поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.07.2013 Юмор

Сәгать сукты! (Татар эстрадасы турында юмористик шигырь)

Көтмәгәндә безләрнең дә
Сукты бугай сәгате:
Күтәрергә булдым әле
Татарымның сәнгатен!

Кем әйтмешли, җиң сызганып,
Тотындым бу эшкә мин.
Фигаро күк чапсам чаптым –
Җитештем бар төшкә мин!

Мактануны яратмыймын,
Артык тыйнак шуңа мин:
Кайда сәнгать – шунда халык,
Кайда сәхнә – шунда мин!

Сәхнәләрдә мине күргәч,
Исе китте һәркемнең:
«Браво!» дип, «Афәрин!» дип,
Алкышлыйлар һәр көнне!

Көен, сүзен үзем язып,
Үзем чыгып җырлагач,
Хәтта Илназ Баһ кул чапты –
Җырлавымны тыңлагач.

Татар сәнгате өчен дип,
Башкаемны эшләтәм:
Үзем җырлыйм үзем биим –
Башкаемда эшләпә.

Ду китереп биеп, җырлап,
Талантымны раслаем.
Бу җәһәттән минем остаз –
Җырчы Мунир Рахмаев!

Ничек чыгыйм сәхнәгә дип,
Һич аптырап тормыймын –
Латыйповлар кебек мин дә
Джинсы киеп җырлыймын!

Корсагым бар, йөз – түгәрәк,
Һиндчә беләм әз генә...
Әйдә икәү җырлыйбыз дип,
Яннан китми Әлфинә.

Котылдым Әзһамовадан –
Яхшысынмыйм дип кенә;
Бер казанга ике тәкә
Башы сыймый дип кенә...

Калышмаска исәбем бар
Ләйлә Дәүләтовадан:
Фидан Гаффар белән җырлап,
Кайтмак булам Уфадан!

Югары сәнгать бит инде
Телевидение дә.
Шул турыда уйладым мин
Төне буе өемдә.

Гел позитив кына булмый,
Негатив та кирәк дип...
Гел елмайту да туйдыра,
Елату да кирәк дип,

Үзгәрешләр ясап аттым
Нокта куеп уйларга:
«Елмай» дигән тапшыруны
Әйләндердем «Ела»га!

Эфирда да, экранда да –
Бөтен җирдә – мин хәзер:
Кирәксә – Хуҗа Насретдин,
Кирәк икән – Мюнхаузен!

Бөтен җирдә – бер үк чырай
Диеп сүгәрсез инде,
Сәнгать өчен шулай кирәк –
Моңа күнәрсез инде.

Тиатырда тәртип хәзер –
Һичбер этлек монда юк:
Үз пьесамны үзем куям,
Үзем уйныйм шунда ук!

Бүтәннәрнең пьесаларын
Ник куймыйсың, дисәләр.
Борыннарына төртәмен –
Чит илский пьесалар.

Сәнгать чәчәк атсын өчен,
Ни генә эшләмимен:
Йоклап яткан чакларда да
Бер генә төшләнмимен.

Тамырдан үзгәртәсем бар
Бу сәнгати дөньяны...
Кемдер касыкка төртте дә...
...Киттем шулчак уянып.

Коллегия утырышы
Тәмам ителгән икән.
Сәнгать, сәнгать дия торгач,
Йоклап кителгән икән. 

Фәрит Вафин рәсеме


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ | 15.07.2013
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»