ну тел белэн генэ проблема.Балаларым рус-инглиз мэктэбендэ укыдылар икесе дэ,чатырдатып ике телдэ чиста сойлэшэлэр.Россия дэ калырга юк исэплэре.

№28 (846044) / 20.07.2013 23:18:26

Галия, татар теле кирәкми дип әйтүең дөрес үк түгел инде анысы,ә менә татар теле янына тагын берничә тел кирәк дисәң дөресрәк булыр.

Сүз дә юк,Татарстаннан читтә карьера ясарга теләгән кешегә татар теле беренче чиратта тормый,тел төбеңнән шуны аңладым.Ләкин әле бу гына үз туган телеңне онытырга,татар йолаларын,гадәтләрен,татар ныңүткәнен,бүгенгесен онытырга тырышу яхшыга алып бармаячак.Тормыш бер урында гына тормый,татарның да әле күтәрелгән чакларыулыр.Менә шул чагында балаларың сине кәһәрләп искә алмаслар дип әйтә аласыңмы?

Акыллы әни булсаң син балаларыңа татар теле янына тагын берничә телне өйрәт.Вәт булырсың мировой ӘНИ.

Тателе кирәкми дигән булып син үзеңә кыен гына җыеп утырасың бит матурым.
Нәрсәдер әйткәнче бераз уйлап алырга кирәк.

№27 (846043) / 20.07.2013 23:17:40

ИРкә дим,башлыйбызмы ?

№26 (846042) / 20.07.2013 23:10:56

Галия аннары, көчләгәндә паспорт сорап тормыйлардыр. Әби точно әби инде ул. Яшүсмер түгел...

№25 (846041) / 20.07.2013 23:08:55

Галия,
мин татарлар арасында футболистлар да, тренерлар булуына шигем юк.

Полиция тикшерсен, ни өчен һәм нигә????

№24 (846040) / 20.07.2013 23:05:02

Иркә, мин анламыйм,Мариэль карчыгы нишлэп йоргэн сон,Бердыев машинасында? 25 яшьлек егеткэ пенсионердан башка 18 яшьлек кызлар беткэнме эллэ? Значит Бердыев кемгэдер мешает.
Борчэ,мин илемне саткан кеше тугел,бал сата-сата тилереп чыккансын ахыры.Мина татар теле кирэкми,балаларыма да шулай ук.Рэхэтлэнеп туздырсын Рэсэй акчасын,лучше спортка,чем юк бар татар булеклэренэ эрэм иткэнче.Татар телен экрен генэ онытырга вакыт.

№23 (846039) / 20.07.2013 22:55:22

Бердыев машинасындагы көчләүне карагыз сез!!!

№22 (846036) / 20.07.2013 22:01:10

Җитәрлек казна байлыгын универсиада, олимпиада, НХЛ, КХЛ, һ.б., һб, шуның ише, шар сугып һәм шар суктырып акча үзләштерүче әрәмтамаклардан башка берәүгә кирәкмәгән ыкты- шыктыга әрәм итәләр аны, Галия ханым! Шулай ук милләтеннән җәяүләп качкан синең ише кешеләргә, башкалар арасында коткы тарату өчен, гонарар итеп бирәләр. Әйт әле, сер булмаса, милләтне күпмегә саттың? Без күпме тоаюыз иеән?

№21 (845806) / 19.07.2013 12:31:44

Элкке студент, тутит.Житэр май-балда йозэргэ.Житэрлек кирэкмэгэн факультетларга миллиардлаган акча тукте дэулэт.Шуна кыскартулар кочэйгэннэн кочэя,дорес дип уйлыйм мин.

№20 (845804) / 19.07.2013 12:22:50



Егет икәнсең!
Барысы да синең кебек булса, мондый хәлдә калмаган, граҗданнар сугышы алдында да тормаган булыр идек!

№19 (845731) / 18.07.2013 15:46:29

Башта Искэндэр Аязовичны эшеннэн азат иттелэр, хэзер менэ Олфэт абыйга чират житкэн................ кая барабыз?, кая безнен татфакнын горлэп торган чаклары...........

№18 (845679) / 18.07.2013 06:54:15

Дөнъя илләренә бүгенге Рәсәйнең образын, матур яңгырашын, халыкларның җиткән, ирекле, матур тормышта яшәгәнен күрсәттек. Хаким хөкемдарларның (караңгылык өрәкләренең) Рәсәй халыкларына карата кылган явызлыклары күренми. Менә, караңгылык өрәкләре Рәсәй халыклары өчен кайгырта икән бит.
Универсиадалар, олимпиадалар, футбол буенча дөнъя чемпионанаты, бүгенге Рәсәй дәүләтенең эчке сәясәтеннән чыгып караганда, хөкемдарларның Рәсәй халыкларына карата кылган явыз гамәлләрен яшерү, чит дәүләтләргә бүгенге Рәсәйне матур яңгырашлы, халыклары җиткән, матур тормышта яшәү образын тудыру тамашасы ( сәяси шоу). Шулай итеп, универсиада чит дәүләтләр өчен Рәсәй турында ялган образ тудырылды, чынбарлык яшерелде. Шулай булгач, хөкемдарлар Рәсәй милләтләренә карата явыз гамәлләрен курыкмыйча дәвам итә.

№17 (845676) / 18.07.2013 01:22:41

/филология фәннәре докторы (!) Әлфәт Закирҗанов / завкаф булган татфакны вапще куып тарату мәслихәттер ул. мөгаен.
позорище же.

№16 (845582) / 17.07.2013 10:14:43

Рөстәм, ал баяныңны, сызып җибәр "Тамчы гөлне",йә булмаса Алмагачларын.
Алабута ашы тәмле.
Алабута ал-көрән.
Чәчләремнең агаруын,
Путиннан гына күрәм.

Бүгенге көндә Рәсәйне мактап булмый шул. Әйдәгез, бүгенге хакимиятне яулап алган хөкемдарларга һәм дәүләт чиннарына характеристика бирик әле. Бу кешеләр хакимлеккә сусаган, хакимлеккә ашкынучылар, алар байлык яраталар, байлыклар артыннан куалар, алар үтә зиннәтлеккә омтылучылар.Шушы әйткәннәргә, әгәрдә хакимиятне яулап алган чиннарга һәм чиновникларга, аларның комсызлыкларын, ачкүзлекләрен, халыкка файда китерү сүзе астында, үзләренә табыш, файда ясауларын да кушсак, болардан тыш,аларның икейөзлелекләрен, ялганчы икәнлекләрен, эгоист булуларын да искә алсак, бүген Рәсәй дәүләтен үзләренең кешелек сыйфатларын җуйган бәндәләр бар итеп тора. Бу кешеләрдә иман юк. Менә бу кыска характеристиканы без ни өчен сезгә җиткерәбез? Бүген Рәсәй халыклары арасында Совет вакытларын сагынучылар, Ленинны, Сталинны сагынучылар күп. Шушы дәлилдән файдаланып, президент Путин Совет чорына кире кайту тамашасын тормыш сәхнәсендә уйный. Бу урында парадокс килеп туа. Без характеристика биргән хакимнәр һәм хөкүмәт чиновниклары һәм аларның кешегә хас булмаган сыйфатлары, Совет чорында формалашкан кыйммәтләне җимерүдән барлыкка килделәр. Шулай булгач, бу очракта ничек итеп Совет чорын кабат тудырып була?
Сез, шушы Совет чоры кыйммәтләрен җимерүдән туган , Путинның караклар, ришвәт таләп итүчеләр, коррупцинерлар реҗимын Рәсәй дәүләтчелегенең яхшы якка үсеше диеп карый аласызмы? Иктисад тармакларын производстволарын кызганычтан да кызганычка калдырып, 20 ел буе ябылган производстволарны торгызмыйча, Рәсәй халыкларын эшсез калдыруны сез иктисад үсеше диеп әйтә аласызмы? Эшләүче Рәсәй халыкларының хезмәт хакларын ифрат та түбән дәрәҗәдә тотуны, сез Рәсәй халыкларының тормыш- көнкүрешләре яхшырды диеп әйтә аласызмы? Бәлки, белем һәм фән системасын буш арбалы реформалар белән тискәре якка, Рәсәйнең фәнни потенцалын юк итү ягына, үзгәртүне үсеш диеп әйтерсез? Бәлки, өлкән буын кешеләренең пенсияләрен уравниловка методы белән билгеләүне, аларның хезмәт итеп алган льготаларын юк итүне прогесс диеп атарсыз?Әйтсәм әйтим инде, пргресс була аламы, ике йомыркалы һәм дә бер бөрешеп беткән керәнле потребкорзина?
Күрсәтелгән һәм әле әйтми калдырылган күп санлы дәлилләрне язган вакытта, күңелдә сорау туа. Бүгенге Рәсәйнең эчке политикасы кай тарафларга юнәлгән? Әйтик, иң әүвәл күп партияләр арасыннан хакимлек һәм идәрә партиясе пәйдә булды, аны идарә итүче партия вертикале диеп аталдылар. Бу партия (Аю) үзенең эченә барча хакимлек итәргә теләүче, байлык, зиннәтле тормыш артыннан куучы чиновникларны үзенә җәлеп итте. Бу партиягә кергән предприятия, хөкүмәт органнары, урындагы хакимият җитәкчеләре, үз чиратында, предприятияләрдә эшләүче, хөкүмәт органнарында эшләүчеләрне, урыннардагы хакимият органнарында эшләүче кешеләрне көчләп (эштән чыгару белән янап) идарә партия вертикаленә керттеләр. Бу ни өчен эшләнде? Беренчедән, барлыкка килгән караклар реҗимын бары тик президент урынына идарә вертикаленә кергән партия вәкилен сайлап куйганда гына, озак вакытлар саклап була. Рәсәйнең эшче яшендәге кешеләре белән туендырылган партия барында, сайлаудан сайлауга идарәви партия вәкилләре президент постына үзенең вәкилен уздыра. Икенчедән, партия үз эченә алган чиновникларның, хемәткәрләрнең, эшчеләрнең, партия интересыннан башка, бүтән гомум интереслары булмый. Барлыкка килгән вакытта да, предприятия, хөкүмәт органнары, урындагы хакимият җитәкчеләре гомум интерес белән берләшүне булдырмый (адменистратив рычаглар).
Властны кулга алган хәкимнәнең күрсәтелгән кара технологиясе, үзе әйтеп тора, бүгенге Рәсәй хакимнәренең эчке сәясәте Путинның караклар, ришвәт таләп итүчеләр, коруцинерлар, гомумән, кешелек сыйфатларын җуйган чиновниклар реҗимының озак вакытлар саклап калу. Шушы максатта, биш властны үз эченә алган ПРЕЗИДЕНТ ИДАРӘ ВЕРТИКАЛЕ төзелде. Кызганычка каршы бу идарә вертикаленә барча СМИ һәм Конституцион суд та керде. Караклар реҗимы вәкилләренә бу гына да җитмәде, алар барча эшче яшендәге Рәсәй халыкларын Гомум Рәсәй Халык Фронтына куып керттеләр. Әйтелгән дәүләт бердәмлекләренең барсы да, бер яктан, Путинның караклар реҗимын озак вакытлар саклап калырга юнәлгән. Урлаган талаган байлыкларны, финанс ресурсларын, комфорт тормышларын чиновниклар бры тик Путинның караклар реңимын күз алмасы кебек саклаганда гына саклап булганлыгын бик яхшы беләләр.Икенче яктан, төзелгән дәүләт бердәмлекләре Рәсәй халыкларының гомум интересларын, омтылышларын будырмас өчен эшләнелде.
Кешелек сыйфатларын җуйган дәүләт чиновникларына, реҗимны саклау мәсьәләсендә, әле бу гына да җитмәде.
Барча көч структураларын, хәнҗәр һәм ике кылычлы калканнары белән халыкка, халыклар хокукына, ирегенә каршы куйдылар. Совет чорының юридик законнары үзгәрмәү сәбәпле (Совет законнары буенча, кешенең хәр адымын җинаят диеп санарга була), кеше ирекләрен, хокукларын тыючы, яңадан яңа законнар чыгару нәтиҗәсендә, Рәсәй гади кешеләренең төрмәләр, лагерлар аша әйләнеше, Советлар чорына караганда, ике тапкыр артты. Җинаятләр турында сүз чыкканда, түбәндәгеләрне дә әйтергә кирәк. СМИ бүген тулаемы белән хөкүмәт органы булып тора. Шул сәбәпле СМИ төрләренең вазыйфалары ачыкланган. Беренчедән, алар караклар реҗимының иминлеген саклау өстендә эшлиләр. Икенчедән, алар исереклек, фәхишәлек, көчләү төрләрен күрсәтәләр. Рәсәй халыкларына да шундый булырга кушкан кебек. Әгәрдә киң итеп әйтәбез икән, КАРАКЛАР РЕҖИМЫ ның Рәсәй халыкллары тормыш- көнкүрешләрен бик түбән дәрәҗәдә тотуы, СМИ төрләре аша исереклек, наркомания, фәхишәлек, көчләү формаларын пропагандалавы, байлыкка комсызлык тәрбияләүләре,.... бер яктан, җинаятләр киңлеген барлыкка китереп, Рәсәй халыкларын суд каршына бастыру өчен кирәк булса, икенче яктан, Рәсәй халыклары таркау булсын өчен, аларның гомум интереслары булмасын өчен, аңлы рәвештә эшләнелә.
Менә сез, кыскача гына, Путин караклар реҗимының эчке сәясәте белән таныштыгыз, аның кай тарафка юнәлгәнен күрдегез. Бу урында сорау куябыз. Күрсәтелгән эчке сәясәт караклар реҗимын 100% саклый аламы. Гарантия юк. Иң куркыныч урын булып президентларның алмашып торуы. Бу күренеш, Рәсәй дәүләтен барлыкка китерүче булып саналган чиновникларга, аларның чиксез кылануларына, комфорт тормышларына, бик нык комачауларга, зыян салырга мөмкин. Шуның өчен дә, бүген президент Путинны гомере буе президент итү мәсьәләсе көн тәртибендә тора.

Әйтәм җирле Рәсәй чирле, К . Маркс "Европа өстендә өрәк очып йөри, коммунизм өрәге" ди. Яхшылыклар, изгелекләр фәрештәсе түгел бит, өрәк очып йөри. Бу яктан чыгып караганда, революция аша капитализмнан коммунизмга күчүне, капитализм строеннан колбиләүчелек строена күчү диеп атарга кирәк. Рәсәй халыклары менә инде 95 тарих елы хөкүмәт барлыкка китерүдән азат ителгән, хөкүмәт коллары булып торалар.

№15 (845578) / 17.07.2013 08:45:28

зыялы татарларыбыз,ана телен өйләрендә укытачак яки җыелышып бер өйдә укытаячакбыз.

так ышты татарның үзеннән тора ана телен саклау. башка милләт сиңа килеп укытмас.

№14 (845576) / 17.07.2013 02:02:46

Галия ише донья сасытучылар каркылдамасыннар иде,бик белдеклэнеп ята..эбиенне ойрэт.

№13 (845575) / 17.07.2013 01:28:14

азатлыктан, бик дорес эшлэгэннэр.

№12 (845569) / 16.07.2013 23:34:42

кем: Абуталип
16.07.2013 17:37
җавап бир
Эле кайчан гына Казаннын 3 югары уку йортында татар теле белгечлэре эзерлилэр иде. Хэм бу узенэ курэ бик файдалы куренеш иде, чонки телэсэ нинди олкэдэ кондэшлек-конкуренция мохите булырга тиеш, ансыз усеш, алга китеш була алмый. Башта Гуманитар институтны юкка чыгардылар, аннары педуниверситет белэн КДУны кушып КФУ тозеделэр, миллэтебезнен зур казанышы саналган татар факультетын да жимереп ташладылар. Университет башына фэкать "акча-акча" дип шашкан, миллэт язмышына токереп караган, мафия вэкилен куйдылар. Элбэттэ, ул акча санарга оста, эмма узенэ миллион сумлык хезмэт хакы алуны беренче урынга куярга хич онытмый. Эйе, Мэскэугэ безнен туган татар телебез кирэкми, эмма бит эле Татарстан Республикасы да бар, яхшымы-яманмы, ул татар халкынын дэулэтчелеге хэм анын телебезне саклау вазыйфасы да бар. Шулай булгач, Татарстан хокумэте татар теле белгечлэрен эзерлэуне уз остенэ алырга тиеш. Минемчэ бу барыбер артык зур чыгымнар тэлэп итми, хэрхэлдэ, бер коту эрэмтамак, ялган экэдимиклэрне асрап ятуга караганда, татар телен кайгырту, аны саклап устеру миллэтебез, анын килэчэге очен купкэ кирэгерэк эш. Шуна да КФУ кысаларында аерым Татарика институтын булдырып (Татарстан хисабына), шунда татар теле, татар тарихы, татар сэнгате белгечлэрен эзерлэуне башларга кирэк. Андый белгечлэргэ ихтыяж юк дип сылтау дорес тугел, ул институтта "татар-инглиз", "татар-гарэп", "татар-торек" дип кинэйтелгэн белгечлеклэр эзерлэу эшен жэелдерсэк, бу бугенге катаулы вэзгыятьтэн чыгу юлы булыр иде. Хэрхэлдэ, эгэр фэндэ татар проблематикасын ойрэну чылбыры озелсэ, менэ бу миллэт очен чын фажига булачак.

№11 (845553) / 16.07.2013 22:29:42

Татар булеклэрен ябып бетерергэ инде куптэн.

№10 (845552) / 16.07.2013 22:28:09

"Белеп" дип һәм күп нокта куеп язучының логикасы тәртиптә түгел ахры."Әгәр кемне дә булса идиотка санасаң, гений дәрәҗәсенә куеп сөйләш" дигән кагыйдәне истә тотып һәм мабугат турындагы канун кысасында, берәүнең дә шәхесенә тимичә,үзеннән аермалы буларак фамилиясен дә бозмыйча, бәгъзеләрнең кайбер әсәрләре хакында ихлас әйтелгән фикерләрне ошбу әфәндеме, бәлки ханымдыр, дошманлык дип дулый, тулы бер исемлек төзеп,мине шуларны яратмауда гаепли. Үзара ялашу дәрәҗәсендәге мәдхияви язмышучылар хорына кушылмауга үпкәләүме бу?Т.Миннуллинның миңа язган ике хаты бар. Бер дә дошман дип санамады. Исемлектәгеләрнең күбесен белмим диярлек, белгәннәренең һичбер претензия белдергәннәре юк, кул биреп күрешәләр. Тычкан белән песи уйнагандагы сыман шаярулар өчен генә болай күтәрелеп бәрелү гел аңлашылмый. Ярар иде, конкурс премияләренең бүленешен, әдәби мәйданның мул өлешен гел бер үк кешеләр алуына ризасызлык белдереп, ачыклык кертүне үтенеп антимонопольный комитетка яисә тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать иткән булсам. Юк, бит. Татфак бетерүне дә хуплаганым булмады.Бары тик калкытылган уңайсыз сорауларга акыллырак җавап табылмасмы дип өметләнгән идем. Болай, талашу шәкелендә фамилияне бозып чапалану шик шөһбәләрне тулаем тануны гына белдерә, ләбаса.Татфак турында чын дөресен минем сыман читтән күзәтүче түгел, ә эчендә кайнаучы, предметны белүче язар дип өметләнәм. Чирен яшергән -үлгән. Көнләшү турындагы пассажга карата бу эпиграмма туры килмәсме ?
- Миннән көнләшәләр! - диде мескен,
- Мин - бәхетле! - диде бичара ;
Бәлештән калган камырдан, имеш,
Пешә аларга да шишара...

№9 (845549) / 16.07.2013 22:21:56

элфия диме житэкче?

№8 (845526) / 16.07.2013 17:37:31

Чуашстанда чуаш филологиясенә бер генә студент та кабул итмиләр
= Татарстанда татар филологиясенә бер генә студент та кабул итмиләр

бу җөмләне ничә елдан көтәсе???

№7 (845524) / 16.07.2013 17:28:41

Җаннарга гына тиде инде бу 2000-че елларның дилетант, коррупсион хакимияте.
Кайчан гына котылабыз инде бу афәттән!
Илгә яңгыр кебек нефтедолларлар коела, акчаны триллионлап урлыйлар, олимпия уеннары, футбол чемпионаты һ.б. бернигә дә кирәкмәгән башка максатларда триллионлап җилгә очралар, регионнарның бар акчаларын Мәскәүдә урлау өчен талап алып бетерделәр, экономиканы 20-че еллар дәрәҗәсенә төшерделәр, ә менә мәктәпләрне тотарга, фәнне, галимнәрне тотарга, пенсионерларга түләргә бу хәсрәтләрнең акчалары юк.

№6 (845514) / 16.07.2013 15:46:26

Тынычлан Зарипов.
Татфак бетсэ,син курэ алмаганнарны укырга кеше калмас бер 20 елдан ук.
Тик синен бит тэ буш торыр бит. Кем укыр икэн аны?

№5 (845513) / 16.07.2013 15:42:06

Бу (4) коллектив автопортрет. Тон, гонор..."Эдэбият"лары -зур,значит. Белэбез данлы "эдэбият"ыгызны. Тапкан кэнлэшер кешелэр. Форбс китабында ул андыйлар, наданкаем.

№4 (845508) / 16.07.2013 14:43:59

бутамыйсын зари фуф.Почти барлык Халык язучылары,шагыйрьлэреТАТФАКТА ТИРЭН БЕЛЕМ алганнан сон Мэскэудэ ЮГАРЫ ЭДЭБИ узен бирелэ курмэ.уИНСТИТУТТА укыдылар.Син яратмаган БАТУЛЛА,ТУФАН АГАЛАР Мэкэудэ икешэр мэктэп тэмамладылар.Син конлэшеп улэчэк РазилВэлеев эдэбият институтын тэмамлады.Алар синнэн аермалы буларак узешчэннэр тугел.Буген эдэби ижатка килгэн дистэлэрчэ яшь талантларТАТФАКта белем эстэде.Син куралмаган РАВИЛ ФЭЙЗУЛЛИН,РИНАТ ХАРИСлар ,РКАИЛ ЗАйдулла,Газинур Морат,Лэбиб Лероннар кайда белем алганнар сон?..Истерикага бирелэсе юк.Эдэбиятыз ЗУР!

№3 (845502) / 16.07.2013 13:00:55

Сугыш барган чорда оештырылган татфакның чакырылышы ни иде? Туган телне алынма сүзләрдән арчып, просторечиегә калдырумы? Студентлар отсебятинасын халык иҗаты дип тәгаенләүме? Татар теле дәреслекләренең үз үзен татарча аңлата алмавын тәэмин итүме? Шуны фәнни калыпка тәгәрәтердәй кандидат -духтырлар җитештерүме? Әдәбиятыбыз язмышын шул факультет әзерләгән "халык язучылары", ихтыярына калдырумы? Әсәр иҗат итүне мактетчылыкка турылаумы? Шушы өлкәдәге кәнәфиләргә утыртылганнар чамасыз озак утырмыйлармы? Куелган сорауларга истерикага бирелмичә, талашмыйча, сүгенмичә эзлисе иде җавапны. Бәлки, шул очракта бу кыскартуларның сәбәбен дә ачыклап булыр иде. Әллә соң кайчандыр куелган бурычлар үтәлеп беткән һәм бу контингентның кирәге калмаганмы? Латинга күчүне дә шушы оя галимнәре кирәкмәгән, очсыз-кырыйсыз бәхәс оештырып сузган иде ләбаса...

http://rustemzaripov.blogspot.ru/2013/07/blog-post_16.html
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2011/06/blog-post_5341.html
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/12/1.html

№2 (845501) / 16.07.2013 12:50:57

Укучылар филология буенча кергәч. Математика белән урыс теле мәҗюүри. Татар теле читтә кала.
Шуңа күрә баллары ким булырга тиеш тә.
Мәсәлән: балыкны очу сәләте белән сайласаң алар бик яхшы булмый.
Кешене дә укуга алганда нәрсәгә тартыла шул сәләтен тикшерегә кирәк.
Вертикаль власти булгач, бетенесенә дә бер төрле үлчәм генә кала...

№1 (845494) / 16.07.2013 11:30:29

эле ярый матбугат бар. твдан да ишетмибез яналыкларны. доресрэге, азатлык яза!!!!!!!!

2000 елларда КГУ, КГПУ, ТТГИ, (ТАРИ да бугай) ничэ группа татар теле укытучылары чыгара иде.
курэсезме нэтижэ. ул елларда якынча 11 лэп группа чыккан булс, хэзер бары тик 1 группа калган!!!!!!!!!!!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments