поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2013 Җәмгыять

Кем гаепле?!

Милли җырчыбыз Таһир Якуповның фаҗигале язмышы турында матбугатта сүз күп булды. Хәтта кече метражлы документаль фильм аша да халыкчан җырчы тормышы­ның фаҗигале бетүнең сә­бәп­лә­рен ачыкларга тырыштылар, әмма “кем гаепле?” дигән сорауга төгәл җавап табылмады.

Адәм баласы гомере буенаошбу дөньяның булган бар кыенлыклары аша үзенә тиешле бәхетен эзләп газаплана. Кайберәүләр аны таба һәм үзенә тигән шул өлешне югалт­мыйча, максатына ирешеп, рухи яктан бай булып, го­меренең соңгы көннәренә ка­дәр гаилә бәхетен татып яши. Ә икенче берәүләр рухияттән читләшеп, тән рәхәтлегенә табынып, ихтыяр көчен югалтып, хәмер колына әйләнә, бер генә мәртәбә бирелә торган адәми тормышын караң­гы­лык­та очлап куя. Кызганыч, андыйлар сәнгатькәр­ләр арасында да шактый булды.

Медицинада “ихтыяр кө­чен югалту” дигән төшенчә бар. Бу – авыруның бер төре. Баш миендә барган химик процессларның, алкогольне даими куллану нәтиҗәсендә, дөрес юнәлештә бармавы шушы авыруны тудыра да инде. Заманыбызның катлаулы тормышында азмы ихтыяр көчен югалткан, тотнаксызлыкка бирелеп, үз алдына куйган максатына ирешә алмыйча, саргаеп үлү язмышына тап булучылар? Таһир Якуповны мин шулар рәтенә кертер идем.

Таһир Якупов 1964 елны 17-18 яшьләрдә үк ансам­бль­нең җырчы-солисты булып эшләде. Безнең күз алдыбызда кыска гына вакыт эчендә яшь җырчы, популярлык казанып, үзенең моңлы тавышы белән халык күңелен яулады. Совет тормышы яшь җырчыга бөтен мөмкинлекләрне бирде. Нигә соң әле уртача яшьтә булган җырчының соңгы еллары кояшлы булмады?

Мәсьәлә социаль тормышка килеп терәлә. Әйбәт кенә, җай гына барган совет тор­мышының кинәт кенә җиме­релүе җәмгыятебез кеше­ләре­нең психикасын да бик нык үзгәртте, оптимистик рухын сындырды, аяныч хис­ләренә чумдырды. Социаль тормыш гаделсезлеге белән көрәшү чарасын таба алмыйча интегеп, үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җиткән вакыйгалар башланды. Әх­лакый сәнгать­нең йөзенә таш ату башланды. Тавышка ия булганнары да, ия булмаганнары да акча табу кәсебен үзләш­тереп, тормышларын җайла­дылар. Радио-телеви­де­­­ниене бай “йолдызлар” акча ярдә­мендә үзләрене­ке ит­те. Экран алдында иң күп кеше утырган кичке вакытларны акчалы “йолдызлар”га гына би­рү шуны исбатлый.

Халыкчан җырчылар, профессиональ музыкантлар турында булган фильм-концерт төшермәләре фонд киштәлә­рендә тузан җыеп ята.

Ихтыяры зәгыйфьләнгән Таһир Якупов боларны бел­гән, йөрәге әрнегән, әрнүен хәмер белән басарга теләгән, күрә­сең. Акчасыз калып, базарда көнбагыш сатып утырырга мәҗбүр булган. Әгәр дә Таһир совет заманында тиешле булган 120 сум пенсиягә ия булса, шундый хәлгә төшәр идеме?

Совет акчасы белән 300 сум пенсия алган СССРның халык артисты, мәрхүм Азат Аббасов хәзерге акча белән 4500 сум пенсия акчасына, качып, балык тотып туенырга мәҗбүр булды. Бу парадоксны Гиннесс китабына кертергә була. Дөнья­ның бер генә дәүлә­тен­дә дә мәшһүр затларга карата шундый гаделсезлекне күр­мәссең...

Таһирның вакытсыз арадан китүе бик уйландыра. Әгәр дә көйләнеп җиткән совет тормышы шул рәвештә тыныч кына дәвам итсә, кем белгән, бәл­кем әле шаян холыклы Таһир да исән-сау булып без­нең арада яшәр иде.

Күргәнебезчә, совет зама­ны­ның “йолдызлары” әле хә­зер дә үзләренең булган дә­рә­җәләрен төшереп, кырылган тавышлары белән ачка үлмәс өчен концерт эшчәнлеген дәвам итә. Чөнки социаль гаделсезлек элек танылган җыр­чыларга лаеклы ял итәргә мөмкинлек бирми. 


Марс МАКАРОВ
Ватаным Татарстан
№ 112 | 13.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»